- 22.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Чит ил ризыгына кызыгып гомере үтте Аликның, үзенә үлемгә илтә торган авыру эләктергәнче шулай булды. 40 яшенә җиткәндә генә бу ризыкларның ашказаны җәрәхәте, бавыр-бөер, йөрәк авырулары китереп чыгаруын аңлады, хәрәкәтләре, фикерләве сәерләнүен туганнары да әйтә килә иде. Элек ул товар алганда, кайчан, кайда эшләнгәнен, саклану срогын, нинди химикатлар кушылганын карамаса, хәзер барысына да игътибар итәргә тырышты.
Рекламалый белә шул чит ил алыпсатарлары үз товарын. Кәгазьләре ялтырап, күз явын алып, серле кыштырдап, үзенә тартып тора – азык-төлеккә кулың сузылганын сизми дә каласың. Күрше тавыгы күркә булып күренә, диләр. Ерактан килгән тәм-томга да, бозылмасын өчен, агу-химикатлар күбрәк кушыла. Бозылган, искергән ризыкны да, химикатлар белән чистартып-юып, тәмләткечләр, хуш исләндергечләр кушып саталар, бер нәрсә дә әрәм ителми. Аз гына булганда ул зыянсыз, системалы куллансаң, агулап организмны җимерә, үтерә дә икән.
Әйтик, алма үзебездә күп үсә, бушлай да. Ләкин саклый белмибез, черетеп бетерәбез. Кыш буе килосын 50-100 сумга алып, көньяктан китерелгән, агу-химикатлар белән эшкәртелгән алма ашап чыгабыз. Дөрес нәрсә түгел бу! Русия халкын агулап, киметеп бетерергә җыенучылар бар кебек.
Ит-сөт, камыр ризыклары, күбесенчә, сатылган урында ясала, тиз арада кулланылгач, аларга химикат өстәлми. Ерактан килгән товарлар озак сакланырга тиеш, шуңа да аларга микробларны үтерә торган азык өстәмәләре кушыла. Товарны алганчы составын яхшылап укырга кирәк – күп илләрдә тыелган Е тибындагы зарарлылары юкмы? Русиягә андыйларны кертәләр – безнең халыкка ярый. Артык тоз да, шикәр комы да агу булып организмыбызга утыра.
Балаларны да шикле тәм-том ашаудан сакларга кирәк. Мәктәптә күп эшләгән укытучылар раслар: соңгы вакытта балаларның сәламәтлеге начарлана, өлгереше түбәнәя бара. Алар арасында бер-берсенә золым кылу, ахмакларча, кансызлык белән эшләнгән җинаятьләр арта. Элек егылганга тимиләр иде, хәзер егылгач, типкәлиләр. Төсе-бите ошамаса, мыскыл итәләр, акчасын, кесә телефонын бирмәсә, изеп ташлыйлар. Үз-үзенә кул салучылар артты, кайбер балалар үзләрен контрольдә тота алмый, психик авырулар күбәйде. Кеше күп стрессларга дучар ителә. Элек сәләтле укучылар күп булса, хәзер мәктәпкә белем алырга килгәнлеген аңламаучылар да җитәрлек. Контроль эшләрне элек 80-90 %ы үзе эшләсә, хәзер яртысы да эшли алмый. Шуңа карамастан, мәктәпләрдә барысы да ал да гөл итеп күрсәтелә. Аның каравы хәзер «2»ле капчыклары да югары белем ала, һәр имтиханда укытучыга бүләк алырга акчасы гына булсын.
Озак еллар алып барылган алкоголь геноциды да дәһшәтле нәтиҗәләрен күрсәтте. Күрер күзгә сау-сәламәт, әмма акыл үсеше тоткарланган, хәтерсез балалар күбәйде. Наркомания дә чәчәк атса, мутант, нәселе корып бара торган киләчәк буын гарантияләнә – Русия бетәчәк.
Шулай Җир шарының бер почмагыннан икенчесенә буялган кәтлитләр, сыр-колбасалар, ярмалар, алма-помидор-йөземнәр агыла. Америкадан тавык ботлары, генетик модификацияләнгән дөге, апельсин-лимоннар, шоколад килде. Алардагы озак саклансын өчен кушылган агулар кешеләрдәге хромосомаларны зарарлый, калкансыман биз зыян күрә, акыл сыегая, рак китереп чыгара. Ялган укол-дарулардан кырылучылар да арта бара. Кибеттән алганчы, авылда ышанычлы кешеләрдән бәрәңге, ит, сөт, йомырка, яшелчә алып ашавың яхшырак. Уңыш күбрәк булсын өчен ашлама-агуларны мулдан сибүчеләр бар.
Берәүләр өстәлгә куелган ризыкның ашарга яраклыгына шикләнеп, мәчеләренә ашатып карый – мәчеләре дә ашамый. Ә без ашыйбыз һәм чирлибез. Шуңа күрә кибеткә керүчегә бер генә киңәш: товарны сатып алганчы күзеңне ачып кара!
Р.ӘГЛӘМҖАНОВ.
Комментарии