- 22.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Архив
Менә бүген, кечкенә юбилей алдыннан газетабыз зур үзгәрешләр алдында тора. Әйе, без әле бик-бик кечкенә – газета нибары 10нчы яшен ваклый. Тик ул үз яшенә караганда күпкә өлкән: динне белә, сәясәтне аңлый, хакыйкать эзләп судларга йөри, яшьләргә юл күрсәтә, журналистика факультеты студентларын тартып үстерә… Газетаның ышанычлы, сыналган дуслары да, дөрес сүзне җаны сөймәүче дошманнары да байтак. Мактана дисезме?! Һәр ата-ана үз баласы белән мактанырга яраткан кебек, минем дә «Безнең гәҗит» белән горурланырга, аның өстенлекләрен аерып күрсәтергә хакым бардыр. Соңгы 5 елдан артык вакыт эчендә аны «тәрбияләүгә», башка матбугат чаралары арасында тотрыклы урын алуына, укучыларыбызга ихластан ярдәм итеп, рәхмәт сүзләре ишетүенә һәм югары репутациягә ия булуына минем дә зур өлешем керде дип саныйм. Журналист һөнәренең бәхете шунда: һәр санның «тууын» түземсезлек белән көтеп аласың, мактау сүзләренә шатланасың, һәр укучы хатына куанасың, тәнкыйтькә объектив карарга, кимчелекләрне төзәтергә тырышасың. Хезмәт баскычыннан күтәрелү мәсьәләсе, шәхсән минем өчен, иң соңгы роль уйный. Бары тик үз һөнәрен яратып башкаручы яхшы журналист кына сыйфатлы газета ясарга тырыша, килгән гозерләргә битараф калмыйдыр…
Искәндәр Сираҗиның безнең белән бергә эшләргә җыенуын белгәч бу хәбәрне чын-чынлап шатланып кабул иттем. Чөнки аның үз һөнәренә тугры кеше булуын бик яхшы беләм һәм бу сыйфаты газетаның тагын да яхшырак, тагын да «тешлерәк» булуына китерәчәгенә ихластан ышанам. Ышанмый ни, студент чакта ук бик күп материалларны аның белән язарга, соңгы вакытларда кулга-кул тотынышып эшләргә, авыр чакларда аңа таянырга туры килгәләде.
Үзгәрешләр кичерсә дә, газета үз юнәлешен, яшәеш принципларын саклап калачак, алга таба да гаделлек өчен көрәшәчәк… Тик бу көрәш тагын да нәтиҗәле булыр, мөгаен.
Бу яңалыкның шәхсән минем өчен тагын бер әһәмиятле ягы – редакциядә ике көчле ир-ат журналист арасында эшләү, аларның ярдәмен, яклавын тою, тәҗрибәсен уртаклашу! Шуңа күрә бу эш хәерле булсын, газетабызның үсүенә, чәчәк атуына, дусларыбызның артуына китерсен дигән теләктә калам.
Баш мөхәррирнең беренче урынбасары
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
«Тешлерәк» гәҗит булырбыз,

Комментарии