- 22.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №29 (18 июль)
- Рубрика: Архив
«Безнең гәҗит»не көтеп алып укыйбыз. Бик тә кирәкле, файдалы газета. Күршеләребез дә алып торып укый әле. 27нче июнь санында «Шикәр чире янамыймы – тикшереп кара« дип исемләнгән язма чыккан иде. Бушлай тикшеренүдә Казанда яшәүчеләр генә катнаша ала, дигәнсез. Авыл халкына нишләргә икән? Шикәр диабетының бик яман авыру икәнен беләбез. Аның беренче билгеләре нинди? Үзеңне үзең тикшереп булмыймы? Сезнең киңәшләрегез бик файдалы, бу сорауга да җавап бирерсез, дип өметләнәм.
Рәсимә ФӘЙЗУЛЛИНА, Актаныш районы
Дөрестән дә 31нче августка кадәр www.prediabet.ru сәхифәсенә кереп 40 яшьтән алып 60кача булганнар махсус тест үтәргә, һәм алга таба анализлар тапшырырга мөмкиннәр. Бу акциядә әлегә казанлылар гына катнаша ала. Мин авылда яшим, яисә интернетым юк, ләкин үземне тикшереп карыйсым килә, диючеләр өчен преддиабет һәм 2нче типтагы шикәр диабеты барлыкка китерү ихтималлыгы зур булган факторлар исемлеген тәкъдим итәбез:
– 45 яшьтән өлкәнрәк булу;
– артык авырлык (гәүдә авырлыгы индексы 25 кг/м2 яки аннан зуррак булса, артык авырлык бар дип санала);
– нәселдә 2нче типтагы шикәр чире белән авыручылар булу (әти-әни яки бертуганнар);
– аз хәрәкәтләнү;
– ач карынга гликемиянең (кандагы глюкоза күләме) нормадан югарырак булуы яки глюкозага толерантлык тестының нормадан тайпылыш күрсәтүе;
– йөклелек чорында гормоннар какшау сәбәпле барлыкка килгән диабет (гестационный диабет);
– йөкле хатын-кызның артык зур авырлыктагы бала табуы;
– артериаль гипертензия (кан басымының 140/90 мм.дан артып китүе);
– ЛВП холестерин (югары тыгызлыктагы липопротеидлар) 0,9 ммоль/л.га тигез яисә аннан да зуррак булу, триглицеридлар 2,82 ммоль/л.дән артып китү;
– поликистоз күкәйлекләр синдромы;
– йөрәк-кан тамыры авырулары булу.
Бу билгеләр ачыкланса, табибка күренергә һәм кичекмәстән тулы тикшеренү үтәргә кирәк!
Комментарии