Арканланган түрә

Арканланган түрә

Озак еллар «Татмедиа» агентлыгы башлыгы булган Марат Моратовның «Вамин» агрохолдингына башкаручы директор итеп билгеләнүе кайберәүләрдә зур гаҗәпләнү тудырды. Моны Марат Моратовның түбәнгә тәгәрәве дип кенә түгел, сөргенгә җибәрелүе дип тә атаучылар булды.

Беренче карашка, чыннан да гаҗәп. Озак еллар республиканың «мәгълүмат министры» (ул үзен шулай дип атый иде) булган, соңгы вакытларда президент аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары булган кешенең батып барган корабка штурман итеп куелуы мантыйкка сыймый кебек. Журналистлар белән җитәкчелек иткәннән соң авыл хуҗалыгына билгеләнү нәрсә булды соң инде дип тә аптыраучылар булды; татар матбугатын очлаган иде, «Вамин»га да тәмам «амин» әйттерер инде дигән фаразларны да ишеттем.

Миңа калса, гаҗәпләнер урын юк кебек.

Беренчедән, шундый төр кешеләр бар – алар җитәкчелек куйган теләсә кайсы урынга барырга әзер. Бүген гинеколог, иртәгә – банкта, өченче көнне – авыл хуҗалыгы министры. Президент кушса, хәрби очкыч штурвалына утыра, ай-һай, мин йөртә белмим, ләбаса, дими. Дәрәҗәле һәм акчалы урын гына булсын. Марат Моратов та әле оппозицион «Казан телеграфы» газетасында коммерция директоры, аннан шәһәр башлыгы урынбасары, «Татмедиа» башлыгы, ул арада дин өлкәсенә җаваплы кеше буларак президент аппараты җитәкчесенең урынбасары һәм менә иң зур агрофирмага «күз-колак» булырга тиешле кеше. Кем ничектер, мин үзем аны иртәгә КФУга ректор яки «Водоканал»га директор, Эчке эшләргә министр яки Әгерҗегә бургомистр итеп куйсалар да аптырамыйм – юк, булдыра алмыйм диячәк кеше түгел Марат Яшәрович!

Түбәнгә тәгәрәү дигән белән дә һич килешмим. Бу – күтәрелү. Түбәнгә тәгәрәү былтыр, аны «Татмедиа»дан алганда булган иде. Шул вакыйгадан соң ике ай узгач, коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшмәдә «Татмедиа» җитәкчелеге акча үзләштерүдә гаепләнде. Марат Моратовның исеме аталмаса да, миллионлаган акчаның чит ил офшорларына озатылуы хакында мондый киңәшмәдә белдерү безнең республика өчен искитмәле хәл иде – эштән алу бер нәрсә, эштән алынганнан соң гаепләрне төртеп күрсәтү ул инде артка тибү белән бер.

Президент аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары кәнәфиенә куелуны да югары күтәрелү дип карарга кирәкмидер. Бу вазифаны «портфельсез министр» дип атарга мөмкиндер – ул махсус Марат Моратов өчен барлыкка китерелде. «Беренче урынбасарның» ни-нәрсә өчен җаваплы булуы да анык билгеле түгел иде, берничә айдан соң гына аның Диния нәзарәте эшчәнлеге өчен җаваплы икәнлеген әйтеп куандырдылар. Шыгырдап торган акчалардан ерак торган, документларга имза хокукы булмаган, кемнедер эшкә куя һәм эштән куа алмаган вазифаны бездә «мактаулы сөрген» дип атыйлар. Әле өстәвенә куркыныч та урын. Дин өлкәсе бензин кебек, анда «Татмедиа»дагы умырткасыз мөхәррирләр юк, инанган динчеләр белән алай кыланып булмый, ялгышрак бөгеп ташласаң, үзеңнең шартлап сынуың бар.

Шундый калтырап торган утлы кәнәфидән «Вамин» каймагына чумуы нигә түбән тәгәрәү булсын? Бу урынның ни икәнен аңлар өчен билгеләнү вакытында фотосына гына да карау җитә. Колакка җиткән ерык авыздан ук «Котылдым!» дигән сүзләрне укырга була. Чыннан да, реабилитация. Бездә бит колхоз системасы. Түрәләр арканланган сыерлар кебек. Аркан җиткәнче чирәмне ашап-таптап бетергәч, яңа урынга күчереп арканлыйлар. Сыерның сөте телендә! Чирәм ролендә – халык, аның җилкәсе генә чыдасын!

Мәскәү банклары да кланлык системасындагы Татарстанда мәхкәмә-фәлән кебек цивилизация ысуллары белән генә 20 миллиард сум бурычларны кайтаруның могҗиза икәнен аңлап, бу кандидатура белән риза булганнардыр. Алар башта «Вамин»га Пермьнән үз кешеләрен – Елена Панченконы генераль директор итеп куйдылар. Ул, бәлки, бик яхшы менеджердыр, ләкин кланда булмаган кешене бездә танымыйлар – ул адым саен саботаж белән очрашачак.

Бер мисал. Бер райондагы агрофирмага барып, милекне исәпкә алып кайтырга кирәк ди. Район җитәкчесеннән алып агрофирма директорына кадәр моңа каршы булырга мөмкин. Әйтик, «Вамин»ның генераль директоры районга килгән көнне икесе дә сырхауханәдә булып чыга. Алар генераль директорга каршы да түгел, ләкин эш тә бармый. Судлашу да мәгънәсез – судлар барган арада бөтен милекне урлап бетерәчәкләр, һәр сыер янына Пермьнән менеджер китереп бастыра алмыйсың. «Вамин»ның Казандагы төп бинасына арест салып, сугышып аргач, Мәскәү банклары башкаручы директор итеп җирле кешене куярга риза булганнар, мөгаен.

Симбиоз – генераль директор нәрсә эшләргә икәнен, ә башкаручы директор ничек эшләргә икәнен белә. Шул ук районга милекне исәпкә алырга кланда булмаган «ят» генераль директор түгел, «үзебезнең» башкаручы директор барса, район башлыгы да сырхауханәдән чыгачак, агрофирма директоры да йөгереп килеп җитәчәк.

Кланлы республикада эшләр өчен алтын башлы кризис менеджерлары түгел, йонлы куллы «үзебезнекеләр» кирәк. Лом кулланып сөйләшеп булмаганын банклар да аңлагандыр. Банклар, акчаларыгызның беразын кайтарырбыз, ләкин аның өчен түләргә туры килер инде, нишлисең, тәртип шундый. Риза түгелсез икән суд – рәхим итегез судка, судлар еллар буена сузыла, ул арада «Вамин»нан «амин» гына калачак.

Әнә инде хәзер үк Арча балык хуҗалыгын сатабыз, диләр. Имеш, табыш китерми икән. Ии, әттәгенәсе, яңадан-яңа ял базалары ачылып кына тора, ә җәен-кышын кеше өзелмәгән Арча балык хуҗалыгы «Вамин»ны аска өстери икән. Күрегез дә торыгыз, берәр түрәнең малае юк кына бәягә сатып алыр инде аны. Банкларга исә «вак-төяк» белән килешергә туры килер.

Марат Моратовны «кризис белән көрәшүче менеджер» дип атадылар. Әгәр шулай икән, димәк, барлык «Татмедиа» системасын бөлгенлек атавы дип атарга туры килә – ә нинди өлкәне кризистан чыгаруы белән танылды соң Моратов?

Әгәр республика җитәкчелеге чынлап торып «Вамин»ны коткарырга теләсә, чит илдән чын кризис менеджерын кайтартыр иде. Спорт командаларына акча кызганмый легионерлар ташыйлар бит. Ул менеджерга эшләргә ирек бирелгән очракта, бәлки, баштанаяк бурычка баткан «Вамин»ны да исән калдыру мөмкин булыр иде. Әмма, аңлавымча, максат бүтән – «Вамин» урынына яңа агрохолдинг киләчәк. «Алтын Башак» агрофирмаларын «Ак барс» алган кебек, «Вамин» урынына «Нәфис» холдингы киләчәк дигән сүзләр йөри.

Тагын шуны гына әйтергә була: соңгы елларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алып барган сәясәт төбе тамыры белән дөрес түгеллеген күрсәтте. Мондый агрохолдинглар республика казнасыннан миллиардлаган акча белән терәтеп торганда гына яши. Шундый сәясәтне авыл хуҗалыгына кертеп республика авыл хуҗалыгын акча «наркоманына» әйләндерергә тиешле кешеләр һаман да искиткеч яхшы җитәкчеләр исемлегендә. Бер уйлаганда «Вамин»ның бөлгенлеккә чыгуы үзе генә дә бөтен авыл хуҗалыгы министрлыгының эшеннән сөрелүенә китерергә тиеш иде кебек.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Сукбайларны «чистарталар»

Татарстан башкаласын янә сукбайлардан арындыру кампаниясе башланды. Универсиада вакытында алар кунакларның күзенә күренмәскә тиеш диелә.

Күпләр хәтерлидер, Казанның меңьеллыгы алдыннан охшаш хәл күзәтелгән иде. Көннәрдән бер көнне хәер сорашучылар шәһәр урамнарыннан юкка чыкты. Ә бәйрәм чаралары узгач теләнчеләр кабат үз урыннарына исән-сау әйләнеп кайтты.

Казан прокуроры Илдус Нәфыйков хәер сорашучыларны 500 сумга кадәр штрафка тартырга тәкъдим итә. Аныңча, сукбайларга каршы көрәштә башка чара юк. Бүген теләнчелек өчен җинаять җаваплылыгы да каралмаган, административ хокук бозулар кодексында да бернинди җәза юк. Казан прокуроры тиешле үзгәрешләрне башта Татарстан кодексына кертергә чакыра. Аннары инде Русиянкенә дә була. Илдус Нәфыйковның инициативасы белән шәһәр думасы депутатлары танышып, аны Дәүләт шурасына юллаган. Тик канун проектында сүз хәер сорашучыларның иң бәйләнчекләре, итәккә ябышып йөрүчеләр, йә булмаса автомобиль тәрәзәсенә шакып акча сораучылар хакында бара. Мәчет, базар тирәсендә тыныч кына соранып утыручыларны нишләтәчәкләр, аңлашылмый.

Казандагы сукбайларның күпчелеген мигрантлар тәшкил итә: үзбәкләр, таҗиклар, чегән халкы. Алар еш кына машина юлларында теләнә. Бу эшкә балаларны да тарталар.

ЮХИДИның Казан буенча идарәсендә полк командиры урынбасары Михаил Савин шулай ди: «Таҗиклар һәм чегәннәр хәер сорап балалары белән машина юлларына чыга. Административ кодекс буенча без андыйларга 200 сум штраф сала алабыз. Машина хәрәкәтенә комачаулык иткән өчен. Һәм шуның белән шул. Читтән килгән мигрантлардан шушы 200 сумны да түләттерү мөмкин түгел диярлек. Аларның билгеле бер тору урыны юк».

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов Казанның меңьеллык юбилеен уздырган чорда эчке эшләр министрының урынбасары булып эшләгән. 2005 елда, баксаң, шәһәрдәге теләнчеләрнең барысын бергә җыйнап, бу якынча 150 кеше, шәһәр читендәге пионерлар лагерына алып китеп яшергәннәр икән. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рафил Ногманов: «Бу эшкә акчаны шәһәр бирде. Пионерлар лагерында без сукбайларны өч тапкыр ашаттык, юындырдык, киендердек. Меңьеллык беткәч, лагерьдан аларның китәсе килмәде, куып чыгарырга туры килде», – ди.

Сукбайлык проблемасын штрафлар һәм вакытлыча изоляция белән генә хәл итеп булмый. Теләнчеләр, нинди генә булсалар да, дәүләтнең социаль яклавына мохтаҗ катлам. Алардан йөз чөерергә ярамый. Совет чорында хәер сорашучылар юк иде, – ди Дәүләт шурасында коммунистлар фракциясе лидеры Хафиз Миргалимов. Казанда сукбайлар өчен төн кунып чыгу урыннары җитми. Башкаладагы бердәнбер үзәк кенә проблеманы чишә алмый.

Сукбайлыкны бетерү өчен бәлки мигрантларга карата кырысрак чаралар кулланыргадыр? Русиядә бер фатирда 100-200 кешегә кадәр теркәлгән йортлар бар. 2011 елда мәсәлән шундый 6 мең 400 адрес ачыкланган. Якынча бу фатирларда барлыгы 300 мең кеше пропискада тора. Исәптә торсалар да, мигрантлар бу фатирларда яшәми. Чынлыкта кайда торулары билгесез.

Русия президенты Владимир Путинның күптән түгел Дәүләт думасына керткән канун проектында ялган (фиктив) прописка өчен чит илдән килгән гражданнарны 3 елга төрмәгә утырту, йә 100дән алып 500 мең сумга кадәр штрафка тарту күздә тотыла.

Президентның канун проекты ришвәтчелекне көчәйтеп, Русия гражданнары һәм мигрантлар арасындагы киеренкелекне арттырачак дигән фаразлар ишетелә. Ел саен элеккеге союздаш республикалардан Русиягә 5 миллионга якын эшче мигрант килә.

Марсель ӘСКӘРОВ.

Комментарии