Алдау

(Юмореска)

Кемнедер алдау – күркәм сыйфат түгел, әлбәттә. Анысы шулай… Ә менә хөсетле күршең, мәкерле көндәшең сиңа адым саен аяк чалырга җыенып торганда, сиңа, намуслы затка, нәрсә эшләргә кала? Рәхмәт, сез дә минемчә уйлыйсыз икән. Әнә базар капкасына бит: “Хак сәүдәгәр, алданма, күршең – төлке, көндәшең – бүре!” – дип язылган. Шулай инде, җанварлар арасында яшибез.

Ничек кенә булмасын, алдауның киләчәге өметсез. Ни өчен дигәндә, чөнки югары даирәләрдән түбәндәгеләренә вертикаль буенча кыйммәтле “алдау” сүзе урынына “күз буяу” дигән аһәңлесен кулланырга кирәк, диелгән. Моны миңа Дума депутаты ярдәмчесе Мостафа сөйләде. Мостафа алдамас, ул бит минем авылдаш.

Алдауга алмашка башка сүз эзләп табу бәйгесендә күп төрле ияләре актив катнашкан. Журналистлар “үрдәк очыру”, урманчылар “адаштыру”, дипломатлар “дезо ясау” дигәнне тәкъдим иткән. Ләкин, белгәнебезчә, күз буяу җиңгән.

Соңгы вакытта яшьләр арасында “Ничек күз буярга?” дигән темага кызу дискуссия бара. Кызлар шунда: “Керфек, каш буяу ысулларын беләбез, ә күз буяу серләренә төшенеп җитә алмыйбыз әле”, – дип зар сыга икән. Мондый җитди мәсьәләгә косметик яктан түгел, фәлсәфи күзлек аша карарга кирәк.

Белгәнебезчә, дөньяда өч төрле фәлсәфә бар: буржуаз, марксистик-ленинчыл һәм хатын-кызларныкы. Алдагы икесе күпләр өчен аңлаешлы. Ә фәлсәфәсен аңлый алырлык ир-егет дөньяда моңа кадәр тумаган әле. Шуңа күрә һәркем күзлекне үз фәлсәфәсеннән чыгып сайларга тиеш.

Үземә килгәндә, куелган сорауга дөрес җавабым әзер. Аның өчен, билгеле инде, икейөзле генә түгел, күбрәк йөзле һәм берничә күләгәле булырга кирәк. Шулай итсәләр, егетләребездән, кызларыбыздан халыкчан коррупциячеләр, сүнмәс сәхнә йолдызлары, гадел олигархлар чыгачак.

Әйткәннәремә үзем дә чиксез ышанып калам.

Котдус БАТЫРОВ.

Әлмәт каласы.

Комментарии