- 22.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Архив
Сайлаулардан соң башланган митингларны күргәч, бер дустым: «Инкыйлаб алды башбаштаклыклары кебек бу. Әллә һәр заманның үз Ленины була микән?» – дип әйтеп куйды.
Сүзләрендә хаклык юк түгел аның. Илдә-көндә барган гаделсезлекләрне халык күңеле һаман кичерә алырмы? Юктыр, мөгаен.
Автобуста укырга барган чакта башкалар кебек колагымны наушниклар белән томаламыйм. Автобуслар – кем өчендер үз фикерен бүтәннәргә җиткерү урыны, минемчә.
Шундый бер гадәти иртәдә теләр-теләмәс кенә автобуска утырдым. Урыным 60-65 яшьлек карт янына туры килде. Ул янында басып баручы ханым белән кызып-кызып ни хакындадыр сөйләшә. Тиздән узачак Президент сайлаулары турында сораштыра икән. Аңа икенче берәү дә кушылды. Бабай икесенә дә: «Сайлауларга барасызмы?» – дигән сорау бирде. Җавапка: «Барып йөрмим. Безнең тавыш барыбер исәпләнми», – дигән сүз ишетүгә ярсып китте. Аның сүзләрен хәтеремә язып бардым:
«Безне (русиялеләрне) җитәкчеләр гасырлар буе басып килде. Шуңа балыкка охшадык та инде: авыз ачып сүз әйтергә куркабыз. Ә әйтергә кирәк! Әнә бит юлда йөрергә дигән льготаларны кире кайтардык. Бердәмлек җиңә ул. Сайлауга да барырга кирәк. Әмма көне-төне телевизордан эт кебек өрүче Жириновскийны сайламагыз. Бик булдыра торган кеше ничә еллар дәвамында сугышып-өрешеп кенә ятмас, күптән җитәкче булыр иде. Путинны сайлап та ялгышабыз. Алданабыз. Яңалык кирәк. Җитәр, күп түздек. Безгә дә эндәшер вакыт җитте!»
Һәр кергән кешене шулай сөйләштерде, үз тавышлары өчен көрәшергә чакырды ул.
Чыннан да, һәр заманның үз Ленины булырмы? Соры массага әверелеп баручы халык арасыннан берәү курыкмыйча күтәрелеп, илдә дөреслек урнаштыра алырмы? Вакыт күрсәтер.
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.
Һәр заманның булыр үз Ленины... ,
Комментарии