Туган тел өчен

Туган тел өчен

21 февральдә бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан татар теле өчен борчылып, аны яклауны, милли үсеш өчен тигез шартлар булдыруны таләп итеп, «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге пикетлар оештырды.

Берлекнең рәисе Нәбиуллин әйтүенчә, 19 февральдә Казан шәһәрендәге Тукай һәйкәле янында узган пикетта 15ләп кеше катнашкан. «Барысы да яшьләр иде. Татар иҗтимагый үзәге һәм башка милли оешмалардан кешеләр катнашмады. Без татар мәктәпләрен ябуны туктату, Русиядә татар теленә дәүләт статусын бирү, Русиядә татар телендә тулы рәвештә эшләүче ун федераль телевизион канал булдыру, Милли университет ачу, татар телендә югары белем алу мөмкинлеген тәэмин итү таләпләрен куйдык», – ди ул. Пикетчылар татар халкын активрак булырга чакыра. Милләтне өйдә генә утырып саклап булмый, дип саный алар.

Шундый ук пикетлар «Азатлык»ның бүлекчәләре эшләгән Чаллы, Октябрьск, Нурлат, Самара, Сембердә узган!

21 февральдә «Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге Казандагы Төркия консуллыгы каршында «Русиянең төрки халыкларын яклау» пикетын оештырды. Пикетта татар, төрек, урыс телендә төрле шигарьләр бар иде. Аны оештыручы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, әлеге пикетның максаты – иң көчле төрки ил – Төркиянең Русиядәге төрки халыкларның бик авыр, хокуксыз хәленә игътибарын җәлеп итү, ярдәм сорау, Русиягә басым ясау. Шулай ук Русиядә яшәүче халыкларның бозылган хокуклары турында хәбәр җиткерү. «Русиядәге төрки халыкларның милли хәрәкәтләре, бер-берсе белән якынаеп, бергәләшеп үз хокуклары өчен көрәшергә оешма төзергә тиеш. Бары тик берләшеп көрәшсәк кенә үз хокукларыбызны яклый алабыз. Төрки халыкларны шуңа чакырабыз», – ди «Азатлык» активисты Рафыйк Кәримуллин.

«Аzatliq-info».

Туган тел өчен , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии