- 22.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Архив
Дүшәмбедә чатнама суыкка карамастан, башкала эшмәкәрләре протест акциясенә чыкты. Милиция мәгълүматларына караганда, Ирек мәйданына өч йөзләп кеше җыелган. Эшмәкәрләрне бу адымга хакимият тарафыннан җир салымының берничә тапкыр арттырылуы этәргән. Алар үзләренең авыр хәлдә калуында Казан мэриясен гаепли, Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Медведевтан яклау сораган лозунглар күтәргән иде.
Ризасызлык белдерүчеләр шәһәр үзәгеннән Болак урамы буйлап шәһәр хакимияте бинасы янына барды. Кремль янында пикетчылар Илсур Метшинның чыгуын сорап, үз шигарьләрен кычкырып торды. Бу митингка Татарстан коммунистлары да кушылды.
Чиратта кем?
Гарәп илләренең тагын берсендә канлы бәрелешләр. Бу юлы Ливиягә “ут капты”. 41 ел буе идарә иткән Муаммар Кәддәфи белән килешмәүчеләр мәйданга чыккач, аларга Хәрби-Һава көчләре ут ачты. Күпме кеше һәлак булуын беркем дә әйтә алмый. Ливиядә йөздән артык Татарстан гражданы да кала бирә. Алар, башлыча, “Татнефть” компаниясе хезмәткәрләре, әлеге дәүләттә кара алтын белән бәйле тармакта эшләүчеләр һәм аларның гаиләләре. Безнең ил кешеләрен эвакуацияләргә карар кылынды. Әлеге юллар язылганда, Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре безнең гражданнарны ничек итеп җәнҗаллы дәүләттән алып чыгу юлларын эзли иде.
Сарбаев – тикшерү астында
Башкортстанның элеккеге премьер-министры Раил Сарбаевка карата җинаять эше кузгатылды. Аны вәкаләтләрен үз файдасына куллануда гаеплиләр. Аерым алганда, ул дәүләт милкеннән үз белдеге белән файдаланган. Шулай ук хөкүмәт акчасына Уфадан Венага да барып кайткан, гәрчә эш өчен бу кирәк булмаса да.
Күрмәгәнне күрсәтә
Табигать сынаулары дәвам итә. Республикага февраль ае өчен күрелмәгән суыклар китереп сукты. Дүшәмбегә каршы төндә Татарстанда минус 41 градусны күрсәткән. Ләкин салкыннар акрынлап чигенә. “Озакламый һава температурасы норма хәленә кайтыр”, – ди синоптиклар. Язга да күп калмады бит инде…
Ришвәт алганда “янган”
Мамадыш районының Отар җирлеге башлыгы Владимир Егоровка карата җинаять эше шушы көннәрдә республиканың Югары судына тапшырылды. Ул 170 мең сум ришвәт алганда тотыла. Әлеге сумманы Урта Азия якларыннан безгә эшкә урнашырга килүче 17 кеше җыеп биргән. Акча түләп, әлеге авылда яшәүләре турында ялган документлар алмакчы булалар. Егоров үзенең гаебен танымаган. Соңгы сүзне суд әйтәчәк.
Кош-корт үрчи
Татарстан тарихында беренче тапкыр фабрикалардагы кошлар саны 10 миллионнан артып киткән. Гыйнвар аенда йомырка җитештереп сату күләме дә үскән. Шулай ук сәүдә нокталарына 11 мең тонна кош ите озатылган.
Фәхешханә хуҗалары – төрмәдә
Татарстанның Югары суды Казанда 8 фәхешханә тоткан җинаятьчел төркемгә карар чыгарды. Барлыгы 11 кеше җавапка тартылган. Куркытып-янап, алар “эш”кә хәтта балигъ булмаган кызларны да җәлеп иткән. Киреләнүчеләрне кыйнап торганнар. Китәргә теләүчеләр исә зур күләмдә акча түләргә тиеш була. Төркемнең лидеры Дмитрий Глазырин – 13, калган 8 җинаятьче 8 елдан 12,5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде. Тагын ике бәндәгә шартлы срок һәм торак-колония билгеләнде.
Озак яшибезме?
Узган ел Татарстанда уртача гомер озынлыгы 71 яшь тәшкил иткән. Бездә әле дә үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк. Ләкин дөньяга тәүге тапкыр аваз салучы сабыйлар белән шатландыручылар да шактый. Мөслим, Әлмәт, Алабуга, Алексеевск һәм Минзәлә районында бала табучылар аеруча күп икән.
Түләмә котырмасмы?
Татарстанда себер түләмәсе (сибирская язва) авырулы хайваннар мәетләре күмелгән 27 үләт базының торышы канәгатьләнерлек түгел. Алар шулкадәр таушалган ки, куркыныч чирнең чыгуын көт тә тор. Бигрәк тә Бөгелмә белән Биектауда хәлләр хөрти икән. Аптырагач, эшкә Прокуратура алынып, тиешле кешеләрне җавапка да тарткан. Алар тиз арада җитешсезлекләрне юкка чыгарырга, базларны сипләргә һәм ныгытырга тиеш.
Урманнар, урманнар
Узган елгы эсседә Татарстан урманнарында 99 янгын очрагы теркәлеп, 168 гектар мәйданда шаулап утырган агачлар һәм куаклар юкка чыгарылган. Тулаем Идел буе округында 348 мең гектар урманны ут “ашап” бетерүен истә тотсак, күп түгел дә кебек. Ләкин премьер-министр Илдар Халиков әйткәнчә, көлгә әйләнгән яшеллекне кире кайтару өчен, ким дигәндә, 20 ел вакыт кирәк булачак.
“Фиат” урынына – “Форд”
“Алабуга” ирекле икътисадый зонасында “Форд Фокус” машиналары җыя башлаячаклар. Уртак предприятиене Русия ягыннан “Соллерс” җәмгыяте оештыра. Моңарчы ул “Фиат” автомобильләре чыгара иде. Италия маркасыннан американыкына күчү нигә кирәк булгандыр – билгесез. Һәрхәлдә, кайбер интернет-чыганаклар “Соллерс” хуҗасы Вадим Швецов премьер-министр Владимир Путин белән сүзгә кергән, дип яза. Чит илдәге партнерын үзгәртү дә шуңа бәйле, имеш. Дөрес, Путинның “Фиат”ка нинди катнашы барлыгы хакында сүз юк, Италия җитәкчесе Силвио Берлускони белән дуслыкларын гына әйтәләр…
Комментарии