Менә сиңа ташлама!

Менә сиңа ташлама!

Бәяләр үсә, дип зарланабыз без, җәмәгать. Бәяләр бик тешләшмәсен дисәң, кибеткә ташламалар вакытында барырга кирәк ул. Шөкер, кибетләр төрле ташламалар ясап, акцияләр уздырып торалар. Менә «Ашан» кибетендә ысланган скумбрия балыгына ташлама икән. Тик ташламасы гына… әллә нинди. Плюс тамгалы. 363 сумлык балыкны ташлама белән 369 сумга саталар! Маркетологлар яхшы эшли: күпләр бит товарның бәясенә карап тормый, зур итеп язылган «СКИДКА» дигән тамгага алданып, товарны тотып тизрәк кассага йөгерә. Карарга кирәк икән шул менә бәясенә дә, «Ашан»дагы кебек плюс тамгалы ташлама булмасын… Менә сиңа ташлама!, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии