«ЗА КОРРУПЦИЮ»

«ЗА КОРРУПЦИЮ»

Апаска кергәндә дуңгыз фермасы каршы ала. Шул фермага зур итеп «ЗА КОРРУПЦИЮ расплачиваются все» дип язылган. Әйе, «ЗА КОРРУПЦИЮ» дигәне зур хәрефләр белән. Моны күргәч, әллә соң дуңгызлар ришвәтчелек яклы микән дип уйлыйсың. Якынрак килгәч кенә, «расплачиваются все» дигәне дә күренә – әһә, аңлашылды: район түрәләре урлашкан өчен чучкаларга җавап бирәсе. Хайваннарда булмаган гаделлек кешегә каян килсен? Дуңгыз фермасы янындагы үргә басып «Кайда ул гаделлек!» дип кычкырасы килә, менәтерәк.

районының «Йолдыз» (Звезда) газетасы редакторы Әсгать Җәләлиев «гаделлек бар» дигән фикердә. Үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып шулай әйтә ул.

Әсгать Җәләлиев 1995 елда сайлауда район башлыгы Әгъләм Садретдиновка каршы үз кандидатурасын куя. (Әгъләм Садретдинов 1998 елда Апас районыннан Буа районына башлык булып китә, аннары 2007-2010 елларда экология министры булып эшли.) Ул вакытта Әсгать Җәләлиевка каршы район бюрократиясе генә түгел, республика газеталары журналистлары да эш алып бара. Әсгать Җәләлиев кул астында эшләгән журналистларның язарга өйрәнгән берсе «Әсгать, син хаклы түгел» дип, бит тутырып мәкалә яза – район башлыгын гадел, тырыш һәм, әлбәттә инде, бер дә урламый торган кеше итеп сурәтлиләр.

– Көн җитәр, һәркем эшләгәне өчен җавап бирер. Мин Садретдинов турында 1995 елда күтәргән сораулар бар иде. Ул вакытта күтәрелеп миңа бәрелделәр. Хәзер Садретдинов җавап бирә. 6 миллион сум акча турында тикшерүчеләр телевизордан чыгып сөйли. Әгәр ул шундый гадел икән, нигә һаман сөйлиләр соң? (Бүгенге көндә Ә.Садретдиновка карата җинаять эше кузгатылган – ул министр булып эшләгән чорында 6 миллион сумны булмаган җиһаз өчен шәхси фирмага күчерүдә гаепләнә. – Р.Л.)

ЯЛГАН «ЙОЛДЫЗ»ЛАР

Әсгать Җәләлиевнең пенсиягә чыгарына ярты ел кала баш мөхәррир эшеннән китүенә дә ришвәтчелек «гаепле».

Башта аз гына белешмә. Теге яки бу милек сатылган вакытта район хуҗалары бу хактагы мәгълүматны район газетасына бирергә тиеш. Мәсәлән, фәлән бина яки фәлән адрестагы җир кишәрлеге сатыла. Бәясе, әйтик, 100 мең сум. Һәр кеше бу милекне сатып алырга теләген белдерә ала. Бер милекне сатып алырга һичьюгы ике кеше пәйда булса, аукцион уздырыла һәм инде бу милек 100 мең сумга түгел, күпкә кыйммәткәрәк сатыла. Район бюджетына акча керә, бу акчаны район, әйтик, юллар салырга, су кертергә тота. Халык район башлыгыннан берәр әйбер сораса, җавап гел бер үк бит – акча юк! Муниципаль милекне сату (урынлы булган очракта, билгеле) – өстәмә акча табуның иң төп ысулы.

Район түрәләре өчен генә бер дә кулай ысул түгел бу. Алар өчен милекнең ниндидер эшмәкәргә кыйбат бәягә сатылуы һич кенә дә файдалы түгел. Алар өчен юк бәягә үзләренә алу кирәк. Тик менә игълан чыгарга тиешле газетаны халык укымасын өчен нишләргә?

Шушы максаттан районда «Йолдыз»-«Звезда» газетасының копиясен бастыра башлыйлар. Мәсәлән, миндә 2008 елның 23 апрель санының чыны да, ялганы да бар. Ялган газетада бер «кечкенә» генә артык мәгълүмат бар. Чын «Йолдыз»-«Звезда»дагы бер белдерүне алып ташлаганнар да, аның урынына Апасның Гагарин урамы, 8 йортта урнашкан 142 квадрат метр мәйданны арендага бирү турында мәгълүмат бастырылган. Ә бу җирдә автовокзал бинасы урнашкан – бу хакта бернинди мәгълүмат юк. Җирне арендага алган кеше берзаман бинасын да үзенеке итә ала булып чыга. «Чын» газета дүрт битле булса, монысы ике генә битле, «чын газета»ны «Идел-Пресс»та меңәрләгән данә белән бастырсалар, «ялган»ын редакция ризографында гына бастырганнар. Тиражы да өч кенә данә, сыйфаты буенча да бу газетаның ялган икәнлеге ярылып ята. Ул Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, теркәү палатасы, дәүләт заказы агентлыгы кебек оешмаларга җибәрү өчен генә кирәк – имеш, менә без мәгълүматны дөрестән дә район газетасында урнаштырдык!

Билгеле, бу мәгълүматны кирәкле түрәләрдән башка бер кеше дә белми. Шуңа күрә бинаны «сатып алырга» бер генә кеше килә. «Бүтән сатып алучылар юк» булу сәбәпле, 142 квадрат метрлы, базар бәясе кимендә ун миллион сум булган җир бер һәм бердәнбер теләүчегә бирелә. Ялган газета ярдәмендә милек шәпләп кенә район түрәсенең малаеның-кодасының-баҗасының-кәҗә тәкәсенең кесәсенә кереп утыра.

Ярый хуш. Объектны саттылар, теркәү палатасы буенча уздырдылар. 22 августта шушы белдерү тагын бер тапкыр, инде «чын» газетада чыга. Апасның Гагарин урамында җир арендага бирелә… Монысы инде берәр тикшерү була калган очракта яки инде халыкта берәр сорау туган очрак өчен күз буяу өчен кирәктер дип уйлыйм. Билгеле, 22 августтагы бу игъланны күргән кеше бернинди аукционда да катнаша алмый – аны теләсә нинди юл белән кире борачаклар.

«КӘГАЗЬ ФЕРМАЛАР»

Минем исәп буенча, шушы ысул белән соңгы биш елда бер ярым миллиард сум бюджет акчасы үзләштерелгән, – ди Әгъләм Җәләлиев. – Мин 1970 елдан бирле журналист булып эшлим, 42 елдан артык стажым бар. 7 ел ярым редактор булдым, 6 ел бу башлык белән эшлим. Бүген нигә тикшерүче органнар бер дә бюджет акчасын тикшерми? Киләләр дә китәләр, нигә алар бу ялган газетаны күрми? Газета бит дүрт битле, ике битле газета юк Апаста. Менә карагыз – 31 октябрь саны. Газетада Апастагы Садри Җәләл урамы, 47 адресы буенча җир участогы сатылу турында мәгълүмат. Минем мәгълүмат буенча участок 150 мең сумга сатыла, ләкин ул урында инде унбиш ел элек ике катлы яхшы йорт салынган иде, бүген ул йортта башкарма комитет рәисе яши. Җир участогы сатылгач, йортын кая куялар? Сүтәләрме әллә? Җир участогы бит ул милек белән бергә сатыла. Бу җир участогы «Әнәле» агрофирмасыныкы санала. Торак йорт. Конкурска катнашып карагыз – 150 мең сумга ике катлы йорт сатып алырсыз, бәлки. Минем фикеремчә, бу да «мухлевация» очрагы, анысын тикшерәсем бар. Бик аз дигәндә 5 миллион торган коттеджны 150 мең сумга берәү дә сатмый.

– Бу игъланнарны урнаштыру ничек эшләнә?

– Алдан шалтырату буенча хакимияттән кеше килә, әйтик, аппарат башлыгы, фәлән кеше, зур кеше әйтте, менә бу материалны куярга дип дискетка яки тексттагы әйберне бирә. Мин бирмәскә карышам, безнең ыгы-зыгы китә. Берничә тапкыр верстка бүлмәсен ташлап чыгып та киттем. Версткалаучыдан бер материалны алдыралар да, үзләренекен куйдыралар, аннары бездәге ризографта бастыралар. Бер ай узгач, «башка катнашучылар булмау сәбәпле, бердәнбер катнашучыга аукционсыз сатарга» дигән карар чыгарыла. Аннары ул ике битле газета теркәү палатасы, төрле тикшерүче органнарга җибәрелә торган документлар папкасына тыгып җибәрелә. Тегеләр «ышана». Нинди дә булса зур суммадагы төзелешкә «кирәкле» кешене кертү, арзан бәягә милек сату яки кыйбат хакка район өчен җиһаз сатып алу шушындый юл белән үзләштерелә.

– Мондый ничә очрак булды?

– Дистәләгән генә түгел – анысы факт. Райондагы акчаларның яртысы шушы ысул белән тотылгандыр. Бу «мошенничество». Мин сүзем өчен җавап бирәм, соңгы биш елдагы документлар папкасын күтәрсеннәр. Анда ике битле газета чыга икән, димәк, ул «подделка». Мине чыгырдан чыгарганы Апас үзәгендә 700 мең сумга кинотеатр сату булды. Анда мунча 700 мең сум тора. Аннары соңгы конфликт Апасның райпо системасына кергән 49 бинаны сату булды. Болар – районның төрле авылларындагы 43 кибет һәм райондагы 6 бина – райпо офислары (ике катлы бина), ипи комбинаты, райпо цехлары урнашкан биналар, ресторан, кибетләр – барлыгы кимендә 150 миллион сумлык. Ипи комбинаты үзе генә дә 20 миллион тора. Кафе-ресторан 20 миллион тора. Майлы калҗа. Пайчыларның шушы милкен 150 миллион сумга сату ачуны чыгарыр иде, ә болар аны биш миллионга сату турында игълан бирергә мәҗбүр иттеләр. Әгәр аны биш миллионга сатабыз дип район газетасына игълан бирсәләр, теләсә кем йөгереп килеп җитәр иде. Мин чыгарырга тиеш идем, мин баш тарттым…

– Ләкин ни генә булса да, бу эшләрне Сез дә эшләгәнсез бит, Сезнең дә катнашыгыз бар бу газеталарның чыгуына.

– Мин әйтәм миңа кем кушканны. Бүген Сердюков урламаган, янындагы кешеләр генә урлаган димәкче булалар. Өстән кушылган ул да. Әгәр утырталар икән, район башлыгы белән бергә утыртсыннар!

Бездә конфликт бу гына түгел. Соңгы биш елда 42 теге яки бу өлкәдәге атказанган җитәкче эштән куылды. Мин атказанган түгел, бу исемлеккә кермим. Алар алтын фонд безнең. Апас районы башлыгын алыштырырга бүген кимендә шул 42 җитәкче бар. Апас аларны «убрал». Фәлән хәтле ашлык җыйдык диләр. Ун элек күпме үстерәләр иде – 100 мең тонна, хәзер дә шулкадәр үк. Чөгендер тагын да азрак. Ит күбрәк җитештерә башладылармы? Сөтме? Бездә кәгазь гаилә фермалары, кәгазь башмак таналар күп. Кәгазь түзә бит ул… Мин туктарга уйламыйм, минем әти 35нче елны ерып чыккан икән, мин дә ерып чыгам. Апас урамына чыгып халыкка сөйли башлыйм! Вакыт җиткәндер!

Әгъләм Җәләлиев белән бергә башкарма комитет җитәкчесе Фердинант Әхмәтҗанов яшәгән ике катлы йортны да барып карадык. Ике этажлы барлык уңайлыклары булган йорт 150 мең сум тора, ә шул йорт янындагы буш җир мәйданын бер Апас егете яңа гына 750 мең сумга сатып алган икән. Контраст – буш мәйдан 750 мең, шундый ук мәйдандагы коттеджны акчасызлыктан интеккән, хезмәт хакын вакытында түли алмаган «Әнәле» агрофирмасы 150 мең сумга сата. Әллә саттыралармы? Күрәчәгенә каршы, йортны фотога төшереп торганда Фердинанд Әхмәтҗанов үзе кайтып җитте. «Бу йортны саталар икән, беләсезме?» – дибез. Белми икән. Аска карап: «Белмим», – диде.

– Сезнең йортның адресы ничек соң? – мин әйтәм.

– Белмим…

Биш ел яшәгән йортының адресын да белми икән бу. Хәер, йорт астындагы җире генә дә 750 мең сум торган йортны 150 меңгә сатып алу мөмкинлеге әллә нәрсәләрне оныттырадыр ул!

ҺАВАДАН АКЧА

Ничек булса булган, Апас районы райпосы бүген 5 миллион сумга сатылган. Миндә булган мәгълүмат буенча, сатып алучысы хәтта шул акчаны да түләмәгән. Монысы факт түгел, ләкин миндә шундый мәгълүмат бар – «платежное поручение»ләрнең кәгазьләре генә ясалган, имеш. Шушылай итеп, район кулланучылар җәмгыятенең бөтен милке чүп бәягә сатып җибәрелә. Хәзер кем сатып алганын әйтергә вакыттыр.

Каршы алыгыз – бөтен Апас райпосын сатып алган кеше – Айрат Ансарович Садыйков! Сатып алуга утыз яше дә тулмаган, моңарчы бернинди олигарх булмаган егет Каратун станциясендәге хәзерләүләр конторасында «Меркурий» оешмасын терки. Бер деталь – шушы ук бинада район башлыгы Рәшит Заһидуллинның бертуган абыйсы Рифатның малае Илфат та утыра. Җеп очы шулай ялгана. Ни өчен райпо шулай өч тиенгә сатылганын аңлатып торырга кирәкмидер.

Милекне уңга-сулга таратканына район халкы риза булган дип әйтү дөрес булмас иде. Аукционнарны законсыз дип тануга каршы чыгып, судка бирүчеләр бар, судлар әле дә дәвам итә.

Әсгать Җәләлиев райондагы бер тәҗрибәле җитәкченең сүзләрен кабатлый: «Бүгенге Апас түрәләре хәтта шул өч тиенгә сатып алынган милекне дә эшләтергә сәләтле түгел». Моның шулай икәнен мисаллар раслап тора. Райпо кибетләрен «сатып алганнан» соң, яңа хуҗалар бу милекнең берсендә генә дә үзләре эшләп китми. Төрле эшмәкәрләргә аренда тәкъдиме белән чыга башлыйлар – бездән бина, эшләгез, аренда хакын гына түләгез. Нигә үзләре эшләмиме? Чөнки аларның эшләү сәләте юк – алар сата, йолкып ала, алдый белә, эшли генә белми. Алар райпоның элекке җитәкчесенә райпо бинасын арендага алырга кушалар. Җайлы бит – эшлисе юк, аренда хакын гына алып утырасың. Һавадан акча эшләү бит инде бу! Авыл кибетләрен дә аена 15-20 мең сум акча түләтеп арендага бирмәкче болар хәзер.

Изображение удалено.

– Колбаса заводын бирделәр, «Сельхозхимия» аркылы күпме акча әйләндереп тараттылар. Районда бүген бер эшли торган оешма калмады. Сатып бетерделәр. Нәрсә, Апаска кинотеатр кирәкми идеме? Райпо кибетләре эшләми идеме? Әтнәдә эшли бит. Райпо кирәкми, аның кибетләре кирәк иптәшләргә. Алар шухыр-мухыр китереп алынган 5 миллионлык иномаркаларда йөри, ләкин Апас халкына ипи пешерерлек итеп ипи комбинатын эшләтү хәлләреннән килми «Әни малайлары».

«ЗА КОРРУПЦИЮ» , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии