«Фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә»

«Фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә»

20нче майда Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге бакчада Русиядә мәгариф канунына үзгәрешләр кертеп, милли телләрне мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыруга протест митингы узды. Әлеге чарага иллеләп кеше килде. Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар да бар иде.

Татар иҗтимагый үзәге белән берлектә «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырган митингта резолюция кабул ителде. Анда Русия мәгариф канунына үзгәреш кертү «халыкларның үзбилгеләнүгә тигез хокукта булуларын тупас боза» дип белдерелә, БМО кеше хокуклары декларациясе принципларына, Төбәк һәм азчылык телләренең Европа Хартиясенә каршы килә, диелә. Татарстаннан булган депутатлар, Конституциягә каршы әлеге канун өлгесен карауны көн тәртибеннән төшереп калдыру өчен, Русия Думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш, дип тә әйтелә.

Резолюциядә, мәгариф канунына өстәмәләр кертеп, урта мәктәптә милли телләрдә белем алу, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда дәүләт стандартлары нигезендә имтиханнар тапшыруны кертү таләбе дә куела.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова митингта чыгыш ясады. Ул татар теленең бүген шушы хәлгә калуын Татарстандагы җитәкчеләрнең тынычлануыннан һәм Русия империясенең явызлануыннан күрә.

«Мин берничә ел элек, фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә, дип әйткән идем. Ул вакытта мин аны ашыгыбрак әйткәнмен. Менә хәзер үтә ул фронт сызыгы. Ул вакытта әле безнең алты сәгать татар теле бар иде. Ул вакытта ике сәгатькә дә куркыныч янамый иде. Бирә-бирә бөтен хокукларыбызны биреп киләбез.

90нчы елларда без көрәшеп алган мәктәпләр юк инде. Анда соңгы ун елда татарча укытылмады да. Гуманитар институт юкка чыкты. Үзебезнең хисапка бер ел азапландык та, милли университет та юкка чыкты. Татар теле факультетлары, журналистика факультетлары бөтенесе берәм-берәм юкка чыкты. Менә хәзер без ике сәгать өчен көрәшәбез. Хәтта алты сәгать тә юкка чыкты. Мәктәпләрдә ике сәгать укыту өчен җиде миллионлы татар халкы теләнә бүген. Моннан да зур хурлыкның, кимсетелүнең, хокуксызлыкның булуы мөмкин түгел», – диде Бәйрәмова.

Фәүзия ханым сүзләренчә, милләт урамнарга чыга икән, мәктәпләрне дә, телләрне дә саклап калып була. Әрмәнстан мисалын да телгә алды ул. Халык урамнарга чыгып хакимиятне алыштыра алды, дип белдерде.

«Хәзер Русиядәге бөтен милләтләр безгә карап тора. Шуңа күрә кем ничек булдыра ала, халык белән эшләү кирәк. Без хәзер ике сәгатькә чытырдатып ябыштык, ул дәүләт теле, бирмибез, дип. Беләсезме, ул ике сәгатьне ничек бетерә алалар? Дәүләтнең үзен бетереп. Конституциягә үзгәреш кертеп, милли республикаларны бетерәләр икән, безнең дәүләт теле дип тотынырлык әйберебез дә калмый», – диде Бәйрәмова.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе нигезендә татар һәм урыс телләре тигез хокуклы булуны ассызыклады. Ул татар телен мәҗбүри укытуны кайтарырга, канун өлгесен гамәлдән чыгарырга чакырды.

«Татарстаннан 15 депутат бар, аларның һәрберсе Володинга канун өлгесен гамәлдән чыгаруын сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш», – диде Зәкиев. Фәрит әфәнде фикеренчә, Татарстан парламентының Володин исеменә җибәргән мөрәҗәгате йомшак. «Анда әлеге канун өлгесе республикаларда тикшерелергә тиеш, дип кенә язылган. Дәүләт Шурасы Володинга һәм Русия Президенты Владимир Путинга бу канун өлгесен юкка чыгарырга дип мөрәҗәгать итәргә тиеш», – диде ТИҮ рәисе.

Журналист Искәндәр Сираҗи әлеге митингта кеше аз булуга карата, без әле сазлыкта, төпкә төшеп җитмәгән, төпкә төшеп җиткәч, халык мәйданнарга чыгар, дип белдерде.

«Татар бүген битарафланды, ник дигәндә, аны инде берничә тапкыр алдадылар. Алданганнан соң кешене яңадан кузгату өчен төпкә төшәргә кирәк. Күпмедер вакыттан соң халык уяныр, мәйданнарга чыгар, дип уйлыйм.

Яңа канун кабул ителсә, бу, чыннан да, телне кисү була. Анда, милли телләр урыс телен укуга комачау итмәсә генә укытыла ала, диелгән. Ә аның кайчан комачау итү чиген кайдан белеп була? Мин – татар кешесе. Татарстан ел саен Русия бюджетына 700 миллиард сумнан артык акча күчерә. Без федераль үзәккә шул кадәр салымнар түләп тә, безнең татар телен укыту дәүләт тарафыннан финансланмаячак, чөнки факультатив дәресләр дәүләттән финансланмый, алар – түгәрәк кенә. Татарстанда татар телен укыту барысына да мәҗбүри булырга тиеш. Кемдер моңа каршы чыга икән – ул халыклар арасында дуслыкны боза, чөнки ул бер милләтне икенче милләттән өстен куя. Бүгенге көндә бер төркем активистлар «милләтчелеккә юл куймыйк, милли республикаларны бетерик» дигән хат яздылар. Бу хат үзе милләтара низаг чыгару дип атала. Мондыйрак сүз белән мин чыксам, иртәгә үк мине ябып куячаклар. Әмма боларны берсе дә япмый, прокуратура да, ФСБ да күрми», – диде «Азатлык»ка Сираҗи.

Тукай бүләге иясе, язучы Вахит Имамов, куркаклык рухы сеңдерелгәнгә митингка кеше аз килде, ди. Татар мәктәпләрендәге укытучыларның, директорларның бу чарада булмавына аптырый ул.

Мәгариф канунына үзгәрешләр өлгесе Русия Конституциясен бозу булып тора, без факультатив укытуга риза булырга тиеш түгел, диде Вахит әфәнде.

«СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков, татар телен саклау өчен митинглар белән чикләнеп калырга ярамый, ди. Шмаков фикеренчә, яшьләрне күтәрү мөмкин, әмма җиңел булмаячак. Мәктәпләргә, уку йортларына барырга, аңлату эшләре үткәрергә кирәк, ди ул.

«Безнең халыкны куркырга өйрәттеләр. Хакимият халыкны бүлгәләргә һәм билгеле кысаларда тотарга тырыша. Татар белән урыс арасында низаг булу хакимияткә файдага гына», – диде Шмаков.

Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла митингка улы һәм кызы белән килгән. Ул телне якларга өйрәтү өчен яшьләргә аерым бер чаралар оештырырга кирәк, дип саный. Зәйдулла фикеренчә, бүген татар халкында телгә, милләт язмышына карата битарафлык хөкем сөрсә, икенче яктан хакимиятләрнең шөрепләрне ныграк боруы куркуга сала.

Язучы Нәҗибә Сафина, Татарстан җитәкчелеге Мәскәүгә яраклашып телне, мәгариф системасын шушы хәлгә төшерде, ди.

«Мин Казанда бүген сөйли торган сүзләрне 1990нчы елдан сөйли башладым: безгә туган телне, милли мәгариф системасын сакларга, бу эшкә белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Безнең җитәкчеләр җилнең кайсы яктан өрүен белеп, бер тамчы каршы эш тә эшләмәделәр. Безнең барлык җитәкчеләр Мәскәүгә яраклашып, безнең милләтне, телне бу хәлгә төшерделәр. Ә түбәнлекнең төбе юк ул», – диде Нәҗибә Сафина.

Татар җыры – «винегрет», урыс җыры – «десерт»?

Татарстанның симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский урыс музыкасыннан гына торган концертны табында иң ахырдан бирелә торган тәм-том – «десерт», ә татар көе кушылганны «винегрет» дип бәяләде. Бу хакта дирижер футбол чемпионаты вакытында оркестрның чыгышларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

«Татар-информ» хәбәрчесе Сладковскийдан: «Чемпионат вакытында милли республика башкаласында бер генә милли әсәр дә уйнамыйсыз. Ни сәбәпле?» – дип сорады.

Сладковский: «Нигә сез чемпионат вакытында милли әсәр уйналырга тиеш дип саныйсыз? Безнең фестиваль – «Ак сирень» («Белая сирень»). Сез бик агрессив кәефтә һәм провокацияле сорау биреп, мине җәнҗалга тартасыз. Миңа татар композиторлары әсәрләренә багышланган «Мирас» фестивален үткәрегез дип (өстән – ред.) әйтә ала иделәр. Без аны «Ак сирень» урынына куйган булыр идек. Мин бу сорауны урынлы түгел дип саныйм. «Ак сирень» фестиваленең концепциясе, идеологиясе – урыс классик музыкасын тәкъдим итү. Аның кысаларында без Татарстанның урыс композиторлары әсәрләрен дә тәкъдим итәбез. Ә сез ник татар көйләре юк, дисез… Әйдәгез, алай булгач, татлы ризык урынына винегрет ашыйк. Беләсезме, сез ни эшлисез? Десерт урынына винегрет тәкъдим итәсез», – диде.

«Азатлык» Сладковскийның әлеге белдерүе буенча Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага шалтыратты. Әюпова дирижерның бу белдерүен ишетмәгән. Ул сүзнең симфоник оркестр чыгышы һәм аның җитәкчесенең белдерүе турында баруына карамастан, чемпионатта татар җырларыннан, биюләреннән торган концерт та булачак, дип акланырга тырышты. Шулай да ахырда: «Мин Сладковскийга шалтыратырмын, аның белән сөйләшермен», – диде. Сөйләшү нәтиҗәсен «Азатлык»ка җиткерергә вәгъдә итте.

Сладковскийның әлеге белдерүе социаль челтәрләрдә зур ризасызлык тудырды.

Тукай бүләге иясе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла: «Менә кара йөрәкнең чын йөзе!» дип язды. Галим Илшат Сәетов Сладковский шикеллеләрнең өстә утырганнарга килешүен ассызыклады. «Татар җанлы җитәкчелек булса, куып чыгарырлар иде әллә кайчан», – диде ул.

«Татар үзе татар туганнарының, татар талантларының кадерен белми. Югыйсә, 29 яшендә оркестр җитәкләгән Ильяс Абдуллин Кипрга чыгып китәр идемени? Юк, безнең морзаларга титуллылар кадерле», – ди Тукай бүләге иясе, язучы Вахит Имамов.

«Казан Нуры» оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов, Казанда үткән чараларда, чемпионат булсынмы ул, башкасымы – татар музыкасы яңгырарга тиеш дип саный. «Башкача кунакларга татар милләте турында ничек аңлатасың? Сладковский турында ни әйтим… Ул – килгән кеше. Аның «винегрет» дип әйтүе дә шуннан», – диде «Азатлык»ка Ильясов.

Кайсы гына илнеке, республиканыкы булмасын, дәүләт исемен йөрткән симфоник оркестры аның йөзе булып тора. Халыкара чараларда, чит илләргә чыкканда шул дәүләтнең мәдәниятен дә таныта. Сладковский моңа кадәр дә татар музыкасына тел-теш тидерүдән тартынмады. Оркестр узган ел февраль аенда Испаниянең биш шәһәрендә концерт куеп кайтканнан соң булган матбугат очрашуында дирижер чит илләрдә яңгыратырлык татар көе булмау турында белдергән иде.

Татарстанда тарихи мирасны саклау комитеты барлыкка киләчәк

Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

«Берничә ел элек мирасны саклау һәм үстерү өчен барлык төбәкләрдә дә башкарма хакимият оешмасы булдыру турында канун чыккан иде. Мондый оешма бөтен илдә булдырылды инде: кайдадыр ул – мирасны үстерү хезмәте, кайдадыр һәйкәлләрне саклау идарәсе дип атала», – ди Балтусова.

Ул Татарстанда ЮНЕСКОның өч объекты һәм алты тыюлык булуы турында искә төшерде. Аның сүзләренчә, Иркутск, Кырым, Ярославльдә мирасны саклау дәүләт комитетлары эшләп килә инде.

Тәкъдимнәр Татарстан хөкүмәтенә кертелгән, хәзерге вакытта төрле министрлыклар документка бәя бирә, дип белдерелә.

Комментарии