Җырлап таптым

Җырлап таптым

Гөлүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА, «ТНВ» журналисты:

Беренче тиеннәремне, студент чакта, 15нче гимназиядә укытып алдым. Ул вакытта акчалар гел «уйнап» торды. Шулай да бик куанганым хәтердә. Күрәсең, студент өчен аз булса да керем булган инде ул. Шулай ук гастрольләргә йөреп, шуларның ике атна буе Пермьдә йөреп кайтканыннан 18 мең сум кергәнне тәгаен беләм. Аңа мин баштан-аяк киендем. Концерт күлмәкләре, туфлилар, мутон тунга кадәр алган идем. «Төнге Казан» төркеме булып җырлап йөрдек, заманында популяр идек без. Диско-стилендә ул вакытта «Айфара» гына җырлый иде әле. Шуңа концертлар белән республиканы гына түгел, татарлар яшәгән Ульяннарны, Горький Сергачларын, Пермьнәрне һ.б. ны урап шактый акча эшләдек. Өч кассета чыгардык. Оят булса да әйтим инде, атаклап әти-әнигә чүпрәк-чапрак алып кайтканымны белмим. Борчылмасыннар дип, гастрольләргә йөргәнемне әйтмәдем. Ник акча алмаганыма алар гаҗәпләнә иде. Аз тотасың, ач йөрмә, дип гел кисәтеп тордылар. Болай күчтәнәч алып кайтып тордым инде авылга. Атна саен авылга ашкынып кайта идек. Ял көннәрендә Казанда калган булмады диярлек.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии