- 22.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Архив
Балтач хакимияте япкан юлны автомобиль йөртүчеләр протест чарасы ярдәмендә ачты.
19нчы март кичке тугызда Балтач үзәгендәгеләр бу тыныч район үзәге өчен гайре табигый вакыйганың шаһиты булды. Хакимият бинасы каршында дистәләгән автомобиль туктаган, дистәләгән кеше полиция хезмәткәрләре белән талаша. Җирле халык әле дә бу күренешкә «автомобильчеләр бунты» дигән атама биреп, социаль челтәрләрдә шушы вакыйга турында фикер алыша.
Шимбә көнне йөрү тыелган юлга дистәләгән автомобиль йөртүче үтеп керә. ЮХИДИ хезмәткәрләре беренче баручыны тоткарлый – ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Балтач халкы хәбәрләре» төркемен оештыручы Рафаэль Шакиров була. Калган автомобиль йөртүчеләрнең кайберләре үтеп китә, кайберләре ЮХИДИ хезмәткәрләре янында үзләре туктый. Хокук сакчылары «хәрәкәт итү тыела» билгесен исәпкә алмаган Шакировка беркетмә төзи. Аннары аны «рөхсәтсез чара» уздыруда гаеплиләр, хулиганлык кыла дигән сылтау белән тоткарларга телиләр. Шакировның җиңел машинасын алып китү өчен эвакуатор да чакырыла. Әмма автомобиль йөртүчеләр, җыелышып, тавыш чыгара, Шакировны яклап алып калалар.
«Егетләргә рәхмәт, мине яклап калдылар, полициягә бирмәделәр. Миңа бүген башкарма комитеттан да элемтәгә чыктылар, халыкны котыртуда, рөхсәтсез чара уздыруда гаеплиләр, террорчы дип тә атамакчы булалар. Дүшәмбе көнне полициягә чакырдылар. Ябып куймакчылар. Мин шуны аңламыйм, минем гаебем нәрсәдә? Миңа прокурор үзе бу билгеләрнең канунсыз куелганын әйтте. Әгәр «кирпеч» астына керүдә гаеплиләр икән, штраф салсыннар, кайчаннан бирле «кирпеч» астына керү хулиганлык санала башлады әле ул?»– ди Шакиров.
Балтач хакимиятеннән дә, полициядән дә әлеге хәлләргә карата бернинди аңлатмалар алып булмады. «Бунт»ның икенче көнендә, якшәмбе төштән соң, полиция хезмәткәрләре хәрәкәт итүне тыючы билгеләргә кара пакет кидереп чыга. Әле бу яңалыкны автомобиль йөртүчеләр дә белеп бетерми, күрәсең: күпләр, элекке гадәт буенча, Нариман урамына борыла. Рафаэль Шакиров бу күренешне җиңү дип бәяләде.
Аның сүзләренчә, дүшәмбе көнне хакимияттә эшләүчеләрдән берәү Шакиров кибетенә кереп: «Без барыбер үз дигәнебезгә ирешәчәкбез, юлны берьяклы гына итәчәкбез», – дип әйтеп чыгып киткән.
«Халык теләсә, үз дигәненә ирешә ала. Бары тик үз көчеңә ышанырга гына кирәк», – ди ул.
Шакиров башта прокурор Абитовтан хакимиятнең Ленин урамын берьяклы гына йөрү мөмкинлеге белән калдыруга аңлатма бирүне таләп иткән. Рафаэль сүзләренчә, прокурорның аңлатмасы бик гаҗәп була.
«Прокурор тыючы билгеләрнең канунсыз куелуын әйтте. Безгә нишләргә, дип сорагач, «әгәр дә сезне бу билгеләр өчен штрафка тартсалар, мин ЮХИДИның ул протоколларын мәхкәмә аша юкка чыгарам», – диде ул. Шул сәбәпле, без, автомобиль йөртүчеләр, тыючы билгеләрне – «кирпечләр»не исәпкә алмыйча йөри башларга була, дип аңладык», – ди Шакиров.
Күп фатирлы йортлары берничә генә булса да, район үзәге шәһәр җирлеге дип санала. 2015нче елның ноябрь аенда Балтачның башкарма комитеты башлыгы Ленин урамының бер өлешендә автомобиль хәрәкәтен бер яклы гына итү турында фәрман чыгара. Ленин урамы – Балтачның көнчыгышыннан көнбатышына таба сузылган бердәнбер урам. Бу фәрман чыкканнан соң, көнчыгыштан көнбатышка таба баручы автомобильләр хакимият бинасына җитәрәк «кирпеч» билгесенә төртелә һәм Ленин урамына параллель булган Нариман урамына борылып кереп, шактый зур «элмәк» ясарга тиеш булалар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров әлеге яңалыкны кертер алдыннан районның «Хезмәт» гәҗитенә бу хәлгә җайлашырга туры киләчәк, дип аңлатма да биргән булган. «Моңа халыкның җайлашуы кирәк. Үзәк аша йөри торган маршрут автобусы нишләр? Нариман урамына машиналар сыярмы? Эшмәкәрләр дә борчыла. Машина кую урыннары кибетләрдән ераклашкач, сатып алучылар кимемәсме? Нариман урамында элеккечә ике яклы хәрәкәт калачак. Биредә машиналар кую урыннары ясалды. Әмма әле алар җитәрлек күләмдә түгел, эш дәвам итәчәк», – дигән иде Рамил Шакиров.
Бу карар Балтач халкында зур ризасызлык тудыра. Эш шунда – күп кенә кибетләр хакимият бинасы каршында урнашкан. «Хәрәкәт итү тыела» билгесе шушы сәүдә урыннарына автомобиль белән баруны кыенлаштыра – алар янына килү өчен Нариман урамы аша әйләнергә кирәк. Бу гына да түгел, берьяклы урамның ике ягына да «туктау тыела» дигән билгеләр дә куеп чыгалар. Шулай итеп, Нариман урамы аша урап килсәң дә, автомобилеңне кибет каршында калдыра алмыйсың. Билгеле, халык белән бергә кибет хуҗалары да тавыш чыгара. Мәсәлән, «Радик» сәүдә йорты хуҗасы Асия Закирова әйтүенчә, бу билгеләр куелганнан соң сатып алучылар саны 30 процентка кимегән.
«Элек безнең кибетләргә Малмыж, Кукмара, Арча ягына баручылар да туктый иде. Хәзер алар бүтән кибетләргә керә. Хәзерге заманда берәү дә 200 метр читтә машинасын куеп, җәяү йөрми. Безнең хакимият Кукмарада, Арчада күреп кайткан да, Балтач хакимияте каршында да берьяклы урам ясамакчы булган. Аларда бөтенләй башка күренеш бит, анда урам киң, туктар урыннар бар. Без бит авылда яшибез. Ленин урамы районның бер ягыннан икенче ягына сузылган бердәнбер урам, калган барлык урамнар да тупик белән бетә. Кризис вакытында сату болай да кимеде, нигә шундый әйбер уйлап чыгарырга?»– ди ул.
«Элек кибеткә сатып алучылар электричкадан төшкән кебек керә иделәр, хәзер сәгатькә бер кеше керсә сөенәбез», – ди башка эшмәкәрләр дә. Әйтик, Гөлнара Галиева сатып алучыларның 70 процентка кимүен әйтә.
«Кеше кибет каршына килеп туктаса, «ә» дигәнче полиция килеп җитә. Шуңа күрә беркем дә кибеткә керми, хәзер бөтен кешенең машина, башка җиргә баралар. Бөтен җирдә эшмәкәрләргә ярдәм диләр, минем ул ярдәмне беркайчан да күргәнем юк. Юлны бер генә юнәлештә иткәнче, башта автомобильләрне каян җибәрергә икәнен уйларга кирәк иде. Аның бит берьяклы урам ясау мөмкинлеге булса, сүз дә әйтмәс идең. Монда бит вариантлар юк. Нариман урамы ул бик тар, анда җәяүлеләр өчен юллар да юк, ике «КамАЗ» кара-каршы очрашса, тыгын барлыкка килә. Шунда күпме юл һәлакәте булды инде», – дип сөйли Галиева.
Эшкуарлар мөрәҗәгать иткәч, быел 12нче гыйнварда Балтач прокуроры Зөфәр Абитов район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров фәрманына карата дәгъва белдерә. Дәгъвада әлеге карарның ЮХИДИ белән килешеп эшләнмәгәне, урам схемасының кулдан гына ясалган булуы турында язылган. Прокурор башкарма комитет башлыгыннан Ленин урамының бер өлешен берьяклы итү турындагы фәрманны ун көн эчендә юкка чыгаруын таләп итә.
Җирле хакимият прокурор карарын мәхкәмә аша кире дә какмый, әмма үтәми дә. Юлдагы тыючы билгеләрне беркем алмаса да, прокурор үз шикаятен үтәүне таләп итми, башкарма комитет җитәкчесен җавапка тартмый. Шулай итеп, прокурор Абитов хакимияткә каршы «тешсезлеген» күрсәтә. «Әгәр прокурор кабул иткән документлар үтәлергә тиеш түгел икән, ул нигә аларны кабул итә», – дип аптырый балтачлылар.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Мәчет төзүгә каршы имза җыялар
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән очрашу вакытында аннан Волжск шәһәрендә мәчет төзелешенә ярдәм итүен үтенгән иде.
Волжскийда ике катлы мәчет төзелү турында хәбәр 2010нчы елда таралды. Тик төзелеш эшләре башланмаган килеш кала бирә. Җирле мөселманнар хәзергәчә уңайлыклары булмаган идән асты бүлмәсендә намаз укырга мәҗбүр. Ә шәһәрдә 20 меңгә якын мөселман исәпләнә.
Миңнехановның үтенече хакында хәбәр таралуга, Волжск шәһәренең исламга каршы булган кешеләре, мәчет төзүне булдырмауны таләп итеп, Интернетта имза җыя башлады. Әлеге петициягә кушылучылар Русия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итә .
«Волжскийда мәчет төзелүе мөмкин дигән хәбәр<…> Волжск халкын куркытты. Без үз шәһәребез, якыннарыбыз һәм балаларыбыз өчен куркабыз. Мәчетнең һәм, гомумән, ислам тәгълиматенең радикал элементлар һәм ислам террорчылыгы барлыкка килеп, үсеш алсын өчен уңай мохит икәнен без беләбез. Мәчет җәмгыятьтә ифрат зур киеренкелек тудырачак һәм бәрелешкә сәбәпче булачак. Волгоградта моңа кадәр булган коточкыч террактларны беребез дә онытмый: террорчылар автобус, троллейбус һәм вокзалны шартлатып, дистәләрчә кешене үтерделәр…
Безнең туктаусыз курку эчендә яшисебез килми. Хөрмәтле Владимир Владимирович, безне, балаларыбызны, шәһәребезне куркынычсызлык белән тәэмин итегез – Волжскийда мәчет төзүгә юл куймагыз», – диелгән петициядә.
Бүгенге көнгә мөрәҗәгатькә 800дән артык кеше кул куйган.
Гөлназ БӘДРЕТДИН
Референдумны искә алырга йөзләп кеше җыелды
1992нче елның 21нче мартында Татарстанның Суверенлык декларациясен яклап референдум үткәрелде. Анда куелган: «Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?» – дигән сорауга Татарстан сайлаучыларның 61,4 проценты уңай җавап биргән иде.
Быелның 19нчы мартында БТИҮ референдумга 24 ел тулуны митинг оештырып билгеләп үтте. Йөзләп кеше катнашкан чарада 1992нче елгы Татарстан Конституциясен кире кайтару таләп ителде.
Иң беренче булып чыгыш ясаган татар активисты Илдус Садыйк сүзен, мәйданга җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләүдән башлады. «Халык үзенең мөстәкыйль булырга теләвен онытмаса, без үзебезнең нәтиҗәгә ирешербез дип уйлыйм. Акыл белән көрәшергә тиешбез, чөнки безнең якта хакыйкать. Безнең референдум халыкара комиссияләр тикшерүен дә үтте. Кырымдагы референдум исә икенче төрлерәк узды. Аның ике еллыгын Казанда да бәйрәм иттеләр. Ләкин безнең бәйрәм нигәдер рәсми рәвештә үткәрелми», – дип белдерде ул.
Мондый чараларда һәрдаим катнашып, үз сүзен кыю рәвештә әйтеп килгән Камал театры артисты Әзһәр Шакиров: «Без референдумда җиңеп чыктык һәм үзебезнең кем икәнлегебезне исбат иттек. Үз теләгебезгә ирешер өчен иң дөрес юлны таптык. Ул – халкыбызның тыныч юл белән үз дәүләтен төзүе», – дип чыгыш ясады.
Митинг татар халык җырлары белән үрелеп барды. Милли активистлар быелгы чараның гадәттән тыш хәлләрсез тыныч кына узуын билгеләп үтте. Сумкаларны ачтырып тикшермәделәр дә, дип сөйләде алар.
Ахырдан митингның резолюциясе бертавыштан кабул ителде. Анда телгә алынган таләпләрнең беренчесе: «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларациясен, 1992нче елның 21нче мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләрен тануны һәм хокукый бәяләмә бирүләрен сорап, Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясына, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, демократик илләргә мөрәҗәгать итәргә». Икенчесе: «Татарстан Дәүләт Шурасы кичекмәстән 1992нче елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш. Болар: «Суверен дәүләт – халыкара хокук субъекты», «Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия», «Җир һәм аның байлыклары бөтен халык милке».
Өченче таләп: «Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясында тыңлаулар үткәрүне сорыйбыз. Бу тыңлауларда Русияне «Милли азчылыкларны яклау конвенциясе» һәм «Төбәк һәм азчылыклар телләренең Европа Хартиясе»н тупас бозуда, төп халыкларның дәүләтчелеген, мәгарифен, телләрен юк итүдә гаепле дип танырга чакырабыз. Бу җинаятьләре (төп халыкларга каршы этноцид) өчен Русия Европа Шурасыннан чыгарылырга тиеш».
Райнур ШАКИР
Фото «ВКонтакте»төркеменнән алынды

Комментарии