- 22.07.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №29 (22 июль)
- Рубрика: Архив
20 июльдә Казанның Киров район суды Татарстан Президентның элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга каршы ачылган җинаять эшен карый башлады.
“НГ” хәбәрчесе белән аралашканда, Мортазин суд эшендә Шәймиевнең катнашуына ирешергә тырышам дигән. Әмма дүшәмбе узган суд утырышына Президент килмәгән. Бу чараның ничек узганын Мортазин болай сөйләде. “Әлеге утырыш бәйсез Татарстанда ничек үтәргә тиеш иде, шулай үтте. Миннән гаризалар кабул ителде, каршы килүче булмады. Шулай да республикада судның гадел карар чыгаруына ышанмыйм. Алга таба эшнең ничек барачагы бүген үк билгеле инде. Бу чын суд түгел, ә бары тик эш күрсәтергә тырышу гына. Киләчәктә исә, үз хокукларымны Страсбург судында якларга җыенам”, – ди Мортазин.
Билгеле булганча, Мортазинга карата җинаять эше 2008 ел көзендә Шәймиев шикаяте буенча кузгатылды. Ул вакытта гаепләнүче үзенең электрон сәхифәсендә Шәймиевнең үлеме турында хәбәр таратты. Биредә ул прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан Президентның шәхси тормышына кагылган мәгълүмат җыюда, гайбәт таратуда, яла ягуда һәм социаль тигезсезлеккә карап нәфрәт уятуда гаепләнә.
Шулай ук прокуратура Мортазинны “Последний Президент Татарстана” китабын язган өчен дә гаепли. Тикшерүчеләр фикеренчә, биредә автор шулай ук Шәймиев йөзенә пычрак ата, аңа яла яга. Шаһитлар буларак алынган 79 кеше дә китапны укыганнан соң Президент турында начар тәэсирләр генә калганын әйткән. Алай гына да түгел, Президент идарәсендә һәм прокуратурада бу китапны бөтенләй экстремистик басма дип танырга чакыралар. Әмма әлегә ул алай саналмый.
Суд гаепләнүчене якламаса, Мортазин моның белән килешергә җыенмый. “Миңа үз гаебеңне танып гафу үтенсәң, җинаять эшен ябабыз”, – дип берничә тапкыр вәгъдә иттеләр. Әмма үземне гаепле санамыйм һәм хокукларымны югарырак судларда яклаячакмын”, – ди ул.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
“Яшенле юл” коткарырмы?
Татарстанда юл фаҗигаләрен азайту максатыннан, зигзаг сызыклар ясарга ниятлиләр. Әлегә ул республиканың Биектау авылы юлында гына бар.
Кытайдан кайтартылган кызыл автобусларның ватылуы матди югалтулар гына түгел, ә кеше гомеренә дә зур зыян сала башлады. Казанда ике көн рәттән әлеге автобуслар катнашында берничә юл фаҗигасе булды. Күп очракта йөртүчеләр игътибарсызлыгы сәбәп булса, берсендә автобусның туктату җайланмасы кинәт сафтан чыккан, ди “Эфир” телеканалы. Анда 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
Рәсми булмаган мәгълүмат чараларында исә фаҗиганең автобус ватылу сәбәпле булганы киң җәмәгатьчелеккә таратылмый, диелә. Югыйсә, Русиядә йөри торган барлык Кытай автобусларының тормозын тикшерергә кирәк булачак. Аның нәтиҗәсендә исә автобуслар кеше йөртергә яраксыз дип тә табылырга мөмкин.
Казан хакимияте матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров исә автобусның тормозы тотмаган дигән хәбәрне инкарь итә. “Эфир”ның мондый нәтиҗә чыгарырга вәкаләте юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре сәбәп башкада, ди. Автобусның техник халәтен тикшергәннән соң, алар йөртүчене гаепле дип тапты. Алдагы автобус кискен туктау сәбәпле, арттагысы тиешле араны тотмаган, шуның аркасында бәрелешкәннәр”, – ди Хәйдәров.
Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда быел кызыл автобуслар катнашында юл фаҗигаләре 13%ка арткан. Республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе исә Татарстанда юл фаҗигаләрен азайту юлларын эзли. Күптән түгел ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов кушуы буенча юлда зигзаг сызыклар барлыкка килде. Әлегә ул Казан янындагы Биектау авылында гына сызылган. Чөнки бу урында машиналар юл аша чыгучыны еш бәрдерә икән. Былтыр биредә бер әбинең көпчәк астына эләгеп үлүе дә билгеле.
– Психологлар тикшерүенчә, яшен рәвешендәге юл сызыклары машина йөртүчеләренең игътибарын арттыра. Бер сызыклы гына юлдан хәрәкәт иткәндә, арыган йөртүчеләр хәтта йокыга да китәргә мөмкин. Мондый сызыкларны күреп исә, ул тизлекне киметеп, игътибарын арттырачак, – ди Ләззәт Хәйдәров.
Шунысы хак: ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 6 ай эчендә бу урында бер юл фаҗигасе дә булмаган. Тиздән мондый сызыкларны Казан – Оренбург юлының Әлмәт тирәсендә дә ясамакчы булалар.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Пенсионер шешә җыя
Русия хөкүмәте пенсияләрне арттырып тора, әмма бәяләр үсүне бу вак-төяк арттырулар барыбер куып тота алмаячак, ди әлеге акчаның рәхәтен күрмәүчеләр.
Гөлйөзем апа һәркөнне диярлек Лядов урамындагы буш шешәләр җыю урынына килә. Бу урам Казан шәһәренең “Соцгород” тукталышыннан ерак түгел.
– Йорт төзибез. Өй салырга акча җитми. Шуңа шешә дә тапшырам. Аннары исән-сау вакытта мин өйдә ятуны яратмыйм. Гомер буе авылда яшәдем, колхозда эшләдем. Өйдә яту минем өчен авыру кебек. Кеше арасында бу гамәлемнән тартынмыйм, чөнки кеше таламыйм, – ди Гөлйөзем апа.
Тормыш авырлыгы аны шешәләр белән шыплап тутырылган ике капчыкны арбага салып тартып йөрергә көн саен мәҗбүр итә.
ЭЧКЕЧЕЛӘРНЕҢ КҮБЕСЕ ҮЛЕП БЕТКӘН
Шешә җыючы Елена Ялакаскага иртәдән кичкә кадәр бу эсседә басып торган өчен хуҗалары 200 сум түли икән. “Безгә шешә китерүчеләрнең күпчелеге татар әбиләре. Аларның пенсияләре бик аз бит. Кайберләре 2500 сум гына ала. Шулай ук сукбайлар һәм эчкечеләр дә китерә”, – ди Ялакаска.
БАР ДА КРИЗИСКА СЫЛТАНА
Гомәр абый да әлеге шешә җыю урыныннан ерак тормый. Үзе ул спиртлы эчемлекләрне авызына да капмый икән. Каты итеп чәй эчүне хуп күрә. Улының дуслары белән эчкән сыра шешәләрен китергән.
– Монда сирәк киләм. Бүген 3 сум 40 тиенлек тапшырдым. Зур акча түгел-түгелен дә, тик өйдә комачаулый ул шешәләр. Аяк астында шалтыр-шолтыр килеп йөри. Пенсиям – 5300 сум. Тормыш әкрен-әкрен кыйммәтләнә. Торак хуҗалык идарәсе бик каты талый. 2000 сумнан артык шуңа түлим”, – ди Гомәр абый.
Наил АЛАН
Казандагы һәйкәлләрне җимерәләр
“Казанның 1000 еллыгы паркы”нда вандаллар Зилантның канатын сындырып, Кол Галигә әшәке сүзләр язып киткән. Кирмәнгә терәлеп торган хәйрияче һәйкәленең дә дилбегәсен кискәннәр.
– Бу хәлгә беркемнең дә исе китми, Зилантның канаты сынганга әллә кайчан инде”, – дип белдерә “Казанның 1000 еллыгы паркы” аша көн дә эшкә йөрүче Рамил.
Моннан ике ел элек фонтан янындагы ике Зилантның канатын сындырганнар иде инде. Аннан соң тагын канатлар куйдылар. Ул вакытта бу паркны карап тора торган милиция хезмәткәрләре будкасы да булдырылган иде. Хәзер әлеге сак урыны да күренми. Бакчадагы фонтанның күптән сиптереп тирә-юньгә матурлык биреп тормавын суның яшелләнүе, анда чүпләр йөзеп йөрүе дәлилли.
Бу юлы вәхшиләр Зилантларга һәм парктагы татар әдәбиятының чишмә башы булган Кол Гали һәйкәленә оятсыз сүгенү сүзләре дә язып киткән. Казанның җәяүле Бауман урамындагы Әби патша арбасының да хәлләре шәптән түгел. Руль дә ясаганнар, арбага төшерелгән рәсемнәргә дә төрле сүзләр язылган. Дөрес, рәсемгә төшүче сәяхәтчеләр дә, казанлылар да, әлеге парк һәм һәйкәлләрне карап торган оешма түрәләре дә моңа игътибар итми.
Наил АЛАН
Губернаторлар хәрәмләшә
Июнь аенда Ленинград өлкәсе Пикалево шәһәре халкы хезмәт хакы түләүне таләп итеп федераль юлны япканнан соң, икътисадый кризиска каршы чаралар күрмәүче губернаторларны эштән җибәрү турында Русия Президенты Дмитрий Медведев кисәткән иде. Ул сүздә генә калмас төсле. Чөнки Русия Төбәк үсеше министрлыгына иң зур хезмәт хакы бурычлары һәм эшсезләр саны югары булган дүрт төбәкне билгеләү эше йөкләнде. Һәм сентябрь аенда аларның җитәкчеләре эштән җибәреләчәк.
Әлбәттә, бер генә губернаторның да “кара исемлеккә” эләгеп, үз кәнәфиеннән колак кагасы килми. Һәм Медведевның кисәтүеннән соң, аларның күпчелеге хәрәмләшү эшенә кереште. Ягъни федераль үзәккә җибәрелә торган саннарның күбесе дөреслеккә туры килми.
Башкортстанның берләштерелгән оппозиция координация шурасы вәкиле Рамил Бигнов әйтүенчә, Русия статистикасы мәгълүматлары белән республикадагы профсоюзлар җыйган саннар бер-берсеннән нык аерыла. “Безнең хакимиятләр хәл әйбәт дип күрсәтмәкче. Әмма статистика белән чагыштырсаң, хәлләр бөтенләй башка. Хезмәт хакы бурычын статистика бер төрле күрсәтә, ә чынлыкта ул 10 тапкырга күбрәк”, – ди Бигнов. Аның сүзләренчә, республикада хәрәмләшүләр элек тә булган. Әмма икътисадый кризис тотынгач, федераль үзәк бу өлкәгә таләпчәнрәк була башлагач, ул тагын да арткан. “Хәзер бит губернаторларның эше шуның нигезендә бәяләнә. Сәбәп шунда”, – ди Бигнов.
“НГ” язуынча, “кара исемлеккә” керергә мөмкин 4 төбәкнең берсе булып нәкъ Башкортстан тора.
ЭШМӘКӘРЛӘРНЕ КУРКЫТУ
Төбәк башлыклары эшмәкәрләргә басым ясау өчен, төрле юллар куллана. Мисал өчен, Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев эшмәкәрләрне төбәктән сөрү белән янады. Ул хезмәт хакы бурычлары өчен “Рудгормаш” оешмасы җитәкчесе Анатолий Чекменовны “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгарачагы һәм өлкә Думасыннан алачагы белән куркытты.
Губернаторларның хәрәмләшү саннарына таянып, Русия чиновниклары соңгы айларда илдә эшсезләр саны кимү турында сөйли башлады. Әмма Русия статистикасы мәгълүматлары күрсәткәнчә, кешеләрне эштән җибәрүләр ел башындагы кебек үк югары булып кала.
Ландыш ХАРРАСОВА
Министрлык кәеф күзәтә
Русия төбәкләрендә халык кәефен күзәтеп баручы махсус төркем оештырылган. Алар кризис чорында халыкның социаль канәгатьсезлеге тышка «бәреп чыкмауны» күзәтәчәк.
Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белдерүенчә, бу чаралар кризис вакытында милиция һәм хакимиятне кисәтү һәм протест чараларының кискенләшүен булдырмауга юнәлтелгән. Кәефне күзәтүчеләр барлык мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгына җиткереп торачак. Шуның өчен ситуация үзәге төзелгән. Министр әйтүенчә, социаль канәгатьсезлек турындагы мәгълүматлар анализланачак һәм аларның артуы икътисадый хәл белән бәйле дигән нәтиҗә чыгарылса, ул хөкүмәткә җиткереләчәк.
“ЭЧКЕ АРМИЯ»
Икътисадый кризис башлангач, Русия җитәкчелеге, халыкның баш күтәрүләреннән шүрләп, «эчке янаулар»дан саклаучы гаскәриләрне арттырды. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар саны хәзер 2,5 миллионга җитә. Экспертлар кризис вакытында дәүләт җитәкчелеген хәрбиләштерү бара дип саный. Кайбер ширкәтләр инде үз хосусый көч структураларын булдыра. Мисал өчен, «Газпром», «Транснефть» оешмаларының үз «эчке армиясе бар».
КИСӘТҮ
Билгеле булганча, узган елның декабрендә Ульяновск милициясе икътисадый кризисның өлкәгә тәэсире турындагы язмасы өчен оппозициядәге сәясәтче Александр Брагинны тоткарлаган иде. Брагин рәсми саннар китереп, җирле сәнәгать оешмаларының эшчеләрне кыскарту планнары, электр-энергия тарифларының артуын раслаучы мәгълүматлар биргән, инфляциянең ни дәрәҗәдә булачагы хакында фаразлары белән бүлешкән.
Ульяновсктагы сәясәтче эчке эшләр идарәсенең эсктремистлык һәм террорчылык бүлеге вәкилләре кисәтүеннән соң җибәрелде.
Ландыш ХАРРАСОВА
Комментарии