- 22.08.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Архив
Төркия турында сөйләп, бүген берәүне дә шаккаттырып булмый. Бөтен кешенең Кара диңгез буендагы курорт-шәһәрләрне үз күзләре белән күргәне булмаса да, ишетеп булса да бу ил турында беләбез. Бер дә булмаса, хәзер бөтен кеше егылып китеп карый торган «Великолепный век» фильмыннан гына да Төркиянең нинди «җимеш» булуы хакында күзаллаучылар җитәрлек.
Тик Төркия Кара диңгез, Русия туристлары үз итә торган диңгез буе шәһәрләре, хәтта данлыклы Истанбул белән генә дә бетми. Мин санап киткәннәр – илнең кечкенә генә бер кыйпылчыгы. Чын Төркия үзгә, һәм аны һәр кеше үзенчә ача.
Мин дә үзем ачкан Төркия турында язарга булдым. Русиядә вакытта: «Мин патриот түгел, ахры», – дип кабатларга яратсам да, чит-ят җирдә бу сүзләр онытыла икән. Үзең дә сизмәстән, барын да үзебездәгесе белән чагыштырып карый башлыйсың. Кемнең фантазиясе нинди киңлектә йөри инде: минем чагыштыруларым җыен вак-төяктән алып, сәясәт, милләт, гаилә кебек югарылыкка ук күтәрелде. «Төркия нәкъ безнең ил кебек инде ул: шундый ук пычрак урамнар, адым саен хәер сорашып торучылар», – дигән иде бер танышым мине озатканда. Шулай да Русия белән Төркия арасында шактый аерма да таптым. Шул күзәтү-чагыштыруларымнан чыгып, нәтиҗә ясадым, үземне берничә ел борчыган сорауга җавап таптым. Тик бу турыда ахырда. Башта үзем ачкан Төркия турындагы кызыклы күзәтүләргә тукталам.
АЭРОПОРТ
Беренче чиратта аэропорт турында язмыйча булмый. Ни дисәң дә, танышу шуннан башлана бит. Чит илнең генә түгел, үз илеңнең дә чын йөзе аэропортта ачыла икән. Киткәндә бер танышым: «Аерма һава аланында ук башлана. Бездә кешене соңгы жулик кебек тикшерәләр, сумкаларыңны да, үзеңне дә рәхәтләнеп тентиләр. Ә Төркиядә андый нәрсә юк. Анда: «Хуш килдегез!» – дип каршы алалар, «Тагын килегез!» – дип озаталар», – дип, белгәннәре белән уртаклашкан иде. Өстенә баскан икән, әй! Тикшерәчәкләренә әзер булып барсам да, Казан аэропортында барыбер гаҗәпләнми булдыра алмадым. Багаж тапшыру пунктында утыручыларны ни өчен Төркия хәтле Төркиягә бер рюкзак белән генә очуым кызыксындырды. Үзем белән иң кирәкле әйберләр генә, калганын тегендә баргач алам, дип котылмакчы идем, тагын бер сорау бирделәр: «Үзегез белән күпме акча алдыгыз?» Сораулы күз карашымны күреп, сорау алучым: «Якынча гына әйтсәгез дә була, бу сезнең иминлек өчен», – дип өстәп куйды. Шунда гына сорауның мәгънәсе аңыма барып җитте: минем акча җитмәячәк дип тапса, бу адәм миңа матди ярдәм күрсәтәсе, ягъни бурычка биреп торасы булган, ахры. Аңа булган рәхмәт хисләрем күзләремә үк чыкты. Үзем белән алган акчаны шактый арттырып, 50 мең сум, дигәч, ул мине тыныч күңел белән озатып калды. Миннән алда һәм артта торган кешеләрнең күпме акчасы булуы белән кызыксынмадылар тагын.
Паспорт контролендә дә бер өем сорау яудырдылар: «Төркиягә нинди максат белән очасыз? Анда нинди дусларыгыз бар? Алар белән кайда таныштыгыз? Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Кайда тукталырга уйлыйсыз: дусларыгыздамы, кунакханәдәме?» Күзе белән мине бораулаган хатын-кыз Төркиядә дусларым булуына да, алар янына кунакка баруыма да ышанып бетмәде булса кирәк. Миннән калмасын, бераз булса да ышандырыйм, дип, төрекчә бер-ике сүз кыстырып куйган булдым. Ышангандыр, шәт.
Кулларны күтәртеп, аяк киемен салдыртып тикшерүләренә ияләшкән инде, шуңа анысына тукталып тормыйм. Ә Төркиядә, чыннан да, «Хуш килдегез!» – дип каршы алдылар. Кире киткәндә бернинди сорау бирүче дә, бер рюкзак белән генә килгәнсез, дүрт чемодан белән нәрсә алып кайтасыз, дип тентүче дә, төрек дусларымда нәрсә белән шөгыльләнүемне төпченүче дә булмады.
МИЛЛӘТ
Бөтен кеше белән дә шулайдырмы, тик мин Төркиягә баргач, милләт турында бик күп уйландым. Төркиядә, аеруча Истанбулда, халыкара аэропортлар, тарихи урыннар, танылган базарлар шәһәрендә бихисап милләт вәкиле кайнаша. Күбесе шул кадәр төрекләшкән ки, тышкы кыяфәтләренә яки сөйләмнәренә генә карап, аларны башка милләтнекеләр дип әйтеп тә булмый. Менә шул меңләгән милләт арасында бер төп халык бар – билгеле инде, төрекләр. Сан ягыннан булмаса да, дәрәҗә ягыннан башкалардан бер башка югары алар. Читләр дә моны яхшы аңлый, шуңа күрә төрекләргә аерым бер хөрмәт белән карыйлар.
Милләт мәсьәләсендә Төркияне Татарстан белән чагыштырып карадым. Бездә дә хәзер нинди генә милләт вәкиле яшәми! Кемдер укырга килә, кемдер эшләргә, өченчеләре гаилә корырга – кыскасы, толерант республика ярлыгы тагылган Татарстан бу уңайдан Төркия белән ярышырлык. Бездә дә төп халык бар – татарлар. Тик, ни кызганыч, моны бар кеше дә белеп яки аңлап бетерми шул. Базардагы вьетнамлы да, югары уку йортында белем эстәп йөрүче чем-кара тәнле африкалы да, вокзалдагы шома чегән хатыны да татар милләтен тиешле дәрәҗәдә санга сугамы икән? Ай-һай.
Төрекләр үз милләтен үлеп ярата. Килеп төшүгә, тәрәзә саен ил байрагын күреп, бик нык гаҗәпләнгән идем. Ниндидер оешмаларны әйткән дә юк инде, гап-гади йортларда да җилферди байрак. Истанбул, Әнкара кебек шәһәрләрнең үзәгендәге затлы фатирларда да, өф итсәң, җимереләм, дип торганнарында да күрергә була аны. Берәүләр матурлык өчен асып куйган, икенчеләр кояштан саклану максатын күздә тоткан. Бездә теләсә кайда байрак асканны күрсәләр, илне мыскыл итә, дип шәрран ярырлар иде. Тик Төркиядә мондый түбәнлеккә бармыйлар. Ай һәм йолдыз төшерелгән әләм кием атрибутикасында, машина ачкычында, чәй эчә торган пыяла стаканнарында, тагын әллә нәрсәләрдә бар. Кемнән генә сорасам да: «Без илебезне һәм милләтебезне яратабыз, шуңа күрә символыбызны бик еш кулланабыз», – дип җавап бирделәр.
СӘЯСӘТ
Мин Төркиягә барганда, беренче тапкыр Президент сайлауга әзерлек тулы көченә бара иде. Бөтен җирдә кандидатларның портретлары, аларның вәгъдәләре язылган шигарьләр… Шунысы кызык: кыйшаеп беткән агачка да, кеше йөрүе икеле булган аулак урыннарга да кайбер кандидатларның сурәте һәм фәкать аның өчен тавыш бирергә өндәгән листовкалар ябыштырылган иде. Ике атна дәвамында ул кәгазьләргә һәм анда төшерелгән йөзләргә карап, кандидатлар төшемә үк керә башлады, сүзләрен ятлап бетердем. Сайлау вакытында бездә дә шул хәл бит инде: кая карама яхшы тормыш вәгъдә иткән кандидат «башы». Төрекләр үзләре дә туйган иде инде адым саен сайлаулар турында язылган кәгазьләрдән. «Без илебез сәясәте белән кызыксынмыйбыз һәм сайлауларда катнашырга җыенмыйбыз түгел, кызыксынабыз да, Президент сайлаганда да катнашачакбыз, тик реклама туйдырды инде. Бу тамаша ук кирәкми», – дигән иде дустым.
Сайлауларга санаулы көннәр калгач, яшьләрнең бер-берсе белән: «Син кем өчен тавыш бирергә җыенасың?» – дип сөйләшүе ешайды. Тыштан караганда төрекләрнең сәясәттә бер эше дә юк кебек тоелса да, чынлыкта, алар сәясәт белән кызыксына. Бездә белер-белмәс кычкырып йөрүчеләр күп, менә төрекләр, илдәге һәм дөньядагы хәлләрдән яхшы хәбәрдар булсалар да, кычкырып йөрми. Фикерен сорасалар, җавап бирә, юк икән – бигайбә, кызыксынуы булган башка кешеләр белән фикер алыша. Үзем өчен төрек яшьләре арасында сәясәт белән кызыксынучыларның күп булуын ачтым. Германиядә туып-үскән һәм хәзер дә шунда гомер итүче төрек дустым Ибраһим да һичшиксез тавыш бирүдә катнашачагын белдерде.
Дөньядагы вазгыятькә кагылышлы тагын бер факт: төрекләр, Израильнең Газзәгә басып керүен гаепләп, протест йөзеннән, «Кока-кола» сатып алудан һәм эчүдән баш тарттылар. Эчемлекнең Төркиядә эшләнә торган «туганы» бар – аны алалар, Америка «кола»сын читләтеп үтәләр. Хәтта урамда шул турыда искәрткән плакатлар да очратып була иде. Дөрес, кибетләрдә «Кока-кола» киштәдә тик ятмый, сатыла. Тик аны алучылар – туристлар. Төрекләр сәяси алымнарына тугрылык саклый.
РАМАЗАН
Ураза гаетендә Төркиядә буласымны белгән бер танышым: «Эх, вәт бәхетле кеше син!» – дип калган иде. Рамазан аеның анда чын бәйрәм кебек узуын күздә тотып әйтте. Хәер, ул мәсьәләдә безгә зарланасы юк. Татарстанда да Ураза гаетен республика күләмендәге бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрә башладылар. Ике ел рәттән Рамазанның төгәлләнүен зур масштаблы концерт белән билгеләп үттек. Тик Төркиядә башкача.
Төрекләр үзләре, мөһим эшләре килеп чыкмаса, ураза вакытында көндез урамга чыгып йөрмәскә тырыша. Дөрес эшлиләр дә. Андагы 38-42 градус эсселектә һәм тынчуда атлаган саен су эчәсе килә. Шуңа күрә Рамазан аенда күпчелек төрекләр отпуск алырга тырыша. Көндезге кызуда салкынча өйдә йоклап алуны кулай күрәләр. Шәһәр дә буш булмый анысы – дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән туристлар белән тулган була.
Ураза вакытында Төркиядә тормыш кичке 9дан соң башлана. Кемдер өендә, икенчеләре кафе-рестораннарга ифтарга җыела. Авыз ачкач, төрекләрнең һәм Төркиянең дә кичке тормышы башлана. Кунакка бару, кибетләргә йөрү, дус-иш белән күрешү дисеңме – барысы да ифтар белән сәхәр арасында башкарыла. Минем сөйләгәннәрне тыңлагач, бер дустым: «Шулай бөтенесе дә көндез йоклап яткач, анда эшләүче дә юктыр бит?» – дип, уенын-чынын кушып сорап куйган иде. Тик Рамазан аенда Төркиянең икътисады да тукталып тормый, калган өлкәләргә дә зыян килми бит. Димәк, эшне алып барырга да өлгерә төрекләр.
Төркиядә Ураза гаете генә түгел, һәр ифтар да бәйрәм кебек үтте, дисәм, ялгышмам. Өйдәге мул табыннар да, кешеләрнең кафе-рестораннарда бергәләшеп авыз ачулары да шуны дәлилли. Әйтик, урамда озын өстәл куелган. Һәр кеше үз ризыгы белән килә дә авыз ача, яңа дуслар таба ала. Ә гает табыны бик купшы итеп әзерләнә. Төрекләр, гомумән, ашау процессын сәнгатьнең бер төре кебек аерым бер нәзакәтлелек белән башкара. Безнең кебек 10-15 минутта тамак туйдырып, тизрәк өстәл яныннан китү ягын карамый алар. Кимендә бер сәгать утыралар. Бәйрәм табынының икеләтә-өчләтә озаграк вакыт дәвам итүен чамаларга буладыр.
Икенче көнне кунакка йөрешү башлана. Ураза гаетендә бөтен туганнарыңа йөреп, хәлләрен белешеп чыгарга кирәк, дип исәпли төрекләр. Безнең кебек: «Ураза гаете мөбарәк булсын!» – дип, саран смс юллау белән генә чикләнмиләр, шул сүзләрне иясенә турыдан-туры әйтүне кулайрак саныйлар. Итагатьлелек һәм матур теллелек ягыннан төрекләрдән шактый нәрсәгә өйрәнәсебез бар әле.
ТУГАН ЯК
Туган илне читкә киткәч сагына башлыйсың – монысы бәхәссез. Ничек кенә каһәрләмә син илеңне, андагы җитәкчеләрдән ничек кенә зарланма – читкә киткәч, сагыну дигән хис барыбер күңелгә кереп оялый. Минем ул хис, әйткәнемчә, чагыштыру белән бергә үрелеп барды.
Чын төрекнең милләте маңгаена ук язылып куелган. Безнең дә «чужак»лар икәнне шундук сизделәр. «Чужак» дигәч тә, мыскыл итеп тә, ачуланып та карамыйлар сиңа. Кунакларга тагын да яхшырак мөгамәлә, дисәм дә ялгышмам. Автобуска керәбез – бөтен күзләр безгә төбәлә. Кибеттә, күңел ачу үзәгендә, урамда йөргәндә дә шул ук хәл. Кечерәк шәһәрләрдә сиңа төбәлгән карашлар аеруча сизелә. «Әһә, безнең илгә яңа кеше аяк баскан икән. Нинди ният белән килгәндер?» – дип карыйлар сиңа. Шулай да бер кызык хәл булды әле. Өлкән яшьтәге бер абый: «Кызым, син кайсы мәхәлләдән (төрекләрдә мәхәллә – бездәге район. – Авт.) соң?» – дип сораган иде. Аңа бик тәфсилләп үземнең кайдан килүемне һәм татар кызы булуымны аңлатырга туры килде. Сүз уңаеннан, Татарстанны белеп бетермәсәләр дә, татарларның кем икәнен белә төрекләр. Дин кардәшләребез, дип карыйлар.
Истанбул уртасындагы «Мисыр базары» дип йөртелгән сәүдә рәтләре арасында йөргәндә «Здравствуйте!» дип каршы алучылар байтак булды. Урысча бер авыз сүз сөйләшмәгән идек югыйсә! Бер сатучыдан ни өчен башта ук урысча исәнләшүен сорагач: «Сездән Русия исе килә. Тәмле ис», – дип ачыклык кертте. Ис дип арттыргандыр, йөзләребезгә карап, ак тәнле булганга, русияле дип уйлаганнардыр инде. «Русиядән күп киләләрме?» – дип кызыксындык. «У-у-у», – дип сузды бер сатучы, аңлатырга сүз тапмыйчамы, кулын баш өстенә күтәреп, бик күп, дигән ишарә ясады. Шул ук базарда бер сатучы татарча: «Исәнмесез!» – дип сәламләде. И, анысына күңелебез булды инде. Көне буе шул кешене искә алып, елмаеп йөрдек.
Кайдан килүемне сорашучыларга: «Русия, Татарстан, Казан», – дип җавап бирә идем. Казан гына дип булмый, чөнки Төркиядә дә шулай дип аталган шәһәр бар. Татарстан диюнең мәгънәсе юк – аның нәрсә икәнен белмиләр. Русия генә дисәң, әһә, бу урыс икән, дип мөһер сугып куялар. «Мин Русиядән килдем, тик урыс түгел, татармын», – дип аңлатырга туры килде. Өлкән яшьтәге бер абзыйга илебезнең төрле субъектларга бүленгәнлеген, шуның берсе, мин яши торганы, Татарстан дип аталганлыгын сөйләдем. Теге мәзәктәгечә, аңа аңлата-аңлата, үзем дә аңлый башладым. Казан, дигәч: «Ә-ә, «Рубин», – дип елмаючылар булды. «Рубин»да уйнаган төрекләрне дә санап күрсәттеләр.
Чит илдә туган як искә төшә, дигәнгә тагын бер мисал: Төркиядә урысча язылган сүз күрсәк, сөенә идек. Татар язулары очрамады, очраса, бишләтә куанган булыр идек. Аэропортта кире Казанга очарга торганда, бер әби белән бабайның татарча сөйләшүен ишеткәч, күңелгә җылылык йөгерде. Үземә әллә ничә тапкыр биргән сорауга да җавапны шул аэропортта таптым: чит ил кунакка бару өчен генә ярый. Үз илеңдә үз көеңә яшәүгә ни җитә!
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Казан – Төркия – Казан.

Комментарии