Без сукыр түгел!

Без сукыр түгел!

Егетләрне ток сукканмы, әллә һава җитмәгәнме?(30 ноябрь, 2011, № 47)Кукмара районы, Янил авылында булган фаҗига турында язган идек.

«22 ноябрь төнендә, «Туган як» кафесы саунасында ике егетне ток суга. Утын ягып җылытыла торган мичкә су сибәргә ияләнгәнлектән, алар электр миченә су салган һәм шуның аркасында аларны ток суккан», – дип язды бик күп матбугат чаралары. Без дә шулай дидек, чөнки шәхсән үзем шул мунчада булган егетләр, хәтта турыдан-туры шаһитләр белән дә күрешеп сөйләштем. Бәлки, ул вакыйга урынына барып йөрмәгән, тикшермәгән, диктофон язмалары ясамаган да булыр идек, ләкин үлгән ике егетнең авылдашлары газетабызга шалтыратып, бу эштә Кукмара районының мәртәбәле кешеләре гаепле булып, аларның гаепсез калырга җыенуын бәян иткәч, юлга чыктык. «Туган як» комплексына ял итәргә барып, гомерләре фаҗигале төстә тәмамланган егетләр Кукмара районы, Купка авылыннан. Килүебезне белгәч, әлеге вакыйгага битараф булмаган кешеләр безнең белән очрашуга дип авыл клубына җыелды һәм кем, нәрсә белә – барысын да бәян иттеләр.

Аннан соң күп сулар акты һәм бу эшнең ябылуын,гаепле кешеләрнең хөкем ителмәвен белеп алдык. Димәк, Купка авылы кешеләре сүзе дөрескә чыкты. Боларны белгәч, шунда вафат булган Рамил исемле егетнең сеңлесе әйткән сүзләр кабат миемне яндырып үтте: «Без әшәкеләнеп йөрергә җыенмыйбыз. Моны җиңә торган түгел, сез аны үзегез дә бик яхшы аңлыйсыз. Бездән сораган булсагыз да, ул кешеләрне җиңеп булмаячагын бик яхшы беләсез».

Инде менә халык та, матбугат чаралары да тынды, бу вакыйгалар шуның белән онытылыр дип исәп тоттылар булса кирәк. Тик матбугат чаралары болай гына тынмас, мөгаен. Бу уңайдан без Татарстан Республикасы прокуратурасына, төгәлрәге Кафил Әмиров исеменә хат юлладык. Басма матбугатта дөнья күргән кайбер язмалар да шул хатка теркәлгән иде. Ул хат иясенә барып җитмәгән, ә туп-туры Кукмара районы прокурорына җибәрелгән, күрәсең, чөнки безгә аннан көлке һәм шул ук вакытта кызганыч эчтәлектәге хат килеп төште. Кукмара прокуроры М.М.Нәҗиповның без теркәгән язмаларны (ә бәлки, хәтта хатны да) укып та тормаган булуы аңлашыла, чөнки аларны укыган кеше шундый җавап язарга кыенсыныр иде. Укучыларга да алардан килгән җавап хаты бик кызыклы булыр дип уйлыйм һәм аны орфографик хаталардан чистартып (хат татар телендә, ләкин урыс хәрефләре белән язылган), сезгә дә тәкъдим итәм.

КИРЕ КАГЫЛГАН МӨРӘҖӘГАТЬ

«Сезнең Кукмара район прокуратурасына Татарстан Республикасы прокуроры аша килгән, Кукмара районы, Янил авылында урнашкан «Туган як» кафесында 2011 елның 22 ноябрь кичендә булган фаҗига нәтиҗәсендә Рамил Мөдәррис улы Зариповның һәм Салават Миңненәркис улы Ваккасовның үлем фактын Кукмара районы тикшерү органнары тиешенчә тикшермәүләре, законсыз карар чыгарылуы һәм гаепле затларның җаваплылыкка тартылмавы турындагы мөрәҗәгатегез ТР Кукмара районы прокуратурасы тарафыннан тикшерү материалларын өйрәнеп каралды.

Әлеге факт буенча тикшерү РФ тикшерү комитетының ТР тикшерү идарәсе Арча районы тикшерү бүлеге тикшерүчесе М.И.Шихбабаев тарафыннан алып барылды һәм 2011 елның 31 декабрендә тикшерүче М.И.Шихбабаев җинаять эше кузгатуны кире кагу турында карар чыгарды.

Тикшерү тулы булмау сәбәпле, 2012 елның 17 гыйнварында әлеге карар минем тарафтан юкка чыгарылды, материаллар Арча районара тикшерү бүлегенә өстәмә тикшерүгә кайтарылды.

Өстәмә тикшерү нәтиҗәсендә, тикшерүче М.И.Шихбабаев 2012 елның 21 февралендә югарыда күрсәтелгән С.М.Ваккасов һәм Р.М.Зариповның «Туган як» кафесында үлү факты буенча, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 24 маддәсе, 1 бүлеге, 2 пунктына нигезләнеп, ягъни җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатуны кире кагу турында карар чыгарды.

Тикшерү материалларын тулысынча өйрәнү нәтиҗәсендә, әлеге карар законлы һәм нигезле дип табылды, чөнки суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсендә Р.М.Зарипов һәм С.М.Ваккасовларның үлем сәбәбе: «организмның мөмкинлектән югары гомуми кызуы», үлемгә китерүче башка сәбәпләр табылмаган.

Әлеге суд-медицина экспертизасын шиккә куярлык сәбәпләр юк.

Әлеге вакыйгадан соң «Туган як» кафесы һәрьяклап тикшерелде, тикшерү нәтиҗәләре буенча кафены ябарга нигез булырлык хокук бозулар табылмады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча сезнең мөрәҗәгатегез нигезсез дип табылды, шул сәбәпле мөрәҗәгатегезне тулаем кире кагу турында карар чыгарылды».

ПРОКУРОР БЕР КЕШЕГӘ ГЕНӘ ЫШАНА

Безнең мөрәҗәгать нигезсез булган, димәк… Вакыйганы үз күзләре белән күргән егетләрнең күрсәтмәләре дә нигезсез булган дип уйларга мөмкин. Матбугат чараларында басылган язмалар да уйдырмаларга гына нигезләнеп язылган, күрәсең!

Онытып торам икән, прокурор бит судмедэксперт нәтиҗәләренә таянып шундый карар чыгарган. Аның сүзләрен шиккә куярлык сәбәпләр юк, ә менә шунда булган һәм үз күзләре белән күргән кешеләрнекенә ышанмаслык сәбәпләр бар, алайса… Прокурорга шаһитләр сүзе дә кирәкми, нибары бер нәтиҗә җитә.

Әйе, хәтерлим, Кукмара районы судмедэксперты Тәлгать Каюмов белән мин дә сөйләшкән идем. Әле менә кабат шул әңгәмәне диктофоннан тыңлап чыктым.

Үзем белән таныштыргач, ул сорауларыма җавап бирергә ашыкмый һәм үлем сәбәпләрен атаудан баш тарта. Казанга җибәрелгән анализ нәтиҗәләре бер ай эчендә билгеле булачак һәм шуннан соң гына нинди дә булса нәтиҗә ясарга мөмкин икән. Ә егетләрнең нинди сәбәп аркасында үлүе әлегә бары тик туганнарына гына алдан ясалган фараз кебек әйтелә, имеш. Анализлар әзер булгач, берничә вариантның берсе төгәл ачыкланачак. Артыгын кызыксынып, үзем берничә вариантны тәкъдим итә башлагач, ул болай ди:

– Кешене яргач та, туганнарына әйтәм, ә сезгә берни дә әйтә алмыйм. Әле аларның канындагы спирт күләме дә ачыкланмаган. Әгәр аларның канында спирт күп һәм алар исерек булган икән, алар юк кына әйбердән дә үләргә мөмкин. Ток сукса, анда электрометка кала. Ул юк бит монда. Ул тигән булса да, аягы аша кереп, йөрәк эшчәнлеген тоткарлап, сулышына тәэсир итәргә һәм асфиксия булырга мөмкин. Нәрсә эчкәннәр алар? Шуннан да булырга мөмкин.

Мин аңа: «Егетләр мәчеткә йөргән, эчү белән мавыкмаган, әле берсе намаз да укыган икән», – дип әйттем. Дөрес, бу инде аның сүзләрен тикшереп карау өчен генә иде, чөнки үз эшенең остасы булган һәм ышанычлы (!) судмедэксперт бу очракта болай дип җавап бирер дип көттем: «Анысын әйтә алмыйм, экспертиза ачыклар». Ә аның урынына Тәлгать әфәнде болай дип җавап бирде: «Керегез әле, кер, утырыгыз. Кайсысы намаз укыган?»

– Менә монысын әйтмим…

– Намаз укыган булып аның канында спирт ачыкланса, дөрес булмый бит инде ул…

– Анысын экспертиза күрсәтер…

Шуннан соң бу судмедэксперт миннән берничә тапкыр кайсы егетнең намаз укуын сорый. Кызыклы әңгәмә…

Прокурор әфәнде шикләнмәсә дә, шәхсән минем ул судмедэкспертка шикләнү сәбәпләрем бар дип исәплим. Гомумән, журналист кеше бит ул бөтен фаразларны да шик астына куярга тиеш. Кукмара районы прокуроры гына бер кеше сүзенә ышангач та…

МӘСКӘҮ СУДМЕДЭКСПЕРТЫ МОНЫ ФАНТАСТИКА ДИП АТЫЙ

Хөрмәтле прокурор әфәндедән килеп төшкән әлеге хатка риза булмыйча һәм үзебезнең төбәктә бу эш белән шөгыльләнергә җыенмауларын аңлап, мин ул җавапны Мәскәүдәге 111нче суд-медицина һәм криминаль экспертиза үзәгенең медик-криминаль идентификация бүлеге җитәкчесе Леонов Сергей Валерьевичка күрсәтергә (әлбәттә, тәрҗемә итеп!) һәм аның белән киңәшләшергә мәҗбүр булдым. Кукмара районы прокурорыннан аермалы буларак, ул да әлеге судмедэксперт сүзләрен бик зур шик астына куйды.

– Ике кешенең организмы берьюлы мөмкинлектән югары дәрәҗәдә кызганмыни? – диде ул, көлемсерәп. – Мондый әйбер булсын өчен аларның икесен дә мунчага ябып, өсләренә йозак элгәннәрме соң? Шунда бикләп, урамга да чыгармыйча тилмерткәннәрме?! Судмедэксперт бу сорауларга җавап биреп тормагандыр… әллә җавап бирергә дә теләмәгән микән?! Мин күп еллар судмедэксперт булып эшләгән медицина фәннәре докторы буларак зур ышаныч белән шуны әйтә алам: моның булуы мөмкин түгел. Гади кешеләр аңлый торган дәлил: һәр кешенең организмы индивидуаль. Әгәр аның берсе чыннан да шул сәбәптән үлгән булса да, икенчесе дә берничә секунд аерма белән шуның янына егылып үлә алмый иде. Ул егылган булса да, аны һавага алып чыгып ничектер ярдәм итәргә мөмкин иде.

– Әгәр алар икесе дә бик каты исерек булса?

– Хәтта бу очракта да! Икесе дә үлем дәрәҗәсенә җитәрлек итеп эчеп, икесе дә бер температурада һәм бер үк вакытта кызып үлә торган кешеләр булмый. Бу фантастика дәрәҗәсендәге сүзләр. Өстәвенә, анда алар ике генә түгел, ә дүрт егет булган дип әйттегез. Калган егетләрнең үзен яхшы хис итүе дә беркемне уйландырмаган. Әгәр вафат булган егетләрнең туганнары мөрәҗәгать итсә, мин аларга ярдәм итәргә әзер.

Әйе, моның фантастика булуын бөтен кеше күрә, белә, ләкин нигәдер Кукмара районы судмедэксперты һәм прокуроры гына күрергә теләми. Ул егетләр ток сугудан үлмәгән икән, ни өчен шунда булган һәм вакыйгаларны күреп торган егетләр рубильниктан электрны сүндерергә дип йөгергән? Ни өчен рубильник урнашкан шкафны ватып ачканнар? «Электр миченә су сипмәскә» дигән кисәтүле язулар булмавын да, мунчаның салкын булуын һәм шуңа күрә мичкә су сибүләрен дә шундагы егетләр үзләре сөйләде бит миңа. Салкын мунчада организм мөмкинлектән югары итеп ничек кыза ала? Әйе, биредә кемдер нидер әйтеп бетерми һәм бу, хәтта, иң ахмак кеше өчен дә көн кебек ачык әйбер.

Чагыштыру өчен шул ук районда булган тагын бер очракны искә төшерәсем килә. Кукмара районының «Җиденче чакрым» кафесында бик серле рәвештә кешеләр агулануын бар матбугат чаралары кат-кат язып чыкты. Без дә «АГУЛЫ КОНКУРЕНЦИЯ?» (2011, №28 (20 июль) исеме астында бу хакта мәкалә бастырдык һәм ул вакыйганы һәрдаим күзәттек. Әле дә күзәтәбез. Анда әллә нинди тикшерүләр уздырылды, атна саен бу хакта яңа мәгълүмат ирешеп торды. Ул кафены ничек кенә тикшерсәләр дә, гаеп таба алмадылар. Хезмәт күрсәтү, ризык әзерләү иң югары дәрәҗәдә оештырылганын әйттеләр. Ничек кенә булмасын, кафе әлегәчә элеккеге эш режимын торгыза алмый. Ә монда ике егет берьюлы егылып үлде. «Туган як» ял комплексында, ягъни мәетләр яткан бинада әле дә туйлар уза, сауна да эшли, чөнки аны «ябарга нигез булырлык хокук бозулар табылмаган». Кешеләр үлү – ул хокук бозу түгел, ә агулану – хокук бозу булып чыга!

Бу эшне республика прокуратурасы үз карамагына алмый икән, Мәскәү матбугат чараларына кабат чаң кагарга туры киләчәк. Хәтерләсәгез, Алия Садыйкованы полиция бүлекчәсендә җәберләүләрен без иң беренче булып язып чыктык (ПОЛИЦИЯ КӨЧЛИ ДӘ БЕЛӘ) һәм аның даны бөтен илебезгә таралган иде. «» тапшыруында да ыгы-зыгысы күп булды. Безне сукыр һәм тешсез дип уйлап ялгыша күрмәгез!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Без сукыр түгел! , 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии