- 22.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Архив
Волгоград өлкәсендәге Кече Чапурникида биш йөзгә якын татар яши. Ул өлкәдәге иң атаклы татар авылы булып, үзенең бай тарихы, кызыклы кешеләре белән аерылып тора. Әмма хәзер ул күрше рус авылы белән берләштерелгән, ягъни картадан тагын бер татар авылы юкка чыгып бара.
Данлыклы татар авылы Кече Чапурники белән руслар яши торган Олы Чапурники авылы арасы ике чакрым гына булса да, тарихларындагы аерма бик зур. Кече Чапурники күршесеннән күпкә борынгырак. Әйтүләренә караганда, бу авыл, кимендә, 500 еллык тарихка ия. Әле узган ел гына авылдагы мәчетнең 250 еллык юбилее билгеләп үтелгән. Мөселман җәмәгатьчелеге һәр атна шушы мәчеткә җыелып, авылның көнкүреш мәсьәләләрен тикшерә. Ә авыл проблемалары санап бетергесез.
Район шурасының элеккеге депутаты Фәйрүзә Мәлик сүзләренчә, биредәге проблемалар белән авыл җирлеге советы шөгыльләнергә тиеш. “Ә без бүген авыл шурасының нинди карарлар кабул иткәнен дә белмибез”, – ди ул.
Русия төбәкләре арасында иң зур татар авылларының берсе саналган Кече Чапурники әкрен генә югалуга йөз тота. Биредә мәктәп кенә түгел, балалар бакчасы да ябылган. Аның бинасы бүген торак йорт булып хезмәт итә. Татар балалары күршедә урнашкан Олы Чапурники авылына барып белем алырга мәҗбүр. Татарча өйрәтүгә теләк һәм мөмкинлек булуга карамастан, мәсьәлә чишелми кала бирә.
– Безгә туган телебезне оныттырырга тырышалар. Хәзер авылда татарча сөйләшүчене дә табуы авыр, – ди авыл кешеләре.
Татар балаларына татарча өйрәтергә мөмкинлекләр булса да, Олы Чапурники авыл шурасында бу мәсьәлә күп еллардан бирле чишелеш көтеп кала бирә.
Татарча сөйләшү чыганагы, татарча хәбәрләр карау өчен бердәнбер чара булып “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе кала. Авылда бу каналны карауларын хәзер күп кенә йортларның түбәләренә урнаштырылган иярчен антенналарыннан аңларга була.
Бу татар авылында клуб бар-барын, әмма ул, никтер, бикләнгән. “Бер караганда, анда барудан ни мәгънә?!” – ди авыл кешеләре. Өстәвенә, клуб мөдире дә рус кешесе икән. Шуңа күрә милли чаралар бөтенләй узмый.
Авыл халкы бетәбез дип тикмәгә генә чаң сукмый шул. Әлеге “бетү”не тизләткән икенче бер афәт тә бу татар авылына ят түгел. “Яшел елан” авыл халкын урап алган. “Элек мондый хәл күренми иде”, – ди дин әһелләре. Сәрхушләр хәзер урам саен.
“Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда гына булса да хәмер сатуны туктатып торырга иде”, – дигән тәкъдимгә дә тискәре җавап ишетергә туры килгән авыл җәмәгатенә.
Кече Чапурники әлегә барлык белешмәләрдә дә татар авылы дип телгә алына. Әмма чынлыкта ул рус авылларыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый.
Русиядә 1990 елдан башлап 23 мең авыл беткән. Белгечләр моны авыл халкының шәһәрләргә күчүенә һәм эре шәһәр агломерациясенә бәйләп күрсәтә. Әмма ил халкының шушы вакыт эчендә, ким дигәндә, 10 миллион кешегә азаюын берни белән дә аңлатып булмый.
Райнур ШАКИРОВ
Ришвәт күләме арта бара
Русия Президенты Дмитрий Медведев ришвәт җәзасын кырыслатырга тәкъдим итә. “Ришвәт күләме тагын да артачак”, – дип саный белгечләр.
Казан шәһәрендә яшәүче Фәйрүзә апа 15 февральдә күзенә операция ясатты. Күзен каплаган элпәне алдылар. Бу 80 яшьлек апаның ике күзенә өченче операциясе инде. Фәйрүзә апа табибны бәхилләтәсе акчасын алдан ук әзерләп куйган.
Хезмәт ветераны буларак аңа бу операцияне бушлай ясарга тиеш булсалар да, ул алдан ук табибларның билгеле бер сумнарга өметләнүен белә. “Әнә, күптән түгел генә туганым Миңсәлим ясатты. Аныкы да бушка булса да, табиб кесәсенә 3 мең сум салган”, – ди Фәйрүзә апа. “Ник бирәсең соң?” – дигән сорауга ул: “Ничек бирмисең?! Бөтен кеше бирә бит”, – дип җаваплады. “Ә моннан 4 ел элек икенче күзгә ясатканда, 500 сум гына төрткән идем бит юкса”, – дип, авыр сулап та куйды.
Һәрнәрсәнең үз “таксасы”
Табибка күренгән өчен ниндидер бүләк: коньяк, тартмалы шоколад конфет калдыру гадәти күренеш булса, Татарстанда һәр операциянең, хәтта бала тудырган өчен дә үз “такса”сы бар. Никадәр катлаулырак булган саен, табиблар шулкадәр күбрәк акча ала.
Ришвәт алу, акча юу табиблар арасында гына түгел, ә иң югары даирәләргә дә үрмәләгән. Алар 3-5 мең сум белән вакланып та тормый. Акча үзләштерү юлларының яңадан-яңа, тагын да хәйләкәррәк ысулларын табалар.
Татарстан прокуратурасы республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләренә каршы җинаять эше кузгаткан. Алар федераль бюджеттан бирелгән акчаның бер өлешен үзләштерү өчен, 5 компьютер томограф сатып алганда, рәсми дилерга мөрәҗәгать итмәгән. Ә башка урыннан кайтартканнар. Нәтиҗәдә, 54 миллион ярым сум алучыларның һәм сатучыларның кесәсенә киткән.
Тикшерү әлеге җинаять эшен “башбаштаклык” маддәсе белән кузгаткан. Әгәр Русия Президентының Дәүләт Думасына тәкъдим иткән канун өлгесе кабул ителсә, 54 миллионнан артык акчаны кесәләренә салучылар 500 миллион итеп түләргә тиеш булачак. Медведев: “Ришвәткә һәм акчага сатылучан хирысларны, ягъни подкуп өчен җәзага тартканда, бирелгән сумнарга караганда 100 тапкыр артык түләтү кирәк”, – ди. Тик монда да 500 миллионлык чик кую карала.
Миллион алганнар котыла…
Билгеле булганча, Русиядә, гадәттә, зур түрәләргә зур сумнар үзләштергән өчен җинаять эшләре кузгатылып тора, әмма күп очракта алар шартлы җәза белән котылып кала. Гадәттә, имтихан биргәндә студентлардан 5-10 мең сум тирәсе акча җыйган галимнәрне план тутыру өчен утырталар.
Артур исемле эшмәкәр сүзләренчә (аның үтенече белән исеме үзгәртелде), Татарстанда ришвәт алу, ришвәт бирү, дәүләттән бирелгән акчаны юу үрмәкүч үргән пәрәвез кебек. Астан ук башланып, иң югары даирәләргә дә җиткән.
– Беренчедән, хисаптагы сумнарны кәгазь акчага әйләндерә торган махсус ширкәтләр бар. Икенчедән, арадашчылар бик күп. Мисал өчен, дәүләт заказы булган вакытта, алар әнә шул үзләренең танышлары җитәкчелек иткән арадашчы ширкәтләр аша сатып ала. Бу ширкәтләр өстән-аска кадәр бер-берсе белән бәйләнгән. Гадәттә, бюджет оешмаларында утыралар. Мондый арадашчылар булу түрәләргә акча юу өчен бик кирәк, – ди ул.
Менә бер мисал: Татарстанда урта һәм кече бизнеска ярдәм итү өчен төрле программалар бар. Аларның берсе – ширкәтләрне электр челтәренә тоташтыруда һәм түләүләрне каплауда булышу. Әлеге программа өчен бюджеттан 30-50% акча бирелә.
Аны тормышка ашырганда, Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты “Электросила-К” консалтинг һәм төзелеш җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән килешү төзегән.
“Электросила-К” утка тоташтырырга керешкәнче, ниндидер 3 семинар үткәргән һәм 3 миллион сумга якын акчаны кесәсенә дә салып куйган. Тикшерүчеләр: “Мондый хезмәт бары тик 140 мең сумлап кына тора”, – дип белдерә.
Шулай ук утка тоташтыру өчен ниндидер документлар әзерләнгән дип, тагын 2 миллион 300 мең сум акча алынган.
Хисап палатасы хисабын йома
Татарстан Хисап палатасы 2005 елдан алып 2009 елның ахырына кадәр кече һәм урта бизнеска ярдәм өчен бирелгән акчаның ничек тотылганын тикшергән.
Тикшерү 2010 елның көзендә үк тәмамланып, тикшерелгәннәргә һәм Министрлар Кабинетына җибәрелгән. Һәм шуның белән ләм-мим.
Хисап палатасының үзендә дә нәтиҗәгә багышланган утырыш узмаган. Эшләр бик кырын булганга, халык артыгын сизмәсен дип йомганнар, мөгаен.
Бизнестагылар моннан 10 еллар чамасы элек ришвәт (откат) 10% дип әйтә иде. Бүген инде беркем дә 10% белән генә вакланып тормый. Өчтән берен кайтармасаң, синең белән сөйләшмиләр дә. “Оешмагызга 1 миллион күчерәм, 900 меңен акчалата кире кайтарасыз”, – дип әйтүчеләр дә бар хәтта.
Бизнес белән шөгыльләнгән берәү әйтүенчә, Русиядә ришвәткә каршы чаралар катыланган саен, ришвәт күләме дә үсә генә. Акча юган документларны юридик яктан җайлау да, төрле программалар өчен акча бирүчеләрне «майлау» да катлаулана гына бара.
Бу көрәш Русиядә ришвәт алуның яңадан-яңа, тагын да камилләшкән ысулларын гына уйлап чыгаруга китерә.
Наил АЛАН
Имамнар татарлыктан читләшмәсен
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының атнакич Русия ислам университетында узган утырышында имамнарны татарлаштыру мәсьәләсе тикшерелде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, соңгы вакытта дин тармагындагы үзгәрешләр аларны да борчый. “Күп кенә җирләрдә татар халкына чит-ят булган күренешләр күзәтелә”, – ди ул.
Әмма Закиров кузгаткан төп мәсьәлә – дин һәм тел бәйләнеше. Аның сүзләренчә, бүген дин әһелләренең күбесе татар телен начар белә, “Коръән теле – гарәп теле” дип, өйрәнергә дә теләми. “Дин әһелләре гомер-гомергә телне саклаучы булган. Еш кына без телне театр, моң саклаган дибез. Алары да үз өлешен керткәндер, әмма төп роль уйнаучы – дин. Әгәр без милли мохитне, рухны диннән аерабыз икән, аның киләчәге юк”, – ди Закиров
Конгресс башлыгы Русия ислам университетының хөкүмәт алдында абруе югары булуын әйтә. Шуңа да ул: “Татар телле имамнар әзерләүдә конгресс белән университет көчләрен берләштерергә кирәк”, – ди. Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин исә: “Иң куркынычы – дингә килгән яшьләр, кагыйдә буларак, татар теленнән читләшә. Мин Корьән белән яшим, беренче чыганакларга омтылам, гореф-гадәтләр аерыла, тел минем өчен нәрсәгә кирәк, дигән яшьләр саны арта бара”, – ди.
Рафыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүген Русия Мәгариф министрлыгы кайда нинди мәдрәсә барлыгын да белми.
– Русия Мәгариф министрлыгы мәдрәсәләр исемлеген барлый башлаган иде – шаккатты. Мәдрәсәләрнең яртысыннан күбрәгенең лицензиясе юк икәнлеге ачыкланды, – ди Рафыйк Мөхәммәтшин.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
“Татар яшьләре Төркия ярдәменә өметләнә»
“Азатлык” татар яшьләре берлеге Русиядәге төрки халыкларны яклауны сорап, Казандагы Төркия консуллыгы бинасы каршында пикет уздырды. Шул хакта берлек җитәкчесе Наил Нәбиуллин белән сөйләштек.
– 21 февраль халыкара туган тел көне буларак билгеле. Шул уңайдан пикетка чыктык. Чөнки бүген Русиядә яшәүче төрки халыкларга карата рухи, әхлакый геноцид бара. Безнең милли хокукларыбыз бозыла, милли мәктәпләребез ябыла, милли телевидениебез юк. Ягъни Русиядә төрки һәм, гомумән, барлык рус булмаган халыкларга басым бара. Күп кенә милләтләр инде “үлем” хәленә җиткерелгән. Шуңа без пикетка “Төркия, Русиядә төрки халыкларга карата геноцид бара, ярдәм кулын суз”, “Без төрки халыкларның азатлыгы өчен”, “Төркия, безгә ярдәм ит” дигән шигарьләр тотып чыктык.
– Ә ни өчен нәкъ Төркиядән ярдәм сорарга булдыгыз?
– Төркия – төрки дөньяда иң көчле дәүләт һәм ул Европа Берлегенә керергә омтыла, НАТОда вәкил булып тора.
– Пикетны оештыруда каршылыклар булмадымы?
– Пикетны оештырмауны таләп итеп янаулар булды. Ике кеше, өй янында каршы алып, миннән пикетны үткәрмәүне таләп итте. Ул кешеләрне мин белмим. Күрсәм генә таный алам. Ә хакимият тарафыннан проблемалар булмады.
– Төркия консуллыгыннан сезнең янга кем булса да чыктымы?
– Юк, кызганыч,чыгучы булмады. Әмма Төркия дәүләте җитәкчелеге исеменә мөрәҗәгать җибәрдек.
Ландыш ХАРРАСОВА
Комментарии