«Урак»тан соң

Думада җылы, йомшак кәнәфиләр саны чикле, ә анда үрмәләргә теләүчеләрнең саны шактый. Шуңа күрә, 4нче декабрьдән соң халык арасында ризасызлыклар, хөкүмәт җитәкчеләрендә дулкынланулар күзәтелде. Бу табигый хәл. Дәүләт Думасында «моно»партия булып исәпләнгән «Бердәм Русия» бу сайлауларда үзенең абруе төшкәненә инанды.

САЙЛАУЛАРГА БАРУЛАРЫМ ТИК ҮЗЕМ ӨЧЕН ГЕНӘ…

Хакимияткә дә, җитәкчеләргә дә ышанучылар кими бара. үтә торган урыннарга бүген халыкны көчләп диярлек алып баралар. Сайлауга бармыйсың икән, эштән китәсең, я уку йортыннан куалар һ.б.

Быел сеңелемә 18 тулды. Сыйныфташлары тулай торакта яши. Шуларны тулай торактан чыгармыйча, мәҗбүриләп диярлек сайлатканнар.

Мин үзем бер тапкыр да сайлауга барып, бюллетеньгә тамга салган кеше түгел. Мәктәптә укыганда безгә: «Сайлауларда катнашу – һәр кешенең гражданлык бурычы!» дип аңлаталар иде. Әгәр мин, үзем теләгән, үзем өстенлек биргән партия яисә президентлыкка кандидат булган кешене сайлыйм икән, димәк мин үз бурычымны үтәгән һәм тыныч күңел, чиста намус белән яши алам, булып чыга. Ә дәүләт минем алда нинди бурычларын үтәде? Ул миңа нәрсә бирә алды?

Мин мәктәптә начар укыдым, дип әйтмәс идем. Уку-белем олимпиадаларында катнашып, гел призлы урыннар алдым. Мәктәптә, районда булган барлык чараларда да катнашып килдем. Университетка укырга кергәндә, 5 сыйныфтан алып язган язмаларым җыелган калын кара папка минем кулымда иде. Тик мин конкурсны үтә алмадым, чөнки арттан төртүчебез юк иде. Әтием: «Укыйсың килсә, акчасыннан тормабыз, тырышырбыз, кызым» – дигәч, университетка укырга кердем. Уку елы башлангач, акча түләп укучы төркемдәшләремнең бушлай белем алучылардан күпкә белемлерәк, акыллырак булуы ачыкланды. Ә бит дәүләт миңа да, башка студентларга да бушлай югары белем алу мөмкинлеге тудырырга тиеш. Минем әти исә укуым өчен һәр елны 45 мең сум түли! 5 елга тапкырлагач, шактый түгәрәк сумма килеп чыга…

Медицина оешмаларында, хастаханәләрдә бушлай дәвалану бөтенләй бетте бугай. Бармак очыннан кан алган өчен дә 200 тәңкә акчаңны чыгарып салырга туры килә кайчак. Операцияләр хакында әйтмим дә: башта хирург кесәсенә конверт тыгасың, чөнки операция өстәлендә үлеп каласы килми, икенчедән, хастаханәгә түләргә кирәк.

МАТБУГАТ КӨЧЕ СИЗЕЛӘ…

Газета-журналларны электән үк «Дүртенче хакимият» дип йөрткәннәр. Әмма соңгы елларда, редакцияләрдә хөкем сөргән «яшерен цензура» аркасында, матбугатның бугазыннан тоттылар. Бәхеткә, интернет бар. Тик анысын да «сак астына» алырга маташалар. Бүгенге интернет ирекле рәвештә фикереңне җиткерә алу мәйданы булып кала бирә. Сайлау алдыннан да, сайлаулар узгач та, халыкның фикер алышуын шунда күрергә мөмкин иде.

Сайлаулар узганнан соң, Русия Президенты тирәсендә шау-шу тагын да артты. Белүебезчә, Д. Медведев Twitter сайтында актив яза. Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә, нәкъ шул социаль челтәрдә, интернет-идеолог Константин Рыковның «Бердәм Русия» хакында «жуликлар һәм караклар партиясе» дип язуына җавап итеп, сүгенү сүзләре язды ул. Бу язу сайтта берничә генә минут торса да, аны күп кеше күрергә һәм интернетта таратырга өлгерә. Дөрес, ил президентының бу адымын сайлаулар вакытындагы реклама акциясе итеп кабул итүчеләр дә бар. Кем белә бит, бәлки җитәкченең нервылары гына какшап киткәндер…

Интернетны «авызлыклау» хакында «Безнең гәҗит» язды («Интернет күзәтү югарыдагыларга кирәк!» 2011, 30 ноябрь), («Интернет күзәтү кемгә кирәк?» 23 ноябрь). Интернеттагы материалларны иләк аша үткәрү турындагы закон әле тулы көченә эшли башламаган, ләкин шуңа карамастан, сайлау көнне күп кенә сайтларга кереп булмый иде. Иртәнге сәгать 7ләрдә «Эхо Москвы» радиосы сайты «ватылган». Бу безнең илдә генә түгел, ә АКШ, Төркия, Польша, Мексика, Австралия, Италия, Франция кебек илләрдә дә күзәтелгән. «Эхо Москвы»дан тыш, «Коммерсант» газетасы сайты, «Слон», «Большой город» һәм хәтта «New Times» кебек дөньякүләм сайтлар челтәрен дә җимергәннәр. Ә сайлаулар үтеп, кичке җиделәр тулгач, әлеге сайтлар үз эшләрен элеккечә дәвам иткән.

4 декабрь иртәсендә, «Газета.ру» баш мөхәррире Михаил Котов Мәскәү өлкәсе Роскомнадзорына чакырылган. Баксаң, «Газета.ру» «Бердәм Русия»нең сайлау алды агитациясе тәртипләрен бозуы хакында хәбәр иткән икән. Үзәк сайлау комиссиясе исә бу «тәртипсезлекләрне» күрми калган, шуңа күрә «бердәм русиялеләр» гаепсез, ә М. Котовка таякның юан башы төшкән.

«МИНЕ САЙЛАМАСАҢ, ГАРИЗА ЯЗ»

Сайлаулардан соң халык арасында бер мәзәк популярлашып китте.

– Владимир Владимирович, минем сезгә ике яңалыгым бар: берсе яхшы, берсе начар. Кайсыннан башларга?

– Әйдәгез яхшысыннан!

– Котлыйм сезне, Владимир Владимирович! Сез сайлауларда җиңдегез!

– Ә начары нинди?

– Сезнең өчен бер тавыш бирүче дә булмады!

Төркемдәшем сайлау көнне Әтнә районында яшәүче әбисенә кунакка кайткан булган. Әби карт, 83 яшьтә. Үзе урамга чыгып, ерак араны уза алмый, ди. Шуңа карчыкның өенә килеп сайлатканнар. Әбинең кулына сайлау кәгазен тоттырып, кайсы партия өчен тавыш бирергә икәненә кадәр аңлатканнар. Дөрес, 83 яшьлек карчык өчен илдәге сәясәт инде бик мөһим дә түгелдер, пенсиясе вакытында килеп торса, аңа шул җитә. Ә бит ул биргән бер тавыш та күп нәрсәгә ия булырга мөмкин.

Сайлаулардан соң Дмитрий Медведев «артык кызды» булса кирәк. Югыйсә, көнгә әллә ничә мөгез чыгармас иде. Интернет сайтларның күбесендә, президентның губернаторларга, өлкә җитәкчеләренә шелтә белдерүе хакында сүз булды. Баксаң, президент «Бердәм Русия» партиясе аз тавыш җыйган өлкә җитәкчеләренә эшләреннән азат итү белән янаган икән. «Өлкә җитәкчеләрен президент сайлап куйганын онытмагыз»,– дип ассызыклаган ул. Боза кузгалды. Инде башлар оча башлады. Губернаторлар гына түгел, главалар да, шул исәптән Татарстанныкылар да…

Сәлимә ЗАРИФ.

 

Комментарии