Артист буласым килми

… Балачакта артист булырга хыяллана идем. Тик язмышым сәхнә белән бәйләнмәде. Элегрәк ниндидер үкенү хисләре булса да, бүген әлеге юлны сайламавым өчен сөенеп туя алмыйм.

Бертуган сеңлем Габдулла Кариев исемендәге дәүләт яшь тамашачы театрында администратор булып эшли. Беркөнне ул эшемә шалтыратып:

– Апа, театр белән сезнең якларга кайтабыз. Беркөнне Шәледә, икенче көнне Питрәчтә куячакбыз, спектакльләрне оештырырга булышырсың әле, – диде.

Бердәнбер сеңлең сүзен аяк астына салып таптап булмый бит инде. “Кулымнан килгән кадәр булышырмын”, – дип уйладым.

Зөбәрҗәт Питрәчкә кайткач, иң беренче эш итеп район мәгариф бүлегенә юл тоттык. Ниятебез – мәктәп балаларын спектакльгә чакыру турында мәгариф бүлеге хезмәткәрләре белән сөйләшү иде. Ни өчен дигәндә, куеласы «Алхимик» спектакле наркоманиягә каршы мәктәп программасы буенча эшләнгән. Кыскасы, укучылар өчен менә дигән тәрбияви эчтәлекле спектакль. Тик монда безнең килүгә әллә ни сөенмәделәр. Сәбәбен концерт-тамашаларның мәктәпләрдә атна саен булып торуы белән аңлаттылар. Шулай да мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең берсе безгә мәктәпләргә барып, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары белән сөйләшергә киңәш бирде.

Питрәчнең 1нче гомумбелем бирү мәктәбенә менеп киттек. Директорның милли мәсьәләләр буенча урынбасары Миңнегөл Александрова безне ачык йөз белән каршы алды. Бик теләп ярдәм итәчәген белдерде. Күңелгә дә җылы йөгерде. Ниһаять, эшебезгә теләктәшлек белдергән беренче кешегә юлыктык бит!

Район үзәгенең ике мәктәбеннән җитәрлек кеше җыя алмавыбызны төшенгәч, бүтән юл эзләп карарга булдык. Һәм районың балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Виктор Курмышов янына юл алдык. Билетларны гарантиягә алмасмы, янәсе… хакимияте бинасына киттек.

– Элек район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Урысовага кереп карагыз, ул рөхсәт бирсә, без булышырбыз, – дип каршылады безне Виктор Федорович. Валентина Исаковна – зәвыклы, нәзакәтле ханым. Җаваплы, җитди урында эшләвенә карамастан, йөзеннән бер мизгелгә дә елмаю китми. Безнең гозеребезне тыңлауга, рәхәтләнеп ярдәм итәчәген белдерде. Спектакльне февраль ахырларында оештырырга сүз куешып чыгып киттек.

Икенче көнне сеңлем Шәле мәктәбенә юл тотты. Эштән кала алмаганга, мин аның белән бармадым. Берничә сәгатьтән сеңлем телефонга шалтырата:

– Апа, мине мәктәптә тыңларга да теләмиләр. Спектакльнең режиссеры үз авылдашыгыз Ренат Әюпов бит, дип тә карадым – файдасыз, – ди.

– Ярый, борчылма. Берәр нәрсә уйлап карарбыз, билетларны үзем булса да таратырмын, – дип, тынычландырдым аны.

Яңадан Шәле мәктәбенә шалтыратып, мәктәп укучыларына спектакль турында әйтеп чыгуларын үтендем. Рәхмәт, үтенечемне тыңладылар, һәр сыйныфка мәдәният йортына спектакль киләчәген әйтеп чыкканнар. Үзем дә белгән кешеләремә авылга спектакль куярга килүләре турында хәбәр иттем. Билетларны гына сатып булмады. Авыл халкы алдан билет алып өйрәнмәгән шул.

… Яшь тамашачы театры авылга «Амазонка һәм Айдар» дигән комедия белән килде. Спектакльдә нибары 105 кеше бар иде. Аның дә күбесе мәктәп укучылары. Моның өчен Шәле мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт.

Артистлар ярты зал да тулмаган килеш спектакль уйнады. Ә мин тамаша дәвамында аларны кызганып утырдым. Салкын залда туңып-өшеп спектакль уйнаган артистларны ничек кызганмыйсың, ди. Татарстанның иң зур авылы булган Шәледә 100 генә тамашачы җыйгач, кечкенә авылларга барып та йөрисе юк икән ләбаса. Үзебез авыл җиренә концерт-спектакль килми дибез, ә килгәненә йөрмибез.

… Балачакта артист булырга хыяллана идем. Тик язмышым сәхнә белән бәйләнмәде. Элегрәк ниндидер үкенү хисләре булса да, бүген әлеге юлны сайламавым өчен сөенеп туя алмыйм.

Милләте, халкы өчен хезмәт иткән артистның кадере юк икән.

Гүзәл САФИНА.

Питрәч районы, Шәле авылы.

Комментарии