- 21.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №47 (22 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Узган атнада телевизордан банклар эше турында РБК каналында тапшыру барды. Азрак карап утырдым да үзем дә уйламаганда шундый бер фикергә килдем, янә СССР заманына кайтабыз бугай. Нилектән диярсез, хәзер язармын үзем яшәгән авыл тормышыннан мисаллар китереп.
СССРда бер генә банк идеме? Әйе бер генә, аның хуҗасы –хөкүмәтебез иде. Башка төрле бернинди дә шәхси банклар яисә ширкәтләр юк. Авыл халкы элек-электән эш аты булган, хәзер дә, киләчәктә дә шулай булачак. Иң бичара, күндәм, эшчән, карусыз, хокуксыз халык – авыл халкы. Менә шуның бер вәкиле, әйтик, сыер савучы, таңнан торып, резин итек белән саз ерып, сыер карап, аена 200 сум акча эшләп алды. Акча алгач ни эшли: азыкка, кием-салымга, айлык түләүләргә дигән 50-60 сумын үзенә, гаиләсенә тота да, калганын атна эчендә кире банкка илтеп сала. Чөнки күбрәк туздырмасын өчен дәүләт «тырыша», кибеттә кыйбатлы җиһазлар юк: суыткыч, мотоцикл, машина ишеләр. Йортың өстенә мансард күтәреп кара – күрсәтерләр күрмәгәнеңне. Бер гаиләдә берничә кеше эшләргә мөмкин, алары да шулай ук банкка юл тота. Дөресе: СССРның тулаем халкы шулай «рәхәттә» яшәде. Нәтиҗәдә, дәүләт кичә биргән акчасын атна эчендә кире җыеп алды, кәҗә дә тук, кәбестә дә янга калды булды инде бу. Шуннан рәхәтләнеп оятсызларча туздырдылар халык малын: Африканы ашаттык, Кубаны ашаттык, Варшава берлеге илләрен һ.б.ларны хәтерлисез булыр. Кайда гына сугышмадык: Кореядә дә, Вьетнамда да, Никарагуа, Әфганистан һ.б. Менә шуннан соң да калган акчаларны, әгәр булса, тоттылар да «яндырдылар», дөресрәге урладылар. Халык аңлый да, сүз дә әйтә алмады. Халыкның башын бутау өчен төрле фетнәләр, алдаулар оештырдылар, бер-берләрен гаепләгән иттеләр дә… дистә еллар узгач, тиеннәр биргән булдылар.
Инде хәзерге көннәргә килик. Вазгыять катлаулы, тирә-күршеләр белән дә дуслык чамалы, сугышлар кимеми, тыкшынмаган җир юк, санкцияләр арта, нефть бәясе тотрыксыз һ.б. Шунлыктан казна бик тиз бушап бара. Әлегә ым-шым гына булса да, алдагы көннәрдә Русиянең чит илләрдәге активына да тыю салмаслар, дип кем гарантия бирә ала!? Димәк, гасырлар буе сыналган ысул – үз халкыңны талау кала. Ягулык, электр бәяләрен, газны күтәрү, штрафлар, түләүле уку, дәвалану, түләүләр… Авыл хуҗалыгын кредитка яшәтү үзе генә дә мәсхәрә. Ник диярсез? Чәчүлек, ашламаны алырга мәҗбүр итәләр – рекордлы уңыш кирәк. Алырга акча юк, банктан кредит аласы, шул акчага алтын бәясеннән ашлама аласы, көзен түләү шарты белән. Менә быел Аллаһы рәхмәте белән уңыш булды, кредитларны каплап, әзрәк акча эшләү мөмкинлеге бар иде, тик булмаячак: бәяне төшерделәр, сатылмый иген. Ә банклар акчаны кире сорый, штрафлар арта, ә дәүләт кайда? Нигә интервенцияне туктатты? Юк, аңа тегеләй дә болай да барыбер. Банклар ашламадан да, игеннән дә, башкадан да керемне каерып ала, шулай ук газ, нефть, электр һ.б.дан да. Шушы малны дәүләт янә үз кулына җыя башлады. Шәхси банкларны кысалар, банкротка чыгаралар. Төбәкләрнең үз банк системасын тәшкил иткән банкларының эшкә хокук бирүче таныкламаларын алалар, ябалар. Бу бик начар күренеш, көндәшлек юк, төбәкләргә теләсә нинди басым ясап була дигән сүз. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, инде хәзер банкларның 60 проценттан артыгы дәүләт карамагында, күзәтүе астында, һәм бу арта гына бара. Болай барса, Сбербанк кына калыр, мөгаен. Ә халык? Акчасы ябылган банкта булганнар, акчаларын кайтару өчен, суд юлларын таптый, акчалары булганнар кая салырга да белми, дәүләт карамагындагы банкларга салу гына ышанычлы шикелле тоела хәзер. Авыл җирендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең акча карточкаларының исәбе юк хәзер, һәр банкта ачтырып, берничәшәрне тоттырдылар, болар бар да акча тозагы икәнлеге аңлашыла булыр. Менә банкка, ягъни дәүләткә тагын керем, белмим, халык күпме түзәр. Керем үзе әйбәттер инде ул, әлбәттә, дөрес юлларга, ил халкының тормышын, яшәешен яхшыртуга тотылса… Вазгыять тагын да начараеп, дәүләтнең кесә төбе тишелсә, кем гарантия бирә ала акчагыз янә «янмас» диеп?! Яшәп карыйк…
Алмаз МИНҺАҖ,
Кайбыч бистәсе

Комментарии