«КРЫМНАШ»ка – ике ел

«КРЫМНАШ»ка – ике ел

Яңалыклар карар өчен, ТНВ телеканалын кабыздым һәм бер сәер хәлгә тап булдым. Экранда ниндидер шау-шу, тамаша. Халык мәйданны тутырып, нидер бәйрәм итә. Мин моның нинди тамаша икәнен шат йөзле яшьләрнең: «Ура, «Крымнаш!» – дип кычкыруларыннан төшендем.

Ничектер бик күңелсез булып китте. Югыйсә, мин дә «ура» кычкырып, сөенергә, шундый «бөек» казанышыбызга шатланырга тиеш бит инде. Менә бит мәйданнарны тутырып, ничек бәйрәм итә Казан халкы! Ләкин бу тамашаның ни дәрәҗәдә ясалма, өстән кушылган бер чара икәненә бер шигем дә калмады. Шул арада мәйданга ишеп кар яварга тотынды. Хорафатларга ышанмасам да, бу «шоу»га хәтта табигать тә каршы дигән уй килде башыма… Ни көләргә, ни еларга белмәссең бу тантанага карап. Оештыра беләләр бит, спектакльләр уйнарга тәмам остарып беткәннәр!

Мондый ясалма бәйрәмнәр оештырганда, гадәттә, «чыбыркы һәм прәннек» ысулын кулланалар. Ә анда кемнәр җәлеп ителә? «Премияңне кисәбез, стипендия бирмибез, институттан куабыз», дип куркытылган, каршы әйтергә батырчылык итмәүче укытучы, студент һәм солдатлар. Аларның кулларына Русия, Татарстан, Кырым байракларын тоттыралар. Кая барасың инде, йөзеңә шат елмаю чыгарып, «Ура, «Крымнаш»дип кычкырып йөр шунда!

Бу «алым» инде СССР вакытында ук сыналган. Без, 70нче еллар студентлары, үз җилкәбездә татыдык ул алымнарны, күп кычкырдык ул «ура»ларны. 40-50 ел үтте, берни үзгәрмәде…

Ә вәзгыять бит монда бөтенләй киресенчә. Кырымда исә эшсезлек, акчасызлык. Анда татарларны эзәрлекләү, җәберләү, кыерсыту бара: мәчетләргә кереп тентү, мөселман-имамнарны кулга алу, татар телле газета-журналларны ябу, яңаларны «акча юк» дип ачмау, милли лидерларны кулга алу, Кырымнан сөрү һәм башка бик күп мәрхәмәтсез гамәлләр эшләнә анда.

Ә Казанда бәйрәм, шау-шу, тамашасыз шатланып булмый. «Крымнаш» бит! Кырым татарларына, аларның авыр язмышларына чын ярдәм, теләктәшлек, аларны яклау булдымы бу шайтан мәҗлесендә? Юк, монда аның әсәре дә булмады. Ватансыз, телсез, җирсез, йортсыз, гомумән, күп михнәт, газаплар күргән кырым татарларына берәр җылы сүз әйтелдеме? Юк, әйтелмәде. Ирексездән, Тукаебызның «Ник болай соң, без дә бит Хакның бәндәсе!» дигән юллары искә төшә. Газиз халкымның хайваннар хәленә җитеп битарафлануы минем йөрәгемә кан саудыра. Чыннан да, акны карадан, яхшыны яманнан, явызлыкны мәрхәмәттән аермаслык хәлгә җиткән «үземезнең татарымыз» үз язмышына да шул кадәр битараф булгач, тугандаш халыкка ярдәм итә алмаса да, хәтта гади теләктәшлек тә белдерә алмавы үтә гарьлек, кызганыч, хурлыклы хәлдер.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии