Кайдан алырга таш – каткан инде баш

Кайдан алырга таш – каткан инде баш

Мамадыш районы, Хәсәнша авылы халкы, үзләре әйтмешли, күккә карап яши. Яңгырныкына охшаган берәр болыт күрендеме, ата-ана, кунакка кайтырга җыенган балаларына шалтыратып, кайта күрмәгез, дип әйтергә ашыга, ә инде авылга кайтырга өлгергәннәр, машиналарына утырып, тизрәк китеп бару ягын карый. Яңгырга калдыңмы, авылдан тиз генә китәм димә – Хәсәнша халкы сүзләренә ышансаң, явым-төшемнән соң юл аша да чыгып булмый.

Әлеге авылдагы юлсызлык проблемасы хакында үзен Ф. Хадиуллина дип куйган бер укучыбыз «Безнең гәҗит»нең 24нче санында (18нче июнь) язып чыккан иде инде. Укучыбызга «көтегез, авылыгызга килеп чыгарбыз» дип сүз бирдек. Мөмкинлек булуга, юлга чыктык. Тик Хәсәншаны эзләп табып, халыктан Ф. Хадиуллинаның кем икәнлеген сораша башлагач, авылда бөтенләй андый кешенең яшәмәгәнлеге ачыкланды. Телефоны да, адресы да күрсәтелмәгән хат эзеннән «авылга бабайга» адресы белән чыгып киткәндә үк күңелдә шик туган иде инде. Шуңа күрә Ф. Хадиуллинага, әгәр андый кеше кайда да булса һәм ул газетаны укып барса, журналистларны бераз булса да хөрмәт итсәгез иде, дип телисе килә. Проблеманың төбенә төшәргә ярдәм итүебезне телисез икән, рәхим итегез, телефон номерыгызны яки адресыгызны күрсәтегез. Казаннан кадәр килеп, булмаган кешене эзләп йөрү бер дә күңелле түгел. Хуш, Ф. Хадиуллина дигән кешеләре булмаса да, юл проблемасы чыннан да бар икән Хәсәншада. Хәер, сораштыра торгач, башка проблемалар да өскә калыкты.

«РӘЗЕ ЮЛГА ШУНДЫЙ ТАШ САЛАЛАР?»

Беренче эш итеп, авылның иң өлкән кешесе – 84 яшьлек Факия апа Мөбәрәкшинага кердем. Өеннән бик чыгып йөри алмаса да, авыл хәлләреннән хәбәрдар икән ул. «Җир туңгач, авыл җирлеге юлга эре таш кайтарып аударды. Ул таш белән җәфалануыбыз, кызым. Аны тракторлар тиз генә эттерә алмады, таш таратылмагач, машинага йөрергә хут булмады. Рәзе юлга шундый таш ташыйлар?» – дип зарланды Факия апа.

Без дә күрдек ул ташларны. Хәзер алар юлда түгел, кырыйда ак «гигантлар» булып тезелеп киткән. Юл салып караганым булмаса да, шунысын беләм: гадәттә, башта аска шундый зур ташлар салып калдыралар, аларны шәпләп кенә батыралар. Шуның өстенә инде вак таш (щебенка) җәяләр. Тик ул баш хәтле ташларны көз көне үк кайтарып аудару нигә кирәк булды икән? Дөрес, саз булганда да бер дә яхшы булмаган, тик бу таш өстеннән дә, авыл халкы әйтүенчә, байтак вакыт машина керә алмый азапланган. Аның эресен салып озак та тормый вак ташын җәяргә кирәк булган да бит, тик барысы да сүздәгечә җиңел генә түгел шул…

Факия апа, таш ташыткан өчен халыктан акча җыйдылар, ди. Үзе авыл җирлеге җибәргән «КамАЗ» хуҗасына түгел, шушы авылда туып-үскән Салават исемле егеткә 1000 сум биргән. Ул үз өйләренә кадәр юлга бик әйбәт вак таш кайтарып җәйгән.

Кибеткә җыелган авыл халкы да юлга салынган таштан зарланып туя алмады. «Сез дөрес килмәгәнсез, яңгырлы көнне киләсе иде сезгә, күрер идегез мондагы хәлне. Юл аша күршегә дә керә алмыйбыз», – дип сөйләде исемнәрен әйтергә теләмәгән хатын-кызлар. Шул ук вакытта өстәп тә куйдылар: «Ну, яңгырга эләксәгез, тиз генә китә алмас идегез бездән». Халыктан акча җыю турында да сораштым. Өй саен берәр мең сум җыйганнар, ул акчаны бирмәүчеләр дә булган. Мәҗбүри идеме, дигәч: «Авыл җирлеге башлыгы бирергә кушты», – диделәр.

«Безгә 8-9 км асфальт юл да кирәк түгел. Иске Казан юлыннан килгәндә Старый-Завод авылыннан Хәсәншага керә торган җиргә кадәр юлны рәтләсеннәр иде», – ди апалар. Без шул юлдан килдек. Анда таш та, щебенка да салынган. Тик юлга бомбалар томырганнар диярсең. Чокыр-чакырдан 20 км/сәг белән генә кайтырга мәҗбүр булдык. Көчкә килеп җиттек, дигәнемне тыңлагач, апалар кул селтәп: «Корыда йөрергә була әле ул, менә яңгыр яуса була хәлләр», – диделәр.

Яз көне авылга Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов килгән. Кибеткә җыелган хатын-кызларның барысы да барган җыелышка. Җитәкче, юл салабыз, дип вәгъдә итмәгән, киләчәктә булачак, дигән.

Яхшы таш салдырды, дип мактаган Салават дигән кешенең әнисе Мәликә апа Сөнгатова белән дә сөйләштек. Улы ташны үз акчасына салдырган икән, кемдер акча биргән, кемдер рәхмәт әйткән. «Район башлыгы белән очрашуда: «Авылга кайта торган 5 км арага (Старый Завод – Хәсәнша арасы) кайчан юл салына?» – дип сорадым. Быел була, димәде, булмый, дип кистереп тә әйтмәде. Асфальт та кирәк түгел, таш булса да ярый, дидек», – дип сөйләде Мәликә апа.

«БЕР ЧИЛӘК СУ ТАБЫП БУЛМЫЙ»

Хәсәнша халкының тагын бер проблемасы бар икән – су. Элек авылда ике-өч буа булган, хәзер берәү дә юк икән. Авыл халкының карап торган бер чишмәсе бар. Ул чишмә өстенә цистерна куеп, анда җыелган суны башняга кудыралар, аннан ике авылга – Хәсәнша һәм Алкинга җибәрәләр. Насос белән кудырганда улакка су килми башлый. Авыл халкы әйтүенчә, су җыелып тора торган кисмәкнең төбенә ләм утырган. «Сез чишмә суы эчәсез, шатланыгыз», – дисәләр дә, суның чәйнек-кәстрүл төбендә юшкыны бик күп кала икән.

«Бер җир дә юк су алырга. Сабан туенда торып әйткәч, буа ясыйбыз, диделәр. Җәй үтеп бара инде, әле кыймылдаган кеше күренми. Авылда бер чиләк су табам димә. Хәвеф-хәтәрне күрсәтмәсен Ходай», – дип борчылып сөйләде Факия апа. Аның өе янәшәсендә генә су тутырып куя торган цистерна бар. Барып карадым: кычыткан, әрем арасыннан чак күренеп тора, анда су дигән нәрсәнең күптән булганы юктыр, күрәсең. Төбенә балчык-ләм утырганлыгын фаразлавы кыен түгел. Факия апа, Сабан туенда басып: «Әйләнә-тирәдә янгыннар чыга. Безгә дә чишмәне карарга кирәк», – дип әйтә башлагач, «Сабантуйның ямен җибәрмә әле, монда сөйләшә торган нәрсә түгел бу», – дип, аны бик тиз утыртканнар. «Мин бүтән чакта авыл советына керә алмыйм, җыелышларга йөрергә аякларым авырта, урын өстендә генә ятам. Мөмкинлек булганда да сөйләттермәделәр», – ди Факия апа.

Авылга су кергән, тик бөтен кешегә дә бу бәхет елмаймаган. Суны һаман да колонкадан алып торучылар бар икән. Мәликә апа Сөнгатова белән чишмәгә төшеп мендек. Күпчелек өйгә су кергән булса да, чишмәгә төшәсезме, дим. Төшәләр икән. Хатын-кыз керне дә чишмәдә чайкарга ярата бит ул. «Алкинның елга астында өч-дүрт чишмәсе бар, белмим, ни өчендер безнең чишмәдән җибәрделәр аларга да суны. Бездән сораучы да булмады. Карап торган бер чишмәбез бар иде», – ди Мәликә апа.

Чишмә өстендәге тактадан ясалган будка бик искергән, ремонт сорап, әллә кайдан «кычкырып» тора. Авылдагы бер бабай басма шикелле нәрсә ясап куйган. Ике авылны су белән тәэмин итә торган чишмәне авыл картлары яисә пенсия яшендәге апалар төзекләндерергә тиешме икән?

ЮЛ БУЛАЧАК, ТИК…

Хәсәнша Югары Ошма авыл җирлегенә керә. Юл кирәк, чишмә кирәк, дип өзгәләнгән авыл халкы җирлек җитәкчесе Наил Васыйловтан зарланмады үзе. Тырыша, булсын дип йөри, диделәр.

– Хәсәншадан саз иде бит анда, йөреп булмады. Шушы ташны кайтарып аудардык, тигезләдек. Референдумда халыктан 200әр сум җыйдык. Барлыгы 96 мең сум акча булды. «ПМК Мелиорация» һәм Анатолий Петрович рөхсәт бирсә, юлга вак таш җәйдерүне хәзер башкарып атабыз без. Авыл халкы беркайчан да бернәрсәдән дә канәгать түгел. Юлга алтын җәйсәң дә, аңа тузан куна, дип әйтәчәкләр. Мин аптырыйм ул халыкка. Бүген шалтыратып әйттеләр: Мотыйгуллин атлы кешенең тракторы авыл уртасыннан үтә, шул ташларны таптый, чокырлар барлыкка килә, авылга кертмибез, дип бунт күтәргәннәр. Бер яктан таш диләр, шул ук вакытта таш өстеннән йөреп, аны батыра башласаң, чокыр була, диләр. Бу авыл – аномаль күренеш инде ул.

– Наил абый, таш җәйгән өчен халыктан 1000әр сум җыйгансыз икән…

– Алар үзләре түләде таш ташыган кешегә. Мәҗбүри түгел иде. Мәчеттә җыелган акчаны чыгарып бирделәр.

– Чишмә дә борчый авыл халкын. Суны башняга кудыргач, улакта калмый, диләр.

– Кала, бөтенесенә дә җитә анда су. Моның чыгу юлы бар: бу чишмәдән суны торба белән авыл уртасындагы коега күчерәбез дә шуннан кудырырбыз. Рәхәтләнеп чайкасыннар керләрен чишмәдә. Майларына чыдаша алмый кешеләр. Хәзер бөтен кешедә автомат кер юу машинасы тора бит, кер чайкарга шул бер-ике кеше төшәдер инде, әле анысын да күргәнем юк минем.

– Юлга әйләнеп кайтыйк әле. Без дә кайттык ул ташлар өстеннән. Чыннан да, җиңел машина белән йөрүе бик кыен.

– Әйдәгез, мәсьәләне болай карыйк: бер генә суд та миңа җәза бирә алмый, чөнки минем бюджетта ул авылга юл салдырырга дигән акча каралмаган. Әллә нәрсәләр язсалар да, безнең юлга акча юк, ә булмаган акча белән эшләп булмый.

– Чишмә өстендәге тактадан ясалган будка бик начарайган. Аны төзекләндерү кем өстендә?

– Аның буенча без сөйләштек. Материаллар алынган, җаваплы кеше хәзергә урак өстендә әле, бушагач та ясап куячак. Ул чишмәгә дә бернинди акча каралмаган.

– Авылның иң өлкән кешесе Факия апа Сабан туенда сорау бирергә җыенган. Тик аны тыңлап та тормагансыз…

– Таза гына бер апаң торды анда. Ни к селу, ни к городу дигәндәй, ниндидер сорау бирә башлады. Шул юл турындамы соң инде. Мин хәл итә, Сабантуйда сөйләшә торган сүз түгел иде инде ул.

Җитәкче белән менә шундыйрак сөйләшү килеп чыкты. Авыл җирлекләренең акчасы юк инде – анысы берәүгә дә сер түгел. Наил абыйның сөйләменнән шунысы аңлашылды: Хәсәнша проблемасы аның да җелегенә үткән.

Мамадыш районы хакимиятендә юл проблемасы булуын таныйлар. Кайсы гына җитәкче белән сөйләшсәң дә: «Районыбыз юл төзелеше буенча арттан икенче урында тора. Безнең авырткан урын инде бу», – диләр. Район башлыгы Анатолий Иванов та сүзне шулай дип башлады. Юл салу буенча федераль һәм республика программаларына кертелгән үзгәрешләр хакында да бәян итте ул.

– Моңарчы авылда халык саны 125кә тулмаса, аны федераль программага кертмиләр иде. 123 кешеле авыллар 2 кеше тулмау аркасында юлсыз тилмерде. Бу чикләү хәзер юкка чыгарылды, азрак кеше яшәсә дә, юллар салынырга тиеш. Хәсәншаны да программага кертеп булачак. Ул Иске Казан юлы өстендә. Трассаны төзекләндерү эшләре бара инде.

– Юл салуны төгәлләп бетерү өчен, Наил Васыйлов сездән рөхсәт бирелүне көтә.

– Рөхсәт кенә түгел, акча кирәк әле анда. Бу – республика күләмендәге яңа программа. Әйтик, авыл җирлеге 200 мең сум акча җыя икән, республика шул җыелган акчаны 4кә тапкырлый да 800 мең сумны бюджеттан бирә. 1 миллион сум акча керәчәк болай булганда. Район буенча без 3 млн сум тирәсе җыярга тиеш. Димәк, республика тагын 12 млн сум бирәчәк дигән сүз. Әгәр эшләп китсә, бик әйбәт нәрсә инде бу.

Кыскасы, миңа да авыл халкына әйткән сүзләрне сөйләделәр: юл булачак, тик быел гына түгел. Юл салу буенча программа 2020нче елга кадәр каралган, шуңарчы мәсьәлә хәл ителер дип ышаныйк. Шунысына гына аптырадым: безгә зарлы хат язган Ф. Хадиуллина дигән кеше ни өчен элегрәк чаң сукмагандыр? Авылда саз булганда, диюем. Таш салынып, юл төзеләсенә өмет барлыкка килгәч, аноним хат язып, тагын нәрсәгә ирешергә теләделәр икән?

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Казан – Мамадыш – Казан.

Комментарии