Сатучыга җәза бармы?

Район сәүдә үзәгенең бер кибетендә пиджак киеп карадым. Таррак кебек тоелгач, сатучыдан бер үлчәмгә зуррагын сорадым, анысы да тар булды. Борчуым өчен гафу үтенеп, тагын да зуррагын сорагач, сатучы бар сәүдә үзәген яңгыратып, миңа кибеттән чыгып китәргә кушты. «Киеп карыйлар да алмыйлар», – дип кычкырды. Сатучының үзен дорфа тотуы дөресме? Бөтен кибеткә шулай кычкырып мыскыл итүенә бик гарьләндем, бу очракта мин нишли алам?

Сәрия,

Саба районы

Бу сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы Шаһидуллин җавап бирде:

– Бу очракта иң яхшысы – сәүдә үзәгенең җитәкчеләренә шикаять белдерү. Моны файдасыз чара дип кабул итәргә кирәкми, чөнки кулдан язылган шикаятькә җитәкчелек гадел җавап бирергә һәм сатучыга карата тиешле чара күрергә тиеш.

Шикаятьне һәр сәүдә үзәгендә дә була торган «Шикаять һәм тәкъдимнәр китабы»на язарга яисә почта аша җибәрергә мөмкин.

Исегездә тотыгыз: шикаятькә булган хәл турында барлык мәгълүмат та язылган булырга тиеш. Сезнең белән дорфа аралашкан сатучының исем-фамилиясен ачыклау һәм сәүдә үзәге директорының номерын табу да артык булмас. Йомгак өлешендә сатучыга карата нинди чара күрергә икәнен дә өстәргә мөмкин. Җитәкче, язылганнарны истә тотып, сатучыга карата җәза билгеләячәк.

Әгәр дә сезне бернинди кысаларга да кермәгән сүзләр белән кимсетәләр икән, димәк, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.

«Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Законның 5.61нче маддәсе нигезендә, кешене мыскыллаган һәм кимсеткән өчен физик затларга – 1 меңнән 3 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф каралган.

Бу мөһим! Кимсетү, мыскыллау очрагын дәлилләү өчен, фото, видеоязма яки шаһитләр табу зарур. Кайчак телефонга төшерелгән видео һәм «хәзер полиция хезмәткәрләрен чакыртам» дигән сүзләр дә уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Бу очракта сатучы низагны хәл итәргә тырышыр.

Әгәр дә сатучының дорфа аралашуы, мыскыллавы аркасында, кеше үзен начар хис итә башласа нишләргә?

Әгәр сезгә әхлакый яктан зыян килгән булса, РФ Гражданнар Кодексының 151нче һәм «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Законның 15нче маддәсе нигезендә, гаепләнүче затка суд тарафыннан акчалата компенсация түләтү җәзасы билгеләнә.

Бу очракта биреләчәк акча күләме ничек исәпләнә соң?

Зыянны компенсацияләү зыян күрүченең киеп караган яисә алырга теләгән товар суммасына карап билгеләнми. Суд кешегә китерелгән зыянның авырлык дәрәҗәсен исәпкә алып, акыл һәм гаделлеккә нигезләнеп эш итә.

Әгәр дә эш судка җиткән икән, дәгъвага әлеге документларны беркетергә онытмаска кирәк:

– сатучы белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне дәлилли торган документ (чек, квитанция);

– сезнең хокукларыгызның бозылуын дәлилли торган документ (мәсәлән, сатучының вазыйфалары үтәлмәвен дәлилли торган кәгазьләр һ.б.);

– хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән документ (гариза, аңлатма һ.б.).

Комментарии