Хатлардан юллар…

Хатлардан юллар…

Үзен мактаганны кем генә яратмый икән?! Анкетага килгән җавапларыгыздагы матур теләк-тәкъдимнәр, җылы рәхмәт сүзләре безнең дә күңелләргә сары май булып ятты. Тик газета битләрендә анкета бирүебез, мактау сүзләре өмет итүдән бигрәк, газетага кагылышлы фикерләрегезне беләсебез килүдән иде. Шулай булгач, тәнкыйтьне дә, киңәш-тәкъдимнәрне дә күрергә өметләнеп, хатларны укый башладык.

Аңлашыла ки, тәкъдимнәр килгәннең икенче көнендә үк газетаны тулысынча үзгәртеп булмый. Уртага салып сөйләшкәннән, фикер алышканнан соң гына башкарыла торган эш бу. Минем хатны басмаганнар, ачып та тормаганнар, дип борчылырга кирәкми, килгән һәрбер хатны игътибар белән укып, киңәш-тәкъдимнәрегезне колакка киртләп куйдык. Бу күзәтүдә шуларның гомумиләренә яисә башкалардан үзгә фикер белдерә торганнарына урын бирергә булдык.

Күпчелек укучыларыбыз, яңа сәхифә өстәргә кирәкми, газетада барысы да үз урынында, дигән фикерне язган. Казаннан Мингали Сафин, мәсәлән: «Газетаны үзгәртергә кирәкмидер, дип уйлыйм. Төрле темалар булыр инде ул, көн саен бер яңа кадак каккан шикелле. Бөтен кешегә дә ярап булмас, аласың икән, ничек бар, шулай укы. Интернетта бар, диләр, юк инде, аны кулыңа тотып, җылысын тоеп уку яхшырак», – дигән. Яңа сәхифәләр, темалар тәкъдим итүче укучыларыбыз да шактый. Рәсим Хәбибулланың хатына аерым тукталасы килә. Ул газета битендә күрергә теләгән темаларны тәфсилләп бәян иткән: «Әхлак гаиләдән башлана», «Гаилә һәм мәктәп», «Тел күрке – сүз», «Әдәбиятыбыз әдәпкә өйрәтәме?», «Каһарман шәхесләребез», «Җитәкчеләребез безне җитәклиләрме?» кебек сәхифәләрне күрәсем килә. Әлбәттә, «шулай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк», дип башкаларга әйтүе җиңел, әмма гамәлгә куюы алай ук ансат эш түгел. Бу сәхифәләрдә чыгыш ясар өчен мәгариф хезмәткәрләрен, филологларны, тарих галимнәрен, язучыларны һәм газета укучыларны тартырга була. Шулай ук мин үзем дә күрсәткән сәхифәләргә мәкаләләр биреп барырга тырышачакмын һәм «БГ» журналистларының да үткер каләмнәре сәхифәләрне тирәнтен яктырта алыр дип ышанам».

Икенче укучыбыз Җәүдәт Харисов та фикерен тулы итеп белдергән: «Газета укучылар характерлары, гореф-гадәтләре буенча бер генә төсле була алмый, шуңа да сәхифәләрегезнең һәркайсы кемгә дә булса ошамый калмаячак. Шулай да дин сәхифәсенә артык күп урын бирәсез кебек. Күктә югары көчләр барын берәү дә инкарь итми итмәвен, әмма бу дөньяда берәү дә беркайчан да галәмдәге тормышны аңлатып бирә алмаячак. Коръән дә Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) вафат булгач кына язылган, аңа иңгән сүрәләрнең тексты башкаларның баш миендә төп-төгәл сакланганына никтер ышанып бетеп булмый. Аннан соң газетагыз битендә дин турында төрле дин әһелләренең төрле фикерләре басыла, халыкның башы бутала. Мулла абзыйларның кырын эшләре турындагы язмалар да файдага түгел. Мин инде соңгы елларда Коръән ашларында да, никахларда да аларны игътибар белән тыңлыйм. Төрлесе төрлечә сөйли бит, җәмәгать. Үзләре әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар. Коръәннең тәрҗемәсен укып чыктым, кемнең дөрес сөйләгәнен, сөйләмәгәнен бераз чамалыйм. Аннан соң, Коръән тексты дин буенча төп текст булып торырга тиеш, беркемнең дә аннан читкә тайпылырга хакы юк». Җәүдәт абзыйның үз сүзләре белән әйтсәк, бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый, һәркем үзенең күңеленә ятышлысын сайлап ала. Ә «Иманга юл» сәхифәсен яратып укучы, көтеп алучы абунәчеләребез күп безнең – килгән хатлар шуны дәлилли. Зәй районы, Аксар авылыннан Салих Зиннәтовның сүзләре моңа бер мисал. «Иманга юл» сәхифәсендә бераз алга китеш сизелә башлады. Тагын да мәгънәлерәк язмалар артса, әйбәт булыр иде», – дигән ул.

Җәүдәт Харисов «яшерен» темаларга да сөйләшергә кирәк дигән фикер белдергән. «Урыс телендәге басмалар яшьләр арасындагы интим проблемаларга карата битарафлык күрсәтә. «Безнең гәҗит» исә бу проблемага аяусыз булырга тиеш дип уйлыйм. Кызларның сафлыкларын зөфаф кичәсенә кадәр сакларга кирәклеген аерата пропагандаларга вакыт, югыйсә язылышмыйча яшәүчеләр саны елдан-ел күбәя бара. Тыелган җимешне татып карыйлар да, яшәсәләр яшиләр, яшәмәсәләр юк. Партнерларын перчатка урынына алмаштыра бит кайберләре, мондый шартларда яшь гаиләләр ничек ныклы булсын ди инде?» – дип борчылуын белдергән укучыбыз.

Мөслимнән Рәмилә Дәүләтова: «Сериалларны җыеп барып, кабат укырга яратам мин. Тик кешегә биреп торгач, тараткан газеталарымның барысы да кире үземә кайтмый. Ә бәлки сериалларны һәр айның соңгы атнасында бер санда гына чыгарыргадыр?» дигән фикер җиткергән. Гомумән, теге яки бу фикергә лаек булган сәхифәләребез арасында «Татарча сериал» беренче урынны алды. Яратучылар да, тетмәсен тетүчеләр дә, авторларны дөрес язарга өйрәтеп маташучылар да бихисап. Тәтеш районы, Олы Тархан авылыннан Салих Хөсәенов сериалларны яратып укый икән, менә кайбер олы яшьтәге авылдашлары башка төрле фикердә. «Бик озын, укып та бетереп булмый, 3-4 номерга сузылган сериалны укып чыкканчы, бәйләнеш югала. Элекке саннарын эзли башлыйсың, тик газета сакланган булса ярый әле», – диләр», – дип, күрше-тирәнең сүзен җиткергән ул.

Укучыларыбызның хатлары арасында «Үсмер чак» белән «Балачак иле»н берләштерү, спорт турында махсус сәхифә булдыру кебек тәкъдимнәр дә очрады. Сарман районы, Җәлил бистәсеннән Фаиз Юнысов артистлар турында махсус сәхифә булдыруыбызны үтенгән. Фаиз абый, безне артистлар тормышын бөтенләй дә яктыртмауда гаепләп булмый, «Кунак бүлмәсе», «Аулак өй» кебек сәхифәләребездә интервьюлар даими басылып килә. Тик укучы сүзе безгә «закун», димәк, сезнең теләкне тулырак канәгатьләндерү юлларын да уйлашырбыз.

Телепрограмма буенча да укучыларыбызның фикере төрле. Берәүләр: «Нәрсәгә кирәк ул, аны башка газеталардан да карый алабыз, ике битне әрәм иткәнче, кызыклырак язмалар бирсәгез яхшырак», – дисә, икенчеләр, киресенчә, программаның булуын хуплый. Казаннан Фәрдия Җиһаншина кебек: «Телепрограмма 3-4 газета алдырган кешеләргә булмаса да ярыйдыр, ә «Безнең гәҗит»не генә алдырган кешеләр дә бар бит. Аларга программа эзләп йөрергә кирәк булачак», – дип, икенче якны кайгыртучылар да бар. Менә башкалабыздан Мингали Сафин татарча радиопрограмма да бирергә тәкъдим иткән. Бу нисбәттән, әле хатлар килә тора, соңгы фикергә килергә иртәрәк. Әмма хатлар арасында телепрограмма битен кыскартып, татарча телеканаллар, радиолар тапшыруларын гына куйсагыз диючеләр күпчелек, әлегә. Ләкин бу җитди мәсьәлә, әйткәнемчә, бар хатлар да килеп бетеп, соңгы нәтиҗәләр, процентлар туплангач кына хәл ителәчәк ул.

Анкетада газетаның кайчан килеп җитүе белән дә кызыксынган идек. Юкка гына түгел, ник дигәндә, редакциягә, «Безнең гәҗит» ник килмәде, дип шалтыратучылар булып тора. Үз чиратыбызда эшебезне намус белән башкарып, газетаны бастыруга тапшырган булабыз, ул гына да түгел, газета исән-имин басылып та чыга. Менә почтага килеп җиткәч кенә төртелеп кала. Шундый хәлләр тагын кайларда бар икән, дип белергә теләп, укучыларыбыздан сорашырга уйладык та инде. Безгә язган абунәчеләребезнең күбесенә газета вакытында, ягъни чәршәмбе-пәнҗешәмбе көнне килеп җитә икән. Аксубай районы, Иске Ибрай авылыннан даими авторыбыз Салих Зартдинов, газетаны пәнҗешәмбе көнне кулга алабыз, дип хәбәр итте. Казаннан Тәнзилә Шәрипова: «Кунак көткән кебек көтәбез. Газета булмаса, нидер җитмәгән кебек. Иптәшемнең дә кайтып кергәч иң беренче соравы: «Гәҗит килдеме?» – була. Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында килми калса, почтага шалтыратып белешәбез», – дип язган.

Почта дигәннән, белгәнегезчә, матбугат чараларына язылу бәяләре артты. «Безнең гәҗит» тә читтә кала алмады. Шулай да: «Гәҗитегез мең сум булса да язылам», – дип торучы укучыларыбыз булуы куанычлы.

Шунысы сөендерде: укучыларыбыз арасында мәктәп балалары да, туксанынчы дистәсен ваклап килүче өлкән буын вәкилләре дә бар икән. Яшькә карап, кызыксыну өлкәсе дә үзгәрә, әлбәттә. Алабугадан яшь укучыбыз һәм авторыбыз Эльвира Гайнатуллина, мәсәлән, теләкләрен шигъри юлларга салган:

Озын гомер, сәламәтлек

Барчагызга телимен.

Аллаһ ярдәме белән

Мәңге яшә, гәҗитем!

Сабырлык һәм түземлекне

Раббымнан мин сорыймын.

И Аллаһым, күп сыналды

Яраткан газетам минем.

Форсаттан файдаланып, укучыларыбызга, даими авторларыбызга тагын бер әйтәсе сүзебезне җиткерик әле. «Минем язмам ник басылмады?» – дигән шалтыратулар бик күп була. Тәтеш районы, Олы Тархан авылыннан Салих Хөсәенов хатта да шул турыда язган: «Хәтерем ялгышмаса, 2013нче елның сентябрь-октябрь айларында язмалар җибәргән идем. Газета хезмәткәрләре мин җибәргән хатны ачып та карамадылар, ахры. Тагын мәкаләләр җибәрергә планнарым бар иде. Минем язмаларымны кирәк дип тапмагач, күңел төште». Салих абый һәм шундый сораулар белән мөрәҗәгать итүче башка укучыларыбыз! Почтада югалмый кулыбызга килеп кергән бер хатны да игътибарсыз калдырмыйбыз, укып чыкканнан соң да чүп чиләгенә тотып атмыйбыз. Дөрес, була шундый хатлар, аларны әхлак нормалары буенча да, этика кануннары буенча да берничек тә газетада бастырып булмый. Ә калган барлык очракларда да укучыларыбызның хатларын басабыз, стилен дә, телен дә үзгәртмәскә тырышабыз. Кайсыбер хатларны язма дигән исем алсын өчен өр яңадан сүтеп җыярга туры килүен исәпкә алмаганда, билгеле. Шуңа күрә язмам кайчан басылыр дип ашау-эчүдән, төн йокысыннан калган укучыларыбызга тагын бер тапкыр кабатлап әйтәбез: борчылмагыз, чираты җитүгә, язмагыз газетабыз битләрендә дөнья күрәчәк. Чират кечкенә түгел. Хат язышу онытылып барган бүгенге заманда да без көн сан дистәләп хат алабыз. Моның белән без башка редакцияләр алдында да мактана алабыз.

Анкета җаваплары язылган хатлар редакциягә килүен дәвам итә. Аларның һәрберсен барлап, сезнең киңәш-тәкъдимнәрне исәпкә алып, «Безнең гәҗит»не тагын да эчтәлеклерәк итү турында уйланабыз. Казаннан укучыбыз Ләйсән Димиева язганча, «һәр язманың һәр җөмләсе – иҗади газап җимеше» икәнлеген без журналистлар гына түгел, укучыларыбыз да яхшы аңласын иде.

Хатларны Сөмбел СӘЙФИ укыды.

Комментарии