- 21.09.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Архив
«Мәйдан» телеканалына августта өч яшь тулды. Әле кичә генә кыюсыз адымнар белән атлап киткән кебек югыйсә. Бүген инде ул иярчен аша тамашачыга тәүлек дәвамында җыр-моң тарата. Өч яшь азмы-күпме, дип баш ватучыларга каналның үсешен искә төшерү дә җитә. Ул эшчәнлеген берничә клип белән башлап җибәргән иде, бүген эфирда тулы канлы тапшыруларга да зур урын бирелә, танылган һәм танылып кына килүче җырчылар да бер-берсен алыштырып кына тора. Телеканалның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина белән очрашып, «Мәйдан»ның беренче көннәре, ирешкән уңышлары, көндәшләре һәм дуслары, киләчәккә планнары турында сөйләштек.
– 3 ел элек Дамир Дәүләтшин, Эдуард Үтәгәнов һәм мин «Мәйдан»га нигез салдык. Бер материал да юк иде, «Оскар-Рекордс» компаниясе җырлар белән ярдәм итте. Башта цифрлы форматта эшләдек, аннары кабель челтәренә кердек. Аңарчы бердәнбер татар телеканалы ТНВ гына бар иде. Ул музыкаль канал гына түгел, шуңа күрә анда клиплар бик сирәк күренә. «Мәйдан» җырчыларга җырларын, клипларын эфирга чыгарырга мөмкинлек ачты. Берәм-берәм безгә материалларын китерә башладылар, шулай әкренләп контент җыйдык, тапшырулар әзерли башладык. Юктан бар ясап эшли башлау бер дә җиңел булмады.
– Сезнең телеканалда танылган җырчылар белән беррәттән профессиональ булмаган башкаручылар да еш күренә. Моның берәр хикмәте бармы?
– Һәр кеше иҗат итәргә лаеклы. Әгәр яшь кеше җыр яздырырга, аны татар тамашачысына җиткерергә тели икән, бу уңай күренеш кенә. Ул урамда сугышып, начарлыклар кылып йөрми бит. Яшьләрнең татарча җырларга омтылуы да мактауга лаек. Җыр яздыру турында гомер буе хыялланып яшәгән урта һәм өлкән буын вәкилләре дә бар, алар да безнең телеканалда күренә. Махсус «Һәвәскәрләр иҗаты» дигән сәхифә дә булдырдык, анда профессиональ булмаган башкаручыларны тәкъдим итәбез. Берәүне дә кире бормаска тырышабыз, бик начар булган очракта гына материалны алмыйбыз, аны халыкка да күрсәтәсе бар бит.
– Канал барлыкка килгән көннәрдә җырчылар артыннан үзебез йөрдек, дисез. Ә хәзер җырлар һәм клиплар сорап алганыгыз бармы?
– Юк, хәзер сорап йөрмибез. Көн саен берничә җырчы клибын китереп китә. Без сирәк кенә булса да башка милләтләрнең дә клипларын тәкъдим итәбез. Чагыштырып карап, үрнәк алу булырга тиеш. Беренче ике елны без бөтен материалны да бушлай кабул иттек. Хәзер җыр яки клип китергән һәр кеше белән килешү төзибез, аның нигезендә ул 3000 сум күләмендә взнос кертә.
– «Мәйдан» тамашачыны җыр белән генә түгел, мәзәк белән дә сыйлый бит әле. Менә татарча спектакль һәм фильмнар гына сирәк күренә…
– Мәзәкләр мәсьәләсе бик катлаулы. Юктан бар ясап, нәрсәдер табарга тырышабыз, чөнки тамашачыга юмор кирәк. Клиплар гел өстәлеп тора, ә мәзәкләр сирәк.
Буа театры белән килешү төзедек, алар безгә спектакльләрен китерә. Камал театры белән дә сөйләштек, алардан да материал алырга исәп. Татарча кинолар күп түгел. Без болай да берничә фильм күрсәттек инде. ТНВ төшергәннәрне ала алмыйбыз, ул – аларның материалы. Шуңа күрә әлегә базабыз бик ярлы.
Барысы да финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Төшерелгән, монтажланган материаллар булса, без аларны ике куллап алачакбыз. Тик күпчелек театрларның яздырган әзер спектакльләре юк, без дә көн саен диярлек барып, төшереп йөри алмыйбыз.
– Сезнең телеканалда профессиональ дикторлар юк, тапшыруларны җырчылар алып бара. Сәнгать кешеләрен «экран йолдызы» итүнең сере нидә?
– Бездә дикторлар әзерли торган махсус уку йорты юк бит. Шуңа күрә камера алдында үзен иркен тота, сүзгә кесәгә керми торган җырчыларны алып баручылар ролендә сынап карарга булдык. Бер генә радио яки телевидениегә дә кеше зур тәҗрибә белән килми, килгәч кенә барысын да өйрәнә. Ә менә без үзебезнекеләрне тәрбияләргә, үстерергә булдык.
– Сез – күңел ачу каналы, шулай да кайвакыт җитдирәк темаларга да кызыксыну бар. Эфирга хәбәрләр кертү юкмы планда?
– Без KZN телеканалы белән хезмәттәшлек итәбез, көн саен кичке тугызда урыс телендә «Столица» тапшыруы күрсәтелә, шимбә-якшәмбе татар телендә «Адымнар» чыга. Үзебезнең оригиналь тапшыруны эшләү дә планда бар, тик бөтен теләкне дә тиз генә тормышка ашырып булмый шул, һаман да шул матди якка килеп төртелә. Яңалыклар тапшыруы әзерләргә уйласак та, ул шул шоу-бизнес өлкәсеннән булыр дип уйлыйбыз, без бит күңел ачу каналы, сәясәт белән кешене ялыктырасы килми.
– Татар телендә тагын бер музыкаль телеканал барлыкка килде. «ТМТВ» белән көндәшләрме сез, әллә җитәкләшеп бара торган дуслармы?
– Без икебез ике юнәлештә эшлибез. Алар яшьләргә күбрәк юнәлгән булса, без урта һәм өлкән буынны да күз уңыннан җибәрмәскә тырышабыз. Алар – заманча, без халыкчан канал, дип әйтер идем. Аларның тапшыруларын да караштыргалыйм. Төсләр яктылыгы буенча бик алда баралар, бәлки, ул яктан калыша да торганбыздыр, тик без бизәлештән бигрәк эчтәлеккә ныграк игътибар бирергә телибез.
– Сезгә шалтыратучылар күпме?
– Күп. Нинди генә шалтыратулар килми безгә! «Ни өчен сездә фәлән җырчы юк», – дип сорыйлар. Ул җырчының «Барс-Медиа»ныкы икәнлеген, оешманың үз контентын үзе өчен генә саклавын әйтәбез. «Сатуда дисклары күп бит аның, ни өчен сез бер дә әйләндермисез», – дигән сораулар да килә. Без сатудагыны алып, эфирга бирә алмыйбыз бит, дип яхшылап аңлатабыз. Аңлыйлар тагын. «Фәлән алып баручы ошамый, фәлән җырчыны куймагыз, туйдырып бетерде инде», – дип шалтыратканнары да бар, алар белән дә сөйләшәбез. Бөтен шалтыратучыга кесә телефонымның номерын бирәм, шәһәр телефонында мине гел тотып булмый бит. Мин һәрвакыт һәркемне тыңларга әзер. Коллективыбыз кечкенә, шуңа күрә күз уңыннан киткән хаталар да була. Хатадан берәү дә хали түгел. Аларны күреп, вакытында хәбәр иткән тамашачыларыбызга рәхмәт.
– Хәзер «Мәйдан» ниләр белән мәшгуль?
– Хәзергә «Төреквидение» конкурсына әзерлек эшләре белән мәшгульбез. Төрки илләр арасында уза торган җыр конкурсының рәсми партнеры без. Беренче турга 90лап язма килгән иде, шулар арасыннан 23 кешене сайлап алдык. 20нче сентябрьдә алар арасыннан берне, «Төреквидение»дә безнең республиканы тәкъдим итәчәк кешене сайлаячакбыз. 19-21нче ноябрьдә конкурсның финалы узачак, анда 20дән артык төрки ил вәкиле киләчәк. Без чараны турыдан-туры эфирда күрсәтәчәкбез. Узган ел Төркиянең Искешәһәр каласында узган «Төреквидение»нең финалын һәм гала-концертын да турыдан-туры эфирда күрсәттек.
– «Мәйдан» тамашачысын киләчәктә ни көтә?
– Салават Миңнеханов белән бик кызыклы тапшыру эшли башладык. «Салаваттан сәяхәт» дип атала, авыл тормышы турында. Авыл темасы барыбыз өчен дә якын, гади халык белән гади телдә аралаша торган тапшыру булачак бу.
Тагын бер проектыбыз бар, әле аның исемен дә ачыклап бетермәгән. Заманында «Питер» каналында «Музыкаль ринг» дигән тапшыру бар иде. Продюсерлар һәм өлкән яшьтәге җырчылар тамашачыга үзләре үстергән яшь башкаручыны тәкъдим итә. Тапшыруга төрле өлкәдән белгечләрне чакырырга уйлыйбыз, алар фикер алышачак, мактау яки тәнкыйть сүзләрен җиткерәчәк.
– Тамашачыга газета битләре аша нинди сүзләр җиткерергә телисез?
– Рәхмәт әйтәсем килә. Һәрвакытта да безгә шалтыратсыннар, язсыннар. Тәкъдимме ул, тәнкыйть сүзләреме – барысын да кабул итәргә әзербез. Телефоныбыз: 8(843) 5-800-800. E-mail: tmt.maidan@mail.ru. Тәүлек дәвамында безнең белән булырга, безнең белән бер «Мәйдан»да кайнарга теләүчеләр «Телекарта» яки «Континент» спутник телевидениесен булдырсын.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
P.S. «Безнең гәҗит» укучылары игътибар иткәндер. Хәзер «БГ»да «Мәйдан» телеканалы программасы да урнаштырыла.

Комментарии