30 августта бәйрәм

Республика көнендә татарстанлылар 3 көн ял итәчәк. Ул 28, 29, 30 августка туры килә.

Кырылабыз

Америка метеорологы Джефф Мастерс белдергәнчә, быелгы эсседән Мәскәүдә 7 мең кеше үлгән. күләмендә исә кызуга чыдый алмый дөнья белән бәхилләшүчеләр 15 мең, дип яза ул үзенең блогында. “Быелгы бөек эсселек тарихка иң күп әрвахлар җыючы буларак кереп калачак”, – ди Мастерс.

Әллә бар копенсация, әллә юк…

Русиядә янгыннардан зыян күрүчеләргә 200 мең сум күләмендә компенсация бүленә, ә ут юк иткән йортларын дәүләт төзеп бирә. Тик барысына да түгел. “Коммерсантъ” газетасы хәбәр иткәнчә, өйгә чирәмнән ут капкан булса, хөкүмәт ярдәме бирелми. Рязань өлкәсендә яшәүче бер ханымга янып үлгән әнисе өчен компенсация түләнмәгән. Ник дигәндә, авылга ут капканда районда гадәттән тыш хәл игълан ителмәгән була. Моннан тыш, йорт-җирен рәсмиләштермәгәннәргә дә акча каралмаган.

Һөҗүм…

Казанда шөпшә һәм төклетура котыра. Дөрес, әлегә аның чагуы нәтиҗәсендә үлемгә китергән очраклар теркәлмәгән. Ләкин медицина хезмәткәрләре сак булырга киңәш итә, аеруча аллергиясе булган кешеләргә. Тагын бер киңәш: төклетураны сытканда, махсус ис бүленеп чыга. Аны берничә йөз метр ераклыктагы башка “туганнары” да сизә һәм шул искә очып килә. Төклетуралар һөҗүменнән сак булыгыз.

Бәрәңгене сагынырсыз…

Татарстанда быел бәрәңге уңмады – бар сәбәп шул корылыкта. Президент , халыкны “икенче икмәк” белән тәэмин итү өчен, Минскка барып, Белоруссия хакиме Александр Лукашенко белән сөйләшүләр үткәреп кайтты. Баштарак Минск безгә 100 мең тонна бәрәңге җибәрәчәк диелсә, хәзер 40 мең тонна турында сүз бара. мэры башкалада ярминкәләр уздырылачак, белоруслар товарларын шунда алып килеп сатачак, дип вәгъдә бирде. Бәяләр дә тешләмәс, ди. Ләкин Лукашенко кебек үзенчәлекле кеше белән эш иткәндә шик тә бар. Бердән, Мәскәү белән Минскның аралары бозылган чак. Узган якшәмбедә НТВ телеканалы Белоруссия Президентын акылга зәгыйфь булуда гаепләде. Лукашенко да бирешми, Мәскәүгә сүз белән һөҗүм итә. Аерым алганда, ул бәрәңгене нефть белән чагыштырып, аны кыйммәт бәядән сатарга өндәде. Чагыштыру өчен – бүген Казанда иң очсыз бәрәңгенең килограммы – 20 сум, ярмникәләр булмаган көннәрдә базарда аны 30-35 сумнан саталар.

Алма пешә, өзелеп төшми…

Татарстанда эсседән алмалар һәм җиләк-җимеш сабакта ук пешә. Алмалар өзелеп төшкәнче үк шәлперәя, шиңә. Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре быел җиләк-җимеш уңышының өчтән берен генә җыеп алып булачак, дигән мәгълүмат таратты. Алмагачларның корыган ботакларын галимнәр кисеп ташларга киңәш итә. Һәм, әлбәттә, куакларга күпләп су сибәргә кирәк.

Бер сарык, ике сарык

Татарстанда махсус комиссия оештырылып, терлек башын санарга керештеләр. Өйдән-өйгә йөреп, сыер, сарык, ат кебек мал-туарның исәбен алачаклар. Болай итү төгәл саннарны белү өчен кирәк икән. Аларга карап, республикага күпме печән, салам һәм фураж кирәклеген ачыклаячаклар. Бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлек азыгы эзләп, күрше төбәкләрдән кайтып керми. Салам да алтын бәясеннән – элек аны азык исәбенә кертмиләр иде, хәзер сенажга салалар.

Теманың дәвамы 4нче биттә.

Мәгез “Буш ботларын”!

Дүшәмбедән Русиягә янәдән “Буш ботлары” кертелә башлады. Моңарчы Америкадан тавык ите кайтартуга чик куелган иде. Гыйнвар аенда белгечләр аны сәламәтлек өчен зыянлы дип тапты. Төп шикаять – итне хлор белән эшкәртү. Июнь аенда Барак Обама белән очрашып, тавыкларга “чикне ачу” турында килеште. Зыяны беткәнме-юкмы – бер Алла белсен!

Борын өчен – 100 мең сум

Татарстанның бер районында яшәүче пар арасында автобуста барганда гауга чыга. Хатын-кыз, ачуын баса алмыйча, егетенең борынын тешли. Егет баштарак берничә көн авыртуга түзеп йөри, аннан табибларга мөрәҗәгать итә. Иптәшенең тешләре нык икән – тешләүдән борын сөягендәге кимерчәкләр урыныннан күчкән. Ир-егет үзен кимсеткән хатынны судка бирә. Нәтиҗәдә, тешләк ханым элеккеге дустына 100 мең сум акча түләргә һәм барлык дәвалану чыгымын үз өстенә алырга тиеш.

Таптың, алдың, чыктың

Хәзер Казанда яңа туган сабыйга таныклыкны бала табу йортында ук бирәләр. Моңарчы бу мөмкинлек 3нче хастаханәдә генә бар иде. Биредә дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә ЗАГС хезмәткәрләре кизү тора. Аларга аерым бүлмә биргәннәр. Озакламый мондый хезмәт башка бала табу йортларында да барлыкка киләчәк. ЗАГС вәкилләре бер нәрсәне генә үтенә – нарасыйга исемне алдан уйлап куярга киңәш итәләр.

Түрәләр халыкка якыная

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үрнәгендә түрәләр үзләренең интернет сәхифәсен ача. Иң беренчеләрдән булып яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин интернетта үз битен ачты.

Хәсрәт тәрҗемәчеләр

“Уфа шәһәрендә пешерелгән балалар саталар”, – дип хәбәр итә “КП”. Колбасаның этикеткасында да бала рәсеме. Баксаң, җитештерүчеләр продукциянең исемен башкорт телендә дә язарга теләгән. Әмма колбаса исеме дөрес тәрҗемә ителмәгән. “Колбаса для детей”ны “Балалар өчен пешерелгән колбаса” дияргә белгеч табылмаган.

Комментарии