- 21.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №50 (22 декабрь)
- Рубрика: Архив
Татарстанда 2009 елда башланган бөртеклеләрне гамма-нурланыш аша чистарту тәҗрибәсе дәвам итә. Әлеге ысул белән 2010 елда 100 тонна бодай, кукуруз һәм арпа чәчелгән. Нурланыш алган бөртеклеләрнең уңышы күпмедер артса да, экологлар моның киләсе буынга зыяны бар, дип саный.
Татарстанда узган атна ахырында әлеге тәҗрибәгә кагылышлы ике зур чара үтте. Аларның беренчесе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында атом-төш афәтенә каршы җәмгыятьнең Татарстан бүлеге һәм башка экологик җәмгыятьләр ярдәме белән уздырылган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе булды.
Төрле төбәкләрдән килгән галимнәр, экологлар катнашында узган әлеге җыелышта Татарстанда авыл хуҗалыгында бөртеклеләрне гамма-стерилизацияләү юлы белән чистартуның табигатькә, кешелек буыннарына тәэсире тикшерелде. Бу чараларның икенчесе исә шимбә көнне Татарстанга килгән Русия премьер-министры урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” башлыгы Сергей Кириенко катнашында хөкүмәт йортында узды. Бүген “Росатом” оешмасы белән Татарстан хөкүмәте арасында кул куелган килешү нигезендә, Апас районында бөртеклеләр өстендә уздырылучы әлеге тәҗрибә нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нурланыш аша чистартылган бодай – 17%-23%, арпа – 11%-12%, кукуруз 21%-27%ка күбрәк уңыш бирә икән. Әмма бу тәҗрибәгә Татарстан экологлары гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендәге галимнәр дә каршы чыга. Әйтик, конференциягә Новосибирскидан килгән агроном-галим Анатолий Конев фикеренчә, нурланыш аша чистарту ул – үз кулларыбыз белән тагын да көчлерәк бактерияләр китереп чыгаруга юл ачу. Аның фикеренчә, җирне биоэкологик система нигезендә эшкәртергә, табигать кануннарыннан тайпылмаска кирәк.
Бөртеклеләр өстендә уздырылучы әлеге тәҗрибәгә карата үз фикерләрен белдерүен сорап, агробизнес кадрларын әзерләү институты ректоры, профессор һәм академик Сәлимҗан Шәриповка мөрәҗәгать иттек. “Бу проблемада Татарстанда һәм Русиядә соңгы вакытларда зур бәхәс бара. Минем, шәхсән, бу тәҗрибә белән гамәлдә шөгыльләнгәнем юк. Шулай да халыкның борчылуы урынлы дип саныйм. Әмма шул ук вакытта ул борчылуның нигезе юк. Спас районында барган әлеге тәҗрибәнең нәтиҗәсен сөйләү дөрес түгел. 1 ел гына үтте бит. Нәтиҗәләр һәрвакытта 3 елсыз игълан ителми. Шуңа күрә бүген бу тәҗрибәне зур итеп күтәреп алып, аны кулланылышка кертергә кирәк дигән фикерләрне мин хупламас идем. Шул ук вакытта алдынгы фикерләрнең дә уңай яклары бар. Иң элек аның уңай һәм тискәре якларын тикшерергә кирәктер. Аннан соң без халкыбыз исәнлеге кирәк дибез икән, чит илләргә карыйк: анда һәрвакытта да экологик яктан чиста продукция җитештерү турында сүз алып барыла. Бу тәҗрибәне уздырыр алдыннан, фән һәм тормышта эш алып баручы кешеләрнең фикерләре соралмады”, – ди ул.
Шуны да әйтергә кирәк: бөртеклеләрне гамма-нурланыш аша чистарту проектын, алга таба яшелчә һәм терлек азыкларында да үткәрү планлаштырыла. “Росатом” башлыгы Сергей Кириенко сүзләренчә, Татарстан тәҗрибәсен киләчәктә Русия төбәкләренә тарату күздә тотыла.
Райнур ШАКИРОВ
Илдә кем хуҗа?
Русиядә кемнең «хуҗа» икәнен аңлап бетермәү сәясәт белгечләрен генә түгел, төбәктәге җитәкчеләрне дә авыр хәлгә куя.
Сембер башлыгы Сергей Морозовны да әлеге билгесезлек урап узмаган кебек. Күптән түгел табигатьнең “көйсезләнүе” Ульян өлкәсенә дә байтак зарар китерде. Яңа Малыклы, Мәләкәс районнарында югары көчәнешле электр үткәргечләре, каткан боз авырлыкларына түзә алмыйча, күп урыннарда өзелгән. “Симбирский курьер” газетасы Сергей Морозовның үз урыныннан китәргә теләве турында Путинга гариза язарга нияте турында ирештерде. Шушы хәлнең шаһитлары әйтүенчә, Морозов үзе киткәнче, барча түрә-түрәчекләрне дә куып таратырга өлгерәчәген дә белдергән.
Хөкүмәт башлыгы алдында акланырга тырышуның сәбәбе юк түгел. Петербургта үткән очрашу вакытында Морозов Путин алдында җил-давыллар нәтиҗәләрен бетерү турында исәп-хисап тоткан һәм барча эшләрнең дә 13 декабрьгә кадәр тәмамланачагын белдергән. Ләкин тормышка ашырырга өлгермәгән. Шулай да Морозовка урыныннан алынудан куркасы юк сыман. Беренчедән, үз гаебеңне тану бу куркынычны киметә. Икенчедән, төбәк җитәкчеләрен эшеннән алу – хөкүмәт башлыгы түгел, ә Президент Медведев карамагында. “Симбирский курьер” әлеге язмасында “Илбашы кем соң: Путинмы – Медведевмы?” дигән сорау да куя. Билгеле булганча, төбәк башлыкларын хөкүмәт җитәкчесе түгел – Президент билгели.
Русия халкына патша кирәк
Хәер, Сергей Морозов кына түгел – бөтен ил дә Путинны әле дә Илбашы дип кабул итә кебек. Узган атнада Медведев түгел, нәкъ менә Путин дүрт сәгать ярым турыдан-туры эфирда халык сорауларына җавап биреп утырды. Гомумән, Путин үзен нәкъ Илбашы сыйфатында тота. Кая карама – Путин да Путин: Күмертау өлкәсеме, озын-озак вакытлар көтелгән Байкал-Амур магистрален ачумы, шул магистральне юллы иткән кала-салалар халкы белән очрашулармы…
Моның сәбәбе, гомумән, Русия халкы башында тирән тамырлар җәйгән коллык психологиясендәдер: патша заманаларында да, коммунизм чорында да халык үзен сарык көтүедәй хис итеп яшәгән бит.
Бүгенгә кайтсак, “Бердәм Русия” фиркасенең дә шул элекке коммунистлар партиясе икәнен танырга туры килә. Дөрес, коммунизм чорыннан аермалы буларак, бүген башка фиркаләргә дә яшәү хокукы бирелгән, шөкер. Тик, барыбер, “руководящая и направляющая” роле һаман да бер үк кулларда кала бирә. Димәк, “Бердәм Русия” фиркасенең лидеры буларак, Путин үзен Илбашы дип хис итә дә ала. Һәм Конституцияне бозмас өчен генә, вакытлыча, Дмитрий Медведевны үз урынына куйган Путинның 2012 елда кабат Президентлыкка кайтуына шикләнмәскә дә була. Ләкин…
Русия Президентының ярдәмчесе Аркадий Дворкович Би-Би-Сига биргән интервьюсында Дмитрий Медведевнең 2012 елгы Президент сайлауда катнашырга теләвен белдерде. Дворкович сүзләренчә, Президент икенче срокка сайланырга җыенмаса, үз тәкъдимнәрен тормышка ашыру өчен, җитди эш алып бармаган булыр иде. “Икенче елга вазифасы тәмамланачак Президент үзен икенче төрле тота. Дмитрий Медведевның эшчәнлеген күзәтеп барган теләсә кайсы кешегә, аның икенче срокка калып, 2008 елда билгеләгән бурычларны гамәлгә ашырачагы яхшы аңлашыла”, –диде ул.
Дворковичның бу ачыклавына казанлылар ничек карый соң? Бизнес Оnline газетасы бу хакта сораштыру үткәрде. Әлеге сораштыру нәтиҗәсендә шактый кызыклы җаваплар да алынды.
“Медведев сайлауларга ныклап хәзерләнә”
Татарстан фәннәр академиясе тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов фикеренчә, соңгы вакытларда Президент Медведев үз-үзен нык тота. “Моны Федераль җыенга юлламасын тыңлаган бер кеше дә сизми калмагандыр, дип уйлыйм. Иң мөһиме – юлламадагы текст түгел, ә Президентның уку рәвеше, аның интонациясе, мимикасы. Моның белән беррәттән, Медведев үз чыгышында: мин шулай уйлыйм, мин мондый фикердә, мин хөкүмәткә мондый күрсәтмә бирдем дип, күп кабатлады.
Ноябрь ае Русия Президентына пиар өчен бик уңышлы булды. Сез аның NATO белән элемтәләрне ничек көйләвен генә карагыз. Моның яхшылап уйланылган сәясәт икәне әйбәт аңлашыла.
Юллама да барыннан да элек уңышлы пиар йөреш булды. Мин аны “балалар юлламасы” дип әйтер идем, чөнки Медведев бу юлламада балалар проблемасына нык кагылды. Ә бит бу алдан уйланылган тема. Чөнки балалар темасы һәрвакыт игътибарны җәлеп итүчән.
Шуңа күрә пиар ягыннан Президент соңгы вакытта Путинны уздыра дип әйтер идем. Бу исә Медведевнең Президент сайлавына ныклап хәзерләнүен һәм анда җиңеп чыгарга теләвен күрсәтә”, – дип белдерә Рафаэль Хәкимов.
“Көндәшлекнең барлыкка килүе – Русия өчен искиткеч нәрсә”
“Микрофинанслау үзәге” җитәкчесе Павел Сигал да Медведев 2012 елдагы Президент сайлавында катнаша калса, уңышка ирешәчәк дип саный.
– Әмма бу эш Владимир Путин белән килешенгәндер, дип уйлыйм. Юк икән, Дворковичның ачыклавы Медведевнең сайлауга катнашырга теләге булуын дәлилләп тора. Минемчә, көндәшлекнең барлыкка килүе – Русия өчен искиткеч нәрсә, – ди Павел Сигал.
“Парадигма” нәшрият йорты җитәкчесе Рәшит Галләмов исә Русиядә бик күп кеше иртәдән кичкә кадәр тандемны талаштыру өчен тырыша, дип саный. 2012 елда кемнең Президент булачагы турында сүз барганда, моны онытмаска кирәк.
Көнбатыш, узган атналарда Русиягә футбол дөнья чемпионаты уздыру хокукы биреп, кемне Президент итеп күрергә теләвен ачыклады кебек. Бу сайлау Путин файдасына булды. Русия халкы да аны яклый, яисә Путин кемне күрсәтә – шуңа тавыш бирәчәк”, – ди Рәшит Галләмов.
“Политбюро” нәрсә әйтер бит…
Танылган Русия политологы һәм политтехнологы, лоббичылык белгече Евгений Минченко исә 2012 елгы Президент сайлауларына кандидатны бары тик Владимир Путин белән Дмитрий Медведев кына түгел, ә аның “политбюро” эчендә билгеләнәчәген әйтә.
Минченко әлеге җитәкче органга Русиянең административ, куәт һәм бизнес-элитасыннан 30 вәкил керүен бәян итә.
Ул “политбюро” әгъзаларына Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Игорь Сечин, Алексей Кудрин, Сергей Нарышкин, Владислав Сурков, Сергей Собянин, Юрий Ковальчук, Геннадий Тимченко, Роман Абрамович, Алишер Усмановларны кертә.
Русиядә киләсе Президент сайлау 2012 елның 11 мартында үтәчәк. Бу юлы Русия Президенты беренче мәртәбә алты елга сайланачак.
Шагыйрә Вера Инберның бер гыйбарәсе дә искә төшә. Салмыш ата-аналарның талашканын күзәткәндә, аларның балаларына: «Балалар, ата-анагызны сайлаганда сак булыгыз!» – дип әйтәсе килә.
Райнур ШАКИРОВ, Айрат ИБРАҺИМ
Хөкем карары чыгарылды
Уфа шәһәренең Совет район суды бер төркем рус милләтче такырбашларга хөкем карары чыгарды. Яшь неонацистлар милли күралмаучылык нигезендә җинаятьләр кылган.
Бу җинаятьләрне тикшерү ике ел ярымга сузылды һәм менә, ниһаять, аңа нокта куелды. Әле 2008 елның май аенда ук Уфаның Октябрь проспекты урамындагы бер йорт ишегалдында җиде кешедән торган такырбашлар төркеме чит илдән килеп, биредә укучы ике егетне тотып кыйный. Ә 17 яшьлек неонацист пычак чыгарып, бер егеткә чәнчеп тә ала.
Шул хәлдән соң ике атна үтүгә, шушы ук төркем скинхедлар бер ял итү-күңел ачу үзәге янында тагын да өч егеткә ташлана һәм тукмап ташлый. Аларны да такырбашлар чит ил кешеләре дип уйлап һөҗүм итә. Бер егеткә тагын пычак белән кадыйлар. Каза күрүче егетләрнең икесе Русия ватандашлары булып чыга.
Гаепләнүче скинхедлар тикшерү барышында үз гаепләрен танымый. Ләкин Башкортстан прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, дәүләт гаепләүчеләре, тикшерүчеләр неонацистларның гаепле булулары турында җитәрлек дәлил туплаган. Нәтиҗәдә, каза күрүчеләрнең сәламәтлегенә зур зыян салган ике скинхедка дүрт ел ярымга төрмә җәзасы бирелде. Калган такырбашлар шартлы җәза белән котылып калды.
Фәнис ФӘТХИ
Яңа мөфтият Равил Гайнетдинне хөкем итә
Русиянең яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте Русия мөфтиләр шурасы эшен туктатып торырга чакыра.
Шушы айда гына төзелгән үзен Бөтенрусия мөфтияте дип атаган оешма чыгарган мөрәҗәгатьтә Русиянең мөфтиләр шурасы эшчәнлеге “илнең иминлегенә зур зыян китерә”, “милләтара һәм динара низаг һәм сугыш чыгаруга” йөз тота диелә. Бөтенрусия мөфтияте җитәкчеләре шулай ук хакимияттән Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең күптән түгел әйткәннәренә бәя бирүне сорый.
Гайнетдин 16 декабрьдә Мәскәүдә Русия динара шура президиумы утырышында чыгыш ясап: “Әгәр җирле халык эшләргә теләми, хезмәт хакы алганнан соң 15-20 көнгә югалып тора һәм җитештерү җиһазлары ул вакытта туктап тора икән, андый эшчеләр белән берни дә җитештереп булмый”, – дигән иде. Читтән эшләргә килүчеләр турында исә Гайнетдин: “Алар эчми, тәртипле, эш сөючән, хезмәт хакы алганнан соң аны үз гаиләләрен туендыру өчен өйләренә җибәрә”, – диде.
Узган атнада “Азатлык” радиосына интервьюда Гайнетдин шулай ук яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтиятен ислам үсешен туктатырга маташуда гаепләгән иде.
Бөтенрусия мөфтияте исә Гайнетдинне мөселманнарны берләштерә алмауда, дәүләт һәм җирле хакимиятләр белән яхшы мөнәсәбәтләр кора алмауда, тулы динара диалог урнаштыра алмауда гаепли. Алар: “Русиядә милләтара бәрелешләр кызып киткән вакытта Гайнетдин сүзләре провокация булды һәм болай да катлаулы вазгыятьне тагын да катлауландырды”, – ди.
Бөтенрусия мөфтияте «Русия мөфтиләр шурасы эшчәнлеге чорында Гайнетдин дини бәйрәмнәрне бер вакытта үткәрү турында килешүгә ирешә алмады, шикле, күп очракта зыянлы һәм ачыктан-ачык корткыч дини басмалар чыгаруны хуплады, шуның белән мөселманнар арасында ваһһабилык көчәюгә сәбәп булды”, – ди.
Наиф АКМАЛ
Түрәләр саны барыбер арта
Президент Миңнеханов кул куйган фәрманнан күренгәнчә, киләсе елның 1 апреленә кадәр Татарстандагы дәүләт аппараты хезмәткәрләренең һәр 20нчесе үз урыны белән хушлашачак. Республикада түрәләр саны 135кә азрак булачак.
Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзер Татарстанда 6 меңгә якын түрә бар. Аларның 150се – Президент, 119ы – Дәүләт Шурасы, 162се Министрлар Кабинеты аппаратларында хезмәт итә. Калганнары төрле министрлыкларда, идарәләрдә, чит илләрдәге вәкиллекләрдә эшли. Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 1 ноябрендә, 2008 елгы “Дәүләт хезмәткәрләренең гомумкүләмен билгеләү” турындагы Президент указына үзгәрешләр керткән фәрманы нигезендә, иң күп “кыскартуны” экология һәм табигый ресурслар, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары һәм тарифлар нигезендә Дәүләт комитеты кичергән. Соңгысында 20 җитәкче эш урынын югалткан.
Әлеге фәрман буенча Финанс министрлыгы – 13, Мәдәният министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1шәр хезмәткәрен кыскарткан.
Әмма түрәләр саны кимегән кебек күренсә дә, республикада яңа ачылган Энергетика министрлыгы кыскаруга эләккән бу түрәләргә үз ишекләрен ачкан. Әйтик, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгындагы 59 штат берәмлеген биләгән хезмәткәр Энергетика министрлыгына күчереп куелган. Әлеге министрлыкта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы 22 кешегә дә яңа эш урыны табылган.
Түрәләр кыскару Казан шәһәре хакимиятендә дә көтелә. Шәһәр Думасының соңгы утырышында башкаланың 7 районы 4кә калдыру хакында карар кабул ителгән иде. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән, башкала идарәсенең матбугат үзәге вәкиле Ләззәт Хәйдәровка мөрәҗәгать иттек. “Бу хакта ашыгыч фикерләр әйтергә әле иртәрәктер, минемчә. Әмма шул: 2005 елда Казан шәһәре башкарма комитетында 2 мең ярым хезмәткәр эшләсә, бүген анда 1600 хезмәткәр исәпләнә. Бу, әлбәттә, район хакимиятләре белән берлектә. Кыскарту эше бездә күптәннән бара. Казанда 7 районнан 4 район калдыру да шушыннан чыгып эшләнә. Монда районнар саны кыскартылмый, ә менә шушы районнар белән идарә итүче хакимият кыскартыла”.
“Бу кыскарган район хакимияте җитәкчеләре белән нәрсә булды?” – дигән сорауга Хәйдәров болай җавап бирде: “Авиатөзелеш районы җитәкчесе Сергей Батин Яшел Үзән районы җитәкчесе итеп сайланды. Вахитов һәм Мәскәү районы җитәкчеләре Лобов һәм Шакиров башкарма комитетка күчте һәм башкарма комитет рәисе урынбасарлары вазифаларын башкаралар.
Район хакимияте, әлбәттә, башлыклардан гына тормый: урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, башка хезмәткәрләр дә бар. Мисал өчен, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары бергә идарә ителә башлагач, хакимиятләр бергә кушыла, бер бина була. Димәк, кыскарту эшләре булыр дигән фаразлар бар. Беренче чиратта, пенсия яшендә булучылар һәм үз теләкләре белән китәргә теләүчеләр бу кыскаруга эләгәчәк”, – ди Ләззәт Хәйдәров.
Президентның фәрманы нигезендә җитәкчеләрнең кыскаруы киләсе елларда да дәвам итәчәк. 2011-2013 елларда дәүләт хезмәтендәге түрәләр саны 20%ка кимиячәк.
Райнур ШАКИРОВ
Хакимият бәрелешләрне контрольдә тота алырмы?
Үтәмилләтчеләр бәрелеше Русиянең 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын тыныч уздыра алуында уйланырга мәҗбүр итә.
Узган атна азагында Мәскәүдәге хәлләр кабатлануыннан куркып, чәршәмбедә хокук саклау оешмалары алдан ук әзерлек күрде һәм бер меңнән артык кешене тоткарлады.
Шимбәдә исә меңнәрчә үтәмилләтче һәм футбол клубы шарфын таккан яшьләр милләтчел шигарьләр кычкырып, славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүмнәр оештырды. Анда 30дан артык кеше яраланды. Русия Президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинның барысы да контрольдә дип ышандыруына карамастан, хакимиятнең милләтара бәрелешләрне бастыра алуы белгечләрдә шик тудыра.
Әлеге хәлнең нәкъ Русиянең 2018 елда футбол дөнья чемпионатын уздыру бәйгесен отканнан соң булуы да бераз уйланырга мәҗбүр итте. Мәскәү шундый зур спорт чарасы вакытында иминлекне тәэмин итә алырмы? Аңа кадәр әле Сочида 2014 елда кышкы Олимпияданы да үткәрәсе бар.
Милләтара нигездә проблемаларны тикшерүче “Сова” үзәге белгече Галина Кожевникова сүзләренчә, дөнья чемпионатын оештыру белән шөгыльләнүчеләр һәм, гомумән, хакимият вәкилләре бу мохитне бик начар күз алдына китерә. “Хөкүмәт вәкилләре футбол җанатарлары оешмалары белән килешкәне ачыктан-ачык күренә. Әмма җанатарлар оешмасы үз вәкилләрен контрольдә тота алмый”, – ди ул.
Хакимият тынычландыра
Әмма Русия җитәкчелеге бернинди куркыныч та янамый, дип тынычландырырга тырыша. Медведев Тwitterда “Барысы да контрольдә”, – дип язды. Телевидениедә чыгыш ясап, ул 11 декабрьдә Манеж мәйданында көч кулланучыларны табачакларын һәм җәзага тартачагын белдерде. Медведевтан тыш, Русия хөкүмәт башлыгы Путин да пәнҗешәмбе халык белән турыдан-туры элемтә вакытында киләчәктә барлык чуалышларны булдырмас өчен, кырыс чаралар күреләчәген әйтте.
Ял көннәрендәге бәрелешләр Кремльдән ерак түгел генә “Спартак” футбол командасы җанатары Егор Свиридовны үтерүгә протест йөзеннән башланып китте. Аны үтерүдә Төньяк Кавказдан чыгучылар шикләнелә. Протест белдерүчеләр әлеге эш нигезендә бер шикләнелүченең кулга алынуы, әмма башкаларның җибәрелүенә канәгатьсезлек белдерде.
Мәскәү милициясе башлыгы Владимир Колокольцев дүшәмбедә тикшерүчеләрнең хата эшләгәнен таныды һәм тагын өч шикләнелүченең кулга алынуын әйтте. Ул шулай ук үтәмилләтчеләр һәм футбол хулиганнарының киләчәк бәрелешләре хакында да кисәтте. Бу юлы милиция түземлек күрсәтте, әмма алга таба мондый башбаштаклыкка күз йоммаячакларын әйтте.
Футбол сәясәттән читтәме?
Мәскәүдәге бәрелешләргә карамастан, Русиядә спорт яратучылар илнең 2018 елны футбол дөнья чемпионатын тыныч уздыра алуында шикләнми. “Спорт-Экспресс” газетасы баш мөхәррире Владимир Гескин сүзләренчә, бу төркемне төрле юллар белән тынычландыру өчен, әле сигез ел вакыт бар. “Аларны пропагандаламаска, кирәк кешеләрне утыртырга, шулай ук стадионнарга кертмәскә кирәк. Инглизләрнең 80нче еллар азагы – 90нчы еллар башында бу өлкәдә коточкыч проблемнары бар иде һәм алар аны хәл итә алды. Чөнки аларның моңа теләге бар иде. Минемчә, бездә дә мондый теләк бар”, – ди ул.
Русия футбол берлеге шулай ук уеннарның тыныч узачагында шикләнми. Аның башлыгы Сергей Фурсенко футбол һәрвакыт сәясәттән читтә калуын әйтә. Русия җанатарлары берләшмәсе вәкиле Иван Кузнецов массакүләм мәгълүмат чаралары фотоларындагы яшьләрнең кулларын өскә күтәрүе наций шигарьләре түгеллеген белдерә. “Фотога төшерүчеләр аларның “перекличка”да кулларын өскә күтәргән вакытны эләктереп алган. Әлбәттә, мондый шигарьләр кычкыручы аерым кешеләр бар иде, әмма гомуми мондый хәл булмады”, – ди ул.
Оппозициягә караш икенче төрле
“Спартак” җанатарлар клубы башлыгы Әмир Хөслетдинов хәтта җанатарларның әлеге бәрелешләрдә катнашуын бөтенләй кире какты. Ләкин хокук яклаучылар моның белән килешми. Алар җанатарлар белән үтәмилләтчел төркемнәр арасында уртак бәйләнешләр барлыгын әйтә. Русиядә рәсми булмаган берничә футбол җанатарлар клублары эшләп килә. Үтерелгән “Спартак” җанатары Свиридов нәкъ Мәскәүдә иң агрессив булган шул төркемнең берсенә кергән дип фаразлана.
Белгечләр исә хөкүмәтнең чуалышлар тудыручыларны җавапка тартмавы нәкъ җанатарларның радикальләшүенә китерде, дип саный. “Ведомости” газетасында яшьләр темасын яктырткан журналист Роман Шлейнов сүзләренчә, оппозиция җыелганда аларны инде подъезд төбендә үк тоткарлый башлыйлар. “Хәтта өйләреннән дә чыгарга өлгермичә кулга алалар. Җанатарлар белән туган хәлдә моның күзәтелмәве гаҗәп”,– ди ул. Әмма чәршәмбе көнге тоткарлаулар милициянең 2014 елгы кышкы Олимпияда һәм 2018 елгы футбол дөнья чемпионаты уеннары алдыннан активрак булачагын күрсәтә кебек.
Ландыш ХАРРАСОВА
Ходорковский хөкеме Яңа ел алдына күчерелде
Мәскәү суды ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийга хөкем чыгаруны 27 декабрьгә кичектерде.
Инде сигез еллап төрмәдә утырган Ходорковскийның тарафдарлары: “Әгәр аңа тагын гаепләү карары чыгарылса, бу Русиядәге авторитаризмның чын чагылышы булачак”, – дип саный.
Бу хәлләр 2003 елга туры килә. Ул чакта Русия Президенты булган Владимир Путинны Александр II дән соң иң яхшы реформатор буларак Лондонның Sunday Times газетасы мактап чыга. Берничә айдан соң Ходорковскийның Себергә сәфәре вакытында кулга алынуыннан соң, бу фикерләр челпәрәмә килә. Ахыр чиктә Русиядә иң эре нефть ширкәте булган ЮКОС җитәкчесе сигез елга төрмәгә хөкем ителеп, Мәскәүдән дүрт мең чакрымда булган Чита шәһәренә җибәрелә. ЮКОС ширкәте мөлкәте исә дәүләткә караган оешмаларга сатыла.
Ходорковскийдан үч алу
1990 елларда үзенең бизнес-империясен булдырганда күп кенә авыр яшәүче русиялеләр аны башка олигархлар кебек үк яратмый иде. “Мемориал” оешмасыннан Борис Беленкин: “Ходорковский башка күп кенә акча туплаган кешеләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый”, – дип саный. Ул соңгы дистә елда илдәге башбаштаклык сәбәпле, күп кеше кулга алынуын әйтә. Әмма башка олигархлардан аермалы буларак, Ходорковский бизнестан кергән кеременең бер өлешен хөкүмәткә оппозициядә булган төркемнәргә бирә. Шуңа кайберәүләр бу – аның әлеге гамәле өчен аннан шәхси үч алу, дип саный. Икенче берәүләр исә Ходорковскийны кулга алу башка эшмәкәрләргә дә сабак булсын өчен эшләнде дип бара. Кремль: “Ходорковскийны кулга алу бары канунны үтәү генә”, – дип белдерде. 2003 елның октябрендә аны кулга алып берничә көн узганнан соң, журналистлар алдында чыгыш ясап, Путин канун алдында барысы да тигез булырга тиешлеген әйтте. “Юкса без беркайчан да икътисадый һәм социаль уңышлы салым системасын булдыру проблемасын хәл итә алмаячакбыз. Беркемне дә салым түләүгә, социаль фондларга, шул исәптән Пенсия фондына да акча кертүгә өйрәтә һәм буйсындыра алмаячакбыз. Беркайчан да оешкан җинаятьне һәм коррупцияне бетереп булмаячак”, – ди ул.
Русия күрсәткече
2007 елны Ходорковскийның вакытыннан алдан азат ителү өчен бөтен хокукы да бар иде. Әмма аңа карата яңа гаепләүләр белдерелә. Күпләр Ходорковский һәм аның бизнес хезмәттәше Платон Лебедевны гаепләү аларны төрмәдә калдыру өчен эшләнде дип саный. Ходорковскийны яклау төркеме сүзчесе Максим Дбар бу гаепләүләр – мәгънәсезлек һәм алар беренче суд эшенә каршы килә, дип бара. “Бу эш инде 20 ай дәвам итә һәм беркем дә аның нәрсәдә гаепләнгәнен, Ходорковскийның нәрсә эшләгәнен аңлый алмый”, – ди ул.
Ходорковский тарафдарлары аның язмышы Русиядәге хәлләр күрсәткече, дип бәяли. Путин: «Русиядә коррупция белән көрәш нигезендә тәртип керттек һәм бу Ходорковский һәм башка олигархларның илне талап ятуына нокта куйды”, – дип белдерсә дә, тәнкыйтьчеләр исә Кремль барлык бизнес вәкилләрен дә куркытып, үзенә буйсындырды дип саный. Хәтта хөкүмәт мәгълүматларыннан да Путин заманында коррупциянең нык артуы күренә.
Суд үзе берни хәл итми
2008 елны Путин урынына Президент булып Дмитрий Медведев килгәч, ул хокукый нигездә тәртип вәгъдә итте. Күпләр Ходорковскийны азат итү бу сүзләрнең дөреслеккә туры килүнең иң беренче адымы булыр иде дип санады. Әмма бик азлар гына бу атнада судның Ходорковскийны аклаячагына яки йомшаграк карар чыгарачагына ышана. “Бу суд карары бәйле булган кешеләрдән тора. Суд үзе монда берни хәл итми”, – диде ул.
Суд эшләренең күп өлешендә катнашкан Михаил Ходорковскийның әнисе – 77 яшьлек Марина Ходорковская аның улына тагын гаеп белдерелсә, бу әле дә Русиянең 1937 елга таба баруын күрсәтәчәк, дип саный. Аның сүзләренчә, Ходорковский оппозиция символы булса да, аның беркайчан да сәяси эшчәнлек белән бәйле кеше буласы килмәгән. “Аңардан сәяси көч ясадылар. Менә шуннан куркалардыр да инде. Моннан тыш, үзеннән тартып алынган мөлкәтен таләп итәр дип куркалардыр. Гәрчә ул аны теләми. Әмма алар аңа барыбер ышанмый”, – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА
Башкортстанда элекке оппозициягә акрынлап юл ачыла
Узган якшәмбедә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Белоретта хөкүмәтнең күчмә утырышын уздырып кайтты. Бу әлеге төбәктә хөкүмәтнең тәүге тапкыр узган күчмә утырышы булды. Анда Башкортстан оппозициясенең элекке башлыгы, бүген республика татар җәмәгатьчелек оешмалары шурасын җитәкләүче Рамил Бигнов та катнашты. Ул Президентка Белорет м
Комментарии