- 22.06.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №24 (18 июнь)
- Рубрика: Архив
Соңгы арада еш кына таксида йөрергә туры килде, чөнки озак җыенуым аркасында йә каядыр соңга калам, йә өйдән чыгып китәргә җыенганда гына ишеп яңгыр ява башлый, йә арыган буласың – саный китсәң, сәбәпләре бик күп инде. Әллә машина йөртү таныклыгы алыйммы икән, дип тә уйлый башлаган идем. Әмма бер вакыйгадан соң мондый фикеремнән кире кайттым.
МАШИНАҢ КӘТТӘ БУЛСА…
Ул көнне, гадәттәгечә каядыр барырга ашыга идем. Такси чакырттым. Кечкенә генә «Матиз»да бер ханым утыра. Сөйләшеп киттек.
Ул үзен Настя дип таныштырды.
– Таксист булып ике ел эшлим инде. Күпме генә урнашып карасам да, башка җирдә эшли алмадым мин. Берничә ел өйдә утырдым. Ул вакытларны искә аласым да килми, ике бала белән калдырып, ирем башка хатынга китте. Өйдә ашарга юк, акча юк, кредитка машина алдым. Шулай төннәр буе «кеше ташый» башладым. Казанда таксист булып эшләүчеләргә, бигрәк тә хатын-кызларга бик авыр хәзер. Беренчедән, көндәшлек көчле. Әйтик, бервакыт, төнлә тукталыштан ике кызны утыртып алып киткәнем өчен, каты гына кыйнадылар үземне. «Бу район безнеке. Монда эзең булмасын», – диделәр. Икенчедән, көндезләрен нинди бөкеләр хасил булганын үзегез дә беләсездер. Урамнарда кагыйдә бозучылар да адым саен – һәлакәткә очрау мөмкинлеге аз түгел.
Настя миңа үз машинамны булдырырга тәкъдим итте. «Үзең дә сизәрсең – машина алгач, тормышың ике тапкыр җиңеләячәк. Менә мине генә алыйк – сәгать ничәдә булмасын, кая гына бармыйм – барысы да үз кулымда. Хатын-кызларга беренче машина итеп «Матиз» алырга тәкъдим итәр идем. Аны йөртергә дә җайлы, бензинны да аз ашый», – дип киңәш бирде ул.
Шулай сөйләшеп бара идек, юл бирүне сорап, арттан кыйммәтле чит ил машинасы кычкыртты. «Хәзер менә! Юл биргән ди… Сабыр итеп тор. Минем дә барасы җирем бар», – дип үз алдына сөйләнде Настя.
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Теге тизлек яратучы шофер алдыбызга ук чыкты да, кинәт кенә тормозга басты. Бәрелешергә берничә миллиметр ара калган иде. Кәттә автомобиль хуҗасы шул рәвешле үзен уздырмаган ханымнан үч алды булса кирәк.
Машина йөртү таныклыгы алу турындагы хыялларым челпәрәмә килде. Алла сакласын, мондый кешеләр белән очрашырга туры килсә, гомереңнән дә колак кагуың бар… Ике аягым йөреп торганда, барасы җиремә болай да бара алырмын әле дигән нәтиҗәгә килдем.
БАБАЙЛАР МАШИНА АЛА
Мин машина йөртергә куркып җәяү тәпиләгәндә, бабайлар автомобильдә җилдерә! Күптән түгел 72 яшьлек чистайлының машина йөртү таныклыгы алуы хакында ишетеп шаккаткан идем. Шул яшенә кадәр машинасыз да булдырган бит, нигә кирәк инде пенсионерга автомобиль, дип аптырадым. Гомәр аганың руль артына утыруы очраклы булмаган икән – җитди авыру кичергәннән соң, еш кына тикшеренүләр узарга, дәвалау курсларына йөрергә туры килгән аңа. Авылда яшәгән, үз техникасы булмаган кешегә шәһәргә юл йөрүләр җиңел түгел. Һаман саен якыннарын борчырга теләмәгән пенсионер машина йөртергә өйрәнергә булган.
Бу очрак беренчесе дә, соңгысы да түгел. Бер танышым Сарман районының 85 яшьлек пенсионеры Зәйнетдин Шәмсетдиновның да узган ел август аенда машина йөртү таныклыгы алуын әйтте. Өлкән яшьтәге кешенең ни өчен бу адымга баруын үзе белән сөйләшеп белергә булдым.
«УЛ – МИНЕМ УҢ КУЛЫМ»
Зәйнетдин ага Сарман районының Янурыс авылында яши. Туган җирендә генә түгел, чит авылларда да аны дини кеше, мулла буларак беләләр. 86нчы яше белән китсә дә, кулында көче, күзләрендә үткенлеге, башында зиһене ташып тора. Шулай булмаса, Бөек Ватан сугышы елларында армиягә алынып, мәетләр, миналар җыеп алынмаган кырларда хезмәт итеп кайткан ветеранга машина йөртү таныклыгы бирмәгән дә булырлар иде. Зәйнетдин абый бер дә тик тора торган кеше булып чыкмады. Редакциябез белән ике ай буе шалтыратып та, өйдә тота алмадык без аны. Әле ул район үзәгенә киткән була, әле мәчеттә, әле ашта, әле тагын кайда… Очраклы рәвештә генә үзен өйдә вакытта «эләктергән» көнне дә карт Коръән ашына барырга әзерләнә иде.
– Апаем, (Сарман якларында үзеннән кечкенәрәкләргә якын итеп әнә шулай эндәшәләр. – А.З.) ике ел буе йөреп, бик күп акчалар туздырып, көчкә алдым мин бу «права» дигәннәрен. Башта мотоциклда йөри идем дә, ул ватылды. Кая бармак кирәк? Авыр бит мулла кешегә машинасыз – чит авылларга да, район үзәгенә дә еш йөрим. Олы яшьтә булсам да, муллалыкны алып барам әле. Авылда мулла булырга атлыгып торучы юк, яшь, укыган белгечләр авылга кайтмый. Сәламәт вакытта бу изге бурычны үзем башкарып йөрермен, Алла боерса! – дип сөйләп китте ул.
85 яшьлек картны укырга тиз алсалар да, имтиханнарын бирдерми җәфалаганнар икән. «Әлмәттәге бер майор: «Бабайга таныклык бирсәгез, сез бит мине погонсыз калдырасыз, аларга таныклык бирергә ярамый», – дигән», – дип сөйли ул. Сабыр иткән – морадына җиткән ди, ике елдан соң, ягъни 2013нче елның 5нче августында Зәйнетдин Шәмсетдинов тәки машина таныклыгы алу бәхетенә ирешкән бит! Әле бер ел вакыт узмаса да, Мәскәүгә барып кайткан кадәр ара үтәргә дә җитешкән икән инде – спидометрлары 1500 чакрым исәпләгән.
– Машина йөртү таныклыгын картаеп беткәч кенә алсам да, бөтенләй үк руль тотмаган кеше түгел мин үзем! 28 ел мотоциклда, 30 ел тракторда йөрдем. Таныклыкны кулга төшергәч тә, Чаллыдан ак төстәге «Нива» машинасы алып кайттым. Тормышым күзгә күренеп җиңеләйде! Сарманга китсәм дә, зиратка барсам да, күрше авылга юнәлсәм дә, проблема юк – ишегалдына гына чыгам да машинама утырам. Хәзер безнең җәяү йөри торган чакмыни – аяклар авырта бит инде – салкын тиеп беткән…
– «Права» алам дип, балаларыгызны куркытмадыгызмы соң?
– Алар мине аңлады, берсе дә: «Әти, алма, нигә кирәк инде ул сиңа», – димәде. Хәзер миннән дә ныграк үзләре сөенә: кунакка кайтсалар, авыл башыннан килеп алам, тукталышка кабат чыгарып куям. Эш яшьтәмени! Машина йөртү бик җиңел ул, теләгең генә булсын!
– Авыл эчендә дә машина белән йөргәч, гел кеше күзе алдындадыр инде сез. Яшьтәшләрегез, кордашларыгыз ни ди соң?
– Кайсылары көнләшеп тә куя инде. Бар бит ул әшәке күңелле кешеләр, – дип көлеп алды Зәйнетдин бабай.
Әмма шулай да, күбесе картның ак «тимер атын» күреп сокланудан тел шартлата икән. «Әйбәт машина эләктергәнсең син, Зәйнетдин», – дип әйтүчеләр аның күңелен тагын да үсендереп җибәргән.
– Машиналы, җор телле бабайны күреп, әбиләр дә кызыгадыр инде, – дим, шаяру белән.
– Хи, әбиләр генә түгел, Сарман базарында сату итүче хатыннар да! Мине күрәләр дә: «Егетләр кебек әле син!» – дигән булалар. Бер юлы мактадылар-мактадылар да, кайткан идем, ярты кулым ярты аягым йөрми. Күз тия икән ул шулай!
Зәйнетдин ага Шәмсетдиновның бу кыю адымын биш куллап хуплыйм! Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да, дип юкка гына җырламыйлардыр. Сәламәтлек белән, алган машинасының куанычын күреп, бик озак Сарман юлларыннан җилдерергә язсын аңарга!
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии