Өлкәнәйгәч тә, тынгы юк…

Өлкәнәйгәч тә, тынгы юк…

Пенсиягә чыккач, кешенең бөтен проблемалары бетәдер, кебек. Иртән торып эшкә барасы юк, балалар инде башлы-күзле булган, тәмле коймаклар белән чәй эчеп, түр башында гына утырсаң да була…

Тик бөтен кешенең дә тормышы бер төрле түгел. Пенсионерлар арасында бу тынычлыгын бозып, мәхкәмә юлын таптаучылар да бар. Күрше белән ызан өчен талашучылар, яки туганы белән мал бүлешә алмаучылар түгел бу. Дәүләт оешмалары белән судлашучылар турында сүзем. Бер атна эчендә ике шундый укучыбыз килеп, мәхкәмә юлында йөрүе турында сөйләп китте…

ТИЕШЛЕ АКЧАЛАРНЫ ТҮЛӘМИЛӘР

70 яшьлек Галимҗан абый Закиров – Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылыннан килгән. Бер кулы белән таягына таянган, икенчесендә исә – пакет тулы документлар. «Әле бу ерунда, монда алып килгәннәре – чиреге дә түгел. Инде ничә елдан бирле инвалидлык өчен пенсия акчасын арттыру өчен көрәшәм. 8 ел булды», – диде ул керә-керешкә.

Галимҗан абыйның инвалид калуы 18 яшендә үк булган. Казахстанга китеп, шахтада эшли башлаганнан соң, өстенә йөз килограммлы әйбер төшеп, умырткасы сынган. 35 көн ятканнан соң гына аягына баскан, тик алган яралары әле дә үзен сиздерә. Баштарак үз көче белән дәваланган, 2004нче елда, хәле авырайгач, медкомиссия үтеп, инвалидлык алырга уйлаган. 55 яше тулгач кына, ягъни. Ул вакытта Галимҗан Закиров 30 процентка эшкә яраксыз дип табылган. Үзенә килгән зыян өчен акча сорап, Русиянең бөтен инстанцияләренә дә язып чыккан, тик бөтен сорауларына «шахтада Казахстанда басылгансың, сиңа Казахстан түләргә тиеш», дигәнрәк җаваплар алган. Тукталып калмаган, хатлар язуын дәвам иткән. Файдасы да бар: Казахстандагы суд карарлары нигезендә килгән зыяны өчен өлешчә акча түләнгән.

2012нче елда Галимҗан абый яңадан медкомиссия узган. Эшкә яраксыз булуы 60 процентка җитүе ачыкланган, ә Казахстан моны исәпкә алмыйча, аңа 30 процентка гына эшкә яраксыз дип табылган вакытында билгеләнгән акчаларны түләвен дәвам иткән. Пенсионер моның белән риза түгел. Питрәч районы судына мөрәҗәгать итеп, түләнә торган акчаларны ике мәртәбә арттыруларын сораган. Райондагы казый да, «арттырсыннар» дигән карар чыгарган. Тик Казахстанның Астана шәһәре суды бу карар белән килешмәгән. Киткән эшне сузулар, түләүдән баш тарту, отпискалар… Кыскасы, Галимҗан абый үзенә тиешле акчаларны ала алмавыннан зарлана.

– Кая гына язып карамадым инде. Русия әйтә: «Казахстан түләсен», – ди, Казахстан әйтә – син безнең граждан түгел, Русия түләсен, дип. Ә мин берсен дә җиңә алмыйм. Мине «Тизрәк катмас микән бу?» – дип көтеп яталардыр. Бу акчаларны алу өчен көрәшмәс, дип уйлыйлардыр. Инде бөтен инстанцияләрне йөреп бетердем, хәзер министрлыкларны миңа ясаган рухи зыяннары өчен судка бирә башлыйм, – ди әңгәмәдәшем.

Изображение удалено.САЛЫМЫН АРТТЫРГАННАР

Икенче көнне редакциябезгә башка пенсионерлар килде. Чаллы шәһәрендә яшәүче ирле-хатынлы Мәгафур Сәяхов һәм Фәридә ханым Килмәтова.

– Бер карасаң бар да гади, икенче яктан, сүз биш ел буенча сузылган мәхкәмә утырышлары турында барачак, – дип, башыннан үткәннәрне сөйләүгә күчтеләр.

1995нче елда Мәгафур абый Иж-2715 машинасын, ягъни халык телендә «каблук» дип йөртелгән Москвич ала. Бик сөенечле хәл була бу.

– Ул чакта машина алу бик читен иде. Эшче оешмаларга машиналар кайтартсалар да, аны иң мактаулы хезмәткәрләргә генә бирү бар иде. Мин беркайчан да мактаулы ук булмадым, шуңа яңа машина миңа эләкмәячәк иде. Моны үзем эшләгән оешманың бракка чыгарылган техникасы арасыннан сатып алдым. Изгәннәр генә инде аны. Төбе череп беткән, аякларыңны тышка чыгарып барырлык… Ике ел буе шушыны төзәтеп җаным чыкты. Двигательләренә кадәр сүтеп кире җыйдым. Үзем генә беләм мәшәкатен, – ди әңгәмәдәшем.

Бу машина белән 2005нче елга кадәр йөри әле Мәгафур абый. Бик иске булса да, тизлеге сәгатенә 60-70 километрдан артмаса да… Яңа машина алгач та, монысын тимергә тапшырмый. Өр-яңадан сүтеп җыйган «каблугы» белән хушлашасы килми пенсионерның. Машина гаражда тора, хуҗасы вакытында салымын түләвен дәвам итә. Тик 2012нче елда, бу салымның күләмен арттыралар.

– Нәрсә хисабынамы – имеш, верификация (машинаны тикшерү) нәтиҗәсендә, машинаның куәте артык булуы ачыкланган. Салым инспекциясендә бу машинаны йөк машинасы итеп исәпли башладылар, – дип сүзгә кушыла Мәгафур абыйның хатыны Фәридә ханым. – Моның ни өчен шулай эшләнүе аңлашыла – элек без 660 сум салым түли идек, ә йөк машинасы булса, салым 2 мең сумга якын була. Судка бирдек. 2014нче елда, чынлап та, Москвичебезнең йөк машинасы булмавы турында карар чыкты. Тик 2015нче елда шушы карарны дөрес түгел дип таптылар да, безнең Москвичне йөк машинасы дип, 1865 сумлык түләү кәгазе җибәрә башладылар. Ә без 660 сум гына түләвебезне дәвам иттек. Салым инспекциясе хәзер безгә «бурычыгыз бар», дигән хатлар җибәрә, алай гына да түгел, пенсия акчабызны тотып кала башладылар. Мәхкәмә утырышлары һаман дәвам итә: 3 суд булды, чираттагысын көтәбез. Судта казый сүз әйтергә ирек бирми, аңлатканнарны тыңламый. Иремнең хокукларын якларга алынуым турында ышаныч кәгазем булса да, миңа хәзерге вакытка кадәр суд залында сүз бирелмәде, – ди ул.

Мәгафур абыйның дәүләткә 6 мең сум бурычы бар, дип табылган. Ә ул бу акчаларны түләмәячәкмен, ди, чөнки кылтырап беткән иске Москвиченең йөк машинасы буларак саналуы белән килешми. «Әгәр бер мәртәбә ялган юл белән шушы акчаларны бездән каерып алсалар, икенче юлы да берәр сәбәп табып, тагын акча сорый башламаслар, дип, кем әйтә ала?» – ди Мәгафур абый.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии