Татарча киноны азәрбайҗаннар төшерә

“Сәнгатьнең иң мөһим юнәлеше булып безнең өчен кино тора”, – дигән Ленин. Килешәсездер, аның сүзләре бүген дә актуаль. Аеруча Татарстанда.

Бер ел чамасы элек, азәрбайҗан режиссеры яныма килде дә: “Татарстанда татарча кино булдырасым килә. Иҗади яшьләрне бушлай укытып, режиссура сәнгатенә өйрәтсәм, бергәләп кино төшерер идек, – диде. – Иҗади яшьләрне барларга булыш әле”. Дөресен генә әйткәндә, аның ихласлыгына ул чакта бик ышанмадым. Каяндыр килгән бер режиссерның, әле җитмәсә азәрбайҗан кешесенең татарча кино төшерү ниятенә ышанып буламыни? тулы азәрбайҗан халкы булгач, бигрәк тә… Ни генә булмасын, берникадәр кешене аның курсларына чакырып карадым. “Бәлки, ул биргән белем файдалы булыр, ә ошамаса китәрсез”, – дия идем, бушка белем алу мөмкинлеге белән кызыксынучыларга.

Мин телгә алган режиссер – Гасанов Рамазан Ибраһим улы чыгышы белән Бакудан. Күптән түгел генә аны урамда очраттым да хыялларының тормышка ашу-ашмавы белән кызыксындым. “Быел кино төшерәчәкбез. “Мәрдәкән” киностудиясе булдырдым”, – диде ул елмаеп. Бер дәрескә кунакка чакырды.

Рамазан әфәнденең (ул үзенә шулай мөрәҗәгать итүләрен тели, атасының исемен кушып сөйләшү безнеңчә түгел, ди) дәрес алып баруын тыңлап утырдым да ахырдан аның белән әңгәмә кордым.

Рамазан әфәнде, бу курсларны булдыру идеясе кайчан туды?

дәүләт гуманитар педагогика университетында киностудия ясарга теләгәннәр иде. Кинодраматургия курсларын үзем укытырга тиеш идем. Кризис белән бәйле рәвештә анда да кыскартулар булды һәм мин эшсез калдым. Хәлләр яхшыргач, яңадан чакырырбыз диделәр. Аннан киткәч, байтак вакыт эш эзләдем. Дөресрәге, үземнең кинорежиссура курсларын булдыру хыялы белән йөрдем. Әлбәттә, кулыңда башлангыч капиталың булмаганда, ниндидер эш башлау авыр. Шул чакта юлымда “Азери” азәрбайҗан яшьләр оешмасы рәисе Азер Рәгыймов очрады. Ул минем идеяне күтәреп алды һәм яшьләрне укыту өчен урын тәкъдим итте.


Киностудиянең исеме – “Мәрдәкән”. Бу каян килеп чыккан атама?

– Бакудан ерак түгел генә урнашкан бер урын атамасы ул. Революциядән соң әлеге төбәк үзенең иҗади биографиясе белән танылды. Биредә бик күп танылган иҗат кешеләре яшәгән. Мәсәлән, Сергей Есенин. Димәк, безнең студиянең исеме дә символик мәгънәгә ия: бу – без иҗат итә торган почмак.

Хәтерлим әле: берничә ай элек курсларның кая узуы, күпме кеше булачагы да билгеле түгел иде. Ә хәзер инде кино төшерергә телисез. Нинди сценарий буенча төшереләчәк ул?

– Төркем эчендәге иң яхшы сценарийны сайлап алдык. Сценарий авторы – әлеге студиядә укучы Тәбриз Самедов, Казан дәүләт технология университетының икенче курс студенты. 14 яшеннән шигырьләр язган, иҗади хезмәтләре өчен бик күп диплом-грамоталар алган егет. Ул монолог, хикәя, җырлар яза. Курслар хакында интернеттан белеп килгән. Дөрес, ул кинода катнашучыларга кастинг була дип уйлап килгән иде, әмма кызыксынып укырга калды.

Ә сценарийның эчтәлеген бераз ачып бирә алмыйсызмы?

– Ул балалар йортында тәрбияләнгән бер малай хакында. Әлеге малай балалар йортыннан чыгып китә, эшкә урнаша. Берникадәр вакыттан соң кире балалар йортына кунакка кайта һәм шундагы бер кызга гашыйк була. Фильм күбрәк геройның рухи кичерешеннән гыйбарәт. Аны Агрономическая урамында урнашкан балалар йортында төшерәчәкбез. Алар белән сөйләшенгән инде. Үзенә күрә бер кастинг уздырып, фильмда төшәчәк балаларны сайлап алдык. Директор Анна Александровна бар мөмкинлекне дә тудырды. Ул үзе үк директор ролен уйнаячак. Әйе, балалар йорты безнең иганәче булып чыга инде… Фильмда төшкән балаларга акча түләрлек мөмкинлегебез юк. Ләкин балаларның фильмда катнашуы – үзе үк зур вакыйга. Тәрбияви бер чара да. 26 минутлык бу фильм бу җәйдә үк төшереләчәк.

Рамазан әфәнде, инде акча турында сүз кузгалган икән… Вакыт ул – акча, диләр. Биредә югалткан вакытыгызны кем түли?

– Бу югалткан вакыт түгел, киресенчә табылган вакыт. Ә кем түли дисез икән, азәрбайҗан яшьләр оешмасының үз иганәчеләре бар. Азәрбайҗан эшмәкәрләре яшьләр өчен акча жәлләми. Безгә дә бик нык ярдәм итәләр.

Рамазан әфәнде, татарча кино төшерәбез дисез, ә сценарий язган Тәбриз Самедов – үзе азәрбайҗан егете…

– Гомумән, киноның милләте юк аның! Безнең максат – Республикасы талантларын үстерү. Этник кино түгел, ә татарча кино булдыру. Татар сәнгате толерантлыгы шушы республика кысаларында яшәргә, иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ә Тәбризнең сценарие башкаларныкыннан яхшырак булып чыккан икән, димәк, башкаларга ныграк тырышырга кирәк. Бу – без төшерәчәк беренче фильм. Ләкин һич тә соңгысы түгел.

Дәресләрне һәркөн үткәреп булмый инде. Үзеңне тулаем бу эшкә багышламасаң, даими шөгыльләнмәсәң, уңай нәтиҗә көтеп булмый. Укучыларыгыз иҗатында сизелерлек үсеш бармы?

– Биредә февраль аеннан бирле шөгыльләнәбез. Башлаганда бик күп кеше укый иде. Хәзер шуларның нибары сигезе генә калды. Уку бик җитди. Булдыра алмаганнар китәргә мәҗбүр. Атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе, якшәмбе көннәрендә очрашабыз. Дәресләр якшәмбедә кичке сәгать дүрттә башланса, башка көннәрне алтыда. Ничәгә кадәр дип сорасаң, төнге уникегә кадәр утырган чаклар да бар. Инде үз укучыларым арасында алга китеш сизәм. Кинодраматургия сәнгатендә “Сез минем хакта ишетәчәксез һәм ниләргә сәләтле булуымны күрәчәксез әле”, – дип дәртләнеп иҗат итүчеләр генә ниндидер уңышка ирешә ала.

Профессиональ кино өчен нинди шартлар кирәк?

– Иганәче акчасы әлеге бинаны арендага алырга гына җитә. Ә кино төшерергә теләгән кеше өчен материаль база булуы мөһим. Хәзер безгә шул матди якны хәл итәргә кирәк. Ә август аенда төшереләчәк фильм өчен барлык аппаратураны, шул исәптән компьютерларны да арендага алып торырга туры киләчәк.

Бер яктан, Татарстанда киностудияләр, потенциал бар. Әмма шул потенциалны реализацияләрлек кадрлар юк. Гасанов Рамазан Ибраһим улы шул кадрларны булдыру өстендә эш алып бара.

Хәзер яшьләрнең буш вакытын файдалы уздыруга булышлык итүче күп проектлар эшли. Минемчә, әлеге киностудия дә шундый проектларның берсе һәм ул яшьләрнең үзе өчен генә түгел, ә бөтен республикабыз өчен файдалы тармак. Сәнгать конкрет кешеләрдән башланган кебек, кинематография дә конкрет шәхестән туа. Кытайлар әйтмешли, “Сез безнең ни сөйләгәнгә карамагыз, ә ни кылганны күрегез!” дип эшли торган тармак ул кинематография!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Кайтаваз

Сез хаклы, Захри дус!

“БГ”ның 45нче санында (12 ноябрь, 2008 ел) Захриның “Татар эстрадасын чүплеккә ыргыттым…” исемле язмасын укыгач, мин дә язарга булдым.

Захри белән килешми булмый. Чыннан да, бүген эстрадада кайнаган яшь җырчыларны күңел кабул итә алмый. Әлбәттә, Илсөя Бәдретдинова һәм Зөлфәт Хәким – игътибарга лаек шәхесләр, хөрмәт итәм үзләрен. Зәйнәп-Зөфәрне, Зөһрә Сәхабиева, Римма Ибраһимова, Флера Сөләйманованы тыңлау халыкка шулай ук зур канәгатьләнү бирә. Бигрәк тә зур соклану тудырган җырчы – Фердинанд Сәлахов. Чыннан да, моң, башкару осталыгы ягыннан аңа тиңләшә алырдай җырчылар юк бүген. Заманында Таһир Якупов шундый моң иясе буларак күңелгә кереп калган иде.

Ә бүгенге ярымшәрә җырчыларны җырчы дип атап та булмый, мең мәртәбә хаклы сез, Захри дус.

Андый башкару сәләтенә ия кешеләр һәр авылда, һәр фермада, һәрбер оешмада җитәрлек. Әнә бит “Җырлыйк әле” тапшыруында күрсәтеп киләләр. Күбесе бүген үзен йолдыз санаган җырчы кисәгеннән матуррак тавышлы, моңлырак та. “Минем үз тамашачым бар”, – дияргә ярата алар. Әйе, тамашачысы бар, тик халкы юк. Әнә бит Әлфия Афзаловалар, Илһам Шакировлар, Флүрә Сөләймановалар халык өчен җырлагач, “халкым” дип сөйләшә.

Иң аянычы – телевидение, ни өчендер, шул өч тиенлек җырларны, өч тиенлек җырчыларны һәр көн иртәдән кичкә кадәр тамашачыга тәкъдим итеп тора. Телевидение өчен шулкадәр “тырышкач”, каян килсен инде ул зәвык халыкта?!

Дөрес, бүген аерым игътибарга лаек бер җырчы пәйда булды үзе. Ул да булса Балтачтан Раяз Фасыйхов. Ул өметле күренә, киләчәге якты булырга охшаган. Ә теге ах-ох килеп тәкъдим иткән Илназ, Илшат, Илнар, Гөлнаралар һәм башкалар бер ел шаулый да юкка чыгып бара. Әйтерсең андый кеше бөтенләй булмаган.

Әнә бит Фәттахова атлы туташ та көн-төн “Туган ягым”ны суза иде. Юкка чыкты. Башкаларын да шул көтә.

Урысларга охшап шәрә килеш сәхнәгә менү татар кызын берничек тә бизәми. Моңы, тавышы булмаган яшь кыз бала кендек күрсәтеп, халык мәхәббәтен яуламакчы. Бүген теләгенә иреште дә ди, иртәгә олыгайгач, тәне тупаслангач, ни күрсәтер нәрсәсе, ни тавышы булмаган “җырчы” кемгә кирәк ул?! Өстәвенә, башка төр белгечлеге дә булмаса. Менә шундый бер көнлек дөньяда яшибез, Захри туган, хәерле булсын.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ.

Актаныш районы, Иске Байсар авылы.

Тематик тапшыруларны яратабыз

Мин һәркөнне “Яңа гасыр” каналын карыйм. Сезне, Илфат әфәнде, «Атна» тапшыруларын алып барган вакытыгыздан бирле беләм. Аннан халык «Әйбәт-гайбәт”не дә сагынып көтеп ала иде. Бәлки, әйләнеп кайтыр…

“Татарлар» тапшыруы атнага ярты сәгать кенә күрсәтелә. Аны киңәйтебрәк бирсәләр, әйбәт булыр иде. Җыйган материаллары җитәрлек бит, нигә күбрәк сөйләмәскә?! Бу тапшыруны аеруча олы һәм урта буын кешеләре яратып карыйбыз. Безне «Азатлык» радиосы материалларыннан да мәхрүм иттеләр.

“Туган җир» тапшыруы турында да берничә сүз. Рамил Гарипов шундый яхшы итеп алып бара! Аны күп чиновникларга үрнәк дияр идем. Тематик тапшыруларның барысы да яхшы.

Фәния КАЛЬМЕТОВА.

Яр , Яңа шәһәр.

Дөреслек юк

Шушы елның 7 мартында “Җырлыйк әле” тапшыруын карагач, дөреслек юклыкка тагын бер кат инандым.

Тапшыруга хөкемдар булып Флера ханым Сөләйманова килгән иде. Ул дөрес хөкем итмәде. Барлык тамашачы моңа шаккаткандыр инде. Катнашучыларның берсе Лидия Әхмәтова кызы булгач, Флера ханым нишләргә дә белмәде бугай, әллә каушады шунда, әллә җырчыга ярарга тырышты?! Белмим. Әмма ул залдагылар сүзенә карамады. Дөреслек юк икәнлеге бездә һәркайда сизелә.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Гармун тавышы сагындыра

Хәзер авыллар саны кими, балалар аз туа, яшь буын эш эзләп китәргә мәҗбүр. Авылларда аулак өйләргә бару, каз өмәләре җыю гадәте, кичке капка төбе уеннары оештыру бөтенләй юк. Гармун тавышы тынды. Ике-өч гармунчы бар, алар да уйнамый. Хәтта Сабантуйларда да бик сирәк ишетелә бит ул моң чишмәсе. 50-80нче елларда кичен капка төбенә чыгып бассаң, авылның 4-5 җиреннән күңелне җилкендереп, көне буе эшләп арыганлыкны оныттырып, гармуннар чакырып торыр иде.

Композиторлар да шигырьгә көйне бөтен күңелләрен биреп язарга тиеш, дип уйлыйм. Мәсәлән, Зөфәр Хәйретдинов 400дән артык яздым, диде. Ә минем күңелдә “Пар алма”сы гына калган.

Гөлфирә БАҺАУТДИНОВА.

Яшел Үзән районы, Күгәй авылы.

Комментарии