«Татарстан Едростан түгел!»

«Татарстан Едростан түгел!»

Бу сайлауларда да «Бердәм Русия» җиңгәч, илебездәге демократия тагын да ныгыячак.

(В.В.Путин 04.12.2011)

Мәскәүдәге митинглар инде гадәти күренешкә әйләнде. Полиция өчен өстәмә мәшәкать ясап, халык җыела, үз сүзен трибуналардан кычкыруын дәвам итә. Инде Үзәк комиссиясе рәисе Чуров, премьерыбыз Путин һәм башкалар барыбызга да аңлаешлы итеп, сайлауларның гадел узуы, башка үзгәрешләр булмавы турында әйтсә дә, санга алган кеше юк. «Халык сарык түгел!» дигән шигарь иң популярлар рәтендә.

МИТИНГКА – САБАНТУЙГА БАРГАН КЕБЕК

Узган шимбәдә Казанның Ирек мәйданында янә шул сайлауларның гадел булмавына ишарә итүче узды. 10 декабрьдәгесеннән аермалы буларак, Коммунистлар фиркасе аны законлы нигездә һәм тыныч кына үткәрде. Ыгы-зыгы тудыру өчен бер генә мөмкинлек тә юк иде.

Тимер читән белән әйләндереп алынган мәйданга полиция хезмәткәрләре магнитлы ишекләр аша уздырып, баштан-аяк тикшереп керттеләр. Сумкаларны да ачып карадылар. Шулай дөрес һәм куркынычсыз булуын аңласам да, бу галәмәткә әлегәчә ияләнеп бетә алмыйм. Үземне капшап, әллә нинди пипелдәвеч приборлар белән тикшерүләре шәхси ирегемне чиклидер кебек тоела.

«Сезнең куртка эчендә чалбарыгызның каешы бар мәллә? Ниндидер тимер предметка реакция күрсәтә, анда сезнең нәрсә бар?» – дигән сорауларына ниләр барын кычкырып әйтмәсәм дә, эчтән генә җитди төстә җавап таптым. «Митингка килгәндә дә сумкагызга шулкадәр әйбер тутырып килмәсәгез!» – диде сумкамны ачып караган кыз диктофон, фотоаппарат, ике блокнот һәм ручкаларымны әйләндереп.

Бар кешене дә шулай тикшерәләрме дип, махсус карап тордым. Мескен пенсионерларны да оекбашларына кадәр капшап керттеләр. Узган митингтан аермалы буларак, алар күпчелекне тәшкил итә иде. Президент килгән Сабантуйга да шулайрак тикшереп керткәннәре истә калган.

Коммунистлар үзгәртеп кормакчы

КПРФ әгъзалары, Казан шәһәренең бары тик Мәскәү районында гына сайлаулар гадел узуын һәм «Бердәм Русия»нең анда җыйган 30-34% тавышы гына дөрес булуы хакында сөйләде. «Әле анысы да матбугатта даими рәвештә агитация үткәрү, бюджетта эшләүчеләргә мәҗбүри рәвештә шул партиягә тавыш бирдерү аркасында гына булды. Бу тавыш та ирекле җыелмады», – диде алар. Шул ук вакытта булачак президент сайлауларында һәрберебезгә катнашырга, игътибарлы булырга, закон бозу очракларын кисәтергә кирәк, дигән мөрәҗәгатьләр дә яңгырады. Митинг резолюциясе, КПРФның илне кризистан алып чыгу өчен төзелгән программасы таратылды. Планлы икътисадны кире кайтарып, кибетләрдәге бәяләрне контрольгә алу, пенсияләрне, хезмәт хакларын тиешле дәрәҗәгә җиткерү… турында әйтелгән ул программаларда. Соңгы ун ел эчендә транспорт тарифлары – 6, азык-төлек бәяләре – 4, фатир өчен коммуналь түләүләр 12 тапкыр арткан икән, ләбаса.

– Без башка фиркаләр кебек бүгенге Русиягә косметик ремонт ясарга түгел, ә аны бөтенләй үзгәртеп корырга телибез, – дигән сүзләр күктән җиргә төшерде.

Безнең илнең бөтен фаҗигасе дә булганны яхшыртмыйча, бөтенесенә балта чабып, өр-яңадан яши башларга маташудан түгел микән? Ә аның авырлыгы кем җилкәсенә төшә? Безнекенә бит! Дөрес, хәзер атналык эш вакытын 60 сәгатькә җиткерү, пенсия яшен арттыру турында сүз барганда да, халыкка җиңеллек килергә охшамаган. Ә кем алып килер икән ул җиңеллекне?

ХӘЕРЧЕНЕҢ АКЧАГА САТЫЛУЫ – ГАДӘТИ КҮРЕНЕШ

«Бердәм Русия» реформалары аркасында мәктәпләрсез калдык, җинаятьчелек арта (иң аянычы – бер гаепсез, кемгәдер комачау итүче кешеләрне күпләп утырталар), коррупция үсә… Дәүләт телеканалларында да хакимияткә файдалы мәгълүмат кына халыкка таратылып, безне бар яктан алдау бара. Бу уңайдан узган митингны экранга чыгармаулары өчен «Яңа гасыр» каналына да мәйданда «Позор!» дип кычкырдылар. Сайлауларның да ничек узуын беләбез һәм ул демократиянең хәлен бик ачык күрсәтә.

«Вечерняя Казань» газетасы сайлауларга күпме акча тотылуы һәм аларның ни өчен бик гадел булуы турында язды. Шул мәкаләдән алынган мәгълүматлар буенча, сайлауларга Татарстан өчен генә дә 151,4 млн сум акча бирелгән. Шуның 6,7 млны ТР Үзәк сайлау комиссиясенә калган. Аның күпчелек өлеше исә сайлауларны оештыруда катнашкан кешеләргә премиягә китә. Якынча исәпләп чыгарганнан соң, бер хезмәткәргә 58 меңлек премия туры килүен күрергә мөмкин…

Соңгы вакытта кайбер полиция хезмәткәрләренең хезмәт хаклары хәтта ки 100%ка күтәрелү турында сөйли башладылар. Кайбер дигәндә, әнә шул митингтагы тынычлык саклаучы хезмәткәрләр дә күздә тотылуын ассызыклап әйтергә кирәктер. Бу ни дигән сүз? Халык, кирәкмәгән җирдә җыелмасын, артыгын сөйләп йөрмәсен, сәясәткә тыгылмасын дигән сүзме? Хәерчелектән тилмергән халык белән бары акча идарә итә, дигән сүз бу.

КАЯ КАРАСАҢ ДА – «ФИНИШ»!

Пессимист дисәгез диярсез, ләкин илнең башында кем генә торса да, аның азагы каядыр якында гына һәм бик аяныч булып күренә.

Сайлауларда иптәш кыз ЛДПР өчен тавыш бирүен әйтте. Жириновскийны гел телевизордан күреп белгәнгә һәм аның маймыллануы кызык тоелганга шулай эшләгән икән. «Әти-әниеңне җитәкләрсең дә, бергәләп Монголиягә китәрсез инде алайса, ул бит татарларны шунда куарга кушты. Русиядә урыслар гына яшәргә тиеш», – дип әйтте дигәч кычкырып көлде генә. «Шундый юморный инде ул», – ди үзе. Менә шул «юмор» белән диктатор хакимияте астында яшәп, Сталин режимына әйләнеп кайтасы килми. Болай да ул режимга әз генә калып бара. НКВД бүген дә яши һәм көннән-көн активрак эшли.

Зюганов белән кая китәрбез икән? Статистик сораштыруларга караганда, күпчелек аны көчсез, күп сөйләп аз эшләүче, түбән репутацияле, инде вакыты үткән сәясәтче, дип саный. Һәрхәлдә, моннан күренгәнчә, коммунистлар партиясенең лидерын алыштырыр вакыт җиткән кебек. Кыскасы, бүген президент итеп сайларлык кандидатлар арасында чын-чынлап ышанып сайлардай берәү дә күренми.

Бу көннәрдә «Твиттер»дан бер бик кызык һәм акыллы гыйбарә укыдым: «Әгәр кеше хакимияттән риза икән, яки ул нәрсәнедер белеп бетерми, яки ул үзе дә шул хакимиятнең бер өлеше», – диелгән иде анда. Ни генә булмасын, гади халыкка беркайчан да җиңел булмаган һәм булыр микән?!

24 декабрьдә кабат митинг булыр дип көтелә. Сайлауларның гадел узмавына каршы оештырылган чара булачак ул. Тик суык җилдә чыгып басып, кычкырып торудан гына хакимият тә алышынмас, нәтиҗәсе дә булмас кебек. Алай гына ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен, демократик җәмгыятьтә яшәргә кирәк шул.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  «Татарстан Едростан түгел!» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии