- 22.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Архив
Күптән түгел Казанда булып киткән Михаил Касьянов Татарстанга биредә җыелган салымнарның яртысын калдырырга әзер булуын белдерде. Үзе хакимияткә кайткан очракта, әлбәттә. Бу хакта ПАРНАС партиясе башлыгы «Азатлык» радиосына биргән интервьюсында әйткән иде («Безнең гәҗит», №11, 16нчы март, 2016).
Мәгълүм булганча, хәзер республикада тупланган барлык казна керемнәренең өчтән бере генә (төгәлрәге – 35 процент) үзебездә кала. Калган 65 проценты – федераль үзәк өлеше. Бу рәсми саннар, алар Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның моннан бер ай элек журналистлар алдында ясаган чыгышында яңгырады.
Ягъни Путин, шартлы рәвештә, «Мин сезгә үзегездәге керемнәрнең 35 процентын гына калдырам», – дип әйткән мәлдә, Касьянов 50 процентны калдырырга рөхсәт итмәкче. Һәм без моңа рәхмәтле булырга тиешме?
Юк! Һәм эш саннарда да түгел, ә сезнең бу мәсьәләгә карашыгызда. Чөнки бу караш Татарстан һәм мондагы халыкның мәнфәгатьләренә каршы килә. Безнеңчә, сүз шулайрак торырга тиеш: үзебезгә күпме акча калдырырга кирәклеген без үзебез хәл итәбез. Ә сез, Мәскәү Кремлендә утыручылар, акча бүленешенә тыкшынмыйсыз, һәм бездән аерым чыгымнарга финанс ярдәм генә сорыйсыз. Әйтик, хәрби көчләрне тотуга, илне саклауга фәлән хәтле акча кирәк, дисез. – Ярый, килешәбез. Алга таба киттек. – Тышкы сәясәт алып бару төгән сумга төшә. – Татарстан өчен бу файдалы сәясәт була икән, без каршы түгел, федераль бюджетка тагын 3 процент керемнәрне күчерә алабыз… Гомумдәүләт мәсьәләләрнең барысы да шул тәртиптә карала. Чөнки һәр хезмәтнең, базардагы кебек, үз хакы бар.
Чын федерализм әнә шул инде. Ә федераль сәясәтчеләр безгә никадәр акча калдырырга әзер булып, «юмартлыкта» ярыша икән – бу колониаль мантыйкның ачыктан ачык чагылышы гына. Һәм аннан тиз генә арыну кыен.
Көнкүреш дәрәҗәгә төшсәк, ике карашның аермасын гади мисалда күрсәтеп була. Сез кибеткә 1000 тәңкә акча белән киләсез, ди. Мәскәүдәге иптәшләрнең колониаль мантыйгы нигезендә, кибетче сездән шунда ук 650 (яки, «бәхетегезгә», 500 генә) сумны тартып ала. Һәм шуннан соң, теләге булса, сезгә 50 тәңкәлек сөт пакеты, яисә бер әфлисун тоттыра. Кемгә ничек бәхет елмая бит, бөтенесе сатучыдан гына тора. Федерализм мантыйгы башкачарак. Сез сатучыга: «Миңа шушы ипи һәм менә бу ит кисәге кирәк, – дисез. – Мә сиңа шулар өчен 300 сум акча. Башка берни дә кирәк түгел миңа синнән, чөнки калган акчага мин кинога барырга җыенам, йә башка йомышларга тотармын. Вәссәлам!» Аерма менә нәрсәдә.
Ягъни, бүген Мәскәүдә федерациянең нәрсә икәнен беркем дә белми, булып чыга. Хәтта либераль оппозиция вәкилләре дә аңлаудан ерак тора икән. Алар төбәкләргә анда пешкән бәлештән, имперчы сәясәтчеләргә караганда, бераз күбрәк өлеш чыгарырга гына риза.
Ярый әле Касьянов федерациянең берлеген саклау мәсьәләсендә үзенең чын демократ булуын күрсәтә: «Татарстанда яшәүчеләр үзләре бердәм илдә яшәргә тели, дип өметләнәм», – ди ул. Аның фикерләве, адашы Михаил Ходорковский белән чагыштырганда, алгарак киткән. ЮКОСның элеккеге хуҗасы әлегә «без яулаган җирләр безнеке булып калсын», дип саный. Болай барса, тагын 150 елдан соң Мәскәүдәге прогрессив көчләр шундый зур һәм күп төрле илне ничек итеп таркалудан саклап булганын тәмам аңларлар, бәлки.
aurupatatarstanсәяси платформасы

Комментарии