Иске Ибрай халкы вертолетлы булачак!

Иске Ибрай халкы вертолетлы булачак!

Уйлап-уйлап торам да, быелгы ярты җәем кырыенда басып торып, «попутка» тотып үтеп киткән икән бит… Машина йөртү таныклыгына уку белән беррәттән, район газетасында җәйге практикамны да башлап җибәрдем. Ике көннең берендә, иртән, авыл башына чыгып машина тотам да район үзәгенә китәм. Шушы җәйдә аерым бер тормыш белән яшәп карадым төсле. Кемнәр генә очрамады юлда, нинди генә тарихлар ишетмәдем. Кайвакыт үз авылдашыңның машинасына утыртмыйча кайтып киткәненә тәмам гаҗиз булып, басып калган чаклар да булгалады…

«ПОПУТКА – ПО ПУТИ ДИГӘН СҮЗ…»

Әйткәнемчә, юлларда кемнәр генә очрамый. Гадәттә, авыл башына чыгып баскач, үз авыл кешеләре утыртып китә. Шулай ук күрше авылыбыз Яңа Ибрайның да район үзәгенә барыр юлы безнең авыл башына килеп тоташа. Юлларда күп йөри торгач, шуны аңладым: мин авылдашларымның күбесен белмим икән бит. Әти-әнигә охшатып кына машиналарын туктаталар. Берсендә, авылга кайтканда, КамАЗ машинасы килеп туктады. Безнең авыл башына кадәр кайта икән. Русча сүз башлагач, мин дә русча сөйләшеп бардым. Татарча саубуллашты. Ә ул безнең авыл кешесе булып чыкты, шуны танымаганмын… Хәер, Татарстанның зур авылларының берсендә ничек бөтен кешене белеп бетерәсең ди. Яшьтәшең булса бер хәл дә бит…

Студент булуымны белгәч, күпләр юл өчен акча да алмады. Тик студент булсак та, машинаның су белән йөрмәгәнен беләбез бит, ни дисәләр дә чылтырап торган унлыкларны машина утыргычына куеп чыгып китәсең. Кайберәүләр: «Сез бит миңа «попути» гына очрадыгыз, үзем дә шул якка барам бит, бергә бару күңеллерәк тә», – дип елмая. Мондый кешеләр алдында, гомумән, баш ияргә дә була, минемчә.

Җәй генә булса да, көннәре төрле була шул аның. Коеп яңгыр да явып китә. Бер тапкыр шундый шыксыз көннәрнең берсенә эләктем мин. Коеп яңгыр явып киткәч, гадәттәгечә кояш чыкмады, җил чыгып сөякләргә хәтле салкын үтеп керде. Мондый вакытта, үч иткәндәй, бөтенләй машина булмый, кайдадыр төртелеп калалар. Юлда ОКА очраса да, сөенеп куясың. Мондый чарасыз чакларда ОКА машинасы да мерседеска әйләнә икән ул…

СТАКАНГА САЛЫРЛЫК РӘХМӘТ

Район үзәгенә барып җиткәнче, күп кенә авыллар аша чыгабыз. Һәрвакыттагыча, үзенең каңгылдашкан казлары, уйнак этләре белән Тимошка авылы кала, «ике йортлы» Азат авылы сәләмли… Тимошка авылы юллары Нурлат якларына барып тоташа. Күп вакыт шушы авыл тирәсендә төшеп калабыз, кемнәрдер турыга китә. Аннан инде Аксубайга да эләгергә күп калмый. Гомумән, мин бу борылышны бәхетле дип атар идем, чөнки Нурлат ягыннан килгән машиналар район үзәгенә дә алып китә, кайтканда Иске Ибрайга да кертеп калдыра.

Дөньяның кеме юк инде, анысы. Берсендә бистәдә эшләрне бетергәч, сеңелем белән тукталышка чыгып бастык. Кеше сирәк-мирәк иде. Яныбызга «туктыйм микән, юкмы икән» дип кенә бер машина килеп «кунды». Руль артында өлкәнрәк яшьтәге бер абый. «Исәнмесез, кая кайтасыз?» – дим.

– Ә син кая кайтасың?

– Без – Иске Ибрайга.

– Бусы да синең беләнме? – дип, янымда басып торучы сеңелемә ымлады.

– Әйе, ә сез кая кайтасыз?

– Кара әле, ничек охшашканнар бит сез.

Берара тукталышта торган кешеләр безгә сәерсенеп карый башлады. Ишек ачып баскан килеш, шул абзый белән гәп куертып басып тор инде менә.

– Абый, ярар. Кая кайтканыгызны аңламадым, – дип, хушлашырга теләгән идем, ул уйларыннан айнып булса кирәк: «Кыязлыга!» – дип кычкырды. Безнең бәхетле борылышка кадәр булса да кайтыйк, дип сеңелем белән кереп утырдык. Ләкин машина кузгалырга ашыкмады.

– Мин сезне алып кайтам кайтуын, тик түлисеңме соң?

– Түләрмен абый, берсүзсез, – дидем мин сабырсызланып.

– Күпме бирәсең?

…Шулай да бәхетле борылышка кадәр кайтып җиттек. Абыйга икебез өчен 150 сум акча биреп калдырдым.

Шулай ук тагын бер очрак хәтеремдә сакланып калды. Сеңелем белән бу юлы да бистә тукталышында идек. Кеше күп иде. Беренче булып туктаган машинаны, папарацци йолдызны сырып алган кебек, халык урап алды. Ул безнең авылга кайта икән. Тимошкага кадәр дип ике кеше кереп утырган иде инде, сөйләшкәч, безгә урын бирделәр. Аларга рәхмәт укый-укый кузгалып киттек. Өлкән яшьтәге апа һәм абый безнең авылдагы хастаханәгә, тәҗрибәле табибыбыз Галимҗан абый Миннеголов янына киләләр икән. Бер карасаң, безнең авыл да район үзәге кебек, үзәк район хастаханәсендә дәва таба алмагач, авырткан җирләрен тотып Иске Ибрай хастаханәсенә киләләр. Монысы гаҗәп түгел. Кайтып җиткәнче абый үзенең диагнозы хакында сөйләп кайтты. Бронхиаль астма белән интегә икән әле үзе. Ләкин шуңа карамастан тәмәкесен кабызды.

– Эх, ничек әйбәт булды бит сезгә, авылыгызның уртасына кадәр кайтасыз, – диде янәшәсендә утыручы апа бик мөлаем елмаеп.

– Бик зур рәхмәт инде сезгә, шулай алып кайтканыгыз өчен, – дим, мин дә елмаеп. Карлыккан тавыш белән, янәшәсендә утыручы абый да сүзгә кушылды:

– Рәхмәтне аны, сеңелем, стаканга да салып булмый, кесәгә дә салып булмый. Ипигә дә ягып булмый.

Шулвакыт дөнья купты. Янәшәсендә утырган апа, оялып, әле генә иренең маңгаендагы тирләрен сөртеп кайткан кулъяулыгы белән аның битенә кыйный башлады, терсәге белән кабыргасын «штурмовать» итте. Ике кулым белән колагымны тотып, юлга карый-карый: «Исән-сау кайтып җитә алсак ярар иде», – дигән теләкләр белән, машинадагы хәлләрне күзәтәм. Абый барыбер үз фикерендә нык торды. Минем исә: «Борчылмагыз абый, стаканга салырлык кына бирермен», – диюдән башка чарам калмады.

РЭП ТЫҢЛАУЧЫ БАБАЙ…

Машинага килеп керү белән, иң беренче чиратта, магнитоладагы музыкага игътибар итәсең. Өлкәннәр радио тыңлый, яшьләр замана музыкасына мөкиббән дип уйлап куйгансыздыр. Күп очракта шулай булса да, башка төрле кешеләр дә очрый. Һәм шуны да язасым килә, машинадагы музыка, гадәттә, аның тизлегенә бәйле. Яшьләр арасында рэтро җыр тыңлаучылар да юк түгел. Тик күп яшьләр – замана балалары шул инде, замана музыкасына өстенлек бирәләр. Шулай да, без рэп тыңлаучы бабайны очраттык. Машинага кереп утыргач, кая кайтасыбызны да сорамый кузгалып китте, магнитоладан безнең йөрәк капкаларына, чын мәгънәсендә, «бәргән» музыка ритмын тотып, уң кулын селкетергә кереште. Ярар, хәзер безнең өчен генә шулай кыланыр да, туктап калыр дип уйладым эчтән генә. Кая ул туктау. Музыканы ача төшеп, бабай транска кереп китте, ритмга куллар, бер тез һәм баш та кушылды. Иң мөһиме, юлны күзәтеп, тизлекне арттырмый кайтты бабай. Бәхетле борылышта төшеп калдык. Бабай татар иде бугай, татарча саубуллашты, көзгесенә дә дога эленгән иде. Машина Кыязлы якларына таба китеп барды. Ул якларда бабайлар да дөньяга үзгә карашлы дигән фикердә калдым.

АСФАЛЬТ ГАЗАБЫ

Язмамның шул өлешенә җиткәч уйга калдым. Барысы да шулай күңелле, кызык очрашулар белән бәйләнеп кенә барса ярар иде, Иске Ибрайга тоташа торган юллар барысын да боза. Бистәдән Тимошка авылына кадәр тыныч күңел белән кайтып була, ә менә аннан авылга кергәч, машиналар бии, төрле маневрлар ясый башлый. Ничек диләр әле, гарәп илләрендә юллар шундый яхшы ки, кулыңа бер касә су тотып барсаң да су түгелми. Ә бездә исә, суың түгелеп кенә калмый кәсаң дә ватыла! Яки бөтенләй кулсыз каласың. Ул мең ямаулы асфальт та, һәрбер үткән машинага ләгънәт укып кала бугай, минемчә. Юллар булмау белән беррәттән, без бит булган асфальтны да әрәм итеп, картлар әйткәндәй, «издеваться» итеп йөрибез. Быел хет боз кузгалды: ничек булган, безгә урман арты күршеләр Иске Илдерәк авылыннан бистәгә кадәр юл салдылар. Хәзер исә Илдерәккә чыгып, бистәгә «бакча артлап» кына барып була. Зур татар авылына асфальт салмыйча, чуваш авылларына кертүләренә бераз күңелем әрнесә дә: «Киләсе елларда сезнең авыл тирәсенә дә асфальт салабыз», – дип ышандырганнар ди халык. Нишләмәк кирәк, чын күңелдән өметләнергә һәм ышанырга гына кала. Без моңа күнеккән бит инде.

Былтыр Казаннан Яңа Ибрайга кадәр маршрутлар билгеләгәч, ихлас күңелдән сөендек. Хәзер Яңа Ибрай авылыннан Казанга кадәр иртән чыгып, тыныч күңел белән барып җитеп була. Бу маршрут бигрәкләр дә студентлар өчен уңайлы булды. Безнең якларга да шундый маршрут билгеләгән өчен, шәхсән чын күңелемнән «ООО Шешма-транс-авто» оешмасы җитәкчесе Калмыков Юрий Викторовичка ихлас рәхмәтләремне белдерәсем килә. Гадәттә, Аксубайга кайтып җиткәч, килеп каршы алучы булмаса, машина көтеп сәгатьләп вакытың узып китә. Минем абыйга яратып әйтә торган җөмләм бар: «Бер сәгать Казаннан кайтабыз, ике сәгать авылга керәбез». Бу күп вакыт дөрескә туры килә. Ә күрше авыл белән аралар шактый якын, кайтырга җиңелрәк. Ә беләсезме, йөрәкне иң әрнеткәне ни булды? Юрий Викторович маршрутны безнең авылга кадәр билгеләгән булган. Иске Ибрайдан китеп – Яңа Ибрайга, аннан исә башка районнарда да тукталышлар ясап – мәркәзебез Казанга. Иске һәм Яңа Ибрай арасында юллар начар булу сәбәпле, безнең авылны исемлектән сызып ташлаганнар… Гомумән, яңа юллар салу исемлегеннән сызып ташламасалар иде дигән теләктә калам!

Җәй көне машина туктатып тору бер хәл, ә кышлар кергәч бу хакта уйлау да куркыта. Шуңа да юлларда торганнар барысы да исән-имин өйләренә кайтып җитсеннәр дигән теләктә калам. Безнең авылга яз-көзләрен попутка белән кайтып җитеп тә булмас шул. Элек заманнарда язгы ташудан соң юллар өзелгән кебек, безнең дә авыл уртасыннан юллар өзелә… Бу җәй бистәдән авылга кадәр бер абый утыртып кайткан иде. Ул да авылның юлларыннан зарланды, бервакыт машинасы батып калгач, көч-хәл трактор табып тартып чыгарган. Шул төнне төшенә вертолет белән кешеләрне юл аша чыгаруын күргән. Шунда шаярып: «Әллә бу юлларны төзесеннәр, әллә авылның бар кешесенә берәр вертолет алып бирсеннәр», – диде. Ул вакытта көлсәм дә, хәзер аның сүзләрендә хаклык барлыгына инанам. Иске Ибрайның һәр гаиләсенә берәр вертолет алып бирсәләр, бу вәзгыятьне чишеп була да бит. Шушы юллар белән тагын күпме газапланырга тиештер без, анысы билгесез. Асфальты булса, шатланып «попутка» да тотар идең дә бит, югыйсә!..

Алсу НУРГАТИНА

КФУ студенты.

Иске Ибрай халкы вертолетлы булачак!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии