Татар җырының алпары

Татар җырының алпары

Совет Берлеге дип аталган элекке илнең татар яшәгән нинди генә төбәкләрендә булмагандыр ул. Алтмышынчы-җитмешенче елларда инде туган телен мәктәпләрдә укудан мәхрүм, димәк, Тукайның да исемен ишетмәгән кан кардәшләргә татарлыкны искә төшереп, концертта гына булса да татарча әрнеп, татарча сөенеп алырга мөмкинлек биргән бердәнбер Илһам Шакиров бар иде. Дөрес, ул ялгыз түгел, биредә әлеге заманның бүтән затлы җырчыларын да искә төшерергә мөмкин. Тик нәкъ менә Илһам Шакиров кына «татар күңеле ниләр сизгәнен өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирүче» буларак халык күңеленә кереп калды, тарихка күчте. Һәм бары тик ул гына «мискин булып торган өч йөз елда (күбрәк, һаман күбрәк шул!) тәкъдир безне ничек изгәнен» җыры белән, сүзе белән курыкмыйча әйтә алды. Зур сәхнәләрдә дә, ягылмаган авыл клубларында да. Чөнки ул үзе үк татар язмышының, чынга ашмаган милли хыялларның, реальләшмәгән мөмкинлекләрнең гәүдәләнеше иде.

Ходай тарафыннан аңа, әлбәттә, олы талант бирелгән. Әмма Ходай Илһам Шакировка җырлау талантын гына түгел, аң-фәһем һәм ихтыяр көчен дә кызганмый биргән. Аңардан ике курс алдан укыган Фасил Әхмәт дусты турында болай яза: «Шәп, көчле, табигый тавышы булуга карамастан, Илһамның кулында һәрчак китап, һәрчак пианино янында иде». Минем җырчылар, артистлар арасында Илһам Шакиров кебек эрудицияле башка берәүне күргәнем булмады. Татар әдәбиятын белү җәһәтеннән дә үз даирәсендә аңа тиңнәр юк. Ул яшьтән үк татар тарихы белән кызыксына, Октябрь фетнәсенә кадәр басылып, совет чорында тыелган әдәбиятны үзләштерү өчен, үзлегеннән гарәп имласын махсус өйрәнә хәтта. Нәкый Исәнбәтнең әллә кайчан, 1920нче елда ук чыккан «Син сазыңны уйнадың» шигырен шул заманда иске бер журналдан таба да инде ул. Һәм шул сүзләргә искиткеч көй иҗат итә. Күбебез аны хәзер халык көе буларак беләбез. Ә шул ук Исәнбәтнең «Туган ил» шигыренә язылган җыр? Ул аның көен Финляндия татарларыннан алып кайттым дисә дә, җырдан Илһам аһәңе, Илһам өслүбе аңкып тора.

Үзе ул беркайчан да композитор данына дәгъва итмәде. Дан аңарда болай да җитәрлек. Ә онытылган күпме халык җырын табып, эшкәртеп яңадан халыкка кайтарды ул. Бу җырлар бүтән онытылмас, искермәс, дип ышанасы килә, чөнки алар, Илһам йөрәге аша үтеп, безнең күңелләргә күчте.

Сирәк-мирәк очрашкан чакларда Илһам аганы мин читтән күзәтергә ярата идем. Ул салмак кына сөйли, башын кыңгыр салып, истәлекләргә бирелә, уң кулын беләзектән бөгеп, талгын хәрәкәт ясап ала – гүяки атып төшерелгән киек казның соңгы һәм уңышсыз талпынышы. Сүзе бер тында агыла, кайчакта озак кына туктап тора, фикерләрен тәртипкә китерәме, әллә үзе генә белергә тиешле хәлләрне хәтерләп аламы… Тик бүлдергәнне яратмый, паузадан файдаланып, сүз кыстырсам – ә ул шактый озын чыга! – тәкатьсез кулын селти: «Син кеше тыңлый белмисең!» Мөгаен, аңа тыңлаучы да кирәкмидер, бу монолог аның үзенә генә мөһимдер. Тик бит ул публикага күнеккән! Менә сүз инеше тагын юл ала, инде күптән бакыйлыкка күчкән замандашлар, еллар, юллар… мәзәк хәлләрне искә төшерә, үз сүзеннән үзе көлеп ала һәм күп тә узмый, тавышы калтырап китә, күзе яшьләнә. Сәбәбен сорамыйбыз, бәлки аның Тукайны сагынган чагыдыр? Колакның кыяфәтенә карап, кешенең акыл кимәлен, холкын белеп була, имеш. Илһам Шакировның башы гүя колактан гына тора. Мин белгәннәр арасында андый зур колаклы тагын Миркасыйм Госманов кына бар иде.

1985нче елның җәендә Комлев (хәзерге Мөштәри) урамыннан барганда, каршыма Илһам Шакиров очрады. Мин, билгеле, аны таныйм, үзен татар санаган кем генә аны танымый иде икән ул елларда? Башны сизелер-сизелмәс кенә иеп, исәнләшкән атлы булып, үтеп барганда, аз гына ишарә ясап, бөек җырчы туктап калды:

– Син Эркәил бит әле?

– Ыркаел! – дип аны төзәттем мин. Мине тануына нык гаҗәпләндем, билгеле. Шундый кеше! Шундый… Мәхмүт Хөсәенчә, «мине беляляр!» дип шәрран ярып кычкырырлык бит.

– «Казан утлары»нда поэмаңны укыдым, – диде ул. Тынып калды. Атылган киек каздай, муенын боргалап, һавада түгәрәк ясап алды. – Син дөрес юлдан барасың шикелле. Поэмада эпиклык булырга тиеш. Вакыйгага корылган булырга тиеш ул. Югыйсә, күпләр поэма дип озын шигырь яза… – Һәм китеп барды.

Мин исә шомырт агачы янәшәсендә әдәби данның күләгәсен ябынып басып калдым. Аптырарлык та шул. Аңарчы да, аннан соң да мин татарча газета-журналларны даими укып баручы җырчыны күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Соңыннан белүемчә, ул аларның барысын да өенә яздырып алган икән. Ул гына да түгел, кайбер журналларны Татарстаннан читтәге дус-танышларына да яздырган.

Ниндидер бер мәҗлестән Илһам ага, аның туганы шагыйрь Хәйдәр (ул 2000нче елда фаҗигале рәвештә һәлак булды) белән бергә чыктык. Андый чакта тиз генә таралып булмый бит ул. Акрын гына төнге Казан буйлап киттек. Әбиләр чуагы иде. Эрмитаж бакчасы. Сары яфраклар ерып, тып-тын барабыз. Һәм шәһәр дә тып-тын. Ул заманда машиналар аз һәм төнлә аларның да сирәге генә йөри иде.

– Төнге Казан урамнарында йөрергә яратам, – дип куйды Илһам Шакиров. – Уйланырга җайлы. Күңел белән әллә кайларга китәсең. Тарихка…

– Мин Казанга килүгә, бөтен урамнарны, тыкрыкларны йөреп чыктым, – диде Хәйдәр.

– Таптыңмы соң үз Казаныңны?

– Таптым! – дип, зур авызын җәеп көлде Хәйдәр. Аннары моңсу гына: – Яңа бистә зиратында, – диде. – Анда сөйләшеп йөрергә кеше күп.

– Безнең Казан монда ул! Монда… Без аяк баскан җирдә, – дип, Илһам Шакиров җиргә тибеп алды. – Өстә дә, аста да…

Хәзер уйлыйм: Илһам Шакиров аяк баскан җир, әлбәттә, татар җире генә була ала. Аның сигезенче буын бабасы Алпар исемле булган. Алпар – алып ир, яугир мәгънәсендә. Ул Көнбатыштагы рыцарь сүзенә тәңгәл. Әлеге алпарлык, каннан канга күчеп, Илһам Шакировка да килеп җиткәндер, мөгаен. Килеп җиткән, һәм тәңребез шуңа өстәп тагын моң биргән, илһам биргән…

Әнә ул – ак плащтан, яланбаш – ак бураннарга уранып китеп бара. Татар җырының алпары.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,

язучы

Әлмәт театры: «Урысча уйнагыз, дип ультиматум куялар»

Быел Әлмәт татар дәүләт драма театры балалар өчен Яңа ел тамашаларын урысча гына уйнаган. Театр җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева моны чыршы тамашаларының «Татнефть» һәм һөнәр берлекләре акчасына эшләнүе белән аңлатты.

Әлмәт театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат очрашуында журналистлар: «Театрда балалар өчен тамашалар бармы, булса алар нинди телдә бара?» дигән сорау бирде. «Шундый бер чор килде – тамашачысызлык. Икенчедән, Яңа ел тамашасын һөнәр берлек комитетлары сатып ала безнең, ул алдан сорау нигезендә эшләнә, шуңа күрә безгә шундый ультиматум куялар: без сезгә урысча уйнасагыз гына киләбез. Менә шул чарасызлыктан без берничә шундый спектакль чыгардык», – дип җавап кайтарды Фәридә Исмәгыйлева. Театр җитәкчесе сүзләренчә, сәламәтләндерү аланнары да шундый үк ультиматум куя. «Анда удмурт баласы да бар, бөтен милләт балалары да бар, алар ял итә», – ди Исмәгыйлева.

«Әлбәттә, бу безнең татар йөрәкләребезгә бер дә рәхәт әйбер түгел, мин моны ачыктан-ачык сөйлим. Спектакль урысча бара, әмма чыршы янында татарча да уйнатабыз, татарча да сөйлибез, татарча да җырлатабыз, әйлән-бәйләнне дә татарча да, урычса да эшлибез», – диде театр җитәкчесе.

Шулай да татарча «Акбай» спектаклен дә күрсәткәннәр. Әлмәт театры тагын бер татарча әкият әзерли башларга җыена. Шул ук вакытта Фәридә ханым «без урысча спектакльне бөтенләй төшереп калдырабыз дип әйтә алмыйм» диде. «Мин моны әйтә алмыйм, чөнки без Әлмәт шартларында яшибез, анда шәһәр урыслашкан», – ди ул.

Театрның баш режиссеры Ильяс Гәрәев тә «Татнефть», шәһәр хакимияте белән бергә башкарылган проектлар татарча да, урысча да ясала дип өстәде.

Фәридә Исмәгыйлева әйтүенчә, балалар спектакльләре урыс телендә куелганда, ул әле тамашачыны театрга җәлеп итү ысулы да булып тора. «Безгә йөри торган тамашачының 10 проценты – урыс милләтеннән, чөнки шәһәрдә бер генә театр бар. Бу мактана торган әйбер түгел, шәһәрдә бер генә театр булырга тиеш түгел. Безгә бит балалар театры ролен дә үтәргә кирәк, яшьләр театрын да, өлкән буын өчен дә», – диде ул.

Очрашуда катнашкан филология белгече Миләүшә Хәбетдинова театрларның балалар өчен спектакльләренә нефть ширкәтләре һәм оешмалар түгел, ә дәүләт түләргә тиеш дип белдерде. «Ни өчен заказны нефть ширкәтләре бирә, ни өчен мәгариф министрлыгы хәзер театрларга дәүләт заказы итеп балалар спектакльләре алмый? Хәзер Театр елы бара, нигә әле моннан файдаланып мәгариф министрлыгы, театр тәнкыйтьчеләре, педагоглар җыелып, театр сәнгатен мәктәпләргә кертмәскә? Коррупция дип, укытучылар театр билетларына акча җыя алмый, транспорт мәсьәләсе дә бик авыр», – диде Миләүшә Хәбетдинова. «Бик килешәм. Татар театрлары бергә җыелганда ул фикерне кузгатырга кирәк», – дигән җавап кайтарды Исмәгыйлева.

Гыйнвар башында Казанда узган гастрольләре барышында Уфаның «Нур» татар театрының сигез спектакле арасында балалар өчен булган бердәнбер тамаша да урыс телендә уйналды. Әлеге хәл социаль челтәрләрдә зур ризасызлык уятты. Соңрак татар театры балалар өчен бердәнбер тамашаны урыс телендә күрсәтүгә аңлатма бирде: «бу кышкы каникул вакытында тамашачыларны күбрәк җәлеп итү өчен эшләнә» диде.

2018нче елда Татарстанда үлгән ирләрнең 46 проценты 65 яшькә җитмәгән

2018нче елда үлгән ирләрнең 46 процентына 65 яшь тулмаган, ягъни алар яңа пенсия яшенә җитмәгән булган. Хатын-кызлар арасында 65 яшькә кадәр үлүчеләр 18 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан ЗАГС идарәсенең ел йомгакларына багышланган җыелышында идарә җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

Шул ук вакытта сигезенче ел рәттән республикада туучылар санының үлүчеләр саныннан күбрәк булуы күзәтелә. 2018нче елда Татарстанда 46 793 бала туган (2017нче ел белән чагыштырганда, 3,7 процентка кимрәк).

2018нче елда республикада 24 865 никах, 13 400 аерылышу теркәлгән. Аерылышучыларның 62 проценты бергә 10 ел да гомер итмәгән. Татар җырының алпары, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии