- 22.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №32 (18 август)
- Рубрика: Архив
Август ае табигать һәм техника казалары, ГКЧП оештырылу белән генә тарихка кермәгән. Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге “тере классик”, күренекле драматург һәм танылган депутат Туфан Миңнуллинның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Туфан Миңнуллин соңгы дистә елларда тамашачыга һәм укучыга кызыклы һәм халыкчан иҗаты белән яхшы таныш. Аның исемен, мөнбәр һәм экраннардан ярсып чыгыш ясау гадәтләрен, татар театрының рухын һәм мәсләген билгеләүгә керткән иҗатын белмәгән кеше сирәктер.
Тагын бер классик Зөлфәт Хәким дә – юбиляр. 50 яшь тулу өлкән коллегасының юбилееннан чирек гасырга кимрәк, шуңа күрә Зөлфәтнең мактаулы исемнәре, данлы һәм шанлы гамәлләре кайтышрак кебек. Ләкин аның «калышуы» һичкенә дә 25 елга түгел. Чөнки Зөлфәт Хәким – хәзерге чорда формалашкан яңа буын вәкиле. Аның фикерләре дә, тормышны аңлавы һәм чагылдыруы да башкача. Туфанга хас табигый халыкчанлыктан бигрәк, Зөлфәттән хәзерге инкыйлаб һәм милли фаҗига рухы бөркелеп тора. “Телсез күке”, “Баскетболист”, “Мылтык” пьесаларында яңгыраган тормыш хакыйкате хәзерге чорда күңелләрдә яра булып сулкылдый.
Зөлфәт Хәким милләт, тормыш, мәхәббәт турында иң затлы, иң популяр җырлар авторы да һәм аларны башкаручы да. Ул ничәмә еллар буе гитарасын күтәреп, сәхнәгә чыга һәм бер үзе меңнәрчә тамашачыны сихерли.
КАМАЛ ТЕАТРЫ АНЫ ЭШКӘ ЧАКЫРГАН
Г. Камал исемендәге театр җитәкчесе Шамил Закиров Зөлфәтне милләт турында җырлаганын күреп, аны Камал театрына чакыра һәм драматург буларак эшкә ала. Әле бер генә пьеса да язмаган кешене! Зөлфәтнең таланты, милләткә һәм тормышка карашы Шамил Закировны һәм Марсель Салимҗановны менә шундый сәер гамәлгә этәргән. Бу 1992 елда булган хәл. Зөлфәтнең беренче пьесасы буенча куелган “Су төбендә сөйгәнем” спектакле 1993 елда тамашачыга тәкъдим ителгән. “Килә ява, килә ява”, ”Кишер басуы”, “Карак”, “Күрәзәче”, “Телсез күке” кебек әсәрләр бүгенге татар мәдәниятенең иң танылган, иң югары казанышлары исемлегендә. Димәк, талантлы язучыга игътибар итеп, эш кушып, илһамландырып торучы режиссер һәм театр җитәкчесе Зөлфәтнең потенциалын күреп ялгышмаганнар.
“Барс медиа” компаниясенең иң беренче лазер тәлинкәсе, ялгышмасам, “Сентябрь алмалары” дип атала. Ә “Газиз халкым” дигән җыры. Дистә елдан соң да бәгырьне телгәли һәм милләткә хезмәт итәргә өнди торган өр-яңа җыр булып яши.
МИНЕМ ЦЕНЗУРА КОРБАНЫ
Марсель Салимҗанов һәм Шамил Закиров Зөлфәтне ул вакыттагы Тинчурин театры тирәсеннән Камал театрына чакырып алса, яңа туып килүче “Идел” журналы редакциясе – Зөлфәтнең әдәби иҗатка иң беренче адымнарына шаһит. 1989 ел язында Зөлфәт Хәкимханов исемле озын буйлы егет безгә эшләргә теләк белдерде. Ул моңа кадәр үзенең филармониядә эшләп, гитарада үзе уйнап, үзе җырлап йөрүе турында әйтте. Ничек, нәрсә турында җырлаганын ул вакытта без белми идек. Карл Маркс урамында комсомолның өлкә комитеты урнашкан бина Милли китапханәгә бирелгәч, ремонт кергән бүлмәләрнең берсендә “раскладушкада” йоклап, яшәп ятканы, ә мин баш мөхәррир, яңа хезмәткәрне сәясәт, яшьләр һәм комсомол турында язарга үгетләгәнем хәтердә калган.
Әлбәттә, мин аны сәяси публицистика читлегенә яба алмадым. Зөлфәт матур татар теле белән кыю фикерле хикәяләр язарга омтылды. “Эмигрант хаты” дигән хикәясе озак вакыт сәхнәдән укылды. Чыннан да, заманча һәм көлке хикәя ул. Күптән түгел Зөлфәткә шул чакларны һәм әлеге сатирик хикәяне мактап искә алгач, ул үзе мине шаккатырган ачыш ясады. Шушы җилле хикәяне мин “Идел” журналында бастырып чыгармаганмын. Хәтерләмим. Бәлки, булгандыр андый хәл. Әмма “Идел”нең беренче саннарыннан ук көнләшүләр, шикаятьләр, тикшерүләр башланган чорда мәкалә басуны, бәлки, кичектергәнмендер. Баш мөхәррирләрнең ничек итеп баланс сакларга, обкомга чакыргач, шома һәм дөрес егет булып күренергә тырышканы сер түгел…
Зөлфәт Хәким – сизгер, үткен, туры сүзле, кайвакытта кызу һәм дуамал холыклы, ихлас, ниндидер “супертикшерүче”ләрчә үтәли күрүче кеше. Аның белән эшләү җиңел түгелдер. Ул хәтта Татарстан язучылар берлегенә әгъза булып та кермәгән! Күрәсең, аның карашлары һәм мөстәкыйль фикерләве гадәти ыгы-зыгылар тәртәсенә сыймыйдыр. Ләкин Зөлфәт, чыннан да, заманча һәм классик язучы. Ул хәзер үк тарихка кергән. Аның капризлары, ялгышулары булырга мөмкин. Әмма ул Зөлфәт Хәким. Сирәк талант, үзенчәлекле шәхес, замана көзгесе. Шамил Закиров әйтмешли, Ходайның татар халкына биргән бүләге.
Римзил ВӘЛИ
“Курск” казасына – 10 ел
“Курск” су асты көймәсенең бату хәбәре бөтен дөньяны тетрәндерде. Әлбәттә, баштарак хәрби диңгез флоты җитәкчелеге: “Андагы кешеләр исән һәм аларны коткарачакбыз”, – дисә дә, 118 диңгезченең барысы да үлде.
Соңрак Дмитрий Колесников дигән диңгезче кесәсеннән әле шартлаудан соң да ике тәүлек исән булулары турында хат таптылар. Анда: “Бу хатны кем дә булса укыр дип өметләнәбез”, – диелгән иде. Шулай ук бу хатка “Курск” су асты көймәсенең 9нчы бүлегендә булган барлык диңгезчеләр исеме теркәлгән.
118 диңгезченең үлеме турындагы рәсми игъланнан соң икенче көнне Владимир Путин Североморскида көймәдә булганнарның туганнары белән очрашты. Һәм нәкъ шул вакытта Русия телевидениесе диңгезчеләр яшәгән бистәне күрсәтте. Андагы хәерчелек, ташландык хәлдәге биналар күпләрне гаҗәпкә калдырды.
Кесәсендә хат табылган диңгезче Дмитрий Колесниковның атасы отставкадагы беренче дәрәҗәдәге капитан Роман әйтүенчә, әлеге техноген каза, беренче чиратта, Русиядәге башбаштаклык, Хәрби-Диңгез флотының тиешле дәрәҗәдә финансланмавы сәбәпле килеп чыккан. “Известия” газетасына биргән әңгәмәдә ул Саян-Шуш су электр станциясендәге шартлау да шуның мисалы булуын әйтә.
Бүген Русиядә совет заманыннан калган инфраструктура кулланыла. Һәм нәкъ шуның ярдәмендә Русия икътисади үсешкә ирешә алды. Чынлыкта 1980 елдан 2005 елга кадәр бу өлкәгә зур акча кертелмәде. Ел саен Русия чит илгә шактый күләмдә газ, нефть сатса да, сәнәгать шул иске килеш кала бирә. Һәм техниканың искерә баруы үзен ел саен ныграк сиздерә.
“Курск”тан тыш, 2003 елны Баренц диңгезендә “К-159” су асты көймәсе батып, 9 кеше үлде, берсен ул чакта коткарып кала алдылар. Шулай ук 2005 елны Тын океанда ятьмәгә чорналган кече су асты көймәсенә Британия командасы ярдәм итеп кенә, җиде кеше исән калды.
Сәнәгатьнең түбән сыйфаты Саян-Шуш шартлавында ачык чагылды. Әлеге электростанция турбиналарның 10сын 1978-1985 елларда ук алган булган. Иске җиһазлар булганда, Русиядә мондый казалар кабатланмас дип беркем ышандыра алмый.
“Курск” нигезендә ачылган җинаять эше 2005 елны ябылды. Шуннан соң алар Страсбург судына шикаять итә.
– Танылган адвокат Борис Кузнецов 55 гаилә мәнфәгатен яклап, барлык юридик юлларны узды. Һәм ул, барысы да Русия судында кире кагылгач, үлгән диңгезченең туганы исеменнән Страсбург судына мөрәҗәгать итте. Эшне кабул иттеләр. Нәкъ бер ел элек суд, шикаятьнең нигезле булуын әйтеп, тыңлаулар узачагын белдерде. Әмма бу турыда үлгән диңгезченең туганына хәбәр ителгәч, ул шикаятьне кире алды. Моның сәбәбен мин дә, адвокат Кузнецов та белми, – ди Петербургтагы су асты көймәләре клубы җитәкчесе Игорь Курдин.
Ландыш ХАРРАСОВА
Янгыннар: Путинның дан казану мизгеле
Русиядә барлыгы 170 мең гектарда 500дән артык урман һәм торф янгыннары дәвам иткәндә, Русия премьеры Владимир Путин бу афәттән үзенчә файдалана.
10 августта Русия премьер-министр Владимир Путин Рязань өлкәсендә янучы урманга “Бе-200” очкычыннан ярты сәгать буе 24 тонна су сиптерә. Нәтиҗәдә, ике урында ут сүндерелә, дип хисап бирә рәсми чыганаклар.
Гади халык арасында абруен арттыра торган шундый “егетләрчә” гамәлләрне Путинның элек тә кылганы булды: су асты көймәсенә утырып, диңгез төбенә дә төште, тизочучан хәрби очкычта да очып карады, “КамАЗ” машинасын да йөртте, хәтта Уссури юлбарысын да атып йоклатты.
Картаеп беткән җитәкчеләрдән тәмам туйган Русия халкында Путинның бу гамәлләре, нигездә, соклану уята килде. Әмма премьерның соңгы гамәле күпкә бәхәслерәк булып чыкты. Аның тиешле әзерлеге булмаса да, үз эшен яхшы белгән белгеч урынына утыруы пиар галәмәте генә булуына ишарә итә.
Алай гына да түгел, премьерның очучы таныклыгы да юк. Ягъни ул, гомумән, кабинада булырга тиеш түгел – һава хәрәкәте кагыйдәләре шуны таләп итә. Әгәр кагыйдә-кануннарны ил премьеры үзе үтәми икән, моны гади халыктан таләп итеп буламы?
Рәсми мәгълүматларга караганда, Путин “Бе-200” очкычының икенче пилоты урынында утырган. Әмма интернет блоггерлары фикеренчә, бәян ителгән фотосурәттә аның очкыч җитәкчесе (капитан) урынында утыруын күрсәтә.
Җәмәгать фикерен сораштыру үзәкләре мәгълүматына караганда, Русия Президенты Д.Медведевның да, премьер-министр В.Путинның да халык арасындагы абруе янгыннар вакытында түбәнгә тәгәри башлаган. Күзәтүчеләр моны хөкүмәтнең корылык, янгыннарга каршы тиешенчә көрәшә алмавы белән бәйләп аңлата.
“Петербург сәясәте” вакыфы президенты Михаил Виноградов Русия җитәкчеләре дәрәҗәсе шулай төшү алга таба да дәвам итәчәк дип саный. Хәлне җайлауга премьерның янгыннан соң халык янына килүе, акча өләшүе генә ярдәм итмәскә ошый.
Русиядә төтен… һәм авторитаризм исе
Әлбәттә, эссе һава торышы өчен хакимиятне гаепләп булмый. Әмма шул ук вакытта аның мондый афәткә каршы нәтиҗәле көрәш алып барырга сәләтсез булуы ачык күренде. Дөресен генә әйткәндә, Русиядә урманнар яну – гадәти күренеш. Бигрәк тә Ерак Көнчыгышта һәм Себердә. Әмма элек бу турыда артык шауламадылар һәм хакимиятнең булдыксызлыгы әллә ни күренмәде. Ә быел хәл башкачарак килеп чыкты. Урманнар ил үзәгендә, халык күпләп яшәгән төбәкләрдә яна башлады. Шуңа хакимият “янабыз” дип чаң сукмыйча булдыра алмады.
Чит ил күзәтүчеләре Русиянең төрле табигать йә техноген казаларына каршы тора алмавының башка сәбәпләрен дә күрсәтә. Русия – авторитар ил, биредә хакимияткә ялгышларын күрсәтә алырлык, тәнкыйть итәрлек оппозиция юк. Гомумән, Путин Русиясендә ниндидер башлангыч, инициатива күрсәтү киңәш ителми. Моны очкычта су сиптереп йөргән Путин сурәтләре белән капларга тырышалар.
Шуңа да Русиядә төтен исе белән бергә авторитаризм исе дә нык сизелә.
Хакимиятнең янгыннарга каршы нәтиҗәле көрәш алып бара алмавы Президент белән премьерныкын гына түгел, “Бердәм Русия” фиркасенең дә халык арасында популярлыгын төшерә. Чөнки Президент та, премьер да, урындагы җитәкчеләр дә шул партия белән бәйле. Хакимияткә башкалары якын җибәрелми.
Премьерның “данга күмелү мизгеле”н оештыру өчен, Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, журналистларга, төшерүчеләргә шактый тырышырга туры килде. Бу үзенә күрә алдан әзерләнгән бер пиар-тамаша булды. Боларның барысын да күргәннән соң, Путинның капитан урынына утыруы, аның 2012 елда узачак Президент сайлавына әзерләнә башлавын аңлатмыймы дигән сорау да туа.
Саша ДОЛГОВ
Янгыннар белән интернетта да “көрәшәләр”
Русия төбәкләрендәге урман янгыннары белән вәзгыять хакимият контроленнән чыгып килә. Нишләргә белмәгән түрәләр янгыннар белән көрәштә яңа фронтлар ача, аерым алганда, интернетта.
Корылык вакытында Татарстанда ут 163 га урманны юк итте. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрләренә караганда, бүген республикада урманнар янмый. Бары тик коры үлән һәм чүп-чар пыскый. Шулай да, Казан һәм башка җирләрне Мари Иле, Удмуртия Республикаларыннан, Киров өлкәсеннән җил алып килгән төтен басты. Бөтен үзәк Русияне янгын чолгап алып, аны сүндерә алмый азапланганда, Татарстанда ут белән нәтиҗәле көрәшүләрен белдерәләр. Министрлыкның матбугат хезмәткәре Светлана Лебедева әйтүенчә, Татарстанда 96 урман янгыны теркәлсә, Мари Илендә бу сан 387гә җиткән.
Янгыннар контроль һәм цензура астында
Янгыннар аркасында кешеләрнең йорт-җирсез калуы, һәлак булуы – куркынычның бер ягы гына. Янгыннарның киләчәктә халык өчен зуррак афәт тә китереп чыгаруы бар. Чөнки Русиянең көнбатышындагы кайбер төбәкләре радиактив калдыклар белән тулган. Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу 13 августта булган җыелышта урманны саклау сайты (www.rcfh.ru) тараткан мәгълүматлар белән кызыксынды. Әлеге интернет сәхифә Русиянең кайбер көнбатыш төбәкләрендә 1986 елда Чернобыль атом станциясе шартлау нәтиҗәсендә радионуклидлар белән пычрануын, хәзер шул урыннарда барлыгы 3900 гектар мәйданда урманнар януын хәбәр иткән иде. Чернобыль шартлавыннан нык пычранган Брянск өлкәсендә, мисал өчен, 269 гектарда 28 урман янгыны чыккан.
Русиянең урманны яклау үзәге сәхифәсе радиация пычрагын саклаган урыннарда чыккан шул янгыннар турында халыкка әйтергә, төтеннән саклану чараларын күрергә һәм радиоактив чүпне башка урынга күчерергә киңәш итә. Әмма Русиянең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу сайт киңәшләренә колак саласы урынга, Эчке эшләр министрлыгын әлеге сәхифәне тикшерергә, дөресрәге, тентергә чакырды.
Шуннан сайт бөтенләй эшләми башлады. Хакимиятнең проблеманы шулай хәл итүен экологлар цензура дип бәяли. Алар фикеренчә, хакимият халыкның чын дөреслекне белүен теләми. Әмма халык барыбер хөкүмәтнең янгынга каршы нәтиҗәле көрәш алып бара алмавын яхшы аңлый. Соңгы фикер белешүләргә караганда, хакимиятнең һәм янгын сүндерүчеләрнең эше “өчле” билгесе белән генә бәяләнә.
Саша ДОЛГОВ
azatliq.org
Милициядә реформалар була аламы?
Русия милициясен реформалау канунын Эчке эшләр министрлыгы үзе әзерләде. Тик үз-үзеңне үзгәртеп буламы соң? Күзәтүчеләр фикеренчә, илдәге бар сәяси системаны төзәтми торып, Эчке эшләр министрлыгын үзгәртеп корып булмаячак. Элекке милиция хезмәткәре Борис Иванов Русия елдан-ел көчәя барган жандарм дәүләтенә әйләнә бара дип исәпли.
Федерал Президент Дмитрий Медведев Эчке эшләр министрлыгында реформалар үткәрү турында яңа канун өлгесен тәкъдим итте һәм милиция урынына полиция коруны яклап чыкты. Бу фикерне күпләр исем алыштырып кына җисем үзгәрмәс шул дип каршы алды.
Белгечләр “милиция” атамасын “полиция”гә алыштырудан гына аның эчке системасы үзгәрмәс дип саный. Мәскәүдәге Карнеги үзәге эксперты Мария Липман сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы системасын җимереп була, әмма аны үзгәртү мөмкин эш түгел.
– Советлар берлегеннән аерылып чыккан күп илләрдә милиция хәзер “полиция” дип атала. Әмма анда тәртип саклау көчләре полиция булганга күрә генә яхшы эшләми. Чөнки аларда полициянең халыкка хисап тоту гадәте бар, ә Русиядә андый әйбер юк, – ди Мария Липман.
Элекке милиция хезмәткәре Борис Иванов та милициянең исемен алыштырып торуның мәгънәсе юк дип саный.
– Беренче чиратта, милициянең эчке системасын, ягъни эшләү тәртибенә үзгәрешләр кертергә кирәк. “Полиция” сүзенең бөтен мәгънәсе политикага бәйле. Полицияне хакимият, түрәләр эшен яклап баручы орган итеп кенә күрәм”, – ди ул.
Әмма соңгы елларда Русиядә милиция үзен, беренче чиратта, нәкъ менә хакимиятне һәм югарыда утырган түрәләрне яклаучы хезмәт итеп күрсәтте. Гәрчә ул полиция дип аталмаса да. Бу тәртип саклау көчләренең ничек аталуы мөһим түгеллеген, ә беренче урында алга нинди максатлар куелуы торуын раслаган бер мисал.
Тула милиция академиясен тәмамлаган, Казан шәһәре районнары эчке эшләр идарәләрендә эшләгән Борис Ивановка милиция хезмәткәре булып совет чорында да, хәзерге хакимият вакытында эшләргә туры килә. Әмма соңгы елларда Русиянең жандарм дәүләтенә әйләнеп баруын ачык күрә ул.
– ОМОН, СОБРның (җитез эш иткән махсус төркем) ниләр кылануын, урамда демонстрацияләрне куып таратуын күрәбез. Каршылыкларны хокукый юллар белән чишәсе урынга, алар урамга чыккан кешеләрне кыйный. Элек андый гамәлләр тыелды. Миңа элек тә кайбер тәртипсезлекләрне туктатуда катнашырга туры килде. Әмма без анда берәүгә дә тимәдек. Кулда күсәк булса да. Шулай да, беренче чиратта, милиция хокукый яктан дөрес эш итәргә тиеш дип өйрәттеләр. Ә бүген алар күсәкләрен ачыктан-ачык селки. Астыртын гына кешенең иң авырта торган эчке органнарына сугалар, – ди элекке милиция хезмәткәре.
Карнеги үзәге белгече Мария Липман Эчке эшләр министрлыгында реформалар үткәрү турындагы канун өлгесенең шул ук министрлыкның үзендә әзерләнүенә аптырап карый. Эксперт милицияне Русиядәге дәүләт системасы белән чагыштыра. Анда да Путин Президент булып торган елларда түрәләр бар дәүләт хакимиятен булдыра алганча үз кулларына алды, бизнеслар кулга ияләштерелде, ирекле медиа юк ителде.
– Түрәләр үз вәкаләтләрен киметә торган реформалар ясамаячак, бу – аңлашыла. Милиция белән дә шул ук хәл, – ди ул.
Биредә, гомумән, бөтен дәүләт системасын үзгәртү сорала. Элекке милиция хезмәткәре Борис Иванов фикеренчә, черек җәмгыятьтә системаны тиз генә үзгәртеп булмый.
– Милиция хезмәткәрләренең генә коррупция белән шөгыльләнүенә каршы торып булмый. Бөтен хокук саклау оешмаларын – прокуратура, суд системасын үзгәртергә кирәк. Ришвәтчелек бөтен системада бар. Шул система кешеләре югары урыннарда утыра. Гомумән, хокук яклау, саклау системасын үзгәртми торып яшәү рәвешен яхшырта алмыйбыз. Әгәр бер тармакны гына үзгәртсәк, кул тимәгән як яңадан ришвәтчелеккә тартып кертәчәк, – ди Борис Иванов.
Милицияне халыкка якынайта алырлык бер чара – ул да булса аны шул халык тарафыннан сайлап кую. Элекке милиция хезмәткәре Иванов: “Милиция җитәкчесен халык сайлаган очракта, хәл яхшыга таба үзгәрер иде”, – ди. Әмма хәзерге Русиядә әлеге дә баягы сайлау хокукының кысылуын яшерми.
– Хәзер бит җитәкчене өстән китереп куялар. Ә ул куелган кеше өстәге түрәләргә генә хезмәт итә, аларга ышанып, башбаштаклык ясап ята. Бу бүген бик ачык күренә, – ди ул.
Карнеги үзәге эксперты Липман исә милициянең тагын бер зур проблемасын атый. Аның фикеренчә, милиция үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоймый, ә бары тик югарыда утырган, җәмгыятьтән аерылган хакимияткә хезмәт итүче бер көч итеп күрә.
Саша ДОЛГОВ
Агачлар корый
Казан яшеллексез калмасмы, корыган агачлар урынына яңалары утыртылырмы?
Фирүзә әби Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендә яши. “Җәй уртасыннан ук ишегалдындагы каеннар сап-сары”, – ди ул.
Аның ире кичләрен җыелып утырган яшьләргә берәр чиләк кенә булса да су алып чыгарга тәкъдим иткән. Ләкин: “Үзегез сибегез, көне буе ләчтит сатып утырасыз бит”, – дигән җавап ишеткән.
“Быелгы корылык табигатькә, бигрәк тә яшь агач үсентеләренә, чирәмгә зур зыян китерде, әгәр элек парк һәм бакчалардагы үләннәрне 3-4 тапкыр чапкан булсалар, быел чабу кирәк тә булмады, кибеп бетте”, – дип искәртте башкала идарәсенең матбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдәров.
Аның сүзләренә караганда, шәһәрдәге яшеллекне саклап калу өчен махсус оешма хезмәткәрләре гадәттәгегә караганда 2 тапкыр күбрәк эшли. Шуңа карамастан парк һәм үзәк урамнардан кала, йорт тирәләрендә үскән агач үсентеләрен инде коткарып булмый, алар корыды. Хәтта 15-20 яшьлек юкәләр дә сап-сары булды. Күрәсең, мондагы яшеллекне хакимият башлыклары халык өстенә йөкли.
– Йорт тирәләрендә агачларга шәһәр халкы үзләре игътибар итсен иде. Күп кенә кешеләр минем милек, минем йорт дип, үз фатирын гына атый, подъезддан чыккач, андагы бөтен әйбер хөкүмәтнеке, диләр. Подъезд төбендә чәчәкләр үстерүчеләр дә бар бит. Аларга ияреп һәркем берәр агачка бер чиләк су алып чыгып сипсә, файда булыр иде”, – ди Ләззәт Хәйдәров.
Агачлар соңгы елларда юл салу, бина төзү, давыл сәбәпле болай да киселә. Гадәттә, һәрбер күпләп кисүдән соң шәһәр хакимияте тегеләре урынына яңаларны, хәтта күбрәк тә утыртырга вәгъдә бирә. Бу вәгъдәләр үтәлә, диләр. Әмма төзелешкә комачаулап киселгән агачлар урынына кайда һәм күпме агач утыртылды дигән сорауга җавап бирә алмадылар. Корыганнар урынына да октябрь аенда яңа агачлар утыртырга вәгъдә итәләр. Әмма үсентеләр зур агач булганчы 20-30 ел үтә.
Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА.
Скинхедларга хөкем карары чыкты
Гаепләнүчеләрнең берсе соңгы сүз вакытында: “Кирәкмәгән урынга очраклы рәвештә эләккән кеше мин”, – дип белдерде. Икенчесе, үзен гаепсез дип санаганы: “Миңа суд карарны алдан әзерләп куя дип әйткәннәр иде, шулай икән”, – диде. Өченчесе дәшмәде.
Казан шәһәре Совет район суды “антифашист”ларга һөҗүм иткән өч скинхедны хөкем итте. Суд Казак кушаматлы скинхедлар башлыгы Дмитрий Новиковны өч ел ярымга каты шартлардагы төрмәгә ябу карары чыгарды. Икенчесе шартлы рәвештә 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Аңа елъярымлык сынау вакыты бирелә. Өченчесе, балигъ булмаганга, 100 сәгать мәҗбүри эшләргә тиеш.
Тикшерү белдерүенчә, 28 гыйнварда 20 сәгать 45 минутта такырбашлар (“фашистлар”, “фа”, скинхедлар) Казанның Сахаров урамы тукталышындагы “Шаурма” кафесы янына килә. Алар шунда рәсми булмаган хәрәкәт “антифашист”лар вәкилләрен күреп алып, аларга һөҗүм итә. Бу ике хәрәкәт арасында моңа кадәр үк каршылыклар һәм бер-берсен күрә алмау булгалаган.
Такырбашларның берсенең кулында нәрсәдер булган. Ул шуның белән кыйнаган. Нәтиҗәдә, тән җәрәхәте алган “антифалар” Казанның ашыгыч ярдәм хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге бәрелеш вакытында такырбашлар араларыннан берәүгә берничә тапкыр Казак дип дәшкәннәр. Ул “Сопротивления” дип аталган рәсми булмаган оешма башлыгы Дмитрий Новиков булып чыккан.
Интерфакс белдерүенчә, Эчке эшләр министрлыгы вәкиле “зыян күрүчеләр милиция хезмәткәрләренә 20 кешелек скинхедлар төркеме һөҗүм итте”, – дип әйткән.
Тикшерү өчесенә хөкем карары чыгарылды, әмма алар күбрәк тә булырга мөмкин, дип белдерә. Хөкем ителгәннәр 10 көн эчендә шикаять язмаса, карар үз көченә керә.
Наил АЛАН
Миңнеханов Лукашенкодан бәрәңге алачак
Татарстан табигать золымыннан иң зур зыян күргән төбәкнең берсе булу сәбәпле, республика җитәкчелеге чынлап торып ачлык булмагае дип борчыла. Президент Рөстәм Миңнеханов ашыгыч кына Белоруссиягә барып, Александр Лукашенко белән Татарстанга ашлык һәм бәрәңге сатып алу турында сөйләште.
Татарстанда кышка мал ризыгының бары өчтән бере генә әзер, ә халыкка бәрәңге дә тансык булырга мөмкин – җир температурасы 65%ка кадәр күтәрелү сәбәпле, бәрәңге аз һәм бик вак булачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда бәрәңгенең 70%ты корый. Көзен бәрәңгенең киллограмы 25-30 сум торырга мөмкин диләр.
“Татпотребсоюз” ширкәте мәгълүматларына караганда, Самара белән Пермь өлкәләре Татарстанга бәрәңге сатарга вәгъдә иткән. Удмуртия белән Чуашстан исә, үзләренә дә җитмәүдән куркып, Татарст
Комментарии