Ач карынга сөеп булмый

Ач карынга сөеп булмый

Русия халкының үз президентларына ышанычы кими башлаган. «Левада-Центр» уздырган соңгы сораштыру шуны күрсәтә.

Бер ел элек Владимир Путинның рейтингы 89 процентка җитсә, хәзер ул 73 процентка калган. Социологлар моны икътисади хәлнең начарая баруы һәм «Кырым эффекты»ның тәмам сүрелүе белән аңлата.

Хәлләр шулайрак дәвам итсә, 2018нче елгы президент сайлауларына Илбашы нинди «ышаныч капиталы» белән килер икән? Инде бүген үк үзләренең матди хәлен начар бәяләүче гражданнар саны 55 проценттан арткан. Кризиска кадәр, ягъни 2014нче елның ноябрендә, андыйлар 16 процент кына иде. Ә яхшыруга өмет юк. Матбугатта көн саен моны дәлилләүче хәбәрләр чыгып тора: халыкның реаль керемнәре азая, эшсезлек үсә, кибетләргә сирәгрәк йөрибез, яңа машиналар һәм фатирлар сатылмый диярлек, тышкы туризм бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Русиялеләр хәтта кредит алуга да сагаебрак карый, чөнки булган бурычларын каплап бетерә алмыйлар, кая анда яңа әҗәтләргә керү. Иртәгәсен кем белгән?

Кырым вакыйгаларыннан соң теркәлгән югары рейтинглар моңарчы 2000нче еллар башында, Чечнядагы икенче сугыш кампаниясе тәмамлангач күзәтелде. Ләкин шунысын да онытмаска кирәк, ул нефть бәяләре даими үскән чор иде. Ә «Кырым язы» башлангач, илнең резерв фондларында тупланган акча булышты. Хәзер исә бөтенләй башка вәзгыять: витаминнар җитмәүдән томаналанган аңны хәрби казанышлар белән генә алдалап булмый. Телевизордан күрсәтелгән «шикәр»дән авыз эче балланмый башланды. Димәк, халыкның Путинга булган мәхәббәтен кайтарыр өчен яңа сәяси технологияләр таләп ителәчәк.

Алар нинди булыр, фаразлау кыен. Ләкин, минемчә, биредә бердәнбер отышлы юл бар – ул да булса, халыкка йөз белән борылу, икътисадтагы проблемаларга җиң сызганып тотыну. Әйтик, импортны алыштыру программасы эшләп китә алмады – үзебездә җитештерелә торган азык-төлек, башка товарлар, арзанаер урынга, тагын да кыйммәтләнде. Чөнки аларны чит ил җиһазлары, импорт чималын кулланып ясыйбыз, үстерәбез. Банклар бирә торган кредитларның бәясе артты, бюрократия көчәйде, «өстәгеләр»нең ришвәтчелек белән көрәшү рәвеше халыкта көлке генә тудыра. (Дмитрий Рогозинның улы Алексейның Саклану министрлыгына, данлыклы Евгения Васильева эшләгән урынга билгеләнүе үзе генә ни тора!) Русия Президентына боларның барысын да, ихтыяр көчен җыеп, кичекмәстән туктатырга кирәк.

Бу нисбәттән «Левада-Центр» оештырган сораштыруның кайбер башка нәтиҗәләре дә кызыксыну уята. Путинга бөтенләй ышанмаучылар 19 процент тәшкил итте (узган елның җәендә теркәлгән күрсәткеч – 14 процент). Илбашына карата соклануын, симпатияләрен белдерүчеләр 2-7 процентка кимеде. Аңа карата битараф булучылар, киресенчә, шул ук дәрәҗәдә артты. Ә Русиянең гамәлдәге президентын «чын лидер, максатчан һәм тәвәккәл җитәкче» дип атаучылар җәмгыятьтә нибары 20 процентка гына калган.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии