- 21.09.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №37 (17 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Горурлык, көтелгән бүләкләр һәм акланмаган өметләр турында
Сентябрь башында дус-ишләргә дә, таныш булмаган кешеләргә дә: «Тиздән Казанда нинди зур вакыйга булачагын беләсезме?» – дигән сорау белән бәйләнеп йөрдем. «Сайлау», – дигәннән башка җавап ишетелмәде. Телевизорда да, реклама такталарында да, подъезд ишегенә ябыштырылган листовкаларда да шул хакта мәгълүмат бирелгән иде шул. Ахыр чиктә, сайлаулар буласы, дигән хәбәргә шул хәтле күнектек ки, аннан кала башка зур вакыйга булуы мөмкин дә түгел кебек иде. Ә бит Казан үзендә халыкара дәрәҗәдәге чараны кабул итте. Зур-зур кунаклар да килде. Тик никтер халыкның күпчелеге моның турында белми калды. Сүзем Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында.
2005нче елда башланып киткән фестиваль быел 10 яшен тутырды. Сүз дә юк, җитди сан. Юбилей. Фестиваль дә елдан-ел үсә бара. Беренчедән, дөньяда мөселман киносы фестивале башка юк, бездә генә. Икенчедән, Татарстан кино төшерә белми, дип лаф оручыларны таң калдырып, үзебездә шушындый зур чара булдырдык, ул гына да түгел, анда ел саен үзебездә төшерелгән фильмнар да катнаша. Тик менә инде унынчы тапкыр үткәрелә торган фестиваль турында белүчеләр һаман да бик аз. Бер атна дәвамында кинотеатрга төрле илләрдән килгән фильмнар карарга йөргәндә, бу һәм башка сорауларга җавап эзләп баш ваттым.
БАШ ВАТЫЛМАДЫ, ҖАВАП ТАБЫЛМАДЫ
Киң җәмәгатьчелекнең фестиваль турында белмәвенә беренче чиратта рекламаның аз булуы гаепле. Оештыручылар белдергәнчә, быелгы чараның бюджеты узган елгы кебек үк 15 млн сум иде. Нүжәли ул акчага юньле реклама эшләтеп булмый иде инде?! Дөрес, интернетта фестиваль турында мәгълүмат шактый булды, матбугат чараларында да әледән-әле хәбәрләр чыгып торды. Бауман урамында йөрүчеләргә, шундый-шундый чара уза, дип язылган уч төбе кадәрле кәгазьләр дә өләштеләр. Реклама турында сүз каткач, оештыручылар фестивальгә багышлап уздырылган бию флешмобын да әйтеп киттеләр. Болар барысы да бик яхшы, әлбәттә, тик халыкара чарага зуррак масштабтагы реклама кирәк иде. Әнә сайлауларныкы кебек багана саен зу-ур итеп язып элгән булсалар… Хәер, сайлау кампаниясенә тотылган 207 млн сум янында 15 млн бигрәк әз шул, шуңа күрә бу чагыштыру бик үк урынлы да түгел.
Кеше акчасын санау яхшы түгел, әлбәттә, шулай да фестиваль бюджетының нәрсәгә тотылганлыгын кара исәп белән булса да хисаплап карау комачауламас. Баштагы елларда фестивальгә кунакларны акча түләп чакыралар иде, берничә ел элек оештыручылар яңа мәгълүмат җиткерде: хәзер акча түләп чакыру юк, барысы да үз теләге белән килә. Өстәвенә, быел беренче тапкыр фестивальгә Голливуд йолдызлары чакырылмады. Үзебезнең артистлар һәм әсәрләре катнашкан илләрнең кино белгечләре белән генә чикләнделәр. Алар зур гонорарлар сорамагандыр, дип ышаныйк.
Фестивальдә барлыгы 4 тәрҗемәче эшләде. Калганнары волонтерлар иде. Аңлашыла ки, волонтерлар бушка хезмәт күрсәтте. Алты һәм аннан да күбрәк сәгать эшләгән егет һәм кызларны ашату ягын да кайгыртмаганнар иде. Димәк, бу өлкәгә дә акча күп тотылмаган.
Килгән кунакларны затлы кунакханәләргә урнаштыру, аларны ашату, шәһәр буйлап йөртү, фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналарын оештыру – барысына да акча кирәк, анысы бәхәссез. Шул ук вакытта рекламасыз да булмый. Волонтерлар белән аралашкач, аларның да «коры рәхмәт»кә генә эшлиселәре килмәвен аңладым. Халыкара дәрәҗәдәге кино фестивале оештырабыз икән, димәк, акча янчыгын киңрәк ачсак та була торгандыр. Казанны Канн белән чагыштырырга яратабыз бит, ә аңа кадәр үсәргә дә үсәргә әле.
Атамасында мөселман кинофестивале дигән сүз булгач, фильмнарны фәкать ислам дине турында гына, дип уйлаучылар да байтак. Быел урыс милләтеннән булган бер танышымны кинога чакыргач, ул да шулай дип уйлавын белдерде. Моңарчы шуның өчен килгәне булмаган икән, янәсе, аңа мөселманнар турындагы фильмнар кызыклы түгел. Бер атна буе минем белән кинотеатрга йөргәч, фикере үзгәрде. Оештыручылар ел саен тәкрарлап торган шигарьне аңа да аңлатып күрсәттем: мөселман фестивале дип аталса да, ул гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдыра торган киноларны туплый. Унынчы тапкыр кабатлый торгач, барып җитте бугай инде: хәзер фильмнарда эротик кадрлар булганда, тәмәке тарту, аракы эчү, ямьсез гамәлләр башкару күренешләре күзәтелгәндә дә сукранмыйбыз. Иң мөһиме – ахырда яхшылык җиңсен.
ӨМЕТЛӘР АКЛАНМАДЫ…
Ун яшен тутырган фестивальгә хөрмәт йөзеннән, чараның ачылу тантанасына Фәрит Мөхәммәтшин да килде. Моңарчы җитәкчелектән вәкил буларак Римма Ратникова гына чыгыш ясый иде.
Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары вакытында мине горурлык хисләре биләп ала. Андагы миллилекне күреп, күңел сөенә. Алып баручы татарча сөйли, татар җыр һәм биюләре яңгырый, бүләкләрне татар милли киемендәге кызлар тарата… Менә бит, булдырабыз, дип утырам. Шөкер, ел саен шул хәл, бер быел гына түгел. Тагын бер нәрсә сөендерә: Татарстанны, димәк, татарларны да хөрмәт иткән кешеләр бер сүз булса да татарча әйтергә тырыша. «Исәнмесез» булсынмы ул, «рәхмәт»ме – ә күңелгә рәхәт. Быел бүләк алырга чыккан Франция вәкиле: «Мин Казанны яратам», – дип шатландырды. Югары культура дигәннәре менә шул буладыр инде. Үзебезнекеләр, Татарстан татарлары исә татарча исәнләшүне дә кирәк санамый. Монысы безнең культура инде…
Беренче һәм соңгы көннәр милли бизәкләргә төренсә дә, фестиваль барышында татар телен оныталар. Узган ел сүзе булгач, быел фильмнарны татар телендә дә игълан итә башладылар анысы, тик анда да даими рәвештә түгел.
Фестивальне яратучылар быел аны аеруча зур кызыксыну белән көтеп алды. Ник дигәндә, тәкъдим ителгән биш номинациянең дүртесендә Татарстан фильмнары катнашты. Җиңүгә өстәмә мөмкинлек дигән сүз бит инде бу.
Режиссер Салават Юзиевнең «Корбан-роман: бер корбан тарихы» фильмы интрига тудырган әсәрләрнең берсе иде. Аны узган ел ук тәкъдим иттеләр, трейлерын күрсәтеп, кызыктырып калдырдылар. Бер ел буе «шедевр» фильмны көттек, аңа җиңү юрадык һәм… өметләр акланмады. Бер сүз дә юк, фильм яхшы килеп чыккан. Мәхәббәт өчпочмагы да, «шәрә» күренешләре дә, машина шартлау кебек Голливуд алымнары да бар кинода. Фестивальнең идеясен дә ачып бирә. Тик бер деталь җитмәде – гади генә бер бизәк – миллилек. Дөрес, картинада корбан чалу тарихы күрсәтелә, тик аның ни өчен килеп кергәнен дә аңламыйсың. Фильмның рәсми бюджеты 22 млн сум дисәләр дә, «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов белдергәнчә, тотылган акча 50 млн сумга җитә. Миллилек аннан да кыйбатрак тора, күрәсең…
Бездә режиссерларга: «Нәрсәгә болай эшләмәдең, нәрсәгә моны кертмәдең?» – дип сорау бирә башласаң, акча җитмәде, дип авызны томалыйлар. Хикмәт акчада гынамы икән? Әнә Рәшит Әхмәтов, 3 млн сумга да яхшы кино төшереп була, бары тик үз эшенең остасы булган режиссерлар гына кирәк, дип саный. Фестиваль кысаларында Фәнис Камалның Заһид Мәхмүди әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Ломбард» дип аталган картинасы күрсәтелде. Кино Кукмара районы, Манзарас авылында төшерелгән, актерлары да – авыл халкы. Сүз дә юк, профессиональлек бик нык аксый. Аның каравы үзебезчә, татарча фильм. Салават Юзиевкә берәү: «Нишләп киноны татарча төшермәдегез?» – дип сорау биргәч, ул: «Төшермәдем әле», – дип дорфа гына җаваплады. Яхшылап аңлатуны да кирәк санамады. Аның белән чагыштырганда, Фәнис Камалның 36 мең сумлык «Ломбард»ы, җитешсезлекләре шактый булса да, өстенрәк чыкты.
МУЛЬТФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘБЕЗ
Фестиваль башланганчы ук, оештыручылар: «Быел Татарстан да нинди дә булса бүләк алмый калмас, мөгаен», – дип бик күп сөйләнде. «Әһә, быел безнекеләргә нәрсә дә булса бирәчәкләр икән», – дип уйлап йөрдем. Бу кадәр сөйләнүгә инде… Шулай булды да. Быел безнекеләр бүләкләү барышында сәхнәгә берничә тапкыр күтәрелде. Шул ук «Корбан-роман» фильмында төп рольдә уйнаган Даниил Шиһапов иң яхшы ир-ат актер булып танылды. «Коры елга» дип аталган кыска метражлы нәфис фильм кино тәнкыйтьчеләренең «Бәллүр фил»енә лаек дип табылды. «Туфан – Туфан инде ул» жюриның махсус бүләген алды. Ә Сергей Киатров төшергән «Елантау әкиятләре» иң яхшы мультфильм исеменә лаек булды. Казан шәһәре мэры бүләген дә «Корбан-роман» командасы алды. Шулай, үзебезнекеләрне үстерергә кирәк.
Туйлар узды, туннар тузды дигәндәй, инде хәзер авыз тутырып «Татарстанда кино бармы?» – дигән темага сөйләшсәк тә була. Журналистлар тарафыннан жюри әгъзаларына: «Татарстан фильмнары ничек?» – дигән сорау бик еш бирелде. Берсе дә кистереп кенә җавап бирмәде. Сез булдырасыз, дөрес юлдан барасыз, кебек читләштерелгән сүзләр белән генә сөйләштеләр. Шулай да аларның тел төбеннән бер нәрсә аңлашылды: Татарстанда кино төшерү эшенә бик җитди карыйлар, тик, әллә нинди нечкәлекләрне уйлап бетереп, бер үзенчәлекне оныталар. Ул да булса миллилек. Әйе, татар милләтчеләренең генә сүзе түгел бу, Төрекмәнстан, Әзәрбайҗан, Корея һәм Төркиядән килгән кино белгечләренең дә фикере.
Менә безнең мультфильмнарны мактады жюри әгъзалары. Көнбатышның тозсыз мультиклары түгел инде, дигән комплимент та әйттеләр. Дөрестән дә, безнекеләрдә милли характер чагыла шул. Татар риваятьләренә нигезләнеп төшерәләр, фоны – милли, кадр артында татар көйләре яңгырый. Баш режиссер урыс Сергей Киатровка афәрин дияргә генә кала.
Ә фильм режиссерлары ник миллилектән кача соң? Бу сорауга җавапны быелгы жюри әгъзасы драматург Мансур Гыйләҗев яңгыратты: «Элекке тарихи вакыйгаларны, милли тормышны төшерү өчен финанс мөмкинлеге һәм тәҗрибә кирәк». Тик Татарстанда әлегә боларның берсе дә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Хәер, сәбәп акчада гынамы икән? Без бит көнбатыш үрнәгендә эш итәргә яратабыз. Ә анда: үтереш-суеш, «шәрә» күренешләр, эчү-сүгенү һ.б. Ә төрки кардәшләребез – үзбәкләр, кыргызлар, казахлар, әзәрбайҗаннар, хәтта ут күршеләребез башкортлар да милли кинолар төшерә һәм бездән бер-ике адымга алда бара. Язучы Рабит ага Батулла әйтмешли, башкортлардан бик күп нәрсәләрдә үрнәк алырга кирәк безгә.
Рабит ага белән татар киносы турында да сөйләштек. Аның фикеренчә, әлегәчә бездә тотып алып күзгә сала торган милли фильмнар юк. Тотынып торырга шул бер «Бибинур» бар инде. Тик ул гына татар кинематографын күтәрмәс шул.
Татар киносы мескен хәлдә булса да, Татарстан кинематографын үрмәләп йөри башлады, дип әйтергә мөмкин инде. Тик төшерелгән фильмнар халыкка барып җитә алмый. Прокат юк чөнки. Жюри әгъзасы әзәрбайҗанлы Тофик Исмайлов бу уңайдан Төркияне үрнәк итеп китерде. «90нчы елларда Төркиядә төрек фильмнары күрсәтелми башлады. Прокат юк, булса да халык йөрми. Төрекләр, гаиләдән бер кеше булса да төрек фильмына барырга тиеш, дигән карар чыгарды. Телиме ул, теләмиме – төрек киносына бара. Шулай итеп, прокатны күтәрделәр. Хәзер төрек киноларына премьера көннәрендә билет табып булмый. Төрки телле башка илләргә дә Төркия үрнәгендә эш итәргә кирәк», – дип сөйләде ул. Бу сүзләргә Татарстан җитәкчелеге колак салгандырмы-юктырмы, анысын вакыт күрсәтер. Әлегә Татарстанда төшерелгән фильм карыйсы килсә, кинофестиваль җиткәнен, йә ТНВ телеканалының чираттагы «сабын операсы» чыгарганын көтәргә кала.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии