- 22.07.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №29 (20 июль)
- Рубрика: Архив
Бу көнне яңгыр яуса, уңыш әйбәт була дигән сынамыш бар. Бу көнне керәшеннәр беренче тапкыр бәрәңге алып карый. Ә инде көн уртасы узганнан соң, үләннәрнең яфрак-чәчәкләрендәге шифасы тамырга төшә, диләр. Шуңа күрә иртүк торып урман-болынга чыгалар. Бу көнне, ягъни узган шимбәдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшен халкының бакча, печән эше төгәлләнгән, ә урып-җыю әле башланмаган чорда үткәрелә торган милли бәйрәме – Питрау узды. Көн кояшлы, яңгыр яумый, шунлыктан халыкның күп булачагын алдан ук фаразлап куйдым. Ялгышмаганмын икән, 50 меңнән артык кеше бәйрәм итте аланда. Керәшеннәрнең генә түгел, башка халыкларның да бер җыенына әйләнеп бара шул Питрау. Быел ул Җөридә 17нче тапкыр үткәрелде.
«МИЧ ЯНЫП ТОРА, КОЙМАКЛАР КЫЗЫП ТОРА»
Аланга килеп кергәч тә, күз аяк астына төшә – бер генә буш урын да калдырмыйча, яңа чабылган үлән җәйгәннәр. Баскан саен басасы килә – аякка рәхәт. Бәйрәмгә әзерлек әнә шундый вак-төякләр аша да күренә инде ул – Питрауны быел да җиренә җиткереп үткәрәчәкләр, димәк.
Шушы үләнне кем чапканын, аны болай тигез итеп ничек тарата алуларын уйлый-уйлый, «керәшеннәр ишегалды» дип аталган урынга киттем. Узган ел Питрау бәйрәмен нәкъ шушы ишегалды өчен яратып калган да идем инде мин. Монда аяк бастыңмы – тиз генә чыгам димә. Май яза торган гөбеләрен, төрле эчемлекләр саклый торган агач савытларын карый башлыйсың да, шундук чәй эчәргә чакырып алалар, рәхмәтеңне әйтергә өлгермисең – үләннәрнең файдасы турында сөйләргә керешәләр. Бәйрәм буе шушыннан чыкмыйча ятсаң да, күңелсез булмаячак, кыскасы.
Менә бер йорт каршына килеп басуга, мич тирәсендә кайнашкан ир белән хатын-кызны күреп алдым. Ясалма мич кенәдер бу, дип китеп бармакчы идем, теге ир-ат мичтән утлы күмер тартып чыгармасынмы! Татар тотып карамый ышанмый ди, яннарына ук килеп бастым. «Менә тагын бер табасы пешеп чыкты!» – дип куйды ханым, шатлыгыннан балкып.
– Апа, нәрсә пешерәсез бүген?
– Койма-ак! Мич янып тора, коймаклар кызып тора! – дип җавап бирде ул, үзен «Анна түтиегез булам», – дип таныштырып. – Керәшен халкы, гомумән, һәр бәйрәмдә коймак пешерә. Бу безнең шундый милли үзенчәлек. Кунаклар килсә дә, «нәрсә әзерлим, һай?!» дип баш ватасы юк – тиз генә коймак пешер. Бүген бу сыйны мичтә пешерәбез. Мичтәгеләренең тәме газда пешкәненнән бик аерыла. Аннан соң мәшәкате дә күп түгел – әйләндереп азапланырга кирәкми, өсте дә, асты да берьюлы пешә. Соңыннан каз яки дуңгыз мае белән майлап куябыз.
Мич янындагы кисмәкләрдән ачы камыр алып, тиз генә мичкә озата барды әңгәмәдәшем. Барлыгы 127 кешегә җитәрлек итеп пешерәчәк икән Анна түти коймакларын. Ә аның камырын Җөри авылында яшәүче Метри Гаврилов әзерләгән. Ир-ат ашарга пешерә башласа, фәрештә канатын тыгар ди – дөрес сүздер инде, бигрәк тәмле иде! Метри дәдәй: «Камырны мин баскан идем», – дигәч, башта ышанмаган идем, шуңа күрә: «Ә аның камырын ничегрәк басалар соң?» – дип тәфсилләбрәк сораштым.
– Иртән торып, онын иләдем башта, ачы камыр калдырган идем, изүен-басуын бер итеп куйдым. Бүген генә түгел, гади көннәрдә дә пешерәм мин коймакны – өебездә мич бар, һәр көнне балалар иртән торышка әзер була.
– Һәр көнне үк түгелдер инде, арттырасыз бугай…
– Һәр көнне! Балалар дигәндә, кич белән дә пешерергә була!
Коймак янына кайнатма да булса, бәхет өчен тагын ни кирәк? Анна түти мичтән бушап торган арада өстәлгә савыт-савыт кайнатма чыгара башлады. Үзе тезә, үзе сөйли:
– Менә монысы – кура җиләге, монысы – виктория, бу – кара карлыганнан, монысы – кызылыннан, әле хәзер җир җиләгенекен дә алып чыгам! Бөтенесе – үзебезнең кул белән эшкәртелгән әйберләр. Питрау өчен дип әзерләдек – зарыгып көттек бу бәйрәмне. Бу бәйрәм безнең өчен туганнар бәйрәме, дуслар белән очрашу бәйрәме, дини бәйрәм, җәйнең соңгы көннәре, соңгы тапкыр мәртәбә кошларның сихри моңнарын тыңлап кала торган көн, – дип тезеп китте Анна түти. – Эх! Беләсезме, ә бит Питрау үткәч, табигать кенә түгел, кеше дә моңсуланып кала. Тагын җәйләр узды инде, тагын печәннәр дә әзерләнеп бетте, кабат кышлар җитәр инде, дип уфтанасың… Моңсулык җанда…
Ул арада коймак исенә алданыпмы, өстәлдәге кайнатмаларга кызыгыпмы, әллә Анна түтәйнең дәртләнеп сөйләвен күреп, кешеләр җыелыша башлады. Мин дә Балык Бистәсе керәшеннәре янына юл тоттым.
– Күкәй бөккәне белән шишәрә пешереп алып килдек, менә монда борчак та бар, килегез әле, авыз итегез, – дип дәште алар үзләре янына.
Монда килеп бер дә ялгышмаганмын икән – алар үзләренең сыйлары белән генә түгел, элеккеге йолалары турында сөйләп, ырым-шырымнары белән дә уртаклашты.
– Бәйрәмнең барысын да яратабыз инде без, аның һәрберсе үзенә күрә матур. Әмма Питрау аеруча якын: җәй белән саубуллашу көне кебек ул. Бүген менә урманга бардык, 41 төрле үлән җыйдык. Арасында чүп үләннәре дә, кычытканы да бар.
– Чүп үләне нәрсәгә кирәк инде? Аның нинди файдасы бар? – дим аптырап.
– Алай димәгез сез! Менә шушы 41 төрле үләнне җыеп, бер бәйләмгә бәйләп куябыз. Болар өшкерү өчен кулланыла. Яңа туган бозауга күз тияме? Менә шул күз тиеп чирләмәсен, үлмәсен өчен чабатага утлы күмер салабыз да шул күмер өстенә үләннәрне коябыз. Аннары бозау яныннан шушы чабатаны тоткан килеш өч мәртәбә урап чыгасың. Ә кечкенә балалар күзсенсә, тәрәзәдәге парны Питрау көнне җыйган чәчәкләр белән сыпырып алабыз да баланың битенә селкибез. Үзебез белгәнчә кулланабыз инде – бу бит элеккегедән килгән йолалар, яшьләр дә бездән күреп шулай эшли. Ярдәме бик тия! – дип сөйли Мария Антонова.
Керәшеннәр кебек оста гөмбәчеләрне эзләргә кирәк әле! Бәйрәм табынына да төрледән-төрле тозлы гөмбәләр алып килгән алар. Гөмбәнең агулы булуы турында ишеткәнем бар иде, әмма менә файдалы булуын беренче мәртәбә Балык Бистәсе керәшеннәреннән ишеттем.
– Иң файдалы гөмбә рыжик дип атала, җирән төстә була. Ул беренче категорияле санала һәм «патшалар гөмбәсе» дип тә йөртелә әле!
Мария Антонова әйтмешли, Изге Питер белән Пауал бәйрәменә кагылышлы йолалар да шактый керәшеннәр арасында. Бу көнне ир-ат бала дөньяга килсә, аңа йә Петр, йә Павел дип исем кушалар.
– Шулай эшләгәндә, баланы изге фәрештәләр саклый, диләр өлкәннәр, аңа гына карыймы-юкмы, белмим анысын. Баланың үсә-үсә кемгә әйләнүен алдан белеп бетереп буламы… – дип куйды әңгәмәдәшем.
КЕРӘШЕННӘР ПАРИЖДА ДА БАР
«Питрауга Париждан да килгәннәр!» – дигәнне ишетеп аптырап киттем. Менә сиңа мә, анда да керәшеннәр бар микәнни?
– Нишләп булмасын, Парижда 1700 керәшен яши. Гореф-гадәтләребез бик әйбәт сакланган, – дип куйды Людмила Арапова, – Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районындагы Париж авылы керәшеннәре булабыз без.
Менә ичмасам төянеп тә килгән «париж»лылар, милли ризыкларын күрсәтә-күрсәтә арып бетте Людмила Петровна. Бавырсак, шәңгә, күзикмәк һәм чияле май – истә калганнары шулар булды. Чияле май дигәненең рецептын да сорадым әле. Бик тәмле нәрсә икән – урмандагы кыргый чияне җыеп алып кайтып, иттарткычтан берничә мәртәбә чыгарасыз да сыер сөтеннән ясалган май белән болгатып куясыз. Шикәр комы да өстәргә кирәк, билгеле. Менә шундый ят ризык.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Чиләбе керәшеннәре безнекеләрдән берни белән дә аерылмый – телләре генә башкачарак. Ләкин менә яшьләр татарча бик белми икән – урыслашканнар. «Тик аларда да йолаларга карата кызыксыну бар», – дип сөйләде ул.
Мин әнә шулай һәр йортка кереп, әңгәмә корган арада, халык арасында башына такыя киеп йөрүчеләр күренә башлады. Каян алдыгыз мондый такыяны, дип сорашам. «Әнә тегендә саталар», – дип бармак белән төртеп, Мамадыш районы керәшеннәренә күрсәттеләр.
Түбән Тәкәнеш авылына керәшен гаиләсенә килен булып төшкән Зөлхия Иванова бу халыкның гореф-гадәтләрен яхшы белә. Шуңа күрә каенанасы белән бергәләшеп, Питрау уңаеннан ул да бик күп үләннәр, пиннекләр җыеп кайткан. Аеруча күп итеп чәчәкләр җыйган, шулардан бик матур итеп такыялар да үреп тора иде.
– Элек-электән керәшен кызлары такыя үреп үскән. Беренчедән, ул матурлый, икенчедән, төрле үләннәрдән үргәч, аларның тылсымлы шифасы такыяга да сеңә һәм аны кигән кешегә күчә. Питрауга каршы төндә яшь кызлар такыя ярдәмендә күрәзәчелек иткән – кияүләре кем булыр да, ниндирәк кеше булыр дигәннәр. Башларына киеп йөргән чәчәкләр бәйләмен суга салып теләк теләгәннәр…
Зөлхия ханым әйтүенчә, такыя үрүнең бер авырлыгы да юк, бары тик тиз шиңми торган һәм сабагы сыгылмалы булган үлән-чәчкәләрне сайлый белү генә кирәк. Бу матур боҗраларны алар килгән кунакларга бүләк итәргә булганнар. Әле тагын 50 пар пиннек тә бәйләп алып килгән түбәнтәкәнешлеләр.
– Ак чыршы себеркесе нерв системасын тынычландыра, буыннар сызлаганда шифа бирә. Каен себеркесе тире авыруларыннан, ютәлдән файдалы. Миләш кәефне күтәрә, – диде алар
Тырлау аланында йөргән һәммә кеше чарага Татарстан Президентының да чакырулы икәнен белеп тора иде. «Миңнеханов килде инде, вертолеты очып узган иде бит баш очыннан», – дип үзара сөйләшеп торучылар шактый булды. Президент үзенең чыгышы вакытында яшьлеген искә төшереп алды:
– Совет чорында бу бәйрәмне үткәрергә рөхсәт юк иде, шуңа күрә без аны төнлә белән уздыра идек. Хәзер исә Питрау республика масштабында үтә, һәм моның шулай булуы дөрес тә – бу бәйрәм безне баета гына! – диде ул үз чыгышында.
Рәсми өлеш төгәлләнгәннән соң, аланда иң кызыгы башланды: уеннар, җыр-бию, ярышлар… Олысы да, кечесе дә җитезлектә һәм көчлелектә сынашты: аркан тарттылар, гер күтәрделәр, агач кашыкта йомырка ташыдылар, хатын-кызлар – ирләрен, ир-атлар хатыннарын арбага утыртып тартып йөртте, әле тагын сабын белән ышкылган колгага да менделәр. Колгага менгән егет турында аерым әйтик әле, иң өскә менеп җиткәч тә, тиз генә төшеп китмәде ул – башта селфи ясады. Әйе, батыр йөрәклеләр җыела икән Питрауга!
Бу чараның таңга кадәр дәвам иткәнен белсәк тә, карар әйберләрнең күп калганын аңласак та, бераз йөргәннән соң без – журналистларны кабат Казанга алып киттеләр. «Бөкеләр башланганчы тизрәк чыгып китәргә кирәк», – дип сөйләште һәркем үзара. Бирегә килгән кешеләрнең икешәр сәгать чыгып китә алмый утырганнары турында ишеткәнем бар анысы.
Тырлау аланыннан ераклаша башлагач, тәрәзәдән артка борылып карадым. Җыелган машиналар зур бер елганы хәтерләтә иде. Ярата халык Питрауны. Шуңа киләләр дә. Керәшеннәр үз мирасларын кызыклы итеп халыкка җиткерә белә шул.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Мамадыш – Казан

Комментарии