Яшь наратлар көлгә әйләнгән

Киптерелгән салам, печән ише терлек азыгын торак пунктларда йортлар янәшәсендә һәм урман эчендә өеп саклау тыела. Урманнарны янгыннан саклау юнәлешендә федераль законга таянып, янгын куркынычы чорында административ хокук бозганлыкка 122 беркетмә төзелгән һәм барлыгы 500 мең сумлык штраф салынган. РФ Җинаять кодексының 261нче маддәсендә урманга ут кабуда һәм аңа зарар салуда гаепле затка карата 200 мең сум штрафтан алып, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, ә ут төрткән өчен, 100 мең сумлык штрафтан алып, 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган. Хәзерге вакытта дистәдән артык җинаять эше кузгатылган һәм шуларның 3се судка тапшырылган.

Казанның еш кына төтен белән томалануына Мари Иле һәм Киров өлкәсендәге янгыннар сәбәпче дип аңлатыла. территориясендә урман янгыннары юк, дип ышандыра “Татар-информ” агентлыгы. Коры үлән яну очраклары еш күзәтелсә дә, республикада янгын куркынычсызлыгыконтрольдә тотыла, диелә шул ук хәбәрдә. Ләкин “Безнең гәҗит” редакциясе хезмәткәрләренәурман яну очрагы шаһиты да булырга туры килде. Дөрес, эш зурга китмәгән, янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән янгын сүндерелгән. Тик ут ялкыны астында калган кечкенә фаҗига дә җылата ала. Бу язма шул хакта.

СӨЕНЕЧЛЕ, КӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘРЛӘР

– Апа, сөенчегә ни бирәсең? Алтын алкаңны таптык, – дип шалтыратты авылга кайтып киткән сеңлем.

Бер кайтуымда сыңар алкамны югалткан идем шул. Кара син аны, бер ел үтеп бара бит инде. Алтын җирдә ятмый, диләр бит. Сөендем. Башка алкам булса да, монысы үзгә, кызым бүләк иткәне. Кызымны юксынып йөргән көннәрдә бигрәк тә зур шатлык булды. Дүрт айга Америкага киткән Алиям шалтыраткач, иң элек сөенечемне әйттем. Шатлыгымны урамнарын сарып алган төтен сүрелдерә төште. Ярый ла без кондиционерлы салкынча фатирыбызда ялны үткәреп ятабыз. Сеңлем бу араларда борчулы көннәр кичерде, ул да ярый әле авылда, саф һавада ял итә дип уйлап куйдым аның турында. Көн төшкә авышканда сеңлем кабат шалтыратты. Тавышы борчулы.

– Авыл төтен эчендә, көтүлек янындагы урман яна, – ди ул.

Әле мондый хәлләрне телевизор экраннарыннан гына күреп тетрәнгән идек. Андый бәла-каза үзебездә булыр дип, күз алдына да китермәдек…

МАТУР ХАТИРӘЛӘР

Күз алдыма кечкенәдән көтү көтеп йөргән җиләкле тау битләре, урман буендагы имән, нарат полосалары килеп басты. Көтүлекнең буеннан-буена кечкенә инеш агып ята иде. Сыер-сарык инешнең уртасына ук кереп, су эчә. Тау битләреннән агып төшкән чишмәләр белән туенып торганлыктан, аның суы һәрвакыт чиста. Тау битләре, яткылыклар күпереп торган хуш исле үләнгә күмелер иде. Рәхәтләнә иде мал-туар. Гомер буе көтү көткән Газиз абый (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) сыерларны яткылыкка озаткач, кызыклы вакыйгалар сөйли-сөйли, моңлы көен сызгыра -сызгыра учак тергезә. Кем су алып килә, кем корыган ботак кисәкләре. Чиләккә чишмә суы салып, чәй куеп җибәрәбез. Ел саен 3-4 тапкыр көтү көтәргә туры килгәндер Газиз абый белән. Аның бер ботак сындырганын, бер генә яфракны да утта көйдергәнен күрмәдем. Ул безне дә ут белән сак эш итәргә өйрәтте. Чәй эчү урыны һәрвакыт чиста калдырыла, шешә, консерва савытларын һәркем үзе белән ала. Ә хәзер шул матурлык төтен эчендә… Кичкә таба сеңлем янгынны сүндергәннәрен әйтеп, кабат шалтыратты.

КАЛГАН УТНЫ СҮНДЕРДЕК

Изображение удалено.

Төп йорт буш инде. Сеңлем дә авылда булгач, тиз генә шалтыратыштык та авылда җыйналырга булдык.

Менә без биш кыз туган төп нигездә. Кичкә авыз ачарга мәчеткә йөрүчеләр безгә җыелачак. Табынны әзерләп бетердек тә сеңлемнең машинасына утырып, янгын булган урынга юнәлдек.

Кырлар, тау битләре вак салам җәеп куйган кебек кипкән. Бар тереклек корыган. артыннан буран кебек тузан күтәрелә. Чишмәләр туендырып торган инеш кипкән. Мул сулы буаның да төбендә чыпчык коенырлык су калган. Бормалы-сырмалы юллар үтеп, янгын булган урынга барып җиттек. Алдыбызда күзләрне яшьләндерерлек манзара. Тау битләре, нарат полосалары көл, күмер эчендә. Кайчандыр бу яшь наратларга карап, кемнәр генә сокланмагандыр да кемнәр генә моңланмагандыр! “Яшь наратлар” көе дә шундый матурлыкны күреп тугандыр шул.

Кайбер наратларның ылысларына ут үрмәләргә өлгерә алмаган. Кәүсәләре янган агачлар яртылаш пешкән кешеләр кебек сыкрап утыра. Бу яраларны күбесе күтәрә алмас, корыр инде. Әнә бер яшь имәннең әле ныгып та өлгермәгән кәүсәсе тулысынча янган, көл эчендә өлгереп җитмәгән имән чикләвекләре ауный. Яртылаш янган агачлар бигрәк тә кызганыч икән. Төтен исе килә. Инде икенче көн, һаман ис бетмәгән, дип уйларга өлгермәдек, пыскып яткан агач төбен күреп алдык. Искән җилгә ул күмерләнеп, көйрәп утыра. Ә янәшәдә генә яртылаш янган имәннең каерылган ботагы ята. Күтәреп алып куйдык. Ул ут кебек кызган. Тирә-юньдә бер тамчы су юк. Кулга ботак кисәкләре алып, туфрак белән күмеп куйдык агач төбен. Күңелдә яшь наратлар көе, ә кулларда аларның көле… Бу юлы янгынга урман эченә үк үрмәләргә ирек бирмәгәннәр. Кыр белән урман арасында бер полоса сукалап, саклану чарасы күрелгән.

Кемнең саксызлыгы аркасында килеп чыккан бу янгын? Корымга буялып, авыр уйларга уралып, авылга юнәлдек. Кайтуга пыскып калган агач төбе хакында авыл җирле үзидарәсенә җиткердек.

КЕМ ГАЕПЛЕ?

Изображение удалено.

Котлы Бөкәш янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Нурислам Нуриев белән сөйләшәбез.

– 15 ел эшләү дәверендә быелгы кебек авырлык кичергәнне хәтерләмим. Янгыннар шулкадәр күп, машиналарны гаражга керткән дә юк. Без коллективта 11 кеше. Егетләр бик тырыш. Эштә эш сәгатен санап торган юк инде. Шунысы куанычлы: кешеләрдән гел рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Әле кыш көне дә бер өйдә янгын чыкты. Йорт аралары яртышар метр гына, егетләр бик тырышты. Урамнары белән янып бетәсе иделәр бит. Сезнең авыл көтүлеге өстендә булган янгын уртачалардан санала. Зур-зур мәйданнар янган очраклар да булды. Әле “КамАЗ” юлының 30 чакрымы өчен дә без җаваплы бит. Шул көнне авария булып, ике кеше үлде.

Авария вакытында янгын килеп чыкса, Яки авылыннан да ярдәм сорыйбыз. Быел гына да 15 авария булды. Җитмәсә, җәй буе урманда янгыннар сүндерәбез.

Сезнең якларда торф ятмалары да яна дип ишеттек.

– Әйе, шактый вакытлар торф яна. “Корноухова” совхозы тирәсендә аеруча көчле. Казаннан белгечләр чакырдык. Ә менә Сатлыган авылы янындагы торф катламын хәзергә үзебезнең көч белән сүндерәбез. Районнан ярдәм сорадык.

Әле егетләребез ремонт эшләрен дә башкара. Бинабызның түбәсен яптык. Стеналары ярымҗимерек хәлдә иде, аны төзәтеп тышладык. Ә бит болар өчен аерым түләнми. Уртача хезмәт хаклары – 8-9 мең сум. Ремонтлар беткәч, арттырырга вәгъдә итәләр, гел сорап та йөрисе килми бит.

Янгын сүндерүдә турыдан-туры катнашкан егетләр белән сөйләшәм. Илгиз Кәримов – күрше авылы егете. Биредә 10 ел эшли икән.

– 12 августта 12 сәгать 50 минутта янгын булган урынга юнәлдек. Янгын плотина ягыннан, ягъни кырдан башланган. Без килгәндә, тракторлар салам җыя иде. Янгынның нидән килеп чыкканы билгесез. Без ике машина белән килдек. Барлыгы 4 машина белән кичке сәгать 7дә сүндереп бетердек. Бик җилле көн иде. Куркыныч янгын булды ул. Берничә көн элек булган урман янгынын ике көн дәвамында сүндергән идек. Машиналарга суны 4-5 чакрым ераклыктан алып килдек. Ул көнне 5-6 рейс ясарга туры килде.

Илнур Галимуллин Котлы Бөкәштән. Ул көнне сменасын бетергән генә булган.

– Август аенда министрлыктан килгән махсус приказ нигезендә янгын сүндерү машиналарында 4әр кеше йөрибез, элек 2 шәр кеше идек. Өстәмә түләнмәсә дә, икешәр тәүлек рәттән эшләргә туры килә. Балык Бистәсе районының Степановка авылы (анда буш йортлар гына хәзер) янындагы урманны ике көн сүндердек. Сәбәбен төгәл белүче юк. Урман кисүчеләр эшләгән ул урында, – дип төгәлләде ул сүзен.

Изображение удалено.

Ни генә булмасын, бу янгыннар адәм баласының саксызлыгы аркасында килеп чыккандыр. Әллә гөнаһларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләнең җәзасы микән?!

АВЫЛ ҮЗ ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ЯШИ

Берничә ел элек кенә салынган өр-яңа мәчетебез балкып, үзенә тартып тора. Авыл халкы йөри торган чишмә тирәсен дә бизәкләп матур итеп эшләп куйганнар. Быел бигрәк тә кадерле бит чишмә сулары.

Сирәгәеп калган сыер көтүе дә кайтты. Ахшам намазына безгә җыелды, ә күрше Хатирә апаларда хатын-кызлар авыз ача бүген. биш вакыт намазны да мәчеттә укый икән. Имам вазифасын Вәлиәхмәт абый башкара.

– Абыстаебыз Фәүзия җитәкчелегендә тәравих намазына мәчеткә җыйналабыз, – ди күршебез, гомер буе укытучы булып эшләп ялга чыккан Миңлегөл апа.

Авыл урамын иңләп атлаган ак яулыклы әби-апалар, түбәтәйле ир-атларны күреп, күңел нечкәрә. Елдан-ел арта бара мәчеткә йөрүчеләр. Төтен, сөремнәренә уралмасын, матур яшәсен иде авылым.

Изображение удалено.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Казан – Балык Бистәсе – Зур Мәшләк –Казан.

Комментарии