Хөрмәт ияләре

Укытучы! Көчен, сабырлыгын кызганмыйча балаларга белем бирүче, язмышларны башлап язучы. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый. Аның өчен укытучы булып туарга кирәк, диләр. Бу сүзләр, минемчә, бик хак әйтелгән. Ә шулай да, кайчандыр укытучы һөнәрен сайлап, ничәмә-ничә баланы тәрбияләп, аларга ныклы белем биреп, зур тормыш юлына озатып җибәргән, бүген лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз ни уйлый икән? Әлеге һәм башка күп сорауларны күз алдыма тезеп, ветеран укытучыларыбыз Зөлхиҗә һәм Резидә апаларның өйләренә юнәлдем.

Алар икесе дә ялгыз гына гомер итә. Хәер, ялгыз дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Ничә ел парлап гомер кичергән тормыш иптәшләре кире кайтмас якларга киткән булса да, балалары һәрдаим әниләре хәлен белеп тора.

Беренче әңгәмәдәшем Зөлхиҗә апа булды. районы Тәкәнеш урта мәктәбендә белем алып, укытучылык курсларын тәмамлаган яшь белгечне, ягъни Зөлхиҗә Газизовнаны Саба районы Юлбат мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрәләр. Әлеге мәктәптә 2 ел белем биргәннән соң, ул 1950 елның 1 сентябрендә Бигәнәй башлангыч мәктәбенә эшкә килә. “Саба якларына дигәч, куркып калмадыгызмы?” – дип соравыма, “Юк, мондагы укытучылар ярдәм итте миңа. Башка мөмкинлек булмагандыр инде, шуңа укытучы эшенә керешкәнмен. Ләкин нинди генә авырлыклар күрергә туры килсә дә, укытучы булганыма үкенмим. Бу һөнәрне сайлыйбыз дисәләр, оныкларыма да каршы килмәс идем”, – дип җавап бирде ул.

Ә Резидә апа Башкортстан якларыннан. Аралашучан булганга, аны да шунда ук үз итә авылдашлар. Ә биргән сорауларыма җаваплары болайрак: “Яшьтән балаларны яраттым. Мөгаен, шушы мәхәббәтем укытучы һөнәрен сайлауга юнәлеш булгандыр. Үз эшемне яратып башкардым. Яшьлеккә кайтып яңадан сайлау мөмкинлеге булса, мин янә шуңа тукталыр идем”.

Үткәннәргә нәтиҗә ясап, шуннан канәгать булу – зур бәхет. Ә Зөлхиҗә апа белән Резидә апа икеләтә бәхетледер, мөгаен. Икесенең дә олы кызлары әниләре һөнәрен сайлый. Бүген алар – укытучы.

2010 ел – Укытучылар елы дип игълан ителде. Елларга исем бирә башлаганнан соң, ияләре арасыннан беренче булып Укытучылар елын булдырдылар. Бу – күркәм адым. Нинди генә сайласак та, зур үрләр яуласак та, без укытучыларга бурычлы. Алар тырышлыгы, сабырлыгы алдында баш иябез. Ә Зөлхиҗә апа белән Резидә апага бары бәхет, саулык-сәламәтлек һәм балалар куанычы телим.

Гөлинә ГАЙНУЛЛИНА.

Сатыш урта мәктәбенең 11нче

сыйныф укучысы.

Комментарии