- 22.07.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №29 (22 июль)
- Рубрика: Архив
Хатлар һәм газеталар вакытында килә икән, бу кем хезмәте? Әлбәттә, почтада эшләүче апалар һәм абыйларныкы. Бездә исә Зөлфәрия, Венера һәм Рәшидә апалар хезмәт күрсәтә. Аларның тырышлыгы, җитезлеге, якты йөз белән каршы алулары безне һәрвакыт сөендереп тора.
Почтада эшләүчеләргә җиңел түгел. Авылның бер башыннан икенчесенә йөрү – зур түземлек сорый. Ләкин алар көчле, үз-үзенә ышанган затлар. Зарыгып көткән газета, журналлар безгә бик тиз килеп җитә. Ә матбугат белән танышу – иң яраткан шөгылебез.
Зөлфәрия апа почтада утыра. Аның янына килеп керүгә үк күңел күтәрелә. Без конверт, открытканы аннан алабыз. Ә Рәшидә апа – Арташ авылында хат ташый, Венера апа исә – иң якын дустыбыз. Мәктәптән кайтканда юлыбызда очраса, аның белән тиз генә әңгәмә корып алырга да өлгерәбез.
Хат ташучылар – безнең терәк. Без алар белән горурланабыз һәм бик тә яратабыз. Алга таба да шундый булыгыз, яраткан апаларыбыз!
Әминә ГАРИФУЛЛИНА.
Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.
Бездә закон йомшак
Югары уку йортларында ришвәтчелек арта бара. 2009 елның 14 маенда басылган мәкаләдә 35 яшьлек Шамил Шиһапов өч елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителде, дип язылган иде. Өч мең сум акчаны алганчы, ул ике баласы барын уйламады микәнни?! Шул өч мең сум акчаны бер мескене үз авызыннан өзеп биргән бит. Ә закон буенча ул ир җиде елга ирегеннән мәхрүм ителергә тиеш булган. Менә бу бурны җиде елга утыртып куйсаң, башкалары бераз булса да куркыр иде. Закон йомшак шул. Тоткан берсен утырта барырга кирәк.
Бу депутатлар закон чыгара белмиме соң, әллә үзләре дә куркамы? Хәзер безнең илдә закон бөтенләй юк бит. Ә авыл җирендә көн-төн эшләгән колхозчылар 3-4 ай хезмәт хакы ала алмый.
Үзем гел “Татарстан хәбәрләре”н карап барам. Миллиардтан артык хезмәт хакы бирәсе бар дип сөйлиләр. Ул акча кая китә? Ә түрәләр үзләре ай саен хезмәт хакы алып бара, яхшы фатирда, кыйбатлы иномаркада җилдерә, чит илләрдән курорттан кайтып керми. Менә кая китә безнең акча! Аз булса да оялырга кирәк инде. Чит илләрдәге акчагызны алып, колхозларга бирегез. Сезнең тамакны алар туйдыра бит. Иртәме-соңмы, кеше рәнҗеше төшми калмас.
Депутатларга шуны әйтәсем килә. Кеше үтерүчеләрне атарга дигән хөкем чыгарырга, балигъ булмаган балаларны көчләүчеләргә 20 ел төрмә газабы бирергә, коррупциягә каршы ныклы закон кирәк. Балаларын ташлап китүчеләргә аларны 18 яшькә кадәр мәҗбүри карап үстерергә дигән закон булдырырга. Закон бик йомшак, шуннан файдаланалар.
Мөҗәһидан МОСТАФИН.
Мөслим районы, Исәнсеф авылы.
Гаеп таба алмыйм
“БГ”да миңа барлык темалар да ошый. Кайбер язмаларны икешәр кат укыйм. Бер генә гаеп тә таба алмыйм. Газетаның килүен түземсезлек белән көтеп алабыз.
Кызганыч, бүген алты баламнан бары тик бер кызым гына исән-сау. Ул Әлмәттә яши. Ә калганнары инде җир куенында. Бер-бер артлы биш балам үлде.
Мине карарга дип Әлмәттә яшәүче кызымның улы – оныгым Илнар кайтты. “Төп йорттагы тормышны үзем дәвам итәм”, – диде ул. Эчми-тартмый, Аллага шөкер. Киленебез дә бик әйбәт, авылныкы. Ходай утын күп бирдем, суын да бирим дигәндер инде. Андыйлар хәзер еш очрамый. Ходай гомерләрен генә бирсен дә бәхетле булсыннар, дип теләп утырам.
Дөньяда өч нәрсәне мәҗбүри дип белергә кирәк: дөньяга килгәнсең икән – үләргә, алгансың икән – түләргә, күрәчәкне күрергә. Алдагы гомер безнеке түгел, ә үткәне генә безнеке.
Әминә ГАЛИЕВА.
Әтнә районы, Түбән Шашы авылы.
Бәяне күтәрмәгез
Мин Илфатның “Әйбәт-гайбәт” тапшыруын бик яратып карый идем. Хәзер исә газетаны түземсезлек белән көтеп алам. Ну язып та куясыз инде… Ничекләр курыкмыйсыз?! Сезнең өчен мин куркам. Ул эчтәлек, ул җөмләләр, ул үткенлек, самимилек… Аны мин атна буе кабат-кабат укыйм, газетадан һич аерыла алмыйм. Һәр вакыйганың эчендә кайныйсыз, азагына кадәр барып җитәсез, аңламаганын аңлатасыз.
Үзебезнең илдә шундый егетләр булуы белән горурланам. Исән-имин генә булыгыз. Эшегез бик куркыныч, Аллаһы Тәгалә берүк сакласын.
Язылу бәясе дә бик “усал” түгел. Сездән аерылмаска исәп. Без барысыннан да канәгать. Бәяне генә күтәрмәгез.
Мөбинә СОЛТАНОВА.
Сарман районы, Күтәмәле авылы.
Котлауларга бәйләнмәгез!
Сезгә күңелемдә булган фикерләрне языйм әле. Тотасыз да анкета сорауларында котлауларга бәйләнәсез. Кемнеңдер үз туган көнендә котлау сүзләрен дә укыйсы килә торгандыр. Шул хакта бер вакыйганы языйм әле, үзегез дә аңларсыз.
Иптәшем сыерларга азык ташый. Кырынмыйча йөргән чагында берәү моңа:
– Йөрмә болай маймылланып, кырыныр идең бераз, – дигән.
– Лезвие алырга акча юк бит, – дип җавап биргән ирем.
– Әйе, лезвие алырга акча юк, ә «БГ”да котлау бастырырга тапкансың бит әле, – дигән теге.
Ирем дә аптырап калмаган: «БГ”га языл, котлау да бушка булыр, язмаларың да басылыр”, – дигән.
Ирем хәзер атлар карый. Аларны ашату, тәрбияләү турында да язма басылса, мин бик рәхмәтле булыр идем. Әле менә 100 чеби үстереп ятыш. Каз, күркә, тавык, индоутка утыра. Үрдәк, сыер, тана, 1-2 бозау алырга исәп. Ашатырга җитмәс инде дип кайгырган юк. Тонналап кына совхоздан алабыз. Кулыңда акчаң булса, бездә фермерлар да җитәрлек. Үзләре китереп бирәләр.
Менә шулай газета укып, аң-белем туплап ятабыз.
Әнисә ГАТИЯТОВА.
Саба районы, Олы Кибәче авылы.
Котлау нигә кирәк?
Туган көннәр белән котлау нигә кирәк ул? Моны мин паспорт өчен генә кирәк дип саныйм. Без үскәндә аны белмәдек. Ничек инде иреңне яки хатыныңны газета аша котлыйсың?! Телләре кая соң аларның? Газетада котлаулар бик күп урын ала башлады. Аптырагач, кода-кодагыйларны да котлый башладылар.
Тәгъзимә ШӘНГӘРӘЕВА.
Азнакай шәһәре.
“БГ” – безнеке!
“БГ”, чыннан да, безнеке. Без аны хатыным белән бер юлын да калдырмыйча укып чыгабыз. Шактый кыю, үткен мәкаләләр басыла. Кызыклы да, файдалылары да күп. Шулай дәвам итегез.
Ләкин чорыбызның иң куркыныч күренеше булган урлашу, коррупция, җитәкчеләрнең властьтан чиксез файдалануы кебек оятсыз хәлләр турында әле аз языла. Ә бит уйлап карасаң, кешеләр арасындагы бөтен бозыклык, явызлык шуннан башлана.
Шәһит БИЛАЛОВ.
Кама Тамагы.
Шигырьләрдә йөрәк ярасы
Яраткан газетама бик уңган, булган кеше турында язарга булдым. Ул – Минзәлә районының Бикбау авылыннан Рәмзия Ягъфәр кызы Сибгатуллина. Аның матур итеп шигырьләр язуы, концертлар, туйлар, кичәләр алып баруы – үзе бер куаныч. Рәмзия Иркәнәш авылы егете Әнвәр Сибгатуллинга кияүгә чыга. Бүген ике малай тәрбияләп үстерәләр. Ул балалары, ире Әнвәр белән горурланып яши.
Бүген күпме колхоз, совхоз юкка чыкты, күпме белгеч эшсез калды. Әнвәр – агроном, Рәмзия зоотехник белгечлегенә ия, икесе дә эшсез. Аларның колхозлар бетүенә йөрәге әрни. Бар күңелләрен биреп эшләгән чакларын, гөрләп торган колхозларны сагыналар.
Рәмзиянең язган шигырьләре дә шуны дәлилли.
Гыйльминур ШӘРИПОВА.
Минзәлә районы, Кызыл Төбән авылы.
Участковыебыз шәп!
Без, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Яшьләр урамында яшәүчеләр, участок милиционеры Динар Мөбарәкшинга бик зур рәхмәтлебез. Ул тулай торакта без яшәгән катта килеп чыккан тәртипсез хәлне тикшерергә, хәл итәргә булышты. Кешеләрне аңлап эш итә белүе, сабыр, нәтиҗәле хезмәт күрсәтүе, мөрәҗәгать иткәндә тиз килеп җитүе аша үз эшенең чын остасы булганлыгы күренеп тора Динарның. Аның кебек милиция хезмәткәрләре күбрәк булса, җир йөзендә тәртипсезлекләр дә азрак кылыныр, кешеләр дә тыныч, имин яшәр.
Динар, сиңа корычтай нык сәламәтлек, тыныч тормыш, ак бәхетләр, авыр, ләкин мактаулы эшеңдә бары тик уңышлар телибез. Безнең үтенечне аяк астына салмыйча, килеп ярдәм иткәнең өчен зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән Яшьләр урамында яшәүчеләр.
Телебез чүпләнә!
Әкренләп, әмма үтә үҗәтлек белән урыс сүзләре телебезгә кереп бара. Шуңа ачу килә. Тел белгечләре, филологлар кая карый? Ник алар битараф?
Кайбер авторлар, мәзәк язам дип, берничә сүзне урыстан алып, татарчалап бозып, безгә тәкъдим итә. Мәсәлән, “син, парин” “кәнишны”, “әбәзәтелны”, “әбиҗәт итмә инде”…
Нәтиҗәдә, халык шушындый сүзләрне даими кулланылышка кертте, бу инде мәзәк түгел. “Ир, хатын” дигән сүзләрдән оялыпмы, “тормыш иптәше”н керттеләр. Әйтерсең лә икесе дә бер җенестә.
Айдар Фәйзрахманов “Җырлыйк әле” дигән милли моңлы тапшыруында, бер мичкә балга бер кашык дегет салган кебек, ни өчендер, “Маладис!”, – дип кычкыра. Бездә “афәрин” дигән сүз бар!
Кайбер язучылар “безнең картлар шулай сөйләшкән”, дип акланмакчы. Һич кенә дә алай түгел. Хәтеремдә калган: әбиебез үз яшьтәшләрен кунакка чакыра иде. Без, балалар, алар корган әңгәмәне сокланып, дөньябызны онытып тыңлый идек. Нинди матур, гаҗәеп телдә аралаша иде алар.
Мин урыс шәһәрендә – Чиләбедә туып үстем. Шунда урыс мәктәбендә укыдым… Әмма күпчелек казанлылардан әйбәтрәк сөйләшәм. Ата-анама рәхмәтемнең иң олысы. Чөнки безнең белән алар туган телебездә сөйләште. Урта Азияне әйләнеп чыктым һәм шуны әйтәсем килә: татар теле – төрки телләрнең каймагы!
Рамазан ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Зәй шәһәре.
Балачак хатирәләре
Йөрәгемдә Тукай белән бәйле әрнүләр бар. Ул беркайчан да бетмәс инде. Үзем белән теге дөньяга китәр. Балачакта Г.Тукайның “Исемдә калганнар” исемле китабын укып, яшел үләнгә ятып, үксеп-үксеп елаганнарым әле дә хәтеремдә.
Тукайның әтисе үлгәч, күрше авыл мулласы әнисен хатынлыкка ала. Габдулланың беркемгә дә кирәге калмый. Ни өчен муллалар – Алла бәндәләре булган кешеләр бу хәлгә юл куя икән?!
Мин әтиемнең әнисенә: “Элек кешеләр бик әйбәт, итагатьле булган. Бигрәк тә дин әһелләре, ди идең. Ник алай булгач, йодрык хәтле Тукайны әнисе белән бергә алмаганнар, жәлләмәгәннәр”, – дип елый идем. Кайда монда мәрхәмәтлелек?
Адресым редакция өчен генә.
Комментарии