Табиблар һәм тарифлар

Дөньяда иң гуманлы ияләре – табиблар. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Табиблык һөнәренә керешкәнче, бу профессияне сайлаучылар, иң әүвәл, Гиппократ антын кабул итә. Димәк, алар шушы гамәл белән үк Аллаһы, намусы һәм булачак пациенты каршында бөтен барлыгы белән чистадан-чиста булырга тиеш. Тик, кызганыч, соңгы елларда ак халат киючеләрнең күпчелеге биргән антына хыянәт итү юлына басты. Моңа мисаллар буа буарлык. Шулай да мин глобаль әһәмияткә ия бу проблеманың айсберг өстендә күзгә бәрелеп торган кечтеки бер өлешен генә яктыртам.

БЕРЕНЧЕ ОЧРАК

Сүзем Казанның онкология больницасында урнашкан “тәртип” турында. Күптән түгел бер танышым шунда булып кайтты һәм поликлиникада табибларга керүнең ничек оештырылуын шаккатып сөйләде.

– Башта регистратурага җитү өчен сәгать ярым чират тордым. Ярый, монысы нормаль күренеш булсын, – дип башлады ул сүзен. – Кулымдагы медицина картасын тотып, анда күрсәтелгән табибларга чират көттем. Торам шулай – чакыручы юк. Ә авырулар керә дә чыга. Чират буенча миннән соңрак булырга тиешле бер хатын да кереп китте. Түзмәдем, узып барган шәфкать туташыннан: “Бу кеше миннән артта иде бит, ни өчен чиратсыз үткәрәсез?” – дип, шактый ук төксе сорап куйдым. Шәфкать туташы югалып калыр, төртелеп җавап бирер дип көткән идем, кая ул – күзен дә йоммыйча: “Ул кичә үк чират алган иде”,– дип җавап бирде. Аннан соң да шул рәвешле берничә кеше мин керәсе кабинетында булып чыкты. Күз алдында гаделсезлек эшләнә, әмма берни кылыр чара юк. Янәшәмдә утыручы берәүдән:

– Моның сере нәрсәдә соң? Кайберәүләр ничек шулай җиңел генә кереп чыга? – дип сорадым.

Ул елмаеп куйганнан соң, соравыма каршы сорау белән җавап бирде:

– Сез стенага эленгән язуга игътибар итмәгәнсез, ахры?

Һаман берни аңламыйча карап торуымны күреп:

– Анда “медкарталарын шәфкать туташы җыеп ала, чират табиб күрсәтмәсе нигезендә билгеләнә” дип язылган. Тик шунысы бар: медкарта эченә 300дән 500 сумга кадәр акча тыкмасагыз, бу кабинет төбендә кешеләр беткәнче дә чират көтүегез бар, – диде ул шыпырт кына.

Чикләвекнең имәндә булуы хәзер генә барып җитте: төртергә кирәк ич. Ул язуны укыган идем укуын, тик мәгънәсен менә хәзер генә аңладым. Шуннан соң эшләр хутка китте. Бер-ике сәгать эчендә берничә табибта булдым, карта эченә тыгылган 300-500 сум акча үзенең тылсымлы эшен эшләде (акча суммасы чират зурлыгына карап).

Анализларны тапшырганда да ришвәт төртү – нәтиҗәне кыска вакыт эчендә әзерләп бирүне тәэмин итә икән. Анысын да акчасызлар кебек берничә көн көтәсе булмады…

Ихтыяри-мәҗбүри калыпка салынган мондый шабаш-индустрия бернинди кысага сыя торган хәл түгел, әлбәттә. Әле бит кайда диген: онкологик авыруга дучар булучылар больницасында! Бирегә килгән контингентның шактый өлеше теләсә-теләмәсә якын елларда якты дөнья белән хушлашачак. Һәм аларга сәламәтлекләре өчен берни кызганыч түгел. Бу төр авыруларга бушлай ярдәм күрсәтергә тиешле табиблар һәм кече медперсонал, бу форсаттан оятсызларча файдаланып, кесәсен калынайту ягын карый. Бушлай ясалырга тиешле операцияләр дә, нигездә, кирәкле кешеләргә акча төрткәч кенә сыйфатлы итеп ясала. Саллы ук сумманы кызгансаң, операциянең әштер-өштер генә ясаласын көт тә тор. Әтиең яисә әниең, туганың яки якының озаграк яшәсен өчен акчаң булмаса нишлисең?! Кешедән әҗәткә булса да аласың инде.

ҮЗЕМ БЕЛӘН БУЛГАН ХӘЛ

Һәр тармакка үтеп кергән коррупция зәхмәте безне агач корты кебек эчтән кимерә, череп таркалуга дучар итә. Әшәкелекнең, бозыклыкның, рухи имгәклекнең күбесе Мәскәүдән чыга дип күп тапкыр ишеткәнем бар. Шулайдыр. Зур акча әйләнгән җирдә (Русиядәге бөтен акчаның 70%ы Мәскәүдә, диләр) золым да зуррак була. , Мәскәүдән калышмыйм дипме, тормыш-яшәешнең байтак тискәре өлешен үзендә үрчетә. Әлеге дә баягы табибларга кагылышлы мисал китерим.

1984 ел ахырында әтиебез кинәт кенә вафат булгач, әниебез авырып китте. Казанда яшәүче абыем, зур авырлык белән булса да, әнине шәһәр больницаларының берсенә урнаштырды. Дәваларга керешкәнче, табиблар абыйдан бүләккә бал сораган. Бал бар анысы, күз нурыдай әниебез өчен кызганыч түгел. Тик табибларга яңа аертылганы кирәк. Абый да: “Былтыргы балны алып килә күрмә”, – дип әйтеп куйды. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1985 елның июль башында аптыраганнан умарталардан рам алырга чыгып киттем (бу вакытта бал әле җитешмәгән була) һәм серкәле әллә ничә рамны юкка чыгарып, корт оясын көчсезләндереп бал суырткычта әйләндердем. Ул заманда җиңел ише уңайлы техника бик сирәк кешедә генә бар иде, Яр -Казан автотрассасына чыгып, 3 литрлы 4 банка балны попутный машиналарда илтергә туры килде…

БҮЛӘКМЕ, РИШВӘТМЕ?!

Бүләк – ихлас күңелдән кемгә дә булса кылган яхшылык, хөрмәт йөзеннән бирелгән әйбер яки акча ул. Сорап алынса, ул ришвәткә әйләнә. Димәк, закон буенча эзәрлекләнергә тиеш. Ришвәт бирүче дә җаваплылыкка тартыла. Тик югарыда телгә алып кителгән очракта нишләргә соң? Система шундый итеп көйләнгән ки, авыру (яисә аның туганнары) ничарадан бичара булып акча бирергә мәҗбүр. Бирмәгән очракта аңа түбәнсетүләр ишетергә туры киләчәк, медицина “сервисы” да гаять дәрәҗәдә түбән үткәреләчәк.

Соңгы 10-15 елда җәмгыять социаль катлауларга – байлар һәм ярлыларга бүленеп бетте. Аларга медицина һәм башка хезмәтләрдән файдалану, кем әйтмешли, ике тиен – бер акча кебек кенә. Ә калганнарга нишләргә соң? ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм хөкүмәткә бер тәкъдимем бар. Ул да булса, гади халык өчен махсус больницалар булдыру. Тик аларны финанслау начар булмаска тиеш. “Акчаны каян алырга?” – дияр кайберәүләр. Урынлы сорау. Акчаны заманында иске торакны бетерү һәм авылларны газлаштыру проектларын гамәлгә ашыргандагы кебек, махсус фондта булдырып табарга була. Оешма-предприятиеләр, ким дигәндә, 1% кеременнән өлеш чыгарсын әйдә. Аннан гына банкротка чыкмаслар. Икенче эш итеп, ришвәтчелеккә кислородны ябарга. Сәламәтлек саклау министрлыгы, көч структуралары бу уңайдан зур активлык күрсәтергә бурычлы. Шунысы бик мөһим: мединститутларга студентлар кабул иткәндә, абитуриентларны җиз иләктән үткәрү зарур. Табиб белгечлеген бу профессияне чын күңелдән яратучылар гына алып чыгарга тиеш. Табиб өчен беренче планда акча түгел, кеше сәламәтлеге торсын! Укырга кергәндә үк ришвәт биреп белем алган табиблардан ни көтәсең?! Иң кыйммәтле уку йортларыннан санала бит медицина вузлары. Чын табиб булырлык үсмерләр акчасыз булганлыктан кырыйда кала…

ДАРУ ХАКЫ НИК АРТА?

Русиядә йөрәк-кан тамырлары, онкологик һәм башка төр авыру белән интегүчеләр саны елдан-ел арта. Нәтиҗәдә, ул авыруларга хастаханәдә даими дәваланырга, андый мөмкинлеге булмаучыга аптекалардан дару препаратлары сатып алып эчәргә туры килә. Анысы шулаен шулай, тик монда мәсьәләнең бик әһәмиятле ягы – акча кирәк. Болай да очын-очка чак ялгап баручы бериш гавамга, бигрәк тә соңгы берничә айда фармацевтика предприятиеләренең, дару җибәрүче базаларның һәм аптекаларның даруга хакны әллә ничәшәр процентка күтәрүе аркасында, әлеге проблема чишеп булмаслык күренә. Кайбер чыганаклардан ишетеп белүемчә, дару җибәрүче базалар җитештерүче куйган бәяне янә 20-40%ка арттырып сата, ди. Ә аңардан товар алучы аптекалар челтәре бәяне, ким дигәндә, янә шуның кадәр арттыра. Нәтиҗәдә, дару кулланучы кулына 40-80%ка кыйммәтләнеп килеп керә. Кулланучылар хокукын яклаучы комитетлар нәрсә карый, авырулар мәнфәгатен яклап кыл да кыймылдатмагач, ни хаҗәтемә кирәк соң алар? Бәяне юктан күтәрмиләр, аның нинди дә булса сәбәбе булырга тиеш. Алабугадагы аптекаларга кереп, бәя күтәрелүнең сәбәбе белән кызыксындым. “АлАз” поликлиникасы аптекасындагы ике фармацевтның ник берсе авыз тутырып сүз әйтә алсын (әллә инде теләмәделәр – авт.). Шулай да хезмәткәрләрнең берсе: “Салицис спиртының бер флаконы сездә ни хак?” – дигән соравыма: “48 сум”, – дип җавап бирде (узган ел 60 мл лы флакондагы спирт нибары 6 сумга бәяләнгән булган). Димәк, бәяне 8 тапкырга арттырганнар. Бу бит, йомшак кына әйткәндә дә, абсурд.

Шәһәр хакимияте каршындагы аптекада хезмәт күрсәтүче ханым сүзчәнрәк булып чыкты. Аның әйтүенчә, алар килешү нигезендә унлап фармацевтика фирмасы белән хезмәттәшлек алып бара. Килешүдә Казан, Ижау, Питер һәм башка калалардагы базалар катнаша икән. “Дару хаклары бигрәк тә язгы айларда күтәрелгән иде, хәзер инде берникадәр төшә башлады”, – ди ул. Бәя уйнавы берничә факторга бәйле икән. Чималга дефицит, фармацевтика бәяләмәсе, базалар өстәмәсе һәм, ниһаять, халык ихтыяҗы. Бу аптекада салицил спирты 27 сум да ничәдер тиен тора икән. Кулланучылар хокукын яклаучы комитетка янә шул ук сорау: сез кая карыйсыз? Эшлисегез килмәсә, урыныгызны бушатсагыз, яхшырак булыр иде.

Дару сату-алу өлкәсендә килеп туган икенче аңлашылмаучанлык – табибларның пациентларына рецепт язганда: “Фәлән аптекадан фәлән дару ал!” – дип күрсәтмә бирүе. Күп кешедән ишеткәнем бар: табибларның байтагы нинди дә булса аптека белән хезмәттәшлек итә, ди. Ягъни аптекалар, җибәргән клиентлары өчен табибларга өлеш чыгара. Бу инде коррупция рәтенә керә. Бәя буталчыклыгы коррупциягә тамыр җәю өчен иң яхшы җирлек шул.

Өченче афәт – контрафакт продукция сату. Гаммәви мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, дару препаратлары индустриясендәге препаратларның яртысы ялган! Брынцалов фирмасы тирәсендә купкан шау-шуны искә төшерү дә җитә. Фальсификация нәтиҗәсендә ул чагында әллә ничә кеше гомере өзелде. Ә бит болар “акча!” дип шашкан, аны табу юлында берни алдында туктап калмаучы криминаль элементлар (моны башкача атап булмый торгандыр – авт.) эшчәнлеге аркасында килеп чыккан, фаҗигага китергән күренешләр. Бик кыйммәт бәягә бернинди файдасы булмаган акбур алганлыгын белгәч, гади халыкка нишләргә? Ул бичараларга, ярый әле агуланып үлмәдем, дип шатланыргамы, әллә җитештерүче фирманы матди һәм әхлакый зыян өчен судка бирергәме?!

Дару препаратлары җитештерү индустриясендә хөкем сөргән бардакны тәртипкә салмыйча, бернинди алга китү булмаячак. Моның өчен сыйфатка җитди контрольне гамәлгә кертү зарур. Ә иң яхшысы фармацевтикага кабат дәүләт монополиясе урнаштыру булыр иде. Башка альтернатива юк, минемчә.

Фирдәвес ХУҖИН,

“БГ”ның Кама аръягындагы үз хәбәрчесе.

Табиблар һәм тарифлар, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии