Актанышта Сабан туе үпкәсез генә үтмәде

Актанышта Сабан туе үпкәсез генә үтмәде

16нчы июнь көнне Актанышта Ык буе Сабан туе узды.

Ык буе Сабан туен әле өченче мәртәбә генә үткәрәләр. Беренче мәртәбә 2017нче елда Туймазы районының Төмәнәк авылында үткәргәннәр иде аны. Бу бәйрәмне оештыруның башында Төмәнәк авылында туып-үскән, композитор һәм автор-башкаручы, Русия татар авыллары берләшмәсе җитәкчесе Фәнир Галимов тора. «Ык буенда урнашкан бөтен районнарны берләштереп, бәйрәм итү үзара элемтәләрне тагын да ныгыту өчен кирәк», – ди ул.

Башкортстанда беренче мәртәбә үткәндә, Сабантуйга Башкортстан түрәләре килмәгән иде. Татарстан ягыннан ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге төркем барды.

Узган ел Азнакайда үткәрелгәннән соң, быел бәйрәмне Актаныш районында уздырдылар. Кайчандыр чарага кунак кына булып барган Энгель Нәвап улы быел үзе кунаклар кабул итте. Бәйрәмгә без дә бардык.

БУШЛАЙМЫ, ТҮГЕЛМЕ?

Сабантуй ни дисәң дә – күңелле бәйрәм. Көннең болытлап торуына карамастан, халыкның кәефе күтәренке иде. Дөрес, бу болытларга карап, ирләренең машинасыннан чыга алмыйча: «Чалбарымны күлмәккә алыштырыйм микән, күлмәгемне салып чалбар киим микән?» – дип утырган хатын-кызлар җитәрлек иде…

Сабантуй капкасыннан килеп керүгә үк, һава торышы турында онытасың. Бәйрәм рухы чорнап ала – балалар сәхнәдә җыр җырлый, алар янында аерым бер йортлар бар, беренче йортта, янып-пешеп апалар мич коймагы пешерә иде.

– Без Такталачык авылының коррекцион мәктәбеннән килдек, – дип таныштырды алар. – Тәбикмәк пешерергә кушылды, борынгы авылча итеп, мичтә, ике төрле тәбикмәк һәм ике төрле коймак пешерәбез. 130лап кешегә әзерләдек, – дип аңлатты алар.

Бу килгән кунакларга бушлай биреләчәк, теләсә кем, килеп, авыз итеп караячак, диделәр, апалар. Тик бу сүз ялган булып чыкты. Мәйдан тирәли бераз ураштыргач, кире әйләнеп килеп, тәбикмәкне авыз итеп карарга теләгәч, акча сорадылар. Бер тәбикмәк – 25 сум. Бу бәяне күпсенгәнгә язмыйм бу турыда. «Бушлай ашатабыз дидегез бит!» – дип, тавыш та чыгарып тормадым, түләп алдым. Тик бу хәл бер дә ошамады, шуңа күрә аның турында язам да. Яки районнан чынлап та коймакларны кунакларга бушлай өләшергә кушылган, әмма пешерүчеләр үз кесәләренә акча эшләп калырга уйлаган. (Чөнки тәбикмәкләрнең бәясе язылган кәгазь юк иде. бәяләрне пышылдап диярлек әйттеләр – А. З.). Яки, журналистларга кунакчыл булып күренү өчен «бушлай таратабыз» дип интервью бирәләр дә, ә чынлыкта моны акчага сату өчен пешергәннәр. Икесенең берсе. Акчага сатуларын гаеп итеп әйтмим – Питрау бәйрәмендә генә килгән кунакларны – бала-чагасын да, олысын да, кечесен дә, түрәсен дә, түрә булмаганын да керәшен ризыклары белән бушлай сыйлыйлар ул. Сабантуйда андый нәрсә күргән юк әле, гомергә түләп алдык. Тик алай булгач, бушлай өләшәбез дип, зурлап сөйләмәсеннәр иде. Ничек бар шулай сөйләргә мөмкин бит…

Тәбикмәкләре бик тәмле иде, дөрес. Мичтә пешкән камыр ризыгы тәмле булмыймы соң!

Шунда гына янәшәдә тагын бер йорт бар иде – анысында килгән кунакларны кул эшләренә өйрәтәчәкләр икән.

– Безгә бүген килгән кунакларга миллилекне күрсәтергә куштылар. Безнең әбиләр элек-электән кул эше белән шөгыльләнергә яраткан. Туку станоклары артында көн уздырганнар. Менә шундый туку станогының берсе Актанышыбызның милли музеенда да бар. Ул станокка карап тордым да мин, тукта әле, минәйтәм, моның моделен кечкенә итеп эшләп, хәзер дә келәмнәр, өстәл җәймәләре тукырга мөмкин бит! Шундый бер җайланманы ясадым. Бүген мин килгән кунакларга келәм тукуны һәм шундый станокның кечерәйтелгән моделен ясауны өйрәтәчәкмен, – диде Илсөяр ханым Шәрипова.

Сабантуй мәйданына күңел ачарга килгән кешенең келәм тукырга өйрәнеп утырачагы шик тудырды, әлбәттә, тик кереп, карап чыгучылар шактый булгандыр.

– 5 минут җитә бу келәм тукуны өйрәтү өчен! Бик җайлы ул, – дип ышандырды әңгәмәдәшем.

…Актаныштагы Сабантуйга Ык елгасы буена урнашкан районнар – Оренбург өлкәсенең Абдуллино районы, Башкортстанның Бакалы, Шаран, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Йәрмәкәй, Бишбүләк районнары, Татарстанның Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары делегацияләре чакырулы иде. Азнакайлылар үзләрен «кара ипиләре белән дан казанган», – дип таныштырды. Мөслимлеләр, җырлы-моңлы, кунакчыл булуы белән үзенчәлекле икән. Матур итеп җырлап та күрсәттеләр. Делегатлар арасында җырлап кына калмыйча, татар халкының бөтен төрле гореф гадәтләрен дә күрсәтергә уйлаганнар иде күрәсең. Келәм туку белән коймак пешерүең бер читтә торсын – Казга кадәр йолкыдылар. «Каз канаты кат-кат була», – дип җыр сузып, чүпрәк казларның йонын йолкыган рәвеш китереп утырулары кызыклы тоелды. Татарның каз өмәсе дә бар шул аның! Шуны сәхнәләштереп күрсәтә алганнар бит. Афәрин!

Бер Сабантуй икенчесеннән әллә ни аерылмый гадәттә. Актаныштагы бәйрәм исә шул ягы белән үзенчәлекле иде – шашлыкчылар дуңгыз ите сатмады, кибетләрдә алкоголь юк иде. Шуңа халык айнык баштан матур гына үткәреп җибәрде бу бәйрәмне. Көрәше дә булды, ат чабышлары да, төрле милли уеннар да. «Тегене алып бир, моны алып бир», – дип, әнисенең итәген тарткалаган бәләкәй балалар да җитәрлек иде. Бар да гадәти район бәйрәме кебек үтте. Ык буе районнары җыены дип әйтерлек бердән-бер үзенчәлек: төрле районнардан килгән делегатларның сәхнәдән үз җырларын, биюләрен башкаруы гына булгандыр.

Беренче Ык буе Сабантуенда башкорт күршеләребез катнашмаса да, Актанышта узган бәйрәмгә Башкортстан Дәүләт Корылтае җыены рәисе Константин Толкачев килгән иде. Ул үз чыгышы вакытында: «Башкортстан тарихында без һәрвакыт татар халкының куәтле ярдәмен тойдык!» – дип белдерде. Бу йөрәккә сары май булып ятты. Менә бит, ут-күршеләребезнең җылы сүзен ишетү ничек рәхәт! Әле Башкортстан башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, Фәрит Мөхәммәтшин белән Энгель Фәттаховка «Башкортстанның 100 еллыгы истәлегенә» дигән истәлекле медальләр дә тапшырылды.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.ХАЛЫККА ОШАГАНМЫ СОҢ?

Сабантуй узганнан соң, халыкка ошаганмы, юкмы икәнен беләсең килсә, интернетка кереп, кешеләрнең ни язышканын уку да җитә. Бактың исә, актанышлыларның шактые Ык буе Сабантуен ошатмаган һәм моны килгән кунакларның күзенә төтен җибәрү дип кабул иткән икән. Менә «Подслушано в Актаныше official» төркемендәге кайбер фикерләр:

«Районда эш юк. Кеше акчасыз утыра, бу ситуациядә гөрләтеп, «показушный» Сабантуй үткәрү – күз буяу. Шул акчага күпме файдалы эшләр башкарып чыгып булыр иде. Хуҗалыкларда өч тиен хезмәт хакы алып эшләүчегә бу Сабантуйның файдасы нык күптер инде…».

Раилә Фәрвәзетдинова: «Быелгы Сабантуй кебек Сабантуйны бер кайчан да күргән юк иде әле. Бернинди тәртип юк. Бардак. Кемнең нәрсә эшләгәнен аңлап булмый. Сәгать 9да урын калмас, дип, яңа, матур урындыкларга иртәрәк барып утырган идек. Анысыннан да файда булмады: бәйрәм барышында бөтен халык мәйдан уртасына кереп тулды. Урындыкларда утырганнарга берни дә күренмәде. Ник фәлән миллион сум тотып эшләткәннәр икән соң ул урындыкларны?! Элек полиция халыкны мәйданга кертми иде, һәр багана саен полиция тора иде. Мондый Сабантуйлар башка булмасын, тәртипле, гади халык өчен булсын иде Сабантуйлар!»

«Быелгы сабантуй турында шулкадәр ах ордылар, ә оештыру – ноль, ул ат чабышларында мондый бардакның булганы юк иде әле. Ярый хәвеф-хәтәрсез узды. Бер төркем атлар чабып килә, чабыш трегында халык тегендә-монда йөри, ярсыган атлар бит алар – ялгыш берсе шул халык өстенә барып менсә?».

Шушыңа охшаш фикерләр шактый. Көрәш тә дә гадел булмады, дип бәхәс кузгатканнар. Үз фикерен безнең редакциягә шалтыратып белдерүче дә булды. Актанышта яшәүче Резеда ханым Л. Ык буе Сабан туе актанышлылар өчен түгел, килгән кунаклар өчен генә күңелле, шулар өчен генә оештырылган иде, ди:

– Сәхнәгә якын урыннарга махсус пропускы булган кешеләрне генә утырттылар. Мин инде өлкән яшьтәге кеше, аякларым авырта, басып бәйрәм карый алмыйм. Иртәрәк килеп, урын алыйм дигән идем. «Апа, монда пропусксыз утыртмыйбыз», – дип, кире бордылар. Пропускның күбесе читтән килгәннәргә, нәчәлство туганнарына бирелгән иде. Гомер буе шушы Актаныш өчен дип бил бөккән гади халык мәйданны басып карады, ә ниндидер читтән килгән, районга бер катнашы да булмаганнар өчен урын түрдән иде. Килгән кунакка хөрмәт булырга тиеш, сүз дә юк, тик башта үз халкыңа күрсәт син ул хөрмәтне. Машиналарны да пропуск белән генә керттеләр быел. Гомер булмаган хәл. Бик рәнҗедем, быел Сабантуйда озак йөри дә алмадым, кайтып киттем. Мәйдан карый алмагач, уздырдылар ни дә, юк ни инде. Сәүдә үзәкләре дә тәртип белән урнаштырылмаган – кайда кием-салым, кайда аяк киемнәре, кайда уенчык – буталып беткәннәр. Узган елларда тәртипләп, урам кебек урнаштырыла иде, һәр әйбернең үз урыны билгеле иде, – ди укучыбыз.

Туй үпкәсез булмый инде. Килгән кунаклар бик ошатканнар, анысы, тик мәсәлән үзем дә былтыр Актанышта Сабантуй күпкә күңеллерәк узган иде дип әйтә алам. Быел чатырлар саны да аз иде, халык та күп булмады. Тырнак астыннан кер эзләп йөрмәсәм дә, җирле халыкның да әллә ни канәгать калмавы сизелде.

Шулай да, иң мөһиме чара хәвеф-хәтәрсез узды. Һәм үзалдына куелган максаты үтәлде. Нинди максатмы? Делегатлар белән аралашканда, Бәләбәй шәһәреннән килгән Нурмөхәммәт абый Хөсәенов бик дөрес сүзләр әйткән иде:

– Ык буе Сабантуен уздыру – бик акыллы, чын татар акылы аша үткән фикер. Дәүләт дәрәҗәсендә булган нәрсәбез бар: телевидениебезме, телебезме, университетыбызмы – барысын да бетерәләр. Шулай булгач, татарны бүгенге урыслаштыру сәясәте астында тагын ничек итеп, нәрсә белән берләштереп булсын, ди. Бүтән төрле җеп табуы кыен. Әле ярый Сабантуебыз бар. Ул берләштерә милләтне. Татарның батыры Энгель Нәвапович җитәкчелек иткән районда шушы бәйрәмне уздырулары бермә-бер дәрәҗә. Аны күпме тәпәләделәр министр булганда. Ул бит эштән китсә китте, тик татар телен кыса торган приказны чыгармыйча китте! Мин канәгать. Барыбыз да канәгать бәйрәмнән. Үзенең тарихын, гореф-гадәтләрен белгән, буыннан-буынга җиткергән татар яши әле ул! – дип белдергән иде.

Энгель Нәвап улы тәнкыйтьне дөрес кабул итә торган җитәкче. Шуңа күрә бу язманы укыгач та, халык фикерен исәпкә алыр, җитешсезлекләрне колак читеннән уздырмас, дип уйлыйбыз. Актанышта ел саен Сабантуйларында бер мөгез чыгармый калмыйлар. Матур мөгез була ул – милли мөгез була. Узган ел әйтик, түбәтәй белән калфак кими килсәгез, кертмибез, дип тә өркеткәннәр иде әле халыкны. Киләсе елга да шундый бер кызыклы һәм матур Сабантуй оештырырсыз дип ышанабыз. Һәм без киләсе елга да, һичшиксез, Актаныш Сабантуенда кунак булып китәрбез, Алла боерса!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии