- 22.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Архив
Бу илдә кешенең кадере беркайчан булмаган инде ул. Тик менә 3-4 елга бер тапкыр, безнең кадер арткан бер көн була – бу сайлау көннәре. Минәйтәм, шул көннән файдаланып калсак та яхшы булыр иде. Әйдәгез, бу елның 4 мартын: «ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ КӨНЕ» дип игълан итәбез. Иртәдән кичкә кадәр бары тик татарча гына сөйләшәбез. Сайлау участокларында да урысча җавап бирәләр, аңламыйлар икән – борыласың да чыгып китәсең. Бер сәүдә үзәгендә шактый суммага йорт җиһазлары алганда шулай иткән бар –татарча сөйләшүче сатучыны бик тиз таптылар. Кемне сайлыйсыз – анысы сезнең эш, тик менә шул бер көндә бөтенебез (беләме-белмиме дигәндәй) ТАТАРЧА ГЫНА сөйләшсә, туган телебезгә әзрәк файда булачагына шик юк.
Илфак ШИҺАПОВ.
Кадер булган көн ,
Комментарии