«Ак тасма» хәрәкәте Чаллыга да җитте

«Ак тасма» хәрәкәте Чаллыга да җитте

Русиянең эре шәһәрләрендә «Ак тасма» чарасы бара. Мәскәүдә бу хәрәкәт «Чиста күлне яула» исеме астында уза. Чаллылар да шушы акциягә кушылып, «Тукайны яула» дигән чараны башлады.

Чаллыдагы «Ак тасма» хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр арасында Раушан Вәлиуллин да бар. Узган сайлаулар барышында ул коммунистлар фиркасе ягыннан күзәтүче булды, сайлаудагы хәрәмләшүләр уңаеннан да каршылык чараларында даими катнашып килде.

«Тукайны яула» хәрәкәте җыеннарында Чаллы ТИҮ вәкилләре дә катнаша. Алар бу җыенның күпчелеген тәшкил итә дияргә дә мөмкин. Мәсәлән, 17 майда Тукай һәйкәле янында булган чарада 20-25 кеше катнашса, шуларның яртысы ТИҮ вәкилләре булгандыр. Бу көнне әлеге оешма рәисе Рафис Кашапов Тукай һәйкәленә ак тасма бәйләп куйды.

Тукай һәйкәле янында барган җыеннарның максаты хакында без кайбер катнашучыларның фикерләрен белештек.

– Бу чара дүрт көн рәттән уза. Максатыбызга килгәндә, Чаллыда яшәүчеләргә, күршеләребезгә мөрәҗәгать итә алабызмы, алар белән фикер алышу мөмкинме, теге яки бу уңайдан сүзебезне әйтә беләбезме, менә шуларны ачыклау. Президент инаугурациясе көннәре вакытында зур калаларда кешеләрне полиция алып китеп ябып куйды. Бу сайлау нәтиҗәләрен танымаган халык иде. Менә шуннан соң «Яула, яулап ал» акцияләре башланды. Мәскәүдә «Чиста күлне яула», Петербургта «Исаак мәйданын яула» дигән хәрәкәтләр барлыкка килде. Мәскәү халкы казакъ шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәле янына да җыелды һәм бу чара «Абайны яула» дигән исем алды. Ә без Чаллыда Тукай һәйкәлен сайладык һәм акцияне «Тукайны яула» дип атадык. Шуның белән халык аңын уятырга, фикерләргә этәрергә тырышабыз, – ди Раушан Вәлиуллин.

– Мәскәүдә, Петербургта булган чараларның да башлангыч чорында халык аз булды. «Ак тасма» хәрәкәтен җәелдерү зарур. Узган сайлауларда зур хәрәмләшүләр булды. Бар Русия халкы моны белә. Без бу хәрәкәткә коммунистлар да, ЛДПР, «Гадел Русия» фиркаләре дә кушылыр дип ышанабыз. Бергәләп эшләгәндә бу хәрәкәт күтәрелер.

Ә инде минем Тукай һәйкәленә ак тасма бәйләвемә килгәндә, Тукай үз иҗатында Думаны нык тәнкыйть иткән, думачылардан көлгән, аларны мыскыл итеп язган. Изелгән халыкны Дума якламаган. Тукай чорындагы вәзгыять хәзер дә үзгәрмәде, алдашу бара. Ул чорда да көрәшчеләр булган, Тукай көрәшкән. Ак тасма хәзер дә аның дәвамчылары булуын искәртеп торыр, – дигән фикердә Чаллы ТИҮе рәисе Рафис Кашапов.

– Русиядә элек тә, хәзер дә гражданлык җәмгыяте булмаган. Шуңа узган гасырның 30нчы елларында халыкны күпләп юк итүгә юл куелган. Гражданлык җәмгыяте булмагач, кешеләр бер-берсен яклый алмаган. Шул җәмгыятьне төзеп, нахакка рәнҗетелүчеләрне якларга кирәк, – дип саный Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов.

Рафис Кашаповның Тукай һәйкәленә ак тасма бәйләп куюына риза булмаучылар да бар.

– Тасма тагу һәйкәлне чуарлау була, мәгънәсен күрмим. Мин бу гамәлгә каршы, – дип белдерде безгә Арча якларында туып-үскән, хәзер Чаллыда яшәүче Рәсимә Сәрвәрова.

«Ак тасма» чарасы 12 июньгә кадәр барачак дип фаразлана.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Яңа хөкүмәт эшкә кереште

21 майда Русия Президенты Владимир Путин Русиянең яңа министрларын игълан итте.

– Фәрманнар имзаланды. Барысы белән дә килештек, – дип башлады сүзен Президент Владимир Путин.

Премьер-министр Дмитрий Медведев хөкүмәткә кемнәр билгеләнүенә «шундый зур игътибар күрсәтүе өчен» Путинга рәхмәт әйтте. Путин яңа хөкүмәт әгъзаларын журналистлар алдында игълан итте.

Хөкүмәтнең дүрттән өч өлеше яңа кешеләрдән тора. Аларның кайберләре моңа кадәр министрлыкларда бөтенләй эшләмәгән.

Вице-премьер урыннарында Владислав Сурков (хөкүмәт аппараты җитәкчесе) һәм Игорь Шувалов калды. Өченче Вице-премьер итеп Президентның элекке ярдәмчесе Аркадий Дворкович билгеләнде.

Финанс министры урынында – Антон Силуанов, юстиция министры итеп Александр Коновалов калды.

Тышкы эшләр министры – Сергей Лавров, саклану министры – Анатолий Сердюков.

Финанс министрының элекке урынбасары Александр Новак энергетика министры булды. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрының элекке урынбасары Максим Топилин хезмәт һәм социаль яклау министры итеп билгеләнде.

Сәламәтлек саклау министрлыгын Вероника Скворцова җитәкләячәк. Эльвира Нәбиуллина урынына икътисади үсеш министры итеп Андрей Белоусов билгеләнде.

Виталий Мутко спорт министры булып калды. Эчке эшләр министры урынына моңа кадәр Мәскәү шәһәре эчке эшләр идарәсен җитәкләгән Владимир Колокольцев билгеләнде.

Игорь Щеголев урынына элемтә министры итеп Николай Никифоров билгеләнде. Максим Соколов транспорт министры булды.

Табигать байлыклары һәм экология министры итеп – Сергей Донской, авыл хуҗалыгы министры итеп Чуашстанның элекке президенты Николай Федоров билгеләнде.

Мәгариф министры итеп Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтының ректоры булып эшләгән Дмитрий Ливанов билгеләнде. Владимир Мединский мәдәният министры булды.

Алсу КОРМАШ.

Түләп укырга теләүчеләр аз

Казан икътисад, идарә һәм хокук институты татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү өчен махсус дистанцион курслар булдырган иде. Әлеге курсларны оештыруны башлап йөргән проректор Дания Әхмәтова бүгенгә үзләрендә татар теле курсларында күпме кеше укып чыкканын төгәл генә әйтмәде. Шулай да, татар теле белән кызыксынучылар бар икән. Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең әле күптән түгел генә булып үткән конференциясендә бу курслар турында да әйтелгәч, соңгы көннәрдә шалтыратучылар да, хат язучылар да арткан.

– Без актив укытучылардан торган иҗади бер төркем оештырып, Русия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен тел курслары әзерләдек. Казакъстанда йә Русиянең башка төбәкләрендә кешеләр белән аралашканда, татар телен белергә теләүчеләр күп икәнлеге күренә. Әмма аларның институтка кереп укырга мөмкинлеге юк. Бездә Татарстан Фәннәр академиясендә эшләүче тел галимнәре һәм чакырылган укытучылар да укыта, – ди Әхмәтова.

​​Институт бу курсларны әзерләүчеләргә үз казнасыннан акча түләгән. Уку өч баскычтан тора. Беренче баскыч 150 сәгатькә исәпләнгән, ул өч ай дәвам итә. Икенче баскычта белем алучылар биш ай дәвамында 250 сәгать укый. Ә соңгы, югары баскыч тугыз айга исәпләнгән һәм анда 520 дәрес бирелә. Әхмәтова сүзләренчә, өченче баскычны үткәннәргә диплом тапшырыла һәм алар татар теленнән башлангыч белем дә бирә алачак. Русиянең кайбер төбәкләреннән бу курсларда укучылар булган инде.

Соңгы бер ел эчендә татар теленә кызыксыну артканнан-арта бара. Казан федераль университетында бушлай төркемнәр ачылды. Скайпта да үз теләкләре белән татар телен өйрәтүчеләр бар. Алардан аермалы буларак, Казан икътисад, идарә һәм хокук институты курсларында белем алу түләүле. Беренче баскыч 7 мең 500 сум тора. Икенче баскычта уку –12 мең 500 сум, ә өченче баскычта белем алу 19 мең сумга төшә.

– Кеше түләп укыса, ул бу эшкә җаваплырак карый. Нәтиҗә белем бирүнең ничек оештырылуына бәйле. Безнең татар теленә өйрәтү һәркем белән аерым эшләүгә корылган. Нәтиҗәсе дә әйбәт. Дистанцион технологияләр белән безнең институтта бүген өч меңнән артык кеше укый. Бездә Русиянең 69 төбәгеннән, чит илләрдән дә белем алалар. Хәтта Мадагаскарда яшәүче укытучыларны да укытабыз. Алар урыс телен өйрәнә, –ди Әхмәтова.

Аның сүзләренчә, курсны тулысынча үтеп бетергәч, диплом алу өчен Казанга килү мәҗбүри түгел. Интернет аша да, почта белән дә җибәрә алалар. Диплом алырга килгәндә, йә укыганда Казан белән якыннанрак танышырга теләүчеләр булса, институт үзе каршы алачак, сәфәрне дә оештырачак, дип тә әйтә.

– Теләүчеләргә экскурсияләр дә оештырабыз. Институтта туристлык фирмасы, кунакханә һәм тулай торак та бар. Безгә монда диплом алырга да, кунакка да килә алалар. Фән һәм сәнгать кешеләре белән очрашу да каралган.

Уку курсына без татар җырлары, тарихи материаллар, видео, Казан турында да күп мәгълүмат керттек. Без укучыларга белем бирә торган бер үзәк булып кына калмыйча, укучыларыбыз белән дуслык мөнәсәбәтләре дә урнаштырабыз, – ди Әхмәтова.

Бу көннәрдә институт төрле грантларны өйрәнә. Алар татар теленә өйрәтүне түләүсез итәргә тели. ЮНЕСКОга да мөрәҗәгать итеп карарга исәпләре бар.

Русиядә акча түләп татарчага өйрәнергә теләүчеләр алай күп түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләүчеләр дә түләп укыйсы дигәнне ишеткәч, башка белгечлек сайлау ягын карый. Шул сәбәпле Тобол социаль-педагогика академиясендә һәм Төмән дәүләт университетында да татар төркемнәре ябылу алдында тора.

Наил АЛАН.

Башкортстанда ВИЧ йоктыручылар арта

Уфада ВИЧ инфекциясе таралуга киртә кую мәсьәләләренә багышланган комиссиянең чираттагы утырышы һәм журналистлар өчен матбугат очрашуы үтте.

Матбугат очрашуы 20 майда үтә торган СПИД авыруыннан үлүчеләрне Халыкара искә алу көне уңаеннан оештырылды. Сөйләшүне Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев ачты һәм алып барды. Киңәшмәдә СПИД авыруын кисәтү һәм чирлеләрне дәвалау юнәлешендә алып барган эшләр хакында байтак хәвефле саннар бәян ителде.

Сөйләшүдә билгеләнүенчә, Башкортстанда да, бөтен Русиядәге кебек үк, СПИД чирен йоктыручылар саны арта бара. Бүген республикада шушы зәхмәтне эләктерүче 13 мең 551 кеше рәсми теркәлгән. Әле аларның теркәлмәгәннәре күпме? Белгечләр фикеренчә, әлегә беркайда да исәпкә алынмаган шундый чирлеләр тагын берничә мең кеше булырга мөмкин.

Иң аянычлысы шул – быел ВИЧ зәхмәтле 96 анадан балалар туган. Алар хәзер ныклы күзәтү астына алынган. 2012 ел башыннан Башкортстанда тагын 1 меңгә якын ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган. Иң күп ВИЧ-инфекциялеләр Нефтекамск, Салават, Күмертау, Стәрлетамак шәһәрләрендә. Шулай ук Нуриман, Краснокамск, Мәләвез, Зианчура, Благовещен һәм Чишмә районнарында.

«Башкортстанда СПИД чирен йоктыручылар саны ел саен 20 процентка арта», – ди сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев. Аның сүзләренчә, хәзер ВИЧ зәхмәтен эләктерүчеләр саны аеруча яшьләр арасында ишәя. Иң зур күпчелек бу чирне җенси якынлык кылганда эләктерә икән. Чирлеләрнең 65 проценты – ир-атлар. Башкортстанда 100 мең кешенең 166сы СПИД зәхмәтен йөртә.

«СПИД чире таралуны Башкортстанда киләчәктә ничек итеп тышауларга дигән сорау көнүзәк булып кала», – дип ассызыкланды ул матбугат очрашуында.

Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да СПИДка каршы көрәшкә багышланган байтак чаралар оештырыла. Шуңа да карамастан бу зәхмәтнең таралуы кимеми. Георгий Шебаев әйтүенчә, ВИЧ зәхмәте алдагы елларда тагын да киңрәк колач алырга мөмкин. «Бар илдәге афәттән Башкортстан гына бер имин утрау булып читтә кала алмый шул, ни аяныч», – ди министр.

Фәнис ФӘТХИ.

Комментарии