- 22.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №32 (18 август)
- Рубрика: Архив
Бу көннәрдә базарларда тормыш гадәттәгегә караганда да кызурак кайный. Кайсы гына почмакка борылсаң да, баласын җитәкләгән авыл апалары мәктәп өчен кирәк-ярак сайлый. Яңа уку сезоны башланырга санаулы көннәр калды бит.
Үзебезчә, авылча аралашулары ерактан ук ишетелә, тыңлап торуы да рәхәт. “Беренче сыйныфка баручы баланы киендерү өчен генә дә ун мең сум чамасы кирәк икән монда”, – ди бер хатын икенчесенә. Күп балалы гаиләләр нишли микән?! Аннан күп җирдә хезмәт хакы тоткарлана, өстәвенә, эшләп тә бәясен майонез, сыр, майлата алсаң, бу очракта нишләргә? Бала моны аңлыймы соң?! Аңа күршесенеке кебек тәти кием, матур сумка кирәк. Алмый хәлең юк. Акча түләнми дип, галстук урынына – колбаса, сумка урынына чиләге белән майонез асып җибәреп булмый бит.
1 сыйныфка баручы баланы киендерү, бөтен кирәк-яракны алу өчен, якынча нинди сумма кирәклеге, гомумән, әзерлекләр ничек барганын белергә теләп, кайбер гаиләләр белән сораштыру да үткәрдем. Шунысы гаҗәп: Казандагы танышларым балаларын баштанаяк киендерергә күптән өлгергән. Ә авылларда әле күпләр мәктәпкә тулысынча әзер түгел. “Кулда акча юк, 1 сентябрь якынлашканда бурычка кереп булса да Казан базарларына барып, балаларны киендерергә инде”, – ди кайберәүләр.
Теләченең Олы Кибәхуҗа авылыннан Алия Әхмәтҗанова 1 сентябрьне түземсезлек белән көтә. 7 яшьлек бу кыз балалар өчен килгән газета-журналның барысын да укып бара, тырыш үзе. Бу авылда 1 класска нибары 3 кыз керә икән. Алиягә районның социаль яклау үзәгеннән бөтен уку кирәк-яраклары тутырылган рюкзак та бүләк иткәннәр. Әмма башка әйберләре әле әзер түгел.
– Зур кызыбыз – 9га, кечебез Алия 1 сыйныфка бара. Икесенә дә мәктәп формасы тектерергә заказ бирдек. Үлчәмнәрен алып киттеләр. Ике кыз өчен 3 мең сум түләдек. Ә базарларда шундый форманы 600-800 сумга да алып була, диләр. Безнеке кыйбатрак чыга инде. Быел кияләр дә, аннан күзгә күренеп үскән балага киләсе елда тагын яңасын аласы була. Акча ягы артык мактанырлык түгел. Үзем больницада җыештыручы булып эшлим, ирем пенсия ала. Элекке белән чагыштырганда, хәзер мәктәп зур чыгымнар сорый. Китап-дәфтәр, физкультура дәресенә форма, туфли, икенче аяк киеме… Санап бетерә торган түгел. Быел чыгымнар аеруча да күп. Печән сатып алдык, анысы да кыйммәткә төште. Елы шундый бит. Нишләтәсең?! – ди Алиянең әнисе Рәмзия апа.
Ә Теләченең Олы Мишә авылында гомер итүче Әлфия һәм Айрат Мөхәммәтовлар гаиләсеннән 4 бала укырга барырга әзерләнә. Аларның да матди ягы мактанырлык түгел. Игезәк кызлары Альбина белән Алия 1 сыйныфка бара. Икесен дә баштанаяк киендерергә кирәк. Аларга да социаль яклау үзәгеннән уку кирәк-яраклары белән шыплап тутырылган сумка бүләк иткәннәр. Әмма аның белән генә булмый бит әле. Айрат абый шабашкага йөри. Ай саен билгеле бер хезмәт хакы кереп бармагач, бик үк әйбәт түгел. Өстәвенә, көзен төзелеш эшләре кимеп, кышта бөтенләй булмаячак. Ә Әлфия апа исә июль аеннан гына “Вамин-Теләче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә сыер савучы булып эшкә урнашкан. Июльдә эшләгән берничә көн өчен 1500 сумлык продукт биргәннәр: майонез, май, сыр…
– Әле урнаштым гына, эш табуы читен бит. 80 сыер савам. Сменалап эшлибез. Үзебезнең авылда эш юк. Игезәкләрне яңабаштан киендерәсе. Бер әйбер дә алмаган әле, кулда акча юк. Югары класста укучы балаларым үткән ел алынганнарын киеп торыр инде. Аларга дәфтәр, ручка кебек вак-төяк кенә кирәк. Дүртесен дә яңабаштан киендерергә хәлдән килми. Хәзер дәүләттән дә ярдәм юк бит. Районнан игезәк балаларыбызга рюкзак бүләк итеп биргәч, анысына да сөендек. Бөтен өмет иремдә. Шабашкадан акча эшләп кайтканын көтәбез. Шуңа тикле берни дә алып булмый әле, – ди Әлфия апа.
Әлфия апа кызлары да мәктәпкә ашкына. Алар инде китап, газета укый, саный белә. Хәзер балалар мәктәпкә барысын да өйрәнеп керә. Без укыганда арада “А” хәрефен танымыйча торучылар да булгалый иде.
Ә өченче гаиләдәгеләр районны да, исем-фамилиясен дә күрсәтмәүне үтенде. Алар ирле-хатынлы “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең берсендә эшли. Өч бала укыталар, икесе мәктәп яшендә, берсе – студент. Икесенең дә хезмәт хакын 100% акчалата аласылары килә дә бит, хыяллары чынга ашмый шул. Колбаса, сыр, майонезга “кинәндерәләр” аларны. Гомумән, бу Теләче, Арча, Кукмара якларында кем белән генә аралашсаң да, шул ук хәл. “Нишләтергә соң ул хәтле продуктны? Күргәзмә оештырсаң гына. Ничек яшәмәк кирәк?!” – диләр аптырап.
– Сеңлем, эш табуы авыр булгач, монысына риза булып, дер калтырап торабыз инде. Бер сүз әйтә алмыйбыз. Нәрсә бирсәләр дә, баш иеп алабыз. Ул колбаса белән сырны үзебез дә, балалар да ашамый. Ай саен икебезгә дә бирәләр, аны кая урнаштырып бетермәк кирәк?! Базарга 5 чиләк майонез яки май алып барып, шуңа кроссовки белән рюкзак алып кайтып буламы соң?! Менә өч баланы бүгеннән киендерәсе. Ким дигәндә, 20 мең сум акча кирәк. Гаиләдә икебез дә тулы ставкада эшли. Ә акча юк! Нинди хәл бу?! Кайчаннан бирле шулай интегәбез. Балага бит зарланып, барысын да ачып салып булмый, – ди әңгәмәдәшем.
Хезмәт хакларының вакытында бирелү-бирелмәве, ничегрәк түләнүе турында тулырак белешергә теләп, “Вамин-Теләче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Айрат Гыйлемхак улы Фәйзуллин белән элемтәгә кердек.
– Уку елы якынлашканы сизелә. Күпләр базарларга барып, дәфтәр-ручкасын, кием-салымын ала. Комплекста эшчеләр арасында төрле хәлдәге гаиләләр бар. Матди ягы начаррак булганнарга булышырга тырышабыз. Күптән түгел берәү август өчен аванс сорап керде. Әле айның уртасы гына бит. Ә июльгә исәп-хисап ясаган идек. Баласы өчен әйберләр аласы бар аның, ә мөмкинлекләре юк. Хәленә керми булмый, хезмәт хакын алдан бирдек. Бала ул – изге җан, безнең киләчәк. Аңа мәктәпкә барыр өчен кирәк-ярак алырга акча юк дип кенә котылып булмый, – ди Айрат Гыйлемхак улы.
– “Вамин”да эшләүчеләргә хезмәт хакын продуктлата түлиләр бит. Ай буе эшләгәнен акчалата алырга өметләнгән авыл кешесе матди якны ничек хәл итә икән?
– Бездә хезмәт хакының 20%ы гына майонез, сыр, колбасалата түләнә. Продуктның артып калганы юк, алалар. Хезмәт хакының калган өлешен акчалата һәм вакытында биреп барырга тырышабыз. Теләчедә “Вамин”га караган 6 агрофирма бар. Бер айда хезмәт хакын без алданрак, икенче айда башка агрофирмалар иртәрәк ала. Чират буенча бара.
– Ай саен сыр, майонез алудан туеп, эшчеләр канәгатьсезлек белдермиме?
– Зарланалар димәс идем. Дөрес, кайчакта арада ризасызлык белдерүчеләр дә булгалый. Әмма ул һәр җирдә шулайдыр дип беләм. Бер генә урында да тулысынча канәгать булмыйлардыр.
– Ә хезмәт хаклары ничегрәк?
– Төрлечә. Әле яңа гына группа җыючылар 4 мең сум алса, арада 12-13 мең сум эшләүчеләр дә бар. Дөрес, җәйге айларда бераз кими.
Җитәкчеләр сөйләгәнен тыңлап торсаң, гади эшчеләрнең барысы да ал да гөл, эшләре шәп кебек. Акча сорап керсәң, булышалар әнә. Майонез, сырны да эшчеләр теләп ала, хезмәт хакы да 13 мең сум икән. Тик менә исемнәрен күрсәтүдән курыккан, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә әзерләнгән баласын киендерергә дә акчасы булмаган апа-абыйлар гына бер дә алай дими.
Авыллардан килгәннәрнең күбесе, зур-зур сәүдә нокталары адым саен булуга карамастан, Колхоз базарын өстенрәк күрә икән. Анда арзанрак та, үзәктә урнашуы да отышлы, җайлы, диләр. Колхоз базарындагы якынча бәяләргә күз салыйк.
Мәктәп формасы (кызларга) – 800 сумнан башлана;
Мәктәп формасы (малайларга) – 1000 сумнан башлана;
Рюкзак – 400 сумнан башлана;
Кроссовки – 300 сумнан башлана;
Ак күлмәк – 250-350 сум;
Чалбар – иң очсызы 250 сум;
Физкультура формасы – 1500 сумнан башлана;
Туфли – 500 сумнан башлана.
Әле моңа өстәп, дәфтәр, ручка, буяулар, икенче аяк киеме, тагын әллә ниләр аласы… Башкалар кесәсеннән чыгасы акчаны санап утырганда гына да бәяләрдән чәчләр үрә тора. И, анысына да түзәр идең, әгәр эшләгәнең акча булып, кесәңә керсә. Монда аның урынына суыткычка майонез, май һәм сырлар кереп утыруы эчне пошыра шул. Ярар, төшенкелеккә бирелмик әле. Авыл кешесе барыбер җаен таба ул: үгез үстерә, каз асрый, сөт сата…
Ә 1 сыйныфка баручыларга: “Белем учагына төкле аягыгыз белән!” – дип, укуларында уңышлар телик.
Лилия ЙОСЫПОВА
Комментарии