- 22.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №32 (18 август)
- Рубрика: Архив
(Шаян хикәя)
Габделхәй – менә дигән эретеп ябыштыручы. Аның кебекләрне шәһәрдә генә түгел, районда да көндез шәм яндырып эзләргә кирәк. Тик, ни хикмәт, начальнигы Хисмәтулла Әмирович кына кадерен белми. Ничә ай хәләл хезмәт хакын түләми. Хәер, бер Габделхәй генә түгел, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә бармак суыра. Хатын акча даулый, балаларның мәктәпкә барыр вакыты җитә. Корсак да ашарга сорый.
Керде Габделхәй начальнигына, бер түгел, ике, өч, ун тапкыр ишеген шакыды, тик Хисмәтулла Әмировичның гына гел вакыты булмады. Соңгы керүендә:
– Тагын килдеңмени? Эшлисең килмәсә, вакытында һәм күп итеп түли торган оешмага урнаш! – дип, ишеккә төртеп күрсәтте.
Әй, гарьләнде дә соң шул вакытта Габделхәй! Аның кебек осталарны төзелешкә дүрткуллап алалар алуын, тик холкы белән бер урыннан икенчегә сикереп йөри торган кеше түгел ул. Бер ияләнгән коллективтан китәсе килмәде, бөтен ачуын эчкә йотып, бушка эшләвен дәвам итте.
Вакыт та узар, хатынның безелдәп торуыннан да беразга котылырмын, гаиләне дә ашлы итәрмен дигән изге ният белән ялында елга буена балык тотарга китте. Хәерчегә җил дә каршы дигәндәй, балык та капмый интектерде. Чиләк төбендә йөзгән берничә бәртәч белән кайтырга оят иде, юлөсте урманнан гөмбә җыярга булды. Чиләк-кармагын агач төбендә калдырып, күзгә чалынган беренче гөмбәне кисәргә дип иелүе генә булды, ерак түгел генә машина туктаганы ишетелде. Менә иптәшләр дә булды, дип сөенеп куйды үзенчә Габделхәй. “Җәяү кайтырга туры килер дип кайгырып тора иде, эшләр пешә болай булгач”, – дип, авызын ерды. Әмма нәтиҗә ясарга ашыккан булып чыкты.
– Гөлчирә, монда безне берәү дә күрми, нигә шулкадәр калтыранасың?
Тавыш таныш кебек тоелды Габделхәйгә. Ул колачлап булмастай имән төбенә сузылып ятты да чакырылмаган кунакларны күзәтә башлады. Тукта, тукта, бу бит Хисмәтулла Әмирович, ә Гөлчирәсе әле күптән генә сәркатип булып эшли башлаган кыз. Вәйт эләктең болай булгач, нәчәлник!
– Хисмәтулла Әмирович, килешми торган эш бит бу. Минем ярәшкән кешем дә бар. ЗАГСка гариза да биргән идек…
– И юләркәем, бар да яхшы булыр. Әйтте диярсең, ул сине кулында күтәреп кенә йөртер. Мине туегызга чакырырга онытма. Мәҗлес чыгымнарын үз өстемә алам, – дип юхаланды Хисмәтулла Әмирович.
“Нәкъ вакыты”, – диде үз-үзенә Габделхәй һәм, качкан урыннан чыгып, тегеләр каршына килеп басты.
– Хисмәтулла Әмирович, хезмәт хакын түлисезме-юкмы?!
Әллә кайдан гына пәйда булган Габделхәйне күреп, Хисмәтулла Әмирович бермәл телсез калды. Аңына килгәч, ярымшаярып, Габделхәйгә бармак янагандай итте.
– Иртәгә кер. Тик кара аны, монда күргән-ишеткәнеңне оныт!
– Акча гына бирегез, калганы булыр!
Сүзендә торды начальник. Икенче көнне Габделхәйнең кулына “1 айлык хезмәт хакын түләргә” дигән кәгазь тоттырды. Ишекне ябам дигәндә генә, Габделхәй артына борылып, начальнигына рәхмәт әйтмәкче иде, тегесе авыз ачарга да ирек бирмәде:
– Бухгалтерга әйт, өч айга түләсен! – дип кычкырды.
– Мин берни күрмәдем һәм ишетмәдем, Хисмәтулла Әмирович!
– Молодец!
Начальнигыннан беренче тапкыр мактау сүзе ишетүенә һәм гаиләсенә уч тутырып акча алып кайтачагына сөенә-сөенә, Габделхәй баш бухгалтер ишеген шакыды…
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
Түбән Кама.
Комментарии