«Өйләнгән ирне яратам»

«Өйләнгән ирне яратам»

Миңа 23 яшь. Әле күптән түгел генә өйләнгән белән таныштым. Бер күрүдә үк аның нәкъ мин эзләгән кеше булуын аңлап алдым. Шулай да өйләнгән иргә җитди карарга теләмәдем дә. Бераз вакытымны күңелле итеп уздырам да, аннары ташлыйм дип уйладым. Тик без аның белән бик тиз арада якынайдык, үзара шундый иркен һәм җиңел аралашабыз, әйтерсең, гомер буе бергә яшәгәнбез һәм бер-беребезне бик яхшы беләбез.

Ул минем янга килеп, гаиләсеннән китәргә җыенуы, аны үз өендә беркем дә аңламавы турында сөйли. Аның бер кечкенә баласы булуы бераз шикләндерсә дә, мин аны үлеп яратам һәм минем дә мәхәббәткә хакым бар дип саныйм. Әгәр дә хатыны аны гел талап тора, тавыш чыгара, йорттан куа икән, нишләп әле мин аның белән бергә кушылып, ирне ир урынына куеп, кадер-хөрмәттә яшәтмәскә тиеш?! Беләм, кияүдәге -кызлар мине сүгеп утырадыр. Әбиләр дә: «Алай ярамый бит, балам»,дип акыл сатарга тотынгандыр. Кеше фикеренә исем китми, чөнки гаиләсенә кирәкле ир читкә карамый ул…

ГӨЛНАЗ.

Бу хатка Казан шәһәренең «» гаиләне планлаштыру үзәгенең II категорияле психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

– Хатын-кыз «вакыт уздыру» өчен генә ир-ат белән танышса да, «вакытлыча гына» дип үз-үзен алдаса да, аның эчке аңы гаилә корырлык ир эзли һәм ул, үзе дә сизмәстән, булачак балаларына ата булырдай кеше күзли. Өйләнгән ир белән вакыт уздыру – күрә торып үзеңне утка илтеп салу белән бер. Андый кеше белән танышып, беренче очрашуга барганчы ук уйланырга кирәк: бу кеше сезгә кирәкме? Ул гаиләсеннән шулай җайлы гына китә икән, сезне дә шулай җиңел генә ташламасмы? Сезгә сөйләгән вакыйгалары да әкият түгел микән? Бәлки, ул гаиләсеннән китәргә дә җыенмыйдыр һәм сезнең яшьлек очкынына алданып гаиләсендәге мөшкел хәлләр турында әкиятләр уйлап чыгарадыр?

Мондый очракларда ике як та (хатын да, сөяркә дә) үзенекен алып калырга тели. Сез, сөяркә ролендә булып та мәхәббәт, ярату өчен көрәшәсез. Өстәвенә, өйләнгән иргә сезнең дә тулы хокукыгыз бар дип саныйсыз һәм гаилә аныкы кебек булырга тиеш түгел, ә сезнеке (әлегә бары хыялдагы гаилә учагы!) кебек булырга тиеш дип уйлыйсыз. Ә ирнең законлы хатыны исә, инде еллар кичкән гаилә, уртак балалар, уртак тормыш, элеккеге мәхәббәтне кире кайтару өчен «сугыш» алып бара.

Ир сөяркә янына йөри башлагач, хатын-кызлар сөяркәне хурлап: «Ул барысын да җимерде, юкка чыгарды, ул гаиләгә керде», – дип әйтергә ярата. Ә сөяркәләр, менә бу очрактагы кебек үк: «Анда күптән бернинди гаилә дә, хөрмәт тә, мәхәббәт тә юк, һәркайсы үз тормышы белән яши иде», – ди. Игътибар итегез, аларның икесе дә гаилә турында сөйли.

Нәрсә соң ул гаилә? Бу төшенчә һәркем өчен төрле мәгънәдә күзаллана. Кайберәүләр өчен ул – законлы рәвештә теркәлеп ир һәм хатын булып саналу, паспортка мөһер сугылу. Икенчеләр өчен ул нәкъ менә үзара бәйләүче хисләр: мәхәббәт, хөрмәт, дуслык, бер-береңә ияләнү… Бергә туплаган мөлкәт, бурычлар, вәгъдәләр, уртак туганнар, дусларны да гаилә дип аңлаучылар бар.

Ә чынлыкта исә, гаилә – ул ир белән хатынның бер-берсен яратып, аңлы рәвештә берләшүе, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә үтәргә ризалык бирүе, картлыкка кадәр кулга-кул тотынышып яшәргә ниятләве, тугрылык саклавы, бер-береңә ярдәмләшеп яшәп, уртак балалар үстерү, ике якның да әти-әнисе өчен тигез дәрәҗәдә җаваплылык алу… Әлбәттә, бу идеаль гаилә. Ә аның ялган, ясалма, тотрыксыз, җилбәзәкләре меңләгән.

Хәзер дөньяга салкын акыл белән карап, уйланып, үз-үзегезгә сорау бирегез әле: бу ир кайчандыр үз өстенә җаваплылык алып корган гаиләсен хәзер ташлый икән, көннәрнең берендә сезне дә ташламас дип гарантия бирә аласызмы? Бәлки, ул гаиләсендәге авырлыклардан качадыр?! Бәлки, ул сез әйткән кечкенә баланың тавышыннан, аның гел киреләнүеннән, елавыннан туйгандыр? Тормышның бетмәс-төкәнмәс авырлыклардан гына торгандай тоелуы, бәлки, нәкъ менә бала аркасындадыр? Хатынның да гел-гел тавыш чыгарып торуы, ирне талавы, бала белән өйдә утырып арыганлыктандыр?! Шулар хакында уйландыгызмы? Ярый, сез ул ир белән бергә булдыгыз ди… Сезнең дә бала табасыгыз, әни буласыгыз килер бит. Шундый авыр вакытта япа-ялгыз калу мөмкинлеге сезне куркытмыймы?

Искәрмәләр дә була билгеле. Беренче хатынны дөрес сайламыйча, аннары гына тормыш тәҗрибәсе туплап, икенче яр табучылар да бар. Шулай да, күп очракта, ирләр беренче гаиләдән китми. Иң киң таралган һәм иң гади сәбәп: алар үзгәрешләр яратмый. Бу гаиләдә алар инде башмаклары кайда ятуын да, ванна кергәч нинди сөлгегә сөртенәсен дә, хатын өйдә булмаганда кайсы табада, кайдан алып, ничә йомырка кыздырасын да, яраткан мендәренең кайсы почмагына ятсаң уңайлырак икәнен дә белә. Икенче гаиләдә барысын да яңадан башларга кирәк бит… Шуңа да сез ачыклап бетерегез әле: аның үз гаиләсендә эшләр, чыннан да, хөртиме? Ул сезнең янга чыгып китәргә тәвәкәлли аламы, әллә алдап кына йөртәме? Монда ир кеше үзе үз хисләрендә тәртип ясарга тиеш. Ул нәрсә тели? Сайлау аның өстендә. Ул ничек хәл итә – шулай була. Аның чын йөзен ачарга тырышыгыз. Кешене гомер буе өйрәнеп тә белеп бетереп булмый, ә сез әле бу ирне күптән түгел генә очраткансыз. Вакытлыча гына гашыйклыкка алданып, кеше гаиләсен болгатмый торыгыз, үзегезнең күпсанлы сорауларыгызга җавап табып, салкын акыл белән уйлап бетерегез. Ашыкмагыз!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии