23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

Кызганыч, бу көннең кадере үзгәрде, тормыш кыйммәтләре алышынды. Моңа кем гаепле? Ватанын хөрмәт итмәгән кавемме, әллә үз халкын яратмаган дәүләтме? Уйландыра торган фәлсәфәле сорау бу.

Шулай да Ватанны сакларга, якларга кирәк. Бу һәр ир-егетнең изге бурычы. Аны ата-бабаларыбыз кан-күз яшьләре бәрабәренә саклап калган. Күпме кыенлыклар кичкәннәр, әмма Ватаннарыннан ваз кичмәгәннәр, илбасарларга бирешмәгәннәр.

Бәйрәм белән, хөрмәтле ир-егетләребез!

Ярый кыз бала булганмын

“Безнең гәҗит”тә армия турындагы язмаларны әнием елый-елый укый. Эльвира апа Фатыйхова язганча, ярый әле кыз бала булганмын. Әнием дә шуңа сөенеп бетә алмый. “Малайлары үсеп килүче аналарны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын”, – ди әнием.

Элегрәк кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтлерәк булган бит. “Хәзер армия мәсьәләсен акча һәм танышлык хәл итә”, – дип сөйли өлкәннәр.

Менә минем туганнан туган абыем Курил утравына кадәр китте. Ашказаны белән интегә иде, ничек җибәргәннәрдер?! Өйләнгән, баласына ике яшь тула. Ә хәрби комиссариатта ерак җибәрмибез дигән булганнар. Нигә шулай алдарга инде?!

Исән-сау хезмәт итеп, гаиләсенә кайтып җитсен инде, Ходаем.

Абыем турындагы язманы ?????? елый-елый укыдык. Танышларыбыз да шалтыратты, бигрәк җәфалангансыз икән бу армия белән дип. Эльвира апага рәхмәт. Минем дә аның кебек кыю журналист булып, дөреслекне халыкка җиткерәсем килә.

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре 1 гимназия укучысы.

“Яшь журналистлар” берләшмәсе әгъзасы.

Һәрберебез хезмәт иттек

Урамда солдат киеме кигән яшь егетне күрдем. Ничектер, йөрәккә рәхәт булып китте. Үземнең хезмәт иткән чагым искә төште. Ә солдат иптәшләре белән бара. Янәшәсендә атлаучыларның берсе ниндидер сәбәп белән хезмәттән калган, башкалары әле яшь. Аларны карарга да куркыныч. Үзләре бөкрәйгән, куллары кесәдә, авызда тәмәке. Сүзләренә колак салсаң, чәчләр үрә торырлык. Сүгенү сүзләрен сиптерәләр генә. Ә солдаттан кайткан егет төп-төз, аяк атлаулары, кул селтәүләре аерылып тора. Ул бер ел гына хезмәт иткән бит әле, шул арада да үзгәргән.

…Әтием 1894 елгы иде. Башта гражданнар сугышында катнаша, аннан ике тән җәрәхәте алып кайта. Аннары 1941 елны Ватан сугышы башлангач, әтине тәҗрибәле сугышчы буларак, беренче көннәрдә үк фронтка алалар. Ул анда төрле катлаулы операцияләрдә катнаша. Җиде тән җәрәхәте ала, күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Яралары тирән булгач, 1943 елда сугышка яраксыз дип, өйгә җибәрелә. Ул кайткач, 17 яшен тутырган абыйны сугышка алалар. Бик ябык, кечкенә иде ул. Шуңа да “Труд” хәрби заводына эшкә юллана. Сугыш тәмамлангач, ул да исән-сау өйгә кайта. Тормышлар акрын гына җайлангач, чират миңа да җитте. 1958 елны армиягә алындым, чит илгә җибәрелдем. 3,5 ел хезмәт итеп кайттым. Тормыш корып җибәргәч, улым Ринат дөньяга килде. Көн артыннан көн узып, аның да хезмәт итәр чагы җитте. 1982 ел иде ул. Ул да чит илгә – Чехословакиягә билгеләнде. Аллага шөкер, үз бурычын үтәп, исән-сау әйләнеп кайтты. Бераз торганнан соң, ул да өйләнде. Тормыш арбасын тарта-тарта ике улы туды. Алар да үсеп буйга җитте. Урта белем алганнан соң, зурысының армиягә китәр вакыты җитте. Хезмәткә барырга карар кылды ул һәм яшьтәшләре белән алынды да. Ике ел хезмәт итеп, старшина дәрәҗәсе белән кайтты. Энесенә дә чират җитте. Аны да медицина тикшерүендә хезмәткә яраклы дип таптылар. Әмма үзенә: “Әлегә калып тор, олырак яшьтәгеләрне алабыз”, – дигәннәр. Ул моңа сөенеп кайткан иде. Әмма әнисе моңа һич кенә дә риза булмады. Рәхмәт үзенә. “Син нәрсә яшьтәшләреңнән калып, олыгаеп барасыңмы?” – дип, үзен җилтерәтеп киредән военкоматка алып төште. “Хезмәткә яраклы икән, хәзер үк алыгыз”, – дигән анда. Башта оныгым зарланып хатлар язгалады. “Син җибәрдең, әти алып кала иде”, – дип, әнисенә үпкәләп. Аннан хезмәткә ияләшә башлагач, зарланудан туктады һәм бер елдан кече сержант булып кайтты. Алдан сукранганнарын искә төшергәч, көлеп кенә куйды. Киткәндә туры басып йөри дә белми иде, бер ел дигәндә, улыбыз чын иргә әйләнгән, үзе матур, үзе төз.

Нәселебездә һәрберебез хезмәт иткәч, 100-120 мең сум биреп, улларын хәрби хезмәттән алып калган кешеләрне аңламыйм мин. Гомер-гомердән килгән бит ул: ир-егет ил алдында үз бурычын үтәргә тиеш. Ата-ана актык сыерын сатып, улын алып кала икән, илебезне кем саклар соң?!

“Бар да командирдан тора” язмасын (???) укыдым һәм автор белән тулысынча килешәм. Мин хезмәткә алынганда сугыш тәмамланганга 13 ел иде. Күп офицерлар сугышта катнашкан. Алар шундый ягымлы, әйбәт булып, ата-ана кебек солдат өчен кайгыртып торды. Безнең ротада 4 офицер иде. Алар алмашынып дежур торды. Иртән иртүк килеп җитеп, физик күнегү ясарга алып чыгалар һәм кич отбой ясап, 12ләрдә генә китәләр. Һәрбер офицер үз дежурлыгындагы хәлләрне рота командирына, анысы исә батальонныкына җиткерә. Командирлар берәр солдатның кыерсытылуын белсә, иң элек зурга җибәрмичә рота эчендә аны хәл итәргә тырыша. Кухняга 2-3 наряд биреп, җәза үтәтәләр.

Безнең отделение командиры сержант Неверов иде. Яңа килгәч тә, ике карт солдат мине чакырып алды. Берсе күкрәккә китереп төртте. Мин көрәшкәләп тә йөргәнгә, аңа авылча болганып китереп суктым. Аның яңагы шешеп чыкты, минем уң кулымның баш бармагы чыккан иде. Командирга кемдер җиткергән, ул килеп тә җитте. Булган хәлне сораша башлады. Белмәгән русчам белән аңлатырга туры килде. “Хәрби трибунал белән икегезне дә утыртам”, – дип, бер генә янады ул теге ике солдатка. Мине исә санчастька алып китте. “Аттан егылганда бармакны чыгардым”, – дип әйтергә күндердем үзен. Шуннан соң бер генә солдат белән дә андый аңлашылмаучанлыклар булмады. Бар да командирдан тора шул.

Рамазан МОРТАЗИН.

шәһәре.

Тагын хезмәт итәр идем…

Мин 70кә якынлашып килә торган бабай. Пенсиядә булгач, уйланырга вакыт күп. Газеталарда солдат тормышы турында ни генә язмыйлар. Бабайлык – безнең заманга да ят нәрсә түгел. Әмма ул чакта өч ел хезмәт итсәк тә, тәртип көчле иде.

Үзем армиягә бик теләп киттем. Уң кулымның өч урта бармагы зәгыйфь булуга карамастан, комиссия узганда аны күрсәтмәскә тырыштым.

Казанда 10нчы техник училищены тәмамлагач, Рязаньга бораулаучы булып эшкә җибәрделәр. 1962 елның көзеннән шуннан армиягә алындым. Беренче елны Новгород өлкәсе Медьведь бистәсендә хезмәт иттем. Сержантлыкка укыдым. Башта төрле хәлләр кичерергә туры килде…

…Килгәнебезгә әле бер ай да юк. Иртә белән стройга тезеп, бәдрәфләр чистартырга алып киттеләр. Барганда бер өч тапкыр аткан тавыш ишетелде. Без берни дә аңламый калдык. Соңыннан гына ни булганын белдек. Бер взводны бездән алданрак алып чыкканнар, күрәсең. Юл буйлап йөгереп барганда, өченче елын хезмәт итүче бер солдат автоматын иптәшләренә юнәлтеп, берничә тапкыр атып җибәрә, соңыннан үзенә. Ике яшь егет яралана, үзе исә бакыйлыкка күчә. Нәрсә җитмәгән аңа?! Билгесез…

Аннан беренче тапкыр хезмәт акчасын алу да истә калган. 3 сум 80 тиен иде ул. Аны өченче елын хезмәт итүче ефрейтор өләшә. “Дөрес атлап кермисең”, – дип, ул мине бер өч тапкыр гына борып чыгаргандыр. Ачу килә, кермәс идең, акчаны да алырга кирәк… Тагын шулай берчак ашханәдә төшке аш вакыты. Минем чалбарга җылы чәй ага башламасынмы! Янымдагы өч малай исә пырх-пырх көлә. Өстәлнең миңа каршы ягында утырган берәү клеенканы бөкләгән дә чәй агызып ята икән. Мин исә аңа карап: “Бу синең эшме?” – дим. Ә ул исә: “Ты что, татарин”, – дип, көлүен дәвам итте. Мин исә сикереп тә тордым яңагына берне китереп тә сыладым. Старшина исә бу хәлне күреп алып, аңлашып та тормыйча безне алып чыгып китте. Строй алдында әхлак кагыйдәләрен укыды һәм икебезгә дә чираттан тыш наряд бирде. Бөтенесе дә йоклагач, ярты төнгә хәтле икәү коридор идәнен юдык. Старшина соңыннан ни булганын белеште. Мин аңлатканнан соң: “Молодец, әйбәт иткәнсең”, – диде. Ул егет белән дә килештек. Бер-беребезгә үч сакламадык. “Татарин”, – дип мыскыллап дәшүче дә башка булмады.

Дивизиядә өч кенә малае идек. Шуларның берсе – Казаннан Хафиз Фахеров, берсе Самарадан Рафаэль Мөхәммәтҗанов. Бер батареяда ук булмасак та, гел күрешеп, сөйләшеп тордык. Хезмәттә милләттәшең бик якын була бит ул. Шулай акрын гына булса да ярты ел үтеп китте. 9 Май – Җиңү бәйрәмнәрендә өч егеткә увольнение бирделәр. Шуларның берсе мин идем. Әй, сөендек тә соң! Әмма яшь чак, акыл бик җитеп бетми. Бер-беребезне котыртып, теге “яшел елан”ны алырга булдык. Аракы 2 сум 20 тиен тора. Ә андый арыш мае сатыла торган кибеткә керергә ярамаганын кисәткәннәр иде. Шул тирәдә генә йөрүче берәүдән сатып алып чыгуын сорадык. Ул тыңлап кына калмады, хәтта үзенең апаларына безне алып та китте. Керсәк, старшина утыра. Безнең нигә кергәнне шунда ук төшенеп алды. Әмма орышасы урынга, алып кергән әйберне чыгарырга гына кушты. Шул шайтан суын биш кешегә бүлеп эчеп куйдык. Күңелләр тагын да күтәрелеп китте, “танцы”га барырга булдык. Әмма озак биергә туры килмәде – патрульләр нинди хәлдә булуыбызны сизеп алып, тотып алып кайттылар. Аннан гаупвахтага ябып та куйдылар. Төнне шунда уздырдык. Старшина гына хәлне белешеп чыгып китте. “Минем белән очрашканны әйтә күрмәгез”, – дип кисәтергә дә онытмады.

Икенче көнне безне солдатлар каршында әллә нинди җинаятьчеләр шикелле күпме кирәк, шул тикле әрләделәр. Кабат әхлак кагыйдәләрен укыдылар. “Бу хәлләрне әти-әниләрегезгә язып җибәрәбез”, – дип тә куркытырга онытмадылар. Комбаттан моны эшли күрмәгез инде, дип шактый ялынып йөрергә туры килде. Шуннан соң безнең батарея уку беткәнче башка увольнение күрмәде. Менә шулай, тәртип бар иде.

Ә уку тәмамлангач, кайсыбызны кая тараттылар. Мин Украинаның Кременчук шәһәренә эләктем. Анда ике ел хезмәт иттем. Ахыргы елымны старшина вазифасын үтәдем. Башка ниндидер күңелсез хәлләр искә төшми. Бергә хезмәт иткән егетләрне кабат күреп, бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы килә. Нинди күңелле яшь вакытлар иде ул. Эх, тагын барып, хезмәт итеп кайтыр идем…

Марат ХИСМӘТОВ.

районы.

Армиянең яман эзе

Элеккеге солдат армиядә югалткан сәламәтлеге өчен дәүләттән 500 мең сум акча сорый. Казанда яшәүче 20 яшьлек Эдуард Иванов командиры кыйнаганнан соң, талагын алдыра һәм шуның өчен әхлакый зыян каплатмакчы. 21 февральдә ул шикаятен судка тапшырды.

Шикаятьне Казанның Вахитов район суды 10 мартта караячак. Әгәр суд шикаять белән килешсә, Русиянең Финанс министры аңа әхлакый зыян өчен 500 мең сум түләргә тиеш булачак.

Казан хокук яклау үзәге юристлары билгеләп үткәнчә, инде аларның эш тәҗрибәсендә армиядә гарипләнгән солдат өчен 500 мең сум зыян каплатылган очрак бар икән. “2008 елда Казанда яшәүче Артем Казначеевның шикаяте Казан судында тулысынча канәгатьләндерелде. Казан суды Финанс министрлыгын зыян күрүчегә ярты миллион сум компенсация түләргә мәҗбүр итте. Бу егетне дә өлкән солдатлар күп тапкыр кыйнаган, нәтиҗәдә, ул да талагын алдырырга мәҗбүр булган, – ди Эдуард Ивановның судтагы вәкиле, Казан хокук яклау үзәге юристы Артур Шакиров. – Ул чагында экспертлар компенсация күләмен моңарчы күрелмәгән зурлыкта дип бәяләде, чөнки аңа кадәр бу кадәр акча бары тик һәлак булган солдатлар гомере өчен генә бирелә иде”.

Ә Эдуард Иванов белән бәйле күңелсез вакыйга 2010 елның 30 маенда була. Ставропольдәге 54801нче хәрби частьнең 3нче взводы командиры, лейтенант Юрий Тихоновка кораллар һәм хәрби техника паркы территориясен җыештыруны оештыру бурычы йөкләнә. “Җыештыручылар” арасында Эдуард Иванов та була. Командирга бу солдатның эше ошамый: юлдагы май тапларын начар сөрткән, дип таба. Моның өчен взвод командиры чүгәләп утырган солдатның сул ягына ботинкасы белән китереп тибә. Шул ук кичтә солдат сул ягының авыртуыннан Тихоновка зарлана. Аннан зыян күрүчене медицина ротасына илтәләр. Ул анда иртәнгә кадәр кала. Ләкин авырту кимеми. Ивановны Ставрополь краендагы махсус медицина клиникасына илтәләр. Тикшерү егетнең эчендә имгәнү барлыгын, талагы ярылганын һәм эчкә кан савуын ачыклый. Соңрак хәрби табиблар комиссиясе талак ярылуны хәрби травма дип билгели. Операция ясала һәм Эдуард 3 августта өенә кайтарыла. 2010 елның 3 сентябрендә Ставрополь хәрби гарнизоны суды үз гаебен тулысынча таныган Юрий Тихоновны гомум режимдагы колониягә озатып, 2 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм аңа ел дәвамында хәрби көчләрдә оештыру – идарә итү функцияләре белән бәйле вазифаларда эшләүне чикләде.

Комментарии