Кильдуразның өсләрендә йолдыз яна яктырак

Кильдуразның өсләрендә йолдыз яна яктырак

«Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз сукалап, чәчкән идем, урган идем», – дип яза бит Тукаебыз Кырлай авылы турында. Мин бу юлларны бераз үзгәртеп: «Туган авылым Кильдураз,

Бабаем булган Ураз,

Монда тудым, чәчтем, урдым,

Шунда яшәдем бераз», – дип язам.

Авылның татарча исеме – «Килде Ураз», ягъни Ураз килде дә, авылга нигез салды мәгънәсендә. Аны, русчалатып, Кильдураз дип йөртәләр. 1236нчы елны Батый хан гаскәре Болгар дәүләтен яулап ала. Рус кенәзлекләрен дә буйсындырып, «Алтын Урда» дәүләте төзелә. XV гасырда бу дәүләт таралып, аның җирләрендә татар телле дәүләтләр, шул исәптән Казан ханлыгы оеша. Нәкъ менә бу елларда Кильдураз авылына нигез салына дигән фаразлар бар. Һәрхәлдә, 1646нчы елгы язмалар шуны раслый.

Авыл Буа җирлегенең төньягында урнашкан. Апас районы авыллары Колгына, Коштавылы, Дәвешкә караган җирләр белән чикләшә. Авылдан бер чакрымда гына Зөя елгасы агып ята. Аның агышы бик кызыклы. Ул Идел елгасына параллель рәвештә капма-каршы юнәлештә ага һәм Свияжск шәһәре янында Иделгә барып тоташа. Татарлар бу шәһәрне Зөя дип йөртә. Зөя аръягында урман шаулый.

Бу юлларны язгач, бер кызык хәл исемә төште. Һәр авылда булган кебек, безнең авылда да мәзәк кешеләр күп иде заманында. Бермәлне шулай урман ягыннан арбасына ботак-чатак төягән абзый кайтып килә. «Ник ботак кына төядең?» – инде дигәнгә: «Урман шаулап үсә, Ислам сатып эчә, ботаклары кала Фазлыйга», – дип җырлап җибәргән иде мәрхүм.

Авыл башына чыгып, тау өстендә үсеп утырган урман ягына карасаң, безнең авыл халкы атап йөрткән «Беренче, Икенче Кабыргалар»ны күрәсең. Көнчыгышка табарак борылсаң, Каенлык авылы күренеп тора. Төньякка ераккарак карасаң, Дәвиш авылы янында «Кыз тавы» дип аталучы тау бар. Бу бик серле тау. Казан ханлыгының соңгы отрядлары шушы урында тар-мар ителгән булырга тиеш дигән фаразлар яши. Татар гаскәре белән хатын-кыз җитәкчелек иткән, тауның исеме шуннан калган дигән дә риваять яшәп килә.

Узган гасырның кырыгынчы елларында шушы тау башындагы куышлыктан чыгып, бигрәк тә төннәрен, янып торган утлы шәүләләр күренә торган булган. Бу тау бездән 9-10 километр ераклыкта урнашкан. Менә шул тау башындагы янып торган утның яктылыгы безнең ян тәрәзәдән күренеп тора иде, дип, әти-әнкәйләрнең сөйләгәне хәтердә калган. Монда һәлак булган сугышчылар күмелгән бик зур туганнар каберлеге булырга тиеш. Сөякләр таркалганда фосфор бүленеп чыгып, кислород белән кушылгач, шулай янып торган факеллар була дип укыганым бар.

Авылның төньяк-көнбатыш ягында «Зур тау» дип аталып йөрүче тау күренеп тора. Ә көнбатышта – Ташкичү авылы җирләрендә «Яу кырылган» дигән урын бар. Шомлы, адаштыра торган җир. Менә монда Әстерхан, Кырым якларыннан Казанга ярдәмгә килүче татар гаскәрләре белән Явыз Иван сугышчылары очраша. Бик каты сугыш була. Ике яктан да бик зур югалтулар булып, татарларның Казанга барырга мөмкинчелекләре калмый. Сатлык татар морзаларының хыянәте аркасында булган бу фаҗига, бөтен тарихның үзгәрүенә сәбәп була. Менә безнең Кильдураз авылы шундый серле, искиткеч матур табигате булган җирлектә урнашкан.

Изображение удалено.Ураз бабайның Лачще исемле кияве була. Үзара низагтан соң Ураз бабай аларга җир биреп, аерып чыгара. Кильдураз белән Иске Лачщы авыллары тоташкан, ике арадан шоссе юл гына уза.

Кая гына барсам да: «Мин Буа ягыннан», – дисәм, «Ә, беләбез Буа мишәрләрен», – дияргә тотыналар. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Буа районының Апас ягында урнашкан авылларында мишәрләр яшәми. Ләкин безнең сөйләмдә җирле диалект төсмерләре бар.

Һәр авылның үзенә генә хас визит карточкасы була. Буа ягыннан кайтып килгәндә авыл уртасында урнашкан Кильдураз мәктәбенең яшел түбәсе күренә башлый. Зират ягыннан узып авылга кереп барганда юлчыларны дамба белән икегә бүленгән күл каршылый. Күлнең аргы башына чишмә суын алу өчен кран куелган. Бу чишмә суы бездән 7 чакрымда урнашкан Бәбки авылы өстендәге калкулыктан килә. Авылда ике урында саф чишмә суы алырга мөмкинлек бар. Су ала торган урыннар матурлап ясалган, өстенә исә бик тә мәгънәле сүзләр язылган: «Кулың пычранса, су белән юарсың. Су пычранса, ни белән юарсың?» Болар бар да иганәчеләр тарафыннан эшләнгән эшләр. Дәүләттән дә, шушы җирлектә хуҗалык иткән «Авангард» ҖЧҖдән дә бер тиенлек ярдәм булмаган.

Чишмәне узып бара торгач, мәктәп бинасы күренә. 1977нче елны төп мәктәп бинасы янып киткәч, яңасы салынган иде. И мәктәбем!

Ничә буын озаттың олы юлга,

Төгәл санын беркем алмаган.

Син күтәрдең данын Кильдуразның,

Белемсезләр анда булмаган.

Әйе, белемсезләр анда булмады. Хәзер дә юк. Укучылар арасында отличниклар булуын ишетеп шатландым. Алмаз Яруллин, мәсәлән, Президентның махсус бүләгенә лаек булган. Коръәнне оригиналда укый.

Бу юлы авылга Коръән ашына чакырдылар. Беренче көнне зиратларга барып, әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, туганнарыбызның каберләре каршында аларның рух-шәрифләренә багышлап Коръән укыдык. Авылда дингә тартылучы яшьләрнең саны күзгә күренеп арта. Корбан гаете көнне мәчеткә бер сәгать алдан тәгъбир әйтеп баралар. Бу күркәм гадәт хәтта советлар заманында да бар иде. Авылның өч урамыннан өч колонна тәгъбир әйтеп килә. Бу бик матур, күңелле күренеш.

Авылда иганәчеләр дә күбәя башлаган. Быел аларның ярдәме белән Ураз бабай һәм Лачще бабайларның зиратлары төзекләндерелгән, буялган. Чишмә тирәләре әйләндереп алынган, матурлап җиһазландырылган. 6нчы июль көнне уздырылган «Авыл бәйрәме» дә шушы егетләр-кызлар ярдәмендә уздырылып, бик күп бүләкләр тапшырылган. Иң кызыгы шунда – анда төрле-төрле номинацияләр булдырылып, һәр иганәче үз бүләген тапшырган: авылның иң өлкән кешеләренә, зиратларны карап торучыларга, беренче класска баручы балаларга, улы Әфган сугышында һәлак булган Хаҗия апага, уллары армиядә булган гаиләләргә, уку отличникларына, өйләнеп, авылда калучы яшь парларга, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, мәчет картларына… Афәрин! Иганәчеләрнең исем-фамилияләрен махсус күрсәтмим, үзләре шулай теләгән. Менә монысы инде чын мөселманча. Динебездә мактану, шапырыну хупланмый бит. Бу игелекле кешеләрнең күбесе Кильдураз белән Лачщы авылында туып-үскән кешеләр.

Бәйрәм бик күңелле үткән. Чакырылган булсам да, үзем кайта алмадым. Халык артисты Рөстәм Закировның гаиләсе белән чыгышы да, Буа районы Мәдәният йорты үзешчәннәре концерты да, үз сандугачыбыз Гүзәл Мәхмүтованың җырлавын да халык бик ошаткан.

Авылда тагын бер күңелле вакыйга булып үткән: Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Остазбикә» фильмын да безнең авылда төшергәннәр. Печәнлектәге күренеш бертуган апам Гүзәлләр ихатасында оештырылган.

Авыл клубында капиталь төзекләндерү эшләре дә бетеп ята. Клуб ачылгач, бу фильмны халыкка да күрсәтәчәкләр икән.

Әмма авыл халкы белән аралашкач, хәлләрнең ал да гөл генә түгеллеген дә белдем. Русиядә барган проблемалар монда да җитәрлек. Дөресен генә әйткәндә, мин бу язмамны бары тик күңелле нотада гына, позитив уйлар белән язарга теләгән идем.

«Коммуна» колхозы дистә еллар буена алдынгы булды. Кинәт, бу колхоз банкротлыкка чыкты. Аннан ООО «Коммуна» ясап куялар. Шул вакытта пай җирләрен алып аерылып чыгарга теләүчеләргә мөмкинлек бирелми, бары тик бер генә гаилә үз җирләрен межалатып өлгерә. 2017нче елда хуҗалык җитәкчесе кинәт вафат булып, бу хуҗалыкны ООО «Авангард» «йота». Башкаручы директор Сәлим Даутовтан халык бик зарлана. Пенсионерлар, ветераннар бик рәнҗи, исәнләшми дә үтеп китә, диләр. Янына керергә куркып торалар икән. Кыш көннәрендә урамнарны чистарту бер бәлагә әйләнә, ди. Килешү буенча, бу эшләрне «Авангард» җәмгыяте башкарырга тиеш булса да, ул аны бик авырлык белән генә үти. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов та: «Бу өлкәдә проблемалар бар», – ди.

Үзара салымның да бәясе монда хәйран гына: 700 сум. Бу район хакимияте тарафыннан төшерелгән сан. Ә мин, надан башым белән, ул сумманы халык үзара килешеп билгели дип уйлый идем. Бу акчаларның кайда ничек файдалануы турында беркетмәләр бар үзе. Нәтиҗәсе дә күренә. Элек кереп йөреп булмый торган урамнарга таш җәелә. Күбесендә туфли киеп тә йөреп була.

Сәлим әфәндегә бер сүзем бар иде. Сәлим әфәнде, ул техника, күчемсез милек сезнең әтиегездән калган байлыкмы әллә? Алар бит барысы да шушы хуҗалыкта 40-50 ел эшләп, аяксыз-билсез калган, барлык сәламәтлеген шушында калдырган халыкныкы. Сез бу халык белән ана телендә сөйләшергә теләмисез икән, профессиональ журналистлар белән рус телендә аралашырга туры килергә мөмкин. Вәт аларның сораулары бик четерекле булуы ихтимал.

P.S. Бу язманы язып бетергәндә авыл клубына кереп чыктым. Ул инде әзер дип әйтерлек. Без – бер төркем авыл кешеләре, эшчеләр үзара сөйләшеп торганда клубка үзенең яраннары белән Буа районы башкарма комитеты рәисе килеп керде. Ник шунда берсе бер безнең якка карап исәнләшсен. Мин аларны беләм, аларның әтиләре белән без яшьтәшләр. Үземә булмаса, алар минем башымдагы мөселман кәләпүшен хөрмәт итеп, аңа сәлам бирергә тиешләр иде. Эшчеләр белән сөйләшеп тә тормадылар. Урыслар шундыйлар турында: «Бугор на ровном месте», – ди. Кемнәр кулына калып барабыз?!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии